Внеклассное мероприятие на тему: Театр яши, яшәячәк

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мифтахова Эльмира Флуровна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ "Лицей №14"





Класстан тыш чара

Тема: Театр яши, яшәячәк...

Максат:

  1. Татар театры тарихы белән танышып, укучыларның сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен үстерү;

  2. Сәхнәдән чыгыш ясау аша укучыларда эстетик зәвыкны камилләштерү;

  3. Үз халкының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа аппаратурасы, класстан тыш чарага презентация.

Класстан тыш чараның барышы:

"Театр" җырының музыкасы яңгырый.

"Театр - безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә"

Г. Тукай

"Без шундый тетр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр"

Г. Кариев

"Ач яшәп булмаган шикелле, театрсыз да яшәп булмый"

М. Мәһдиев

1 нче алып баручы.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Тигез күрә бөтен җанны театр,

Кирәк - кол бул, кирәксә - император.

Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул,

Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле тамашачылар! Бүген сәхнәдә барачак бөтен хәлләр театр тормышы белән бәйле булачак.

Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр - ул тормыш, театр - ул яшәеш.Театр - ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы - сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул - бөтен халык эше.

"Театр ул - халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре" Минтимер Шәрип улы Шәймиев

"... бер сүз белән әйтсәк, һәркемнең үз театры..." Празат Исәнбәт

"... театр - үткәнне бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан..." Марсель Сәлимҗанов (4 слайд)

"Театр" җыр башкарыла.

1 нче алып баручы.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагын үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көлерсең -

Көләрлек булса, булмаса еларсың.

2нче алып баручы.

Күрерсең тормышың нинди җитешме?

Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Төзәтерсең шуны тәкмил, -

Шулай шактый белем тәксил итәрсең.

Л, Муллагалиева башкаруында "Сәхнә" җырын тыңлау (И. Дәүләтшин көе, И. Юзеев сүзләре)

1нче алып баручы.

Театрыбызның актерлык һәм режиссерлык мәктәпләрен тудыруда тирән белемле, зыялы, талантлы шәхесләр фидакарь хезмәт куйган. Барыннан да элек мин иң беренче труппага нигез салган Ильяс - Кудашев Ашказарский, үзе исән чагында ук "театрның атасы" дигән мәртәбәле исем йөрткән Габдулла Кариев, сәхнәгә аяк баскан иң беренче татар хатын-кызы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәрен әйтер идем... Болар - татар профессиональ театрының язмышын үзләре сәхнәгә чыгып хәл иткән, аңа нигез салган өч шәхес. Шушы "ил гизүчеләр" корабына татар халкын "яктылыкка", нурга илтү өчен үзләрен аямаган күп кенә артистларыбыз да утыра.

2нче алып баручы.

Г.Кариевның "Татарның үз театр бинасын күреп үлсәм, иң бәхетле үлем белән үлгән булыр идем", - дигән сүзләре мәгълүм. Андый бәхеткә ирешә алмаган артист... бүген татар театрының уңышлары, үз биналарында эшләвен - яшәвен күрсә ни әйтер иде икән?

1 нче алып баручы.

Әйе, театр - тамашачыларның ял урыны. Ә артисларыбызның эш урыны. Шаккатырлык. Татарстаныбызның Казан шәһәрендә хәзер күпме театр бар! М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Качалов исемендәге Зур рус драма тетры, Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт һәм комедия театры.., саный китсәк бик күп алар...

2 нче алып баручы.

"Театрсыз шәһәр шәһәр була алмый. Ул бер торак пункт ролен генә үти". Еш кына әнә шулай кабатларга ярата драматург Туфан Миңнуллин. (9 слайд)

Бу сүзләрне ул шәһәребезнең Түбән Кама Татар драма театрының 15 яшьлек бәйрәме көнне дә кабатлады. Казан, Минзәлә, Әлмәт театрлары кебек яше әллә ничә дистә белән саналмаса да, режиссура, репертуар җәһәтеннән аларга тиңләшерлек дәрәҗәдә җитлеккән инде бу театр. (

1 нче алып баручы.) Түбән Кама Татар драма театры "Нефтехим" берләшмәсенең театр студиясе буларак оештырыла. Аңа берләшмәнең ул чактагы генераль директоры Гаяз Сәхапов, Татарстанның атказанган артисты Анатолий Богатырев, режиссер Рөстәм Галиев, театрның директоры вазыйфасын үз өстенә алган Фәнис Чабатов нигез сала.

2 нче алып баручы.

1997 елда ул Түбән Кама Татар драма театры статусы, 2007 елда Түбән Кама Татар Дәүләт драма театры статусы ала. Габдулла Кариев оештырган "Сәйяр" труппасының бер төркем артистлары сурәтләнгән картинаны бүләк итеп, театрга мәшһүр режиссерыбыз Марсель Сәлимҗанов үзе хәер - фатихасын биргән. Аны бүген олуг режиссерыбызның шәкерте, тамашачы белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашкан, сәхнәнең бөтен нечкәлекләрен белгән актер, образлы фикерләве, фәлсәфилеге һәм дә кыюлыгы белән аерылып торган режиссер Рөстәм Галиев җитәкли.

1нче алып баручы.

Театрда Мәскәү, Санкт - Петербург, Ярославль, Мурманск, Барнаул һәм башка шәһәр театрларында осталыкларын чарлаган рәссамнар Булат Нәсыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина иҗат итә. Музыка бүлеген танылган музыкант Азат Нәҗмиев җитәкли.

2 нче алып баручы. Театрның йөзек кашлары - бу артистлар. Безнең шәһәребез Артистларына килгәндә исә, алар теләсә кайсы театр сәхнәсен бизәрлек. Режиссер тоемлавын тотып алып һәм үз сәләтләре белән һәр рольне тормышка якынайтучы Гөлгенә Зәйнуллина, Рәис Галиев, Фарил Вафиев, Гөлназ Фәхразыева, Наил Сәйфетдинов, Дилә Карпова, Альберт Ибраһимов, Физалия Гиниятуллина һәм яшь артистларыбыз Гөлназ Фатыйхова, Рафил Зәйнуллин, Юрий Павлов, Марсель Шакиров, Сәрия Әхсәнова, Гүзәл Шәмәрдәнова, Люзия Чупашева, Альбина Төхвәтуллина. Артистлар Түбән Кама Татар Дәүләт драма тетрының гимнын башкаралар(Рәис Галиев җырлый)

2 нче алып баручы. Артист булу өчен бик зур талантка ия булырга кирәк. Кызганычка каршы талантлар килә дә китә. Күптән түгел театрыбызның гаять үзенчәлекле, иң оста артисты Айдар Кәримов фаҗигале төстә һәлак булды. Театр репертуарында ул куйган спектакльләр бихисап. Ә хәзер бу артистыбызны бер минут тынлык белән искә алып үтик.

1 нче алып баручы.

Театрның әдәби бүлек мөдире Розалия Чабатованың исемен дә телгә алу урынлы булыр. Репертуарга кертү өчен йөзләгән драматургның пьесаларын укып, анализлау, куелган һәр әсәргә аннотация язу, аларны русчага тәрҗемә итү, матбугат белән хезмәттәшлек итү - болар барысы да театрга килүгә шушы бүлекне оештырып җибәргән Р. Чабатова җаваплылыгында. Шәһәребезнең Татар Дәүләт драма театрының артистлары бүген бездә кунакта. Артистлар театрдан өзек күрсәтәләр(Т. Миңнуллин "Шулай булды шул")

2 нче алып баручы.

Ә хәзер шәһәребез театрының артислары белән әңгәмәбезне башлыйбыз.

1 нче артист

Сәхнә... Табигать… Кеше…

Театр ирешкән биеклекләрне билгеләгәндә, шул юлда хезмәтләре белән зур уңышлар казанучыларны барлаганда исемнәре беренче булып атала торган шәхесләр бар.

Түбән Кама Татар драма театрының иҗат төркемендә тамашачы күңелендә аерым бер хөрмәткә ия кеше бар - ул театрның атасы, иң өлкән артист. Хәзер сәхнәбез түренә Галиев Рәис Әхмәдулловичны чакырабыз.

  • Сез театрда яшьләргә остаз, ә үзегезнең остазларыгыз дип кемнәрне саныйсыз?

  • Рәис Әхмәдуллович, сәнгатькә килүегез ничек булды?

  • Үзегезне яратуларын, бөтен җирдә дә танып торуларын белү рәхәтме?

1 нче алып баручы.

2 нче артист)Гаҗәеп сихри табигатьле офыкларга җәелеп иркен-киң далалы, киртләч-киртләч үрле таулы Актаныш төбәгенең Такталачык авылында моннан 45 ел элек Гөлфәнзия апа белән Альбек абыйның өенә бәхет өстәп бер кыз дөньяга аваз сала. Шушы авылда Гөлназ исемле кызның ялан тәпиле балачагы, хатирәләргә бай үсмер еллары үтә. Алабуга культура агарту училищесында белем алып кайткач, Минзәлә Татар Дәүләт драма театрында, аннан соң Түбән Кама Татар драма театрында эшли башлый. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасының атказанган актрисасы. Сәхнәбез түренә Фәхразиева Гөлназ Альбековнаны чакырабыз.

Гөлназ Альбековна:

  • Театрга аяк баскач та уйнаган рольләрегезнең кайсысы хәтерегездә аеруча нык саклана?

  • Сез - комик рольләр дә башкаручы буларак танылган кеше. Бу сыйфат Сезнең үзегезгә дә хасмы? Әллә "кагыйдә" буларак киресенчәме?

- Уйнаган рольләрегез төшләрегезгә кереп йөдәтмиме?

  • Үзегез башкарган рольләр арасында яратмыйча уйнаганнары бар идеме?

2 нче алып баручы.

3 нче артист

Түбән Кама Татар театры артистлары арасында өлкән буынны тәшкил итүче төркемгә керә Фарил Вафиев. Сәхнәбез түренә Татарстан Республикасының атказанган артисты Вафиев Фарил Фаизовичны чакырабыз.

  • Бүгенге яшь актерлар турында ни диярсез?

  • Фарил абый, Сез Түбән Кама Татар драма театрының күренекле актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Сез театрга ничек килдегез?

  • Иң беренче уйнаган ролегезне хәтерлисезме?

  • Фарил абый, образга ничек әзерләнәсез?

  • Яшь вакытта рольләрегез күбрәк идеме, әллә хәзерме?

1 нче алып баручы.

4 нче артист

Түбән Кама Татар драма театрының иҗат коллективы яшәргәннән яшәрә. Күңелне сөендереп театр мәйданына күп кенә өметле яшьләр килде. Кайберләре үзен төп рольләрдә сынап, тамашачының мәхәббәтен вә театр җитәкчелегенең ышанычын яуларга да өлгерде инде. Сәхнәбез түренә Рафил Зәйнуллинны һәм Марсель Шакировны чакырабыз.

- Рафил , әңгәмәбезне балачак, мәктәп елларын искә төшерүдән башлыйк әле. Кечкенә чакта артист булырга хыялланган идегезме?

- Театрда уңышка ирешү өчен таланттан тыш тагын нәрсә ярдәм итә дип уйлыйсыз? - Марсель, тик торганнан гына күңел сәхнәгә тартылмый. Сездә әллә кечкенәдән сәнгатькә, иҗатка бирелгәнлек бар идеме?

- Кешегә тормыш бер генә бирелә ул. Тагын бер гомер бирсәләр, кем булыр идегез?

2 нче алып баручы. Әңгәмәбезне тәмамлап Түбән Кама татар Дәүләт театрына һәм әңгәмәбезгә килгән артистларыбызга иҗади уңышлар телибез, яңадан - яңа спектакльләре белән тамашачаларны сөендерүләрен дәвам итсеннәр.

1 нче алып баручы.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк. Без дә мәктәбебездә сәләтле балалар белән эшне даими алып барабыз. Ел дәвамында төрледән төрле марафоннар үткәрелә. Җыр, театр, бию, сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр марафоннары. (24 слайд) Ә хәзер сезнең алдыгызда мәктәбебезнең иң яшь артистлары. Алар сезгә Абдулла Алишның "Куян кызы" әсәрен сәхнәләштереп күрсәтерләр. Сәхнәбез түренә аларны чакырабыз. Бүген безнең класстан тыш чарабызга кунаклар бик күп килде. Болары инде безнең мәктәбебезнең яшь артистлары. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

( "Театр" җырының музыкасы уйный)

Г. Камалның "Беренче театр" комедиясе күрсәтелә.

2 нче алып баручы.

Әйе, тамашачы театрга ял итәргә йөри, сәнгатьне яратып, "театр" дигән тылсымлы дөньяның серләрен ачарга йөри ...(И. Юзеевның "Син Һәрвакыт юлда" шигыреннән өзекләр укыла.)

Син һәрвакыт юлда... Халык белән,

Салкын кышын, эссе җәйләрен.

Рәхмәт сиңа: безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең.

1 нче алып баручы.

Син һәрвакыт юлда... Халык белән,

Тормыш үзәгеннән киләсең,

Син фаҗига булып кайгырасың,

Комедия булып көләсең.

2 нче алып баручы.

Аксакалдай моңсу, гамьле дә син.

Егетләрчә җитез, яшь тә син.

Шушы килеш гел-гел юлда булыйк

Ә фаҗига калсын каерылып.

"Сәхнә" (Л. Дәүләтова сүз., Н. Вәлиев көе) җырын тыңлыйбыз.

1нче алып баручы. Театр - милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дип өметләнеп калабыз. Шәһәребезнең театр артистларына бик зур рәхмәтебезне белдереп, аларны яратып, хөрмәт итеп кабул итүче тамашачы, иҗади уңышлар телибез....

Кичәбезне "Туган тел" җырын җырлап тәмамлыйбыз.


© 2010-2022