«Туган ягым - гөлләр иле»

Данная  разработка  посвящается  цветам.Мероприятие  состоит  из  2  частей.   1  часть -инсценировка. Доктор  и  ученики, изображающие  цветы, рассказывают  больному  мальчику  о  пользе  цветов, о том,что  с  помощью  цветов  можно  предсказывать  погоду и  узнавать  время. 2 часть- этап  закрепления  пройденного  материала. Викторина  проводится  между  2  командами. Команды   выполняют  разные  задания: отгадывают  загадки, по  сухим  цветам  узнают  растения, проводится  тест  и аукцион  по...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Туган ягым - гөлләр иле"

Төхфәтуллина Миләүшә Моратовна,

Наласа урта гомуми белем мәктәбе

Максат: Укучыларның чәчәкләр һәм дару үләннәренең кеше

тормышындагы роле, медицинадагы әһәмияте

турындагы белемнәрен камилләштерү;

Бурычлар: 1) Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү;

2) Укучыларда табигатьне саклауга омтылыш формалаштыру;

3) Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибар,

чәчәкләр, үсемлекләр дөньясына карата сакчыл караш,

туган ягыбыз,туган авылыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү;

Формасы: Кичә - бәйге

Җиһазлау: Компьютер, экран, проектор, музыкаль үзәк,

альбом битләре, ручкалар, эмблемалар, поднослар,

кечкенә касәләр, чәчәк рәсемнәре төшерелгән таҗлар,

таҗларына табышмаклар язылган ромашка чәчәге,

дару үләннәре, командаларны бүләкләү өчен

" Тапкыр " һәм " Тырыш " дип язылган медальләр.

Кулланылган әдәбият:

1) " Мәгариф " журналлары ( № 8, 2004, № 6, 2008, № 12, 2007, № 6, 2009 )

2) И. Х. Мияссарова " Табигать һәм балалар " китабы.

Катнашучылар: 3-4 класс укучылары

Кичә - бәйгенең планы

  1. Кереш өлеш.

а) Сәламләү.

б) Чәчәкләрнең килеп чыгуы турында әкият уку.

2. Төп өлеш.

а) Чәчәкләрне искә төшерү.

б) Чәчәкләргә карап вакыт билгеләү.

- укучылар чыгышы.

- тәрбияченең мәгълүматлар белән таныштыруы.

в) Чәчәкләрнең нәрсә белдерүе турында мәгълүматлар.

- төрләре буенча.

- төсләре буенча.

г) Дару үләннәре, чәчәкләрнең сәламәтлеккә файдасы

турында сәхнәләштерелгән өзекне карау.

3. Ныгыту өлеше. " Чәчәкләрне беләсеңме? " бәйгесе.

- Жюри сайлау.

- Командаларны залга чакыру.

- Аларның сәламләү сүзе.

- " Визит карточкасы " конкурсы.

- " Разминка " конкурсы.

- " Буталган шигырьләр илендә " конкурсы.

- " Аукцион " конкурсы.

- " Дару үләннәрен тану " конкурсы.

- " Тапкырларга - табышмак " конкурсы.

- " Кешеләрдә - чәчәк исемнәре " конкурсы.

- " Тест сораулары " конкурсы.

4. Йомгаклау өлеше.

а) Бәйгегә йомгак, командаларны бүләкләү.

б) С. Әхмәтҗанованың " Өзмик, әйдә, чәчәкләрне " шигырен уку.

г) "Гөлләрем " җыры белән кичәне тәмамлау.

Педагог - оештыручы: Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар! Кичәбезне башлыйбыз. Ләкин төп темабызга керешеп киткәнче, мин сезгә бер әкият тыңлап үтәргә тәкъдим итәм.

Борын - борын заманда, җир йөзендә үсемлекләр дөньясы бик ярлы, үсемлекләрнең төрләре бик аз булган вакытта, бер авылда Гөлчәчәк исемле бик чибәр, сөйкемле, уңган - булган, тырыш, хезмәт сөючән кыз яшәгән, ди.

Бу кыз бик бәхетсез булган, чөнки аның әнисе булмаган. Гөлчәчәк үги әни белән яшәгән, ди. Үги әни кызның чибәрлегеннән, уңганлыгыннан бик көнләшкән. Шуңа күрә кыз эшне ничек кенә тырышып, җиренә җиткереп башкарса да, үги әни аның бөтен эшеннән дә гаеп таба, начар сүзләр белән кимсетә торган булган. Ә Гөлчәчәк аның сүзләренә каршы дәшмәгән, түзгән, бик сабыр булган. Ләкин үги әни җае чыккан саен кызны рәнҗеткән.

Көннәрдән бер көнне Гөлчәчәкнең сабырлыгы беткән : үги әнисенең чираттагы сәбәпсез рәнҗетүенә түзә алмыйча, елый - елый , өйдән чыгып киткән. Кыз кая барганын да белмичә йөгергән дә йөгергән, бер биек тау башына менеп җиткән. Гөлчәчәк тирә - якның матурлыгын да күрмәгән, елаган да елаган.

Тау башында ягымлы җил исә икән. Ягымлы җил Гөлчәчәкнең битләреннән сыйпаган, чәчләре белән уйнаган, аны юатырга теләгән. Әмма кызның инде үги ананың рәнҗетүләренә түзәрлек чамасы калмаган. Гөлчәчәк җилгә : " Назлы җилкәем, минем инде күптән мондый ягымлылыкны күргәнем юк. Син мине юатма. Минем кире өйгә әйләнеп кайтасым килми. Син мине кешеләргә матурлык, шатлык бүләк итүче итеп үзгәрт!"- дип ялварган. Җил аны бик күп орлыкларга әверелдергән.

Җил көчәйгәннән көчәйгән. Ул орлыкларны төрле якка тараткан. Бу орлыклар ерак җирләргә очып барып, уңдырышлы туфракка килеп төшкәннәр. Шифалы яңгырлар яуган, ягымлы кояш та үзенең җылысын җәлләмәгән. Аларның ярдәме белән орлыклар тишелеп чыкканнар, матур булып үскәннәр, бөреләр чыгарганнар. Ә көннәрдән бер көнне җир өсте матур ап -ак чәчәкләргә күмелгән. Чәчәкләрнең ак төсе кызның керсез,саф күңелле булуыннан килгән.

Кешеләр бу чәчәкләрнең матурлыгын күреп таң калганнар,аларга карап сокланганнар һәм чәчәкләргә гөлчәчәк дип исем биргәннәр. Алар чәчәкләрне үз бакчаларына алып кайтып утыртканнар. Акрынлап гөлчәчәкләрнең төрле төсләре барлыкка килгән : кызыл, алсу һәм сары. Бу чәчәкләр безгә бик таныш булган, һәрберебезнең бакчасында үскән роза чәчәге булып чыккан. Тора - бара кешеләр бу чәчәкләрнең файдасын да белеп алганнар.

Безнең бүгенге бәйрәмебез " Туган ягым - гөлләр иле " дип атала. Сезнең белән шушы кыш аенда ямьле җәй бизәкләре булган матур чәчәкләрне искә төшерербез, аларның сәламәтлеккә файдасы турында сөйләшербез.

Кичәбез берничә өлештән торыр. 1 нче өлештә без чәчәкләрне искә төшереп китәрбез.

Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,

Каплый болын - бакчаны.

Әйдәгез әле бергәләп

Искә төшерик аларны.

- Сүзне чәчәкләрнең үзләренә бирик.Рәхим итегез!

( Чәчәк рәсеме төшерелгән таҗлар кигән балалар шигырь сөйлиләр. Экраннан да чәчәк рәсемнәре күрсәтеп барыла.)

1) Энҗе чәчәк 2) Миләүшә чәчәге

Ак энҗеләр төсле мин, Кояшлы якты аланда

Исле гөлдән исле мин. Миләүшә чәчәк аткан.

Дарулы да, агулы да - Аксыл шәмәхә таҗларын

Сак була күр җыйганда. Кояш нурына ачкан.

Энҗедәй чәчәк атам мин Үлән арасыннан карый,

Яз көнендә урманда. Тыйнакларны ярата.

Миңа берни дә кирәкми, Шул оялчан яме белән

Күләгәлек булганда. Кешеләрне карата.

Куак төпләрен яратам, 6) Роза чәчәге

Яратам дымлы җирне.

Эссе кояш нурларында Тәбәнәк кенә куакта

Әлсерәп бөгәм билне. Җилдә җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл ефәк кебек мин,

3) Гөлҗимеш Хәйран калырсың күрсәң.

Чәчәкләрем баш игәннәр,

" Мине өз!"- дип торалар, " Күкрәгемә кадыйм " - димә,

Ә мин өзәргә кызганам, Сабакта очлы угым.

Бигрәк матур бит алар. Өзәргә теләсәң әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың.

4) Кыңгырау чәчәге

Мин - бер кыңгырау чәчәге,

Чыклы таңда ачылам.

Бал корты килеп кунса да,

Чыңларга гына торам.

5) Тузганак

" Тузганак " - дип әйтсәләр дә,

Тузгыганым юк бер дә.

Алтын сыман чәчәк атып,

Утырам балкып җирдә.

Педагог - оештыручы: Укучылар, без сезнең белән чәчәкләрне искә төшереп киттек. Аларга карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Чәчәкләр кешенең кәефен күтәрә. Аларны яраткан кешеңә, әниеңә, укытучылырга бүләк итү гадәткә кергән. Йортны, мәктәп территориясен, мәйданнарны бизәү өчен дә чәчәкләрдән файдаланалар.

- Укучылар, әгәр сәгатебез булмаса, без вакытны ничек итеп билгели алырбыз икән? Бу эштә дә безгә тагын чәчәкләр ярдәмгә килә ала икән. Чәчәкләр билгеле вакытта таҗларын ачалар һәм билгеле вакытта гына йомылалар, ягъни йокыга талалар. Шуңа карап, кешеләр вакытны билгеләргә өйрәнгәннәр. Вакытны билгеләүдә нинди чәчәкләр ярдәмгә килә ала икән, әйдәгез, алар белән танышып үтик.

  1. Мәк чәчәге 3) Төнбоек

Мәк чәчәге - кызыл ефәк, Әти миңа чәчәк сузды:

Сокланып карыйм аңа. - Бу төнбоек була, - ди,-

Әни әйтә: " Мәк чәчәге Суда үсә, су булмаса,

Күзләрен ача таңда . Чәчәкләре сула, - ди -

Көндезге ике тулганда, Сигездә генә тора ул,

Күзләрен йома икән. Һәрвакыт соңа кала.

Кичләрен бөрешеп тора, Кичке сәгать җиде җиткәч,

Салкында туңа икән!" Тәмле йокыга тала.



  1. Бәрәңге чәчәге

Бәрәңге чәчәге ап - ак

Өй артында бакчада.

Көзгә кадәр яшәми ул,

Җәен чәчәк атса да.

Иртәнге җиде тулганда,

Кояшка күзен ача.

Көндезге өч җитү белән,

Йомыла - йокы баса.

(Педагог - оештыручы башка чәчәкләргә карап вакыт билгләү турындагы мәгълүматлар белән таныштыра.)

Ачылу вакыты Ябылу вакыты

Гөлҗимеш - иртәнге 4 -5 сәг. кичке 7 - 8 сәг.

Тузганак - иртәнге 5 - 6 сәг. көндезге 2 - 3 сәг.

Пәйгамбәр

тырнагы ( ноготки ) - иртәнге 9 сәг. көндезге 3 - 4 сәг.

Педагог - оештыручы: Укучылар, чәчәкләр сөйли дә белә бит. Чәчәкләр бүләк итәсең икән, сүзләр кирәк түгел. Алар үзләре синең хисләреңне чагылдыра.

Мәсәлән:

Кызыл роза - ярату, бәхет, шатлык, сәламәтлек билгесе.

Зәңгәр ирис - ышаныч чәчәге.

Ак лилия - аклык, сафлык, камиллек символы.

Ромашка - тыйнаклык, игелек, ныклык, сабырлык билгесе.

Миләүшә чәчәге - тыйнаклык, сафлык символы.

Канәфер - азатлык, көрәш билгесе.

Лалә - изгелек, милли рух билгесе.

Педагог - оештыручы: Чәчәкләрнең төренә генә түгел, төсләренә дә игътибар итәргә кирәк.

Кызыл - тормыш, ярату, тантана төсе.

Ал - өмет.

Сары - аерылу, хыянәт.

Куе сары - кояш, шатлык, бәйрәм, дан төсе.

Күк төсе - сафлык, тугърылык.

Ак - ихласлык, изгелек, сөенеч, бәхет.

Куе зәңгәр - көч - егәрлек, чиксезлек, иркенлек, тынычлык төсе.

Педагог - оештыручы: Чәчәкләргә карап күп нәрсә белеп була икән. Кеше өчен иң әһәмиятлесе сәламәтлек икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Чәчәкләрнең сәламәтлеккә дә файдасы бик зур икән, укучылар.

( Залга маңгае яулык белән кысып бәйләнгән, муенына шарф уралган

малай чыга, телефон трубкасын алып номер җыя. )

Авыру: Алло, алло, доктор, зинһар, ярдәм итегез! Авыртуым тагын кузгалды, тизрәк килеп җитегез.

( Табиб булып киенгән укучы керә.)

Табиб: Исәнмесез, үзегезне ничек хис итәсез? Ягез, авыру, хәлегезне сөйләгез.

Авыру: Мәктәпкә тагын бармадым,

Кузгалды авыртуым:

Бик тә авырта шул башым,

Шешкән минем тамагым.

Даруларны күпләп ашыйм,

Көчәйсә авыртуым.

Күп эчкәнгәме шуларны

Авырта ашказаным.

Табиб: Авыру, әйдәгез әле, сезне чәчәкләр, дару үләннәре белән дәвалауга күчик.

Авыру ( аптырап ): Чәчәкләр белән дәвалану дисезме? Алар бит матурлык кына бүләк итә, чәчәкләрнең сәламәтлеккә дә файдасы бармы?

Табиб: Әйе, бар! Ышанмасагыз, чәчәкләрнең үзләрен тыңлыйк!

( Табиб барып өстәл янына утыра. Авыру янына йөгереп энҗе чәчәк керә,

малай аны туктата.)

Авыру: Энҗе чәчәк, энҗе чәчәк, кая болай чабасың?

Энҗе чәчәк: Гафу, гафу. Туктап торырга вакытым юк, Мөнәвәрә әбинең нервлары какшаган шуны дәваларга чабам.

Энҗе чәчәк - матур чәчәк,

Энҗе сыман чыннан да.

Дарулы да, агулы да -

Сак булыгыз җыйганда.

( Бармак янап чыгып китә.)

Табиб: Әйе, әйе, бу чәчәкләрне җыйганда бик игътибарлы булырга кирәк. Энҗе чәчәк - бик кыйммәтле үсемлек. Аннан ясалган даруларны сары су, йөрәк авыртуларын, бизгәктән дәвалаганда кулланалар.

( Ашыгып ромашка чәчәге керә )

Авыру: Ромашка, ромашка, кая болай ашыгасың?

Ромашка: Ашыкмый хәлем юк, Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан, шуны дәваларнга ашыгам.

Ромашка минем исемем,

Минем чәчәкләрне җыеп,

Чәчегезне юсагыз,

" Хеден Шолдерс " шампунен

Читкә алып куегыз.

Чәчәкләрем төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

" Смекта ", " Ренни " урынына

Мине эчсәң дә ярый.

( Чыгып китә )

Табиб: Ромашка чәчәге төнәтмәсен салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

( Гөлҗимеш, гөлбадран, тузганак чәчәкләре рәсеме төшерелгән таҗлар кигән укучылар чыга.)

Тузганак чәчәге:

Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң киптереп,

Тәме исең китәрлек,

" Брук Бонд " чәеннән бер дә

Калышмыйм мин белегез,

" Принцесса Гита " белән

Ярышырга әзер без.

Табиб: Тузганак тамыры төнәтмәсе белән пешкән урыннарны дәвалыйлар. Ул витаминнарга бик бай.

Гөлбадран: Бик күп чиргә дәва мин,

Уколсыз да дәвалыйм.

Иң оста доктор сыман.

Ә шифалы чәчәгем

Кызгылт - сары

Таҗ сыман.

Табиб: Гөлбадран бавыр авыртуларын дәвалый.

Гөлҗимеш: Җимеш тә мин,

Гөл дә мин -

Витаминнар оясы,

Барыгыз да җыясы!

Сабакларым энәле,

Миңа кагылма, яме!

Ә җимешем файдалы,

Кайнатып эч син аны.

Табиб: Гөлҗимеш витаминнарга бик бай. Ул организмның авыртуларга каршы торучанлыгын арттыра.( Чәчәк рәсеме төшерелгән таҗлар кигән укучылар чыгып китәләр.)

Авыру: Мин чәчәкләр кешене дәвалый дип бер дә белми идем. Киләчәктә мин дә чәчәкләр белән дәваланырмын. Җәй көне күп итеп чәчәкләр үстерермен, болыннардан җыярмын, барысын да киптереп, дәва өчен кышка әзерләп куярмын. Рәхмәт сезгә, доктор!

Табиб: Хушыгыз, сәламәтләнегез! (Чыгып китә )

Авыру: Сау булыгыз, доктор! ( Ул да чыгып китә.)

( " Гөлләр " җыры башкарыла.)

Педагог - оештыручы: Бәйрәмебезнең иң мавыктыргыч, иң кызыклы өлеше килеп җитте. Хәзер без укучыларыбызның чәчәкләр, дару үләннәре турындагы белемнәрен тикшерербез. Ул ярыш формасында булачак. Ярышны бәяләп бару өчен жюри кирәк. ( Жюри членнары сайлау.)

( Презентация 2 күрсәтелә башлый )

Ярышта ике команда катнаша. Алар " Тапкырлар " һәм " Тырышлар " исеме өчен көрәшәчәкләр. Ә хәзер ярышта катнашачак командаларны бирегә чакырыйк:

  1. нче команда - " Ромашкалар " командасы

  2. нче команда - " Мәкләр " командасы

  • Командаларыбыз бәйгегә ныклап әзерләнделәр. Сәламләү өчен сүзне аларның үзләренә бирик.

" Ромашкалар " командасы:

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә очкан кошлардан,

Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,

Сәлам сезгә якын дуслардан.

" Мәкләр " командасы:

Бүген бәйрәм, менә без дә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез,

Кирәк нык тырышырга!

" Ромашкалар " командасы:

Бер, ике, өч,

Бездә дуслык, бездә көч.

Дуслык булса, көч була,

Ярышта җиңеп була!

" Мәкләр " командасы:

Уңыш сезгә, уңыш безгә

Елмаеп, көлеп торсын.

Шушы бәйге ике арада

Дуслык нигезе корсын

Педагог - оештыручы: 1 нче бәйгебезне башлыйбыз. Ул " Визит карточкасы " дип атала. Командаларыбыз үзләре белән якыннан таныштырып китәрләр:

  1. Команданың исеме.

  2. Девизы.

  3. Җыры.

Педагог - оештыручы: 2 нче бәйгебез " Разминка " дип атала. Хәзер мин чәчәкләр турында аңлатмалар укыйм, командалар бу чәчәкне танып, аның исемен

әйтергә тиеш. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.

  1. Яз килүен хәбәр итүче чәчәк? ( Умырзая )

  2. " Чәчәкләр патшасы " дип кайсы чәчәкне атыйлар? ( Роза )

  3. " Двенадцать месяцев " әкиятендә үги әни кызны нинди чәчәкләр җыярга җибәрә? ( Умырзая )

  4. Кояшның җирдәге туганы нинди чәчәк? ( Көнбагыш )

  5. Суда гына үсә торган чәчәк? ( Төнбоек )

  6. Кайсы чәчәк таҗлары ярдәмендә багып була? ( Ромашка )

  7. Йөрәк авыртуларын дәвалаучы дару ясаганда кайсы чәчәкне кулланалар? ( Энҗе чәчәк )

  8. Кайсы чәчәк " картайгач " , ак шарга әйләнә? ( Тузганак )

Педагог - оештыручы: 3 нче бәйге " Буталган шигырьләр илендә " дип атала. Ике командага да берүк төрле шигырь юллары бирелә, ләкин алар буталган. Командалар аларны дөресләп язарга тиеш булалар.

Курыкмаган кашкарый. Көз аенда чәчәк аткан,

« Җылыт әле! "- дигән сыман, Курыкмаган кашкарый.

Көз аенда чәчәк аткан, " Җылыт әле!"- дигән сыман,

Үзе кояшка карый. Үзе кояшка карый.

Педагог - оештыручы: 4 нче бәйгебез " Аукцион " дип атала. Командалар бер - бер артлы чәчәк исемнәре әйтәләр. Беренче булып туктап калган команда җиңелә.

Педагог - оештыручы: 5 нче бәйге - " Дару үләннәрен тану ". Командаларга кечкенә савытларга салып дару үләннәре һәм аларның исемнәре язылган карточкалар бирелә. Сез дару үләнен танып, исеме язылган карточканы савыт өстенә куярга тиеш буласыз. Дөрес җаваплар санынча очко языла.

Педагог - оештыручы: 6 нчы бәйгебезне башлап җибәрәбез.

Ромашкалар тирбәлә җирдә,

Бер күренеп, тагын күмелеп.

Йөгерә - йөгерә шаян нәниләр

Кырда качыш уйнаган кебек.


  • Болын - кырларда үләннәр арасында ап - ак, искиткеч йолдызлар булып җемелди алар. Гадәттә кешеләр үз язмышларын да ромашка таҗларын саный - саный сыныйлар: ярата - яратмый, кайта - кайтмый... Хәзер без дә командаларыбызның язмышын шушы тылсымлы ромашка таҗларыннан сынап карарбыз. Алар командаларыбызга уңыш китерерме икән? "Тапкырларга - табышмак " бәйгесен башлыйбыз. Ромашка таҗларына табышмаклар язылган, сез шуларның җавабын әйтерсез.

1. Ак атлас керфекләремә, 2. Зәңгәре дә, сарысы да

Сары күземә карап, Була бу чәчәкләрнең.

Кызганмыйча керфегемне Салкын тигәндә шифасы

Тарталар санап - санап. Бик күп диләр чәенең.

( Ромашка ) ( Мәтрүшкә )

3.Сөттәй ап - ак тамчылар 4. Чәчәкләрнең иң затлысы,

Яшел болыт астында. Ул аларның патшасы.

Хуш исләрен таратып, Яратуың дөрес булса,

Җемелдиләр каршымда. Букет кына алышасы.

( Энҗе чәчәк ) ( Роза )

5. Нечкә яшел сабакта 6. Яз көне кигән сары күлмәгем

Юл буенда шар үскән. Акка алмаштым - әллә күрмәдең?

Кай арада җил искән - Ап - ак күлмәгем бигрәк җиңел лә -

Ак шар очкан да киткән. Очыртып ала яфрак җиле дә.

( Тузганак ) ( Тузганак )

7. Сары төсе бал кебек, 8. Кыңгыраулы, ак борчаклы

Ак чуклары кар кебек. Яшел сабак энҗесе.

Әллә ничә авыруга ( Энҗе чәчәк )

Файдасы бар, эч белеп.

( Ромашка )

Педагог - оештыручы: 7 нче бәйгебез " Кешеләрдә - чәчәк исемнәре " дип атала. Күп кенә чәчәк исемнәрен кешеләр дә йөртә. Хәзер командаларыбызга шул исемнәрне искә төшерергә кирәк булачак. ( Командалар чиратлашып исемнәр әйтәләр )

Педагог - оештыручы: Соңгы - 8 нче бәйгегә күчәбез. Ул " Тест сораулары " дип атала.

Бусы нинди тамаша:

Бер сорауга - 5 җавап!

Шул җаваплар арасыннан

Син дөресен эзләп тап!

Тест сораулары.

1. Кайсы чәчәкнең тамырын киптереп чәй итеп кулланып була ?

А) мәк чәчәге В) ромашка Д) тузганак

Б) пион Г) кыңгырау чәчәге

2. Кайсы чәчәкләр салкын тигәндә дәваланырга булыша ?

А) ромашка В) роза чәчәге Д) юкә чәчәге

Б) көнбагыш Г) мәтрүшкә

3. Кайсы чәчәк артык куллансаң, агу да булырга мөмкин ?

А) умырзая В) тузганак Д) энҗе чәчәк

Б) ромашка Г) ала миләүшә

4. Гөлҗимешнең кайсы өлеше файдалы ?

А) энәләре В) чәчәге Д) тамыры

Б) яфрагы Г) җимеше

5. Татар халкы милли киемнәрен нинди чәчәкләр чигеп бизәгән ?

А) роза В) мәтрүшкә Д) төнбоек

Б) астра Г) лалә

6. Кайсы чәчәк ирек, хаклык, батырлык билгесе булып санала ?

А) пион В) роза Д) лалә

Б) канәфер Г) астра

Педагог - оештыручы: Безнең бәйгегә дип әзерләгән биремнәребез шуның белән тәмам. Озакламый сүзне жюри членнарына бирербез. Жюри бәйгегә йомгак ясаган арада биюче кызыбыз Төхфәтуллина Ләйләнең чыгышын карап үтик.

( Т. Ләйлә башкаруында татар халык биюе. )

Педагог - оештыручы: Бәйгебезгә йомгак ясау өчен, сүзне жюри членнарына бирергә вакыт җитте. Рәхим итегез.

( Бәйгегә йомгак ясала. Җиңүче командага - " Тапкырлар ", җиңелгән командага " Тырышлар " исеме язылган символик медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырыла.)

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне.

Җылы яңгыр юып үткән

Җәяүле басу юлын.

Кочак җәеп каршы ала

Безне чәчәкле болын.

Тирбәләләр талгын җилдә

Ямь биреп туган җиргә.

Бүләк итәм, ал гөлләрне

Болыны белән бергә.

Дөнья матур кояш белән,

Болын яме - гөллләрдә.

Күкләр аяз, күңелдә яз

Туган - үскән җирләрдә.

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне

Үссеннәр матур булып.

Уйнасыннар күбәләкләр

Шул чәчәкләргә кунып.

Педагог - оештыручы: Чәчәкләрне ярату - дөньяны ярату, җирне ярату дигән сүз ул. Җәй көне өйләребез янындагы бакчаларда нинди генә матур чәчәкләр үсеп, безне үзләренең гүзәллекләре белән сокландырмый. Мәктәбебез дә күз явын алырлык чәчәкләргә күмелеп утыра. " Наласа " җыры аша даны еракларга таралган туган авылыбызны матур чәчәкләр үстереп тагын да матурлыйк, чәчәклекләрне тагын да күбәйтик, үсеп утырган чәчәкләрне юкка - барга өзмик! Чәчәкләр үстерүче кеше үзенә һәм башкаларга сөенеч китерә. Чәчәкләрне үстерегез! Чәчәкләрне яратыгыз!

( Бәйрәм "Гөлләрем " җырын күмәк башкару белән тәмамлана. )

© 2010-2022