Разработка урока по татарскому языку Яшелчәләр. Көзге уңыш (1 класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Открытый урок татарского языка в 1 в классе русскоязычной группе

на тему: Яшелчәләр.

подготовила:Ахмадиева Гульнара Радиковна, учитель татарского языка и литературы 1 категории в рамках конкурса"Учитель года 2015"











1нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Яшелчәләр. (Бакчада).

Тибы:ЛГКК

Максатлар:

1. Тема буенча яңа сүзләрне өйрәтүне дәвам итү, аларны дөрес әйтү һәм хәтердә калдыру өстендә эшләү; яшелчәләрнең төсен, санын әйтә белү; өйрәнелгән яшелчә исемнәрен кулланып, сөйләмгә чыгуга ирешү.

2.Сүзләрне берлек һәм күплек санда дәрес әйтү күнекмәләрне үстерү. Сүзләрдә калын һәм нечкә әйтелешне ныгыту.

3.Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү.

4. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

шәхескә кагылышлы - укучыларда уку процессында бер-берсен тыңлый белү күнекмәләрен һәм иптәшләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

предмет: Бу нәрсә? Бу нәрсәләр?син нәрсә яратасың? Миңа кыяр бир әле. Бу суганмы? Әйе,бу суган конструкцияләрен кабатлау; яшелчәләр исемнәрен сөйләмдә куллануны камилләштерү;

метапредмет - татар телендә аралашу теләге уяту

Цикл: 1.ЛКФ

2.ЛГКФ

3.ЛГКК

4. ЛГКК

5.м\д\сөйләм

Җиһазлау: дәреслек, уен моментлары, презентация, яшелчәләр рәсемнәре,муляжлары,чын яшелчәләр, кәрзиннәр,көзге яфраклар,туп, төсле карандашлар.













Дәреснең барышы.

I.Оештыру.

1. Уңай психологик хәләт булдыру.

- Исәнмесез укучылар. Хәерле иртә.(1 слайд)

- Хәерле иртә миңа!

- Хәерле иртә сиңа!

- Хәерле иртә сезгә!

- Хәерле иртә безгә!

-Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?-Яхшы,әйбәт.

2.Дежур укучы рапорты.

-Дәресне башлыйбыз. Кем дежур? Исемең ничек?Бүген ничәнче число?көн?

-Бүген 14 нче октябрь,чәршәмбе көне.

II. Актуальләштерү.

1.Дәреснең темасына балаларны кертеп җибәрү.

-Бүген көн нинди?Елның кайсы вакыты?(Какое сейчас время года?)-Көз.

(2 слайд) Безгә кунакка көз килде.Көзне каршы алу,аның белән исәнләшү.

-Исәнме,көз!

2.Көз турында җыр җырлау("Көз Һәм балалар җыры").

-Әйдәгез көз турында җыр җырлыйбыз.("Көз Һәм балалар җыры")

-Көз,көз,әйт әле,кәрзинеңдә ниләр бар?(Кыз кәрзиннән яшелчәләрне чыгарып сүзләрне әйтә)

-Бу нәрсә?-Бу кыяр,помидор,кәбестә,чәгендер,кишер,суган,бәрәңге.....

-Бу нәрсәләр инде?-Бу яшелчәләр.(Укучылар үткән сүзләрне кабатлыйлар).

3.Ребус чишү.

-Отгадайте слово на экране.Бу нәрсә?

-Димәк,без дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез?

-Яшелчәләр турында.

III. Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1. Интерактив тактадагы рәсемнәр ярдәмендә һәр яшелчәнең исемен өйрәнү, хәтердә калдырү өстендә эш.(слайд)

Балалар,яшелчәләр кайда үсә?(Где растут овощи?)-В огороде (бакчада үсә).

-Балалар, көз безне бакчага кунакка чакыра.( слайд).-Әйдәгез,бакчага барабыз.(кая барабыз? БАКЧАГА).Автобус белән барабыз,юлда күңелле булсын өчен санап барабыз.(слайд)

-Бер,ике,өч,дүрт.биш.алты.җиде.сигез,тугыз,ун.

2.Тема буенча сүзләрне кабатлау.

-Килеп җиттек. Без кайда?-Бакчада.

-Безне кем каршы ала?(кто нас тут встречает?)

-Копатыч.

-Давайте ему поможем собрать урожай. (слайд)

2. Яшелчәләрнең төсен әйттерү өстендә эш. Төсләрне искә төшерү

"Нинди төс ?" уены уйнау. Помидор (нинди?)кызыл, кыяр (нинди?)яшел...

3.Сүзләрне күплек санда әйтүне кабатлау. ( слайд).

Уен "Дөрес әйт" (Укучылар яшелчәләрне күплек санда әйтеп чыгалар,туп белән уйнау).

4.Туп белән "Тәрҗемәче" уены уйнау.

-Суган-нар,кыяр-кыярлар,кәбестә-ләр,кишер-ләр...

5.Үткән сүзләрне ныгыту күнекмәләре.

1. Үткән сүзләрнең әйтелешен кабатлау.

-Копатыч нам принес задание (слайд).-Прослушайте слова и скажите.как они произносятся твёрдо или мягко? (Аудирование)

кишер кыяр помидор

бәрәңге кабак

кәбестә суган

ФИЗМИНУТКА.

Ак куянкай сикерә,

менә шулай,менә шулай

ак куянкай сикерә.

Көз җитте,

ак куянкай туңа башлады,

колакларын селкетә,

менә шулай,менә шулай

колакларын селкетә.

2.Уен "Кечкенә пешекче"

-Балалар,без ял иттек,ә Копатыч нишләде?

-Ул бакчада эшләде, аның ашыйсы килә.(Давайте сварим ему обед).

-Балалар, яшелчәләрне 2 кәрзингә тутырабыз.(Давайте поможем Копатычу собрать урожай в 2 корзинки-овощи для винегрета и овощного супа).

1 команда"Куянкай"-варит Копатычу суп (Яшелчә ашы пешерә -1 команда)

2 команда "Акбай"-делает винегрет.

-Нужно в 1 корзинку выбрать овощи для супа (яшелчә ашы), а во 2 корзинку- овощи для винегрета. (слайд)

"Яшелчә ашы" "винегрет"

помидор кыяр

кәбестә кәбестә

бәрәңге бәрәңге

кишер кишер

суган суган

чөгендер чөгендер

(помидор,кыяр -сравнить слова в блюдах)

-Рәхмәт, бик тәмле ашлар пешердегез. Копатыч сезгә рәхмәт әйтә. (слайд)

3.Ситуатив күнегүләр эшләү. ( слайд)

1.Попроси у друга капусту,лук.

2.Как ты скажешь, что в огороде растет лук, морковь.

3.Попроси себе помидор.

4.Скажи другу, что ты любишь морковь, огурец.

5.Спроси у друга,что он любит?

4.Үзбәя (парталарда һәрбер балада сигналь карточкалар).

Оцени свой ответ....

Оцени ответ друга....(дөресме?дөрес түгелме?)

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге дәрестә нинди сүзләрне истә калдырдык? Нәрсә турында сөйләштек? Нинди яшелчәләрне белдегез?

(Чему мы научились на уроке?чего мы достигли?что мы поняли на уроке?что мы повторили? (слайд)

Дәрестә кем актив катнашты? Дәрестә нәрсэ ошады?Нәрсә аңладыгыз?

Копатыч сезгә алмалар бүләк итә. Рәхмәт.Дәрес тәмам,саубулыгыз!



© 2010-2022