Әдипләр һәм галимнәр Г. Авзал иҗаты турында

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

IV республика педагогик «Гамил Афзал укулары»

Юнәлеш: Гамил Афзал иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге

"Әдипләр һәм галимнәр Гамил Афзал иҗаты турында"

дигән темага фәнни- эзләнү эше.



Эшне башкарды: Тукай районы

МББОУ " Кнәз урта гомуми

белем бирү мәктәбе "нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Насыйфуллина Гөлнар Роберт кызы.





Княз авылы, 23 нче апрель, 2015 нч

Теманың актуальлеге: глобальләштерү дип аталган бу заманның кыргый кагыйдәләре белән яшәүче бик күп кавемнәр әдәбият, шигърият дигән изге, гүзәл, серле дөньяны читкә ташлап, җан -фәрманга матди байлыклар һәм акча артыннан куып әварә килеп йөргәндә, ни өчен халкыбызның милли җанлы йөзләгән вәкилләре менә дүртенче яз инде шушы талантлы каләм иясенә баш ияргә, әсәрләрен укып, күңелләрендә тулган хисләрен бүлешергә, бу шагыйрьнең фикер сөрешенә теләктәшлек белдерергә, таланты алдында баш ияргә аның туган ягына ашкынып килә? Моның сере нәрсәдә? Фәнни- эзләнү эшемдә шушы сорауга җавап бирергә тырыштым.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде: Гамил Афзал иҗатын , аның иҗаты турындагы тәнкыйди материалларны өйрәнү, кешенең эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган поэтик алымнар берлеген җентекле анализлау.

Теманың өйрәнү объекты: Гамил Афзал иҗатын өйрәнүче галимнәрнең Гамил Афзал иҗатына карашлары

Өйрәнү предметы: Г.Афзалның иҗат мирасы

Эшне башкарганда, түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, чагыштыру, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

Фәнни эшнең структурасы: кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлеге.

Эзләнү эшенең фәнни-практик әһәмияте: яшәешкә фәлсәфи караш, тормышның асылы турында уйлану рухында язылган шигырьләрнең кеше дигән бөек затны яшәү мәгънәсен эзләргә чакыруы, гомумкешелек кыйммәтләрен үзенчәлекле поэтик чаралар аша бәяләп, кеше күңелендә оптимистик уй-кичерешләр уятуы, җанын сафландырып, аңа рухи кризистан котылу юлларын күрсәтүе



Кереш өлеш.

Зур елгалар нәни чишмәләрдән башланган кебек, иҗат кешесенең дә чишмә башы була. Халкыбызның сөекле язучысы Гамил Афзал иҗатының да чишмә башы -халкыбызга бик күп талантлар, күренекле шәхесләр биргән Актаныш төбәге, аның сихри табигате, күркәм рухлы халкы.

Кем соң ул Гамил Афзал? Гамил Афзал - нечкә лирик, - диләр берәүләр. Ул- юмор һәм сатира остасы, -диләр икенчеләр. Гамил Афзал - барыннан да элек табигатькә, аның балаларына дан җырлаучы.Аның әсәрләрендә һәр тал баласы, чишмәсе, үләне, әреме, чәчәге, күбәләге, иген кырлары тормышка, яшәргә чакыра, -диләр өченчеләр. Глобальләштерү дип аталган бу заманның кыргый кагыйдәләре белән яшәүче бик күп кавемнәр әдәбият, шигърият дигән изге, гүзәл, серле дөньяны читкә ташлап, җан -фәрманга матди байлыклар һәм акча артыннан куып әварә килеп йөргәндә, ни өчен халкыбызның милли җанлы йөзләгән вәкилләре менә дүртенче яз инде шушы талантлы каләм иясенә баш ияргә, әсәрләрен укып, күңелләрендә тулган хисләрен бүлешергә, әдипнең фикер сөрешенә теләктәшлек белдерергә аның туган ягына ашкынып килә? Моның сере нәрсәдә?

Татарстанның Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре, «Казаннан читтә, Әлмәт каласында яшәп һәм үзенә игътибар таләп итеп, әрсезләнеп йөрмәгән» (Галиуллин, 2003, 83) Г.Афзалның иҗаты фәнни яссылыкта, комплекслы рәвештә тикшерелмәве һәм әдәбият белеме өлкәсендэ яңа юнәлешләр, әдәби катламнарның ачылып китүе шагыйрь ижатын өйрәнүгә ихтыяҗ тудырды. Беренчедән, идеология битлеге кидерелген әдәби мираска якынрак килеп, төгәл һәм объектив бәя бирү шагыйрьнең язмышында һәм иҗатында (лирика һәм юмор-сатира) эзләнүләрне әдәби тәнкыйтьтә Г.Афзалның аерым әсәрләренә, шигъри жыентыкларына бәя биргән мәкаләләр, рецензияләр бар. Г.Афзал шигъриятен һәм тормыш юлын өйрәнүгә Н.Г.Юзиев, Т.Н.Галиуллин, Н.Ш.Хисамов, А.Г.Яхин кебек галимнәр зур өлеш кертте. Шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләрен билгеләүдә С.Хәким, Ф.Шәфигуллин, Р.Мостафин, Р.Төхфәтуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәт, Р.Гаташ, Г.Гыйльманов, А.Хәлим күзәтү-эзләнүләре аерым урын тота.

Төп өлеш.

Минем Г.Афзал иҗатына шагыйрьләребез С.Хәким , Р.Фәйзуллин , тел белгече Т.Галиуллин биргән бәяләргә тукталып үтәсем килә. 1950 нче еллар уртасында әдәби мәйданга килеп кергән лирик һәм юморист, сатирик шагыйрь Гамил Афзалның тормышы һәм ижат юлы бик үзенчәлекле булуын ассызыклыйлар алар.

Г.Афзал тормышы һәм иҗат мирасы XX гасыр татар поэзиясен һәм гомумән, әдәбият, ил тарихы, халык язмышын аңлауда «ачкыч», күпер булып тора. Татар поэзиясенең күренекле классигы С.Хәким Г.Афзал ижатына: «үз кичерешләре ил, халык язмышы белән бергә кристаллашкан шагыйрьне мин шул зур язмышлардан аера алмый башлыйм. Шунда ул иҗатының иң биек ноктасында басып тора шикелле», - дигән югары бәясен биреп, үзенең шигырьләрендә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Г.Афзалны Г.Тукай , Ш.Бабичлар белән бер рәттән куйган иде. Тукайчылык Г.Авзал иҗатының рухында . Рухы аның бөтен шигырьләренә сибелгән.Тукайдан күчкән иң әйбәт сыйфат-дөреслек,иман. Иҗатта эзлеклелек.

Тукай йолдызлыгына карап бардым,

Кайда яңгыр,кайда буран.

Тукай йолдызлыгына карап бардым,

Кайда урман,кайда томан.

Тукай йолдызлыгына карап бардым,

Ач-ялангач дәрвиш сыман.

Тукай йолдызлыгына карап бардым,

Гомер буена бер иман.

Шигырьнең фикере табылган, образы табылган , кыска, тыгыз, бербөтен шигырь менә шулай була ул, дип әйтер өчен, тулы килеш китердем. Монда да табыш- бер юл: "Гомер буена бер иман". Их, шушындый бер юл! Шушы бер юл-бер иман шагыйрьне озын, кыен юллар буйлап ерак еллар аша алып бара да инде. Г.Авзал шигырьләре Тукай шигырьләренең койрыгына ялганып китә шикелле:

Башлаган эшемне куеп,

Утырам салкынлык тоеп,

Никтер күңелләрем боек,

Иртәләрен дә ,кичләрен дә.

Әрәм кебек дару татып

Аптырагач,торам ятып,

Көчле вакыт,дәртле вакыт,

Йокласам ,керә төшләргә.

Язмышымның ярыгы килде,

Ялгызлык шайтаны көлде,

Челләне сары көз җиңде,

Бу сагышлардан нишләргә!

"Утырган бал кебек сары көн","Челләне сары көз җиңде" белән килеп тоташа. Шагыйрь күңелендә хисләр шулай уйный. Гамил Афзал - лирик, усал лирик. Шуның өстенә юморист, сатирик. Сатирасының үткенлеге, кыюлыгы ягыннан хәзер татарда бердәнбер "Әсмабикә җаным , ахирәт", "Тәвәккәл әби"ләрдән башлап бертуктаусыз язып килгән сатирик әсәрләре күңелдә ныклап кереп урнаша. Туктаусыз, эзлекле рәвештә язылган әсәрләр. Тормыштагы көнкүрештә очраган эчүчелек, алдау ,күз буяу, ришвәтчелек кебек барыбызның да җанын борчыган кимчелекләр уңаеннан чыгарылган сатирик әсәрләр миндә аеруча кызыксыну уятты . Бүтәннәр дә яза. Ә Г.Афзал иҗатында бу, әйткәнемчә, эзлекле .Менә, мисал өчен ""тотып җибәр апаем"-тәрәзә төбе саен өмет итеп йөрүче бригадир Ахун. Кайсыбызның теленә кермәгән "Өф-Өф итеп?" яки "Мыек борам" дип читтән карап торучы "батырлар", "Әйдә, ярар" колхозында һ.б. Боларның исемнәреннән үк безгә таныш тойгылар уяна. Шагыйрь өчен бу темалар бервакытта да вакытлы булмады. Тукта, катырак әйтмәдемме дип , тиз-тиз генә артына карап, язганнарын шомартырга да тотынмады ул. Үзе әйтмешли, хакыйкатьне "ярып салганґ" әсәрләр озын гомерле, шулар яши. Хакыйкатьтә тугрылыклы талант кемнеңдер нидер әйткәнен көтеп ятмый. Аның өчен халык бар. Халык тормышы бар.

Ач кеше юк,

Хокуклары тип -тигез,

Тормыш ысуллары төрлечә:

Берәү ябык,ә берәүләр симез,

Автомобиле бар берничә.

Чорлар үтә,һәм үзгәрә еллар,

Нәфесе җайлашмыйча торамы:

Шәһәрендә заман мещаны бар,

Авылында-заман кулагы.

Күрә белү дә кирәк. Күреп алганны сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерү таланттан осталык сорый.Тукай,Бабичның сатирик көче дәвамлы булган кебек, аның да әсәрләре икенче чорга чыгып , икенче формаларда дәвам итә.

Г.Афзал һәм лирик, һәм сатирик. Бер җан ,бер йөрәк, бер иҗат. Икесе бергә кушылганда, шагыйрь җаны бөтен үткен кырлары белән ачыла. "Бу шагыйрьнең поэзиягә юлы гәйбрәтле. Аңа университет бетерергә дә туры килмәгән. Станоктан авылга, тагын нефтьчеләр арасына...Кыскасы,ул тулы килеш тормыштан. Бердәнбер максаты-халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү. Бу мәкаләне яздырган нәрсә дә- шушы сыйфатыдыр",- ди халык шагыйре С.Хәким.

Шагыйрь Р.Фәйзуллиннның Г.Афзал иҗаты турында язган мәкаләсенә тукталып китәм.

Г .Афзал- татар поэзиясенең әдәбият мәйданында лаеклы урынын тапкан аксакал шагыйрьләрнең берсе. Кырык еллап ныклы иҗат эшендә янып, күп хезмәт күрсәткән талант иясе, утыздан артык китап чыгарган кеше.

Г.Афзал авыл баласы,табигать баласы.Табигатьне һәркем ярата.Ләкин үз яратуын бүтәннәргә дә күчәрлек итеп ярату, аның гүзәллеген , сафлыгын кешеләр күңеленә күчерә алырлык дәрәҗәдә җырлый алу -һәркемгә бирелмәгән Г.Афзал табигатьне үтә нечкә тоеп, садә һәм халыкчан итеп тасвирлый ала. Аның тугайлары, болыннары , тирәкләрендә рәшә булып безнең шатлык-сөенечләр тибрәнә, томан булып сагыш иңә, әрем куакларны иркәләп искән талгын җилләренә безнең тоемнар ияреп йөри, соры дулкын булып арыш җитә,

Яисә:

Кырлар яшел,күкләр зәңгәр сатин,

Таңнар комач кебек...

Гомер буе карап торсаң да син

Күреп туймас кебек.

Сүзнең төбе , мәгьнәсе шунда:авыл чыннан да күпләребез өчен рухи бишек.

Бөгелмәдем

Бирелмәдем чиргә.

Моңын җиңеп кайгы -сагышның

Тешем кысып,

Шушы туган җиргә

Ун тырнагым белән ябыштым.

Һәм

Җир бирде миңа Салсал көчен,

Иркен сулыш өрде үләннәр...

Ә дөнья шундый ,шундый киң! Табигатьтә мәңгелек хәрәкәт ,мәңгелек яшәү!

50 еллар ахырында әдәбиятка юмаристик һәм сатирик шигырьләре белән керүе- аның уз геройлары арасында яшәве, авыл кешеләренең гадәт психологиясен нечкәләп белүендә ,аларны аңлый алуында.Ул алар турында яратып,сөеп яза, чөнки алар аңа рухи якын ,үз кешеләр. Аның геройлары билгеле төбәктән-Шәрип авылыннан гына түгел, гомумән Урта Идел,Урал буйлары татар авылларыныкы. Алар типик геройлар.Алар һәр авылда бар: ава-түнә йөрүче Ахуннар, көләч йөзле кодаларга мич чыгаручы җор Шиһабетдиннар ...

Г.Афзал,үзе әйткәнчә ,бәхетле кеше,бәхетле шагыйрь. Әдәбият мәйданына бик вакытлы килеп ,ул шул вакыт эчендә татар поэзиясенең күренекле иҗатчысы, халыкның популяр шагыйренә әверелде. Г.Авзал шигырьләрен яки җырларын кертмәгән татар сәхнәсе, мөгаен ,юктыр. Г. Афзал шул куанычка, шул бәхеткә ия шагыйрь. Халык бәгыреннән яратылган талант бернинди замана җилләренә бирешмәс якты шәм ул, -ди Равил Файзуллин. Чал үткәнле татар поэзиясе тарихында Гамил Афзал кебек үзенчәлекле, сикәлтәле тормыш юлы узган һәм фаҗигале, һәм ахыр бәхетле язмышлы шагыйрьләр күп түгел. Бер шигырь җыентыгын ул"Имәннәр шаулый" дип атый. Ә имән -ныклык, тазалык символы.Чынлыкта, Г.Авзал шигъри һәм кешелек батырлыгы белән олы затыбыз Ф.Яруллин белән янәшә торган, аның кебек үк табигать тарафыннан рәнҗетелгән шәхесләребезнең берсе. Тик ул Казаннан читтә ,Әлмәттә яши. Үзенә игьтибар сорап та йөрми. Басылып чыккан китаплары да киштәләрдә тузан җыеп ятмый. Бәлки аның бөеклеге дә әнә шундадыр.

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Т.Н.Галиуллин шагыйрьне «XX гасыр татар шигъриятенең горурлыгы» дип атады һәм аның иҗатын, тормыш юлын гыйльми өйрәнүне тирәнәйтү, фәнни тикшерү мәсьәләсен күтәреп чыкты Галим "Шәхесне гасырлар тудыра"исемле китабының "Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте "дигән мәкалендә Гамил Афзал иҗатын 4 чорга бүлеп, тулы тирән анализ бирде..

1. Рәнҗетелгән күңел сагышы(1950-1960 нчы еллар).

Авылда яшәп иҗат иткән дәверендә Гамил күбрәк үзенең авыр язмышы, имгәтелгән тәне, юкка сарыф ителгән яшьлеге, авыруы турында яза . Шигырьләренә кара авыру белән көрәш ,сызлану,әрнү мотивлары үтеп керә:

Үлем белән сугышып кем ул ята

Мамык мендәренә капланып?

Кара сүзләр сөйләп,кара шәүлә ,

Аяк атлап кермә йортыма!- дип яза ул бер шигырендә.

Шунда ирексездән С.Есенинның үлем каны белән язылган "Черный человек" поэмасы искә төшә.Үлем шәүләсе ут ялкынында кешене ирештереп бии. Гамилнең Есенин шикелле ,үзе теләп дөньяны ташлап китәсе килми. Шунда ул,аяк-куллары хәрәкәтсез, күзләре төссез килеш түшәгендә аунап ятып үзен кулга алган ихтыярын эшкә җигә белгән Николай Островскийны искә төшерә: "Яшь көрәшче ята түшәгендә".Бу чорда аның иҗатында тирәнтен үрләгән ,әдам баласына хас рәнҗү, әрнү, сызлану ,шуларның нәтиҗәсе булган кара сагыш хисләрен җиңәргә ике көч ярдәм итә. Берсе- корычтай нык ихтыяр, әхлакый бөтенлек,икенчесе- поэзиягә мәхәббәт,кемгәдер кирәклеген тою.

Поэзия,

Сиңа багышладым

Изге минутларын гомернең,

Синең белән таңнар каршыладым,

Синең өчен үлеп терелдем, -ди шагыйрь.

2.Күңел көрлеге сагышы(60-70 нче еллар) Ун ел авылда яшәгәннән соң ,бу мохит аңа тар тоела башлый.Ул гөрләп үсеп килгән Әлмәт шәһәренә юл тота. Әлмәттә ул иҗатының яңа чорына керә.Үзенең имгәнеп, балавыз сыгу вакытлары инде юк диярлек. Аның каләменнән юмор ,сатира чәчрәп чыга.Шагыйрь юмор һәм сатираны кешенең табигатенә хас иң күркәм күренешләрнең берсе дип саный. Алар -яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка ,түбәнлеккә дошман булып Җир шары буйлап сәяхәт итәләр.

Бу дөньядан кемнәр китәр,кемнәр килер,-

Көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер.

"Мыек борам","Өф-өф итеп","Минем хатын түрә булган","Әсмабикә җаным ахирәт"кебек халыкчан юмор белән сугарылган һәм үткен сатирик әсәрләре җылы агым булып килеп кушыла. Г.Афзал сатирасының уңышлы ягы халык иҗатына ,Тукай ачышларына, татар теленең сыгылмалы көченә , сүз-сурәт байлыгы катламына тирәнтен үтеп кереп, аларны үзенчә яңгырата белүендә. Сатирасының гөрләп чәчәк атып үсеп китүенә төп сәбәп- Әлмәткә килеп урнашкач, күңеле күтәрелеп, үзенең кирәклеген сиземләве булса, икенче сәбәп тә була. Нефтьчеләр шәһәрендә яшәгәч,аннан нефть осталары,төзүчеләр ялтыравыклы, мәдхияви әсәрләр көтәләр. Ул бу мохитне белми, табигатьне юкка чыгаруны күтәрелеп мактый да алмый.

Көтмәгәндә, уйламаганда ул сатирадан читләшә. Шагыйрь җитдиләнә. Милләт вәкилләренең җитешсезлегеннән көлеп кенә яшәп булмый, аның аңы уянуга ярдәм итәргә,көрәшенә кушылып китәргә кирәклеккә инана.

3 Тарихи аң сагышы.(1980 еллар)

Г.Афзал туган халкының язмышы, узган олы юлы турында туктаусыз уйлана, җаны әрнеп сызлана."Сарматлар","Кол Гали","Салават күпере","Болгарлар "кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге көн югарылыгында бәяли . Шундый мәшһүр тарихы булган Кол Гали, Сөембикә, Колшәриф кебек шәхесләрен биргән халык эзсез югала алмый, ди шагыйрь.Үткән тарихыбыз турында сүз барса да, хәзерге яшәешкә, әхлаксызлыкка, рәнҗетүләргә киная шигырьләр һәр шигырь юлыннан аңкып,сизелеп тора.

Кайда сез,сарматлар ,скифлар,

Кем ул кемнәрдән ятсына?- дип орый "Сарматлар"исемле шигырендә.

Без бөтен башбаштаклыкны мафиягә бәйләп аңлатырга, авыр тормышны аларга сылап калдырырга өйрәнгәнбез. Г.Афзалның бу мәсьәләгә дә карашы бар:

Мафия дә юк, карурман да

Бүреләр тулы карурман...

("Кире кайтырбыз")

Вакыт һәм олы тарих белән чагыштырганда, байлык та,шөһрәт тә ,хәтта матурлык та мизгел,бер алдавыч кына икән.

Ә мәңгелеккә нәрсә ядкәр булып кала соң? Бу сорауга"Тарих мең дә..."шигырендә җавап бирелә.

Дөнья янган,

Патша төшкән,

Байлар беткән,

Китап калган.

Шагыйрь тарихыбызны иңләп, бәяләп килә дә бүгенге халәтебез турында хөкем йөртә башлый. Тарих белән хәзерге көнебез бер үк чылбырның боҗралары икән. Һәр боҗрада-кеше язмышы.

4. Фәлсәфи уйланулар сагышы (1990 нчы еллар )

Г.Афзал иҗатының яңа чорын фәлсәфи өлгергәнлек ,җәмгыятебез үсешен, кешене рухи камил шәхес итеп күрү теләге тудыра. Әлбәттә , Г.Афзалның фәлсәфи аңы, гыйльми көче үткәнне сүтү белән генә чикләнми. Аның поэзиясе яңа сыйфатларга байый, лирик миннең рухи дөньясы катлаулана бара. "Ак болытлар ага","Яңгырлы көн","Саба җиле","Тиран", "Кара таплар "кебек фәлсәфи аң сагышы буларак туган шигырьләрендә мәхәббәт -нәфрәт ,яктылык-караңгылык , яшәү-үлем арасындагы һәр чорда үзенчә яңгыраш ,үзенчә хәл итәргә омтылыш ята.Аның төп дошманы -рухи зәгыйфьлек һәм битарафлык.

Шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы ифрат бай һәм төрле.Туган җиребезнең тыйнак матурлыгын, сихәтле көчен, фәлсәфи моңын ачуга багышланган шигырьләрен искә төшерик. "Кышкы иртә","Урман сукмагы",Өянкеләр моңы","Карт имән","Авыл яме "кебек шигырьләрендә ул кеше рухына табигать сурәте аша юл ала, ил һәм халык турында уйлана .Аның лирик каһарманы ялкынлы йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес."Могҗизалар кыры", "Дөнья матур, дөнья киң","Татарстан"шигырьләрендә халкының уңышларына сөенә белү, аларны күңел күзе белән иңләү хас. Ул йомшап-җебеп авырлыклар каршында югалып калучыларны өнәми. Ә инде кешенең асылын билгеләүче сыйфат-аның халкына, милләтенә һәм ирекле хезмәткә мөнәсәбәте. Анда да шагыйрь игътибары -гамәли эшнең нәтиҗәсен, гомуми шатлыгын, тарихи алгырдагы әһәмиятен ачу. "Көрәш белән, хезмәт белән еллар үтә, уйлый кеше, эшли кеше, иҗат итә",- дип язган иде ул элегрәк "Дөнья көлсен" шигырендә.

Г. Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе , бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы , үткен кылычлы , иҗтимагый сатирасы белән "эпиграммалар короле" Ш.Бабич юлыннан атлый.

Шул исемдәге аналитик, фәлсәфи рухлы шигырьләренең берсен ул Шәехзадә Бабичка багышлый. Г.Афзал остазларын кабатламый ,олы традицияләрне үзенчә ,заманча , Афзалча дәвам иттерә.

Г.Афзал иҗатының төп сыйфаты- туктаусыз эзләнү,уйлану."Канәгатьсезлек хисе" дип аталган шигыре шуның бер үрнәге:

Күз алдымда көзләр ,язлар төсле ,

Тирә -ягым болын,гөлләр исе:

Ә күңелдә таш гасырлардан калган

Иске канәгатьсезлек хисе.

Йомгаклау өлеше.

Гомер кичүләре һәркем тәкъдирендә. Һәркемнең үзеннән соң кылган эшләре һәм аның үзе турында нинди дә булса истәлек кала. Гамил Афзал яшәгән канлы, газаплы ХХ гасыр инде тарихка күчте, ул кичергән гомер исә һаман да дәвам итә. Ул укучылары күңелендә кабаттан яшәрер, өлкәнәер һәм гел шулай кабатланып торыр. Чөнки ул кичергән гомер - безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, рухыбыз, иманыбызның аерылгысыз бер өлеше. "Үзем турында" дигән шигырендә ул болай язган иде:

. Мәңгелеккә китеп котылырсың,

Берни булмагандай урман шаулар.

Йокымсырап ятар зәңгәр таулар,

Баткан кораб кебек онытылырсың,

Сукмагыңа алабута үсәр,

Ә җилләр исәр дә исәр.

Киләчәкне изгеләрдәй алдан күрүе белән безне таң калдырып иҗат иткән әдип бу юлы тирән ялгышкан. Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Гамил Афзалның яхшылыкка юлдаш, түбәнлеккә дошман шигырьләре бөтен татар дөньясы буйлап сәяхәт итәләр. Аның исеме елдан- ел югарырак трибуналардан яңгырый бара, сукмагында алабута түгел,чәчәкләр үсә. Аның үзенә генә хас талантын, кабатланмас бай һәм гыйбрәтле тормыш юлын тирәнтен өйрәнергә, аны пропагандалауга җиң сызганып алынучы яшь әдәбият галимнәре мәйданга килер дип ышанабыз. Нәкъ үзе әйткәнчә:

Кемдер медаль тагар күкрәгенә,кемдер бүләк алыр.

Йолдыз булып заман күкләрендә, йөздән берсе калыр

Әйе, татар әдәбиятының данлы тарихы күгендә якты йолдыз булып балкып торучы Кол Гали, Тукайлар,Туфаннар, Хәкимнәр яктылыгында нурлары һич тә ким булмаган Афзал йолдызы да мәңге балкыр . Шагыйрь, Тукай бүләге иясе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев күптән түгел генә үзенең бер чыгышында: "Язучыга иң зур һәйкәл - аның иҗатын халык арасында пропагандалау", - диде.Әйе, бөтен булмышы, җаны һәм тәне халык рухы белән сугарылган, һәр әйткән шигъри сүзе җәүһәргә тиң әдибебез иҗатына йөз белән борылуыбыз чын мәгънәсендә аңа һәйкәл куюга тиң. Халык мәхәббәтеннән дә олырак нинди һәйкәл бар җиһанда!

Чәчәкләр өләштем ,

Чәчәкләр өләштем

Үземә калмады бер чәчәк.

Кайгырма диләр чәчәкле иптәшләр,

Сиңа бирәчәк киләчәк .





Кулланылган әдәбият:

1.Тәлгат Галиуллин "Шәхесне гасырлар тудыра"Казан -2003 нче ел.

2.Гамил Афзал "Кояшка карап" Казан- 1989 нчы ел.

3. Гамил Афзал "Үрләрдә имәннәр шаулый" Казан-1981 нче ел.

4.Гамил Афзал "Вөҗдан сүзе" Казан-1958 нче ел.

5.Гамил Афзал "Шундый- шундый эшләр" Казан-1988нче ел.3-8 бит.

6. Афзалов Г. Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,, 1991 нче ел.























© 2010-2022