- Преподавателю
- Иностранные языки
- План - конспект по татарскому языку на тему Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше
План - конспект по татарскому языку на тему Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Зиннатова Р.И. |
Дата | 05.11.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Тема.
Максат.
Җиһазлау
Оештыру
Актуаль- ләштерү
Яңа тема
аңлату
Тактада эшләү
Карточка- лар белән эшләү
Таблица белән эшләү
Дәреслек
белән эшләү.
Уен - ярыш үткәрү.
Дәрескә нәтиҗә .
Өй эше.
Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше.
1)дидактик - үткән заман хикәя фигыльнең төрләнешен өйрәнү;
2)үстереш - танып белү эшчәнлеген камилләштерү;
3)тәрбияви -- халык авыз иҗаты әсәрләрен яратып өйрәнү хисләре тәрбияләү.
-
Шәүкәт Галиев шигырьләре.
-
Халык авыз иҗаты әсәрләре : әкиятләрдән өзекләр , табышмаклар , мәкальләр.
-
Карточкалар.
-
Хикәя фигыль буенча плакат.
-
,, Туган тел " җыры.
--Укучылар , узган дәрестә без сезнең белән үткән заман хикәя фигыльне өйрәнгән идек. Әйдәгез, шул теманы искә төшереп китик әле.
-- Сезгә, бирелгән фигыльләрдән, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль төрләрен ясарга бирелгән иде. ( Килү, җитү , казу , уку, сөйләү , эшләү, ару, ял итү )
Сүзләр тикшерелә.
Тактада җөмлә:
1. Өй түбәләре , каралты - куралар ап - ак кар астында калган .
2. Бездә кышлаучы кошлар да талгын йокыдан уянды .
-- Әйдәгез , бу җөмләләрдәге фигыльләрне карыйбыз . Алар икесе дә үткән заманда , икесе дә хәбәр булып килә .
-- Димәк , без сезнең белән бүген нинди тема үтәчәкбез?
-- Без үткән заман хикәя фигыльне өйрәнүне дәвам итәбез.
-- Әйе . Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнешен өйрәнәчәкбез.
Дәреснең темасы : ,, Үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше "
Теманы дәфтәрләргә язабыз .
-- Тактада Шәүкәт абый Галиевнең ,, Тагын бер ,,рәхмәт"..." шигыре язылган . Балалар , шигырьне игътибар белән укыйбыз һәм үткән заман хикәя фигыльләрне табабыз .
-- Эшләгән , бирдем , килгән , булды , чыгардым , сораштык, кергән , тырышкан , куйды , күрдегез .
-- Укучылар , хәзер шигырьдәге фигыльләрнең заманын билгелибез , затын әйтәбез .
-- Үткән заман хикәя фигыльләр , өч затта да килгәннәр.
мин чыгардым без сораштык
син --- сез күрдегез
ул эшләгән алар ---
--Балалар , сезнең алда мәкаль һәм әйтемнәр язылган карточкалар бар . Беренче карточкада язылганнарын укыйбыз һәм дәфтәрләргә язабыз . Фигыльләрне табабыз , заманын һәм затын билгелибез.
Ана тән биргән,
Ана сөт биргән,
Ана тел биргән.
-- Үткән заман хикәя фигыль , өченче затта. Җәмләдә хәбәр булып килгән .
Ата сүзен тыңламаганны атауга ыргытканнар,ди.
-- Үткән заман хикәя фигыль, өченче затта , күплек санда .
-- Карточкаларда язылган табышмакларны укыйбыз, җавапларын һәм фигыльләрне табабыз.
-- Яз көнне җәйгән җәймәмне
Көзгә җыеп алдылар ,
Бер келәткә салдылар,
Караңгыга яптылар.
-- Бу табышмакның җавабы : чәчү , уру , амбарларга салу . Алдылар , салдылар , яптылар - үткән заман хикәя фигыль, өченче затта , күплек санда.
2нче бирем.
--Табышмакларда бирелгән фигыльләрнең зат - сан белән төрләнешен язарга .
мин алды - м без алды - к
син алды - ң сез алды - гыз
ул алды алар алды - лар
Билгеле үткән заман хикәя фигыль зат - сан белән төрләнгәндә кыска кушымчалар ала.
Тактага таблица эленә . Таблицада билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше бирелгән .
-- Балалар , таблицага карыйбыз , бирелгән фигыльләрне укыйбыз , зат - сан белән төрләнештәге аерманы табабыз.
-- Билгесез үткән заман хикәя фигыль зат - сан белән төрләнгәндә тулы зат кушымчалары ала .
мин аңлаган - мын без аңлаган - быз
син аңлаган - сың сез аңлаган - сыз
ул аңлаган алар аңлаган - нар
--Хәзер магнитофон тасмасында язылган ,,Туган тел" җырын тыңлыйбыз һәм фигыльләрне дәфтәрләребезгә язып барабыз .
Фигыльләр укыла . ( Белдем , аңлашылган , көйләгән , сөйләгән.)
-- Ә хәзер , шушы сүзләрне зат - сан белән төрләндерәбез һәм дәфтәрләребезгә язабыз .
3нче бирем .
--Карточкаларда бирелгән ,, Дүрт дус" әкиятеннән өзекне укыйбыз , фигыльләрне төрләндерәбез.
Фигыльләр укыла . ( Килгән , башлаган , кайткан , киткән , өшедем , бетте , әйткән , белде , ашыккансыз , әйттек , уйлаган ).
--Балалар , дәреслекләрне ачабыз , 140нчы күнегүнең биремен укыйбыз , күнегүне язмача эшлибез . Дәфтәр битен ике өлешкә бүләбез .Бер якка билгеле үткән заман , икенче якка билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне язабыз . Берәр фигыльне алабыз һәм зат - сан белән төрләндереп , җөмлә уйлап язабыз .
4нче бирем.
,,Сүз эчендә сүз " уены . Кем тизрәк , кем өлгеррәк ?
Укыганнар , язмаганнар , сизмәгәнбез , ачканнар , сөйләделәр фигыльләреннән сүзләр уйлыйбыз .
Дәрестә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау , нәтиҗә ясау , билгеләр кую.
1.Кагыйдәне кабатларга.
-
2.,,Кышкы матурлык " темасына үткән заман хикәя фигыль кулланып хикәя язарга .