Конспект урока по повести Н. Гиматдиновой

  Н.Гыйматдинованың “Болан”әсәре буенча сыйныфтан тыш уку дәресен 9-11 сыйныф укучылары белән үткәрү кулай булачак. Яшь буынга бүгенге катлаулы заманда да изге хисләр, тойгылар, чын мәхәббәтнең булуы,мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы.  1. Н.Гыйматдинованың “Болан”әсәрен анализлау, анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшү. 2.Укучыларның мөстәкыйль рәвештә әсәрне анализлавына, бәя бирүләренә ирешү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.    3. Әйләнә-...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гарипова Фәридә Солтангали кызы-

Зур Мәшләк урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Без табигать баласы!

Сөю дәртен, яшәү ямен

Безгә шуннан аласы.

Тик шуңа табынасы!

(Н.Гыйматдинованың "Болан"әсәре буенча сыйныфтан тыш уку дәресе)

Максаты:1. Н.Гыйматдинованың "Болан"әсәрен анализлау, анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшү.

2.Укучыларның мөстәкыйль рәвештә әсәрне анализлавына, бәя бирүләренә ирешү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Әйләнә-тирә мохиткә, туган як табигатенә сакчыл караш, әдәпле-әхлаклы шәхес тәрбияләү. "Табигать- җир- кеше" бәйләнешен ныграк күзалларга ярдәм итү.

Җиһазлар: Н.Гыйматдинованың портреты, китаплар күргәзмәсе, музыкаль язма, "Изгеләштерелгән агач", кулъяулыклар, Болгар тыюлыгының төрле рә-семнәре , авылдагы Тамас суы чишмәсе, Хәлфә бабай чишмәсе фотосурәт-ләре кулланып ясалган презентация, төрле саннар язылган карточкалар, төрле төстәге картон җыелмасы.

Дәрес планы

I.Актуальләштерү.

1. Гашыйклар тавы турындагы борынгы риваять- егет белән кыз башкаруында.

2.Укытучының кереш сүзе.

II. Әсәр өстендә эш алымнары:

әңгәмә, сорау-җавап, эчтәлек сөйләү, проблемалы сорау.

1. "Болан" әсәренең төп геройлары белән танышу.

2.Әсәрне вакыйгаларга бүлү һәм шул вакыйгалар ярдәмендә эчтәлек белән танышу.

3.Вакыйгалардагы уртак теманы табу һәм аларга исем кую.

4.Әсәрне символик билгеләр (саннар һәм төсләр) буенча анализлау.

5.Проблемалы сорау: Ни өчен Н.Гыйматдинова әсәрен "Болан" дип атаган?

III. Йомгаклау

Укытучы сүзе "Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?"

2."Изге агач" янына килеп теләкләр теләү.

IV.Өй эше бирү.

Рыколның Болан-Акчәчкә атап язылган хатын иҗат итәргә.

Билгеләр кую.

Сүзлек эше.

Алтатар-мылтык

Мәҗүси-төрле ияләргә табынучы кешеләр

Аймак- төбәк

Ярымтык-табына торган сын, пот.

Дәрес барышы

(Тын, салмак көй яңгырый. Шул көй яңгыраганда сыйныфка бер егет белән бер кыз керә. Егет кызга "Гашыйклар тавы турындагы риваятьне"сөйли.)

Кыз:- Синең бит әле миңа Гашыйклар тавы турында сөйләгәнең юк. Сөйлә инде.

Егет: -Тыңла алай булгач.Элекке дәверләрдә Гашыйклар тавында түгәрәк тирән күл булган, диләр. Күлгә туган җирләрен сагынып, тезелешеп, язларын киек кошлар кайтканнар. Көннәрдән беркөнне шул якның сунарчысы, нәни балалары белән күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәген аткан да, пешереп ашарга ниятләп, казанга салган. Бер көн кайнаган үрдәк, ике көн, өч көн... Һаман пешми икән. Җиденче көн дигәндә, серле үрдәк казаннан күтәрелеп, зәңгәр һавага очкан...

Менә шул көннән башлап Гашыйклар тавының матурлыгы күзгә күренеп сулган, күле корыган, ди.

Кыз:- Бик кызганыч риваять...

Укытучы: (Салмак көй астында сөйли) Юк, риваять кенә түгел бу, ә чынбарлык, бүгенге яшәеш, безне чолгап алган тирәлек.

Күпме безнең якларда балыксыз күлләр, киек-җанварсыз урманнар, күбәләксез болыннар, сайрар кошсыз агачлар. Күп, бик күп алар. Менә шулар хакында чаң сугарга кирәк безгә.Табигатьнең шушы авыр хәләтен күреп- тоеп яшәүчеләребез арасында күпләр тарафыннан яратылып укыла торган "Кыргый", "Күке төкереге", "Сәвилә". "Ут күбәләге", "Таң ата да кич була", "Елан" повестьлары авторы , күп санлы публистик мәкаләләр язучы, "Идел" журналының бүлек мөхәррире Н.Гыйматдинова да бар.

Бикчурова фамилиясен дә тикмәгә йөртми ул. Бичура, өй, абзар ияләре, табигатьнең яшерен көчләре бик таныш аңа.Әсәрләрендә дә күбесенчә кеше тормышында очрый торган гаҗәеп хәлләргә мөрәҗәгать итә ул.

Бүген без бик нык уйланырга мәҗбүр итә торган әсәр- "Болан" повесте турында сөйләшербез.Барлыгы ике дистә биттән торган әлеге повестьта күпме фаҗига, күпме шатлык һәм көенеч.

Укытучы: Әйдәгез әле әсәрнең төп геройлары белән танышып китик.Сүзне, укучылар, сезгә бирәбез. ( Укучылар геройлар белән таныштыра.)

1нче укучы:Рыскол. Кайчандыр типсә тимер өзәрлек булган 40 яшьлек ир-ат. 40 яшь -ул гомер уртасы. Яшәргә дә яшәргә иде, тик газраил үзенең элмәкле таягын Рысколга таба сузган. Ул бик нык авырый, хәле китә. Эчми-тартмый, хәрам мал урламый торган ирнең чирләве бик кызганыч. Ләкин Тимеркүкләр нәселенә үлем бик иртә килә. Рысколның әтисе дә, бабасы да буыннары сызлап яшьли дөнья куйганнар.

2 нче укучы: Рыскол- сунарчы, бөтен нәселе барлык гомерен ауга йөрүгә багышлаган нәсел. Аның да төп шөгыле-урман киекләре-бүре, төлке, куян аулау. Гомеренең соңгы мизгелендә аны тик бер уй били. Ул купшы мөгезле болан ауларга тели.

Рысколның гаиләсе турында да әйтми мөмкин түгел. Моннан бер ел элек аның хатыны үлгән, ул әнисе Рәхилә абыстай, ике баласы белән бергә яши.

Укытучы:Әсәрнең икенче төп герое Акчәч турында нәрсәләр беләсез?

3 нче укучы: Акчәч- Сузгын карчык оныгы. Ул табигатьне, яшеллекне, киек-җанварларны ярата. Кайчандыр ул да башка кызлар кебек мәктәпкә укырга йөргән, кешеләр белән аралашкан. Ләкин Сузгын карчык аны кешеләрдән аера һәм үзе табынган сыннарга табынырга куша.

4 нче укучы: Акчәч исеме аның җисеменәтуры килә. Чөнки кызның да чәчләре ак төстә һәм җилферди тора торган була. Ак чәчле, ак күңелле кыз кешеләргә бары тик яхшылык кына тели. Үзе яраткан кешесен барлык газаптан коткарырга тырыша. Аның өчен үз гомерен дә кызганмый.

Укытучы: Сузгын карчык турында ниләр әйтер идегез?

5нче укучы: Сузгын да кайчандыр авыл әбиләре кебек аллаһы тәгаләгә табынып, дога укып яшәгән. Ләкин бер көнне ул чормадан иске ярымтык алып төшә дә шуңа табына башлый.

6 нчы укучы: Ул бик оста белекче, имче.Үзе белгән догалар, үләннәр, төрле мазьләр белән хайваннарны, кошларны, дәвалый, яшеллекне ярата. Хуҗалар тавындагы күп агач-куаклар аның кулы белән утыртылган.

Сузгын карчык кешеләрдән читләшеп яши, аларга булышмый.

Укытучы : Әсәрнең тагын бер герое бар. Ул эпизодик характердагы Гүзәлия образы. Аның хакында нәрсә әйтә аласыз?

7 нче укучы: Гүзәлия Рысколларның күршесе Атнагол картның кызы. Бик чибәр, акыллы, ярдәмчел һәм хәйләкәр дә. Аны Рысколга ярәшү өчен шәһәрдән кайтарганнар. Шул ук вакытта ул ярсу холыклы да.

8 нче укучы: Рысколның әнисе дә эпизодик образларның берсе. Барлык әниләр кебек, Рәхилә абыстай да улының бәхетле булуын, озак яшәвен тели, улын бәла-казалардан саклап калырга тырыша. Мөлаем, изге күңелле татар карчыгы.

Укытучы: Әсәрнең беренче битендә үк без Мәүли мулла белән танышабыз. Ул кем?

9 нчы укучы: Җир йөзендә җил кайдан иссә, шул якка авыша торган кешеләр бар. Мәүли мулла әнә шундыйлардан. Кайчандыр мәчет манарасын кисеп, аен төшереп йөргән кеше бүген мулла булган. Сузгын карчыкны күмгән вакытта да ул авыл халкын "Үз бурамны сатып, мәчет салдырам" дип, алдалап үз ягына аудара, Сузгынны зиратка күмдертми.

10 нчы укучы: Тимерче Гатаулла әсәрдә Акчәчнең ире дип тәкъдим ителә. Әмма бу чынбарлыкка туры килми. Кыз авылдан Гатауллага кияүгә киткәндә, Хуҗалар тавына кача.. Үзенең мәсхәрәсен кешегә белдермәс өчен, Гата "Аны мин үзем кудым" дип ялганлый.

Укытучы:Әсәрнең кыскача эчтәлеге белән танышыйк. Повесть 11 бүлектән тора. Сез шуларның кыскача эчтәлеген сөйләп, бүлекләрдәге төп вакыйганы табарга тиеш. Вакыйгага исем дә кирәк булыр.(Укучылар сөйли.)

1 нче укучы: Беренче бүлектәге вакыйгалар- Сузгын үлеме, Гүр такталары, яралы хатын. Бүлеккә мин "Гүр такталары һәм болан" дигән исем тәкъдим итәм. ( Бүлек исеме компьютерда презентация рәвешендә күрсәтелә .)

2 нче укучы: Икенче бүлектә сүз Акчәчнең тауга ияләшүе, ялгызлыгы, кешеләрдән читләшүе, боланга әверелүе хакында сөйләнә. Сузгын карчык оныгын коткару өчен тау ияләренә корбан итеп кара тавык чала.

Вакыйганың исеме-"Тау ияләренә корбан".

3нче укучы:Өченче бүлектә бабай васыяте. Мунча иясе-Ак елан, Ак пәри, тау ияләре, Рысколның теләге турында сүз бара. Вакыйганың исемен "Рысколның күңел ярсый, икеләнә" дип атарга була.

4 нче укучы: Рыскол Сузгын белән Акчәчнең араларын бозуга сәбәпче була. Сузгынның сәер гадәтләре. "Безгә ят ир хәрәм." Рысколның коедан су эчүе. Черек матча.

5 нче укучы: Бишенче бүлектәге вакыйгалар: Төнге сәяхәт. 40 адымга 40 теләк теләргә кирәк. Рыскол белән Акчәч күкнең җиденче катында. Тимерче Гата белән очрашу. "Тау йоласы: 40 адымга 40 теләк."

6 нчы укучы: "Сузгын карчык кисәтүе." Кара мәче. Ак еланны корбанга.

7 нче укучы: Тәрәзәгә чиртүче кеше-Рыскол. Акчәч күзләре- тач болан күзләре. Тол ирнең дөньясы чуалган. Бүлекнең исеме- "Чирегез 7 буынга җитәр."

8 нче укучы: Сузгын карчык янаулары: өй шакылдату, кара мәче. "Бер яктан дәвалыйсың, икнче яктан йөрәктән китмисең." Болан - Акчәч ул. "Синең киленең -Сузгын оныгы."

9 нчы укучы: "Тәңре кошлары - мәрхәмәтле."

10 нчы укучы: Акчәч - йөрәк түрендә. "Ауга чыксаң, иң кадерле кешеңне югалтырсың."

11 нче укучы: Соңгы бүлектә сүз "Атылган болан-Акчәч" турында.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Ә хәзер вакыйгалардагы уртак теманы табыйк.

2 нче укучы: Аның берсе табигать, ә икенчесе мәхәббәт белән бәйләнешле.

Бүлек

Бүлекләрнең исеме

Бүлек

Бүлекләрнең исеме

Мәхәббәт

Табигать

3

"Рысколның күңел ярсый, икеләнә"

1

"Гүр такталары һәм болан"

5

"Безгә ят ир хәрәм."

2

"Тау ияләренә корбан".

6

"Сузгын карчык кисәтүе."

4

"Тау йоласы: 40 адымга 40 теләк."

8

"Бер яктан дәвалыйсың, икнче яктан йөрәктән китмисең."

7

"Чирегез 7 буынга җитәр."

10

"Ауга чыксаң, иң кадерле кешеңне югалтырсың."

9

"Тәңре кошлары - мәрхәмәтле."

11

"Атылган болан-Акчәч"

Укытучы: Шушы ике өлешне уртак бер темага беркетеп була. Ул тема әсәр исемендә. Болан - табигатьнең иң гүзәл хайваны. Тикмәгә генә автор аны купшы мөгез дип атамый. Матурлык, гүзәллек символына әйләнгән болан образы Акчәчкә дә туры килә. Аның боланга әверелүе дә гайре табигый хәл түгел.Сокланып карау теләге Акчәчне боланга әверелдерә, болан булып алуы белән ул Рысколда мәңге югалмый торган хис-тойгы калдыра. Ләкин матурлыкка, гүзәллеккә кул сузган адәм үзе кайчан булса да,шушы матурлыксыз, гүзәллексез калырга мөмкин.

Укытучы: (Күрсәтә) Минем кулларымда төрле саннар язылган карточкалар. Бу саннар нәрсәне аңлата?

1 нче укучы: 7 саны. Халык әйтемнәрендә еш очрый.

-Кош каргышы 7 буынга төшәр.

-Һава кызы 7 сүрү аша доганы кабул итә.

-Тауда гөрс-гөрс атып йөргәндә, Сузгынга охшаган 7 карчык Рысколны бау белән бәйләп китәләр.

- Тауга менеп җиткәч, уң җилкәгә дә, сул җилкәгә дә карап , күкрәк тутырып 7 тапкыр һава суларга.

-"Сез хатыннар 7 ипи салсагыз, берсен ирегездән яшерәсез," -ди Рыскол.

-Акчәч тауга 7 көн ияләшә.

2 нче укучы: 3 саны. Мунчага даруга кергәндә Рыскол 3 сүз әйтергә тиеш.

-"Үлемгә әзерләнгән кешене 3 айдан, 3 көннән кабер туфрагы үзенә тарта,"

- ди Сузгын әби.

- Үлсә, 3 көнлек түгел, 5 көнлек эше кала.

-Купшы мөгезне эзләп 3көн, 3 төн урманда йөри.

-Гатадан качкач, Акчәч 3 көн җир-күкләргә баш орып, тәңредән ярлыкау сорый.

-Рыскол белән Акчәч тауга 3 тапкыр баралар.

- Очрашулар 3 көннән 3 көнгә кабатлана.

3 нче укучы: 2 саны. -Тау изгеләре икәү.

- Савытта ике бөртек тары кала.

-Сузгын белән Акчәч икесе генә табигатьне саклау өчен көрәшә.

-Хәл кергәч, Рыскол 2 олау утынны яра.

12 саны- изге сан. Хуҗалар тавы белән авыл арасы 12 чакрым.

40 саны. Рысколга 40 яшь- гомер уртасы. Тауга менгәндә, Акчәч Рысколга 40 адымга 40 теләк теләргә куша.

5 саны. Биш савытка Акчәч бодай, тары, борчак, карабодай, арпа сала.

Укытучы: Әсәрдә автор тарафыннан еш кулланылган төсләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Ак- чисталык, сафлык, пакълек символы.Төп герой исеме-Акчәч, Акпәри.

-Тау изгеләренең ак күлмәклесе- Үлем изгесе.

-Сузгын карчык үлгәч тә ак киемгә төренә һәм тау изгесенә әйләнә.

-Таң алдыннан ак болытлар.

-Мунча хуҗасы -ак елан.

Кара төс. Кайгы, матәм билгесе; җир, туфрак төсе.

  • Кара тавыкны корбан итеп салу.

  • Кара җир идәндә яшиләр.

  • Кара мәче ишек тырный.

  • Кара җир- барлык нәрсәдә җирдә туа, җиргә китә.

  • Кара ирдән биздермәкче була.

Сары төс- көз төсе, сагыну, саргаю төсе. Көз көне әйләнә -тирә сарыга күмелә, кышкы йокыга әзерләнә. Рысколның да сары бәзгә төренеп тауга менүе аның яшәү белән үлем арасында икәнен күрсәтә.

Яшел төс- яшеллек, тереклек чыганагы. Ул- табигать төсе.

  • Хуҗалар тавы яшеллек белән капланнган.

  • Акчәч яшел бүзгә төренеп, тауга менә.

Кызыл төс- кисәтү, янау төсе. Кызыл китап, юлда кисәтүне белдерүче юл билгеләре, кан төсе.

  • Яңа яуган ак карда кызыл кан тамчылары. Алар әйтерсең лә кисәтә: "Саклагыз сез табигатьне, җан ияләрен явызлардан!"- ди.

Йомгаклау.

Укытучы: Табигатьне яклау иң кирәкле эшләрнең берсе.Чөнки

без үзебез дә табигать баласы.

Сөю дәртен, яшәү ямен

Безгә шуннан аласы.

Тик шуңа табынасы!..

Табынуга килгәндә,халыкта шундый ышану яши. Үзләре яши торган төбәктәге изге чишмә, изге агач янына килеп, кешеләр кулъяулык, акча салып теләк теләгәннәр, ходайдан үзләрен чир-зәхмәттән, авырулардан коткаруын сораганнар.Болгардагы изге агачлар (Болгар тыюлыгының төрле рәсемнәре , авылдагы Тамас суы чишмәсе, Хәлфә бабай чишмәсе фотосурәтләре күрсәтелә.) Тамас суы чишмәсе, Хәлфә бабай чишмәсе әнә шундый изге урыннарның берничәсе.

Менә бу "символик агач" (Агач янына килә.) безгә ярдәмгә килер. Һәрберегезнең кесәләрендә кулъяулыклар бар. Теләк теләп, аларны менә бу агач ботагына бәйләсәгез иде.

(Укучылар теләкләрен әйтеп, кулъяулыкларын агач ботагына бәйлиләр.)

Укытучы: Мин дә сезнең теләкләргә кушылам. Җир йөзендәгебарлык җан ияләренең бер-бресен рәнҗетмичә, дус-тату яшәүләрен, табигатькә зыян салмауларын телим. Чөнки Җир -Табигать-ана - безнең туган йортыбыз. Ә туган йортны сакларга кирәк.

Әсәрнең фаҗигале нотада тәмамлануы сезгә охшамагандыр. Рыскол үзенең сөйгәнен мәңгелеккә югалту бәрабәренә гомерен саклап кала. Калган гомерендә бу кылган гөнаһы өчен ниләр эшләр икән ул? Уйланырмы үзе кылган эшләр хакында?

Бәлки, ул үзенең уйларын Акчәчкә хат итеп юллар. Сезгә өй эше Рысколның Акчәчкә атап язылган хатын иҗат итәргә.

Дәресебез бетте. Сау булыгыз. (Билгеләр кую.)








© 2010-2022