Исем фигыль турында төшенчә

Дәрес темасы: Исем фигыль турында төшенчә. Максат: 1. Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү; 2.Исем фигыльнең ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; 3.Туган җир табигатенә сакчыл караш тәрбияләү. Материал: Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек.- Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты, 2004.- Өстәмә материал : 1. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле :Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыг...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: Исем фигыль турында төшенчә.

Максат:

1. Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү;

2.Исем фигыльнең ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;

3.Туган җир табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек.- Уфа: Башкортстан "Китап" нәшрияты, 2004.-

Өстәмә материал :

1. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле :Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы.- Казан : Татар.кит.нәшрияты.1992.-

2.Н.В. Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту.Укытучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф, 2004.-

Җиһазлау : интерактив такта, индивидуаль - дифференциаль карточкалар.

Дәреснең тибы : яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы : укытучы сүзе, әңгәмә, эзләнү.

Дәрес планы

I. Оештыру

1. Исәнләшү, танышу.

II. Актуальләштерү

  1. Үткән темаларны кабатлау өчен фронталь сорау, язма сан диктанты

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү.

2.Эзләнү алымын тәкъдим итеп яңа теманы аңлату.

Физкультминутка ясау.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.149 нчы күнегүне дәфтәргә эшләү.

2.3 дәрәҗәдәге күнегүләр эшләү.

3. Морфологик анализ тәртибе белән танышу, сүзләргә морфологик анализ ясау.

4. Тест.

V. Йомгаклау.

Дәрес материалын искә төшерү, иҗади проект (әкият төзү)

VI. Билгеләр кую.

Өй эше бирү (1 нче дәрәҗә - исем фигыльләр кергән җөмләләр төзеп языгыз,2 нче дәрәҗә - әдәби әсәрләрдән исем фигыль булган 3 җөмлә табып языгыз, 3 нче дәрәҗә -әкиятне язып бетерегез)

Дәрес барышы

I. Оештыру

Мин иртә белән сыйныфка керәм,

Укучыларның хәлләрен беләм.

Исәнмесез, укучылар! Мин Уфа шәһәрендә урнашкан 65 нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насырова Ләйсән Өлфәт кызы булам. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Бүген бергәләп кызыклы, шул ук вакытта эшлекле дәрес үткәрербез дип ышанам.

II. Актуальләштерү

Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтеме бар.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе - мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Мин дә сезне белем дөньясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез.Бүген безне алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, фигыльнең тагын бер яңа төркемчәсе, аның үзенчәлекләре белән танышу көтә.Барыгыз да әзерсезме?

Укучылар! Сез үткән дәресләрдә фигыль сүз төркемен өйрәндегез. Аның берничә төркемчәсен, аларга хас булган грамматик, синтаксик билгеләрне үзләштереп тә өлгердегез. Искә төшереп китик:

-Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

-Аның нинди грамматик категорияләре бар? (заман, зат-сан, барлык-юклык,юнәлеш)

-Фигыльләр нинди ике зур төркемгә бүленә?(затланышлы- затланышсыз)

-Нинди фигыль төркемчәләрен беләсез?(хикәя, боерык, шарт, сыйфат, хәл фигыль).

Ә хәзер тиз генә сан диктанты язып китик әле.Дәфтәрләрне ачып числоны язу.

1- хикәя фигыль

2- боерык фигыль

3- шарт фигыль

4- сыйфат фигыль

5- хәл фигыль

Пешкән алма, алма пешкән, укыса, эшлә, укыганчы, баручы, эшли, сөйли- сөйли (4,1,3,2,5,4,1,5)

Бер бала такта янында эшли. Җаваплар тикшерелә, билгеләр куела.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укучылар, темаларны яхшы үзләштергәнсез.Белүегезчә, фигыль төркемчәләре болар белән генә бетми. Әле сез өйрәнмәгәннәре дә бар.

Ә әлегә сезнең белән очрашуыма, төпле белемнәр күрсәтүегезгә бик шатмын.Карагыз әле, бу җөмләдәге сүзләр кызык булып китте. Очрашуыма, күрсәтүегезгә сүзләрен сез нинди сүз төркеменә кертер идегез?

Әйдәгез аларны төзелешләре ягыннан тикшереп карыйк.

Очраш-у-ым-а, күрсәт-ү-егез-гә. Димәк , бу сүзләр сан, тартым, килеш кушымчаларны алганнар.Кайсы сүз төркеме бу кушымчаларны ала?

Димәк бу сүзләрдә нинди сүз төркеменә хас билгеләр бар?

Ә хәзер бу ике сүзне юклык төренә куеп карыйк (очрашу- очрашмау, күрсәтү- күрсәтмәү), юнәлешләрен үзгәртик (очрашу- очрау - очрату)

Кайсы сүз төркеменә барлык- юклык, юнәлеш категориясе хас?

  • Фигыль. Димәк, монда фигыльгә хас билгеләр дә бар икән.

  • Исем һәм фигыльгә хас билгеләр булгач, бу сүзләрне кайсы сүз төркеменә кертербез?

- Исем -фигыль.

Бүген дәрестә без сезнең белән яңа фигыль төркемчәсе исем фигыль турында сөйләшербез. Дәфтәрләребезгә яңа теманы язып куйыйк.

  • Исем -фигыль эш яки хәлнең исемен белдерә.

  • Нәрсә? Нишләү? Нишләмәү? сорауларына җавап бирә.

  • Ул боерык фигыльгә -у,-ү,кушымчалары ялганып ясала.

  • Нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала икән? Моны белү өчен мин төркемнәргә эш тәкъдим итәм.

1 нче карточка: Белем алу -энә белән кое казу.

2 нче карточка: Бу якларны ул элекке килүендә үк яратып китте.

3 нче карточка: Балалар шауламыйлар,

Уйнауны ташладылар.

-Нәтиҗә ясау: Исем фигыль җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, хәл булып килә ала.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. нчы күнегүне дәфтәргә эшләү. Өзекне уку, исем фигыльләрне табу, сорау бирү, ясалышын аңлату.

Физкультминутка ясау.

2. Өч дәрәҗәдәге күнегүләр эшләү.

1 нче дәрәҗә. Боерык фигыльләрдән исем фигыль формасын ясагыз.

Пешер, йөр, тап, тек, җый, яшә. (авазлар чиратлашу)

2 нче дәрәҗә. Исем фигыльнең юклык төрен ясагыз.

Уйна- уйнама- уйнамау. Ярат, чакыр, бир, өйрәт.

3 нче дәрәҗә. Исем фигыльнең килешен, санын ,тартымын, барлык- юклык, юнәлешен билгеләгез.

Ак канатларын җилпеп,

Ап-ак кыш килеп җитте.

Килүгә чумды эшкә :

Көрт өйде бөтен төшкә. (Р. Вәлиева)

3.Морфологик анализ тәртибе белән танышу. Бер җөмләне сыйныф белән бергәләп тикшерү.

Табигатьне саклау - безнең бурыч.

Саклау- фигыль, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, тап юнәлештә, баш килештә, берлек санда, тартымсыз, җөмләдә ия.

Индивидуаль эш (1 бала такта янында эшли)

Кошлар сайрый яшел куакларда

Яшәү матурлыгы турында. (Ә. Ерикәй)

4. Белемнәрне тикшерү өчен тест эшләү.

А) Исем фигыльләр нәрсәне белдерә?

1) эшнең үтәлү- үтәлмәвен;

2) эш- хәлнең исемен;

3) эшнең үтәүчесен.

Б) Исем фигыль кушымчаларын күрсәтегез.

1) -у, -ү;

2) -а, -ә;

3) -ый, -и.

В)исем фигыль нинди җөмлә кисәге була?

1)тәмамлык;

2) хәбәр;

3) төрле җөмлә кисәге.

Г) Бер күрешү - бер гомер җөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?

1) исем;

2) исем фигыль;

3) сыйфат фигыль.

Д) Исем фигыль килеш, тартым, сан белән

1) төрләнә;

2) төрләнми;

(Җаваплар: А-2, Б-1, В-3, Г-2, Д-2) Үз- үзләрен тикшерү, билгеләр кую.

V. Йомгаклау.

Дәрес материалын искә төшерү, иҗади проект ( схема буенча әкият төзү)

VI. Билгеләр кую.

Өй эше бирү ( 1 нче дәрәҗә - исем фигыльләр кергән җөмләләр төзеп языгыз,2 нче дәрәҗә - әдәби әсәрләрдән исем фигыль булган 3 җөмлә табып языгыз,3 нче дәрәҗә - әкиятне язып бетерегез)








© 2010-2022