Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»

Кара алтын илең, Уңдырышлы җирең, Ак шикәрең татлы бал гына. Халкың эшчән, уңган, Җырлап яши торган, Моңнарыңны көйгә сал гына. Кушымта:   Нурлатым, әй     Нурлат,                       Язмышымны урап,                      Бәйләп куйдым сиңа                      Бәхетемне юрап. Укытучы: Укучылар, сез әле генә нинди җыр башкардыгыз? Җырның авторлары кемнәр?(җаваплар) - Әйе, бу “Нурлатым, әй Нурлат” җыры. Ул гади җыр гына түгел, ә безнең туган ягыбызның гимны. Бу җырның авторлары күренекле якташларыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова һәм композитор Рамил Мифтахов. Дәресебезне   тикмәгә генә  бу җыр белән башламадык. Укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән туган ягыбыз һәм туган  ягыбызның күренекле кешеләре турында сөйләшербез, “Туган ягымның күренекле кешеләре”, - дип аталган телдән журнал үткәрербез.Дәреснең максаты да журнал битләре буенча  туган ягыбызның    күренекле  шәхесләрен - җан байлыгын тудыручыларын искә төшерү , аларның иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

14

Нурлат шәhәре махсус (коррекцияле) VIII төр гомуми белем бирү интернат - мәктәбе

Ихтирамга лаек якташларыбыз.

Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»

Нурлат - 2013

6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен укудан

дәрес эшкәртмәсе.

Төзүче: Нурлат шәhәре махсус (коррекцияле) VIII төр гомуми белем бирү интернат - мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлахова Э.С.








Тема. Ихтирамга лаек якташларыбыз.

Максат: 1. Күренекле якташларыбызны искә төшерү. Якташыбыз рәссам - шагыйрь Г.Сәгыйровның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, аның "Таныйсызмы ул малайны?" шигырен аңлап укырга өйрәтү.

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү һәм коррекцияләү.

3. Үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклегенә төшендерү, укучыларны күренекле якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, презентация.

Техник чара: интерактив такта, ноутбуклар.

Дәрес барышы.


  1. Кереш өлеш. 1 нче слайд.

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, хәерле көн укучылар !

Мин сезне күрүемә бик шат!

Әйдәгез әле, укучылар дәресебезне җыр белән башлап җибәрик .

Кара алтын илең,

Уңдырышлы җирең,

Ак шикәрең татлы бал гына.

Халкың эшчән, уңган,

Җырлап яши торган,

Моңнарыңны көйгә сал гына.

Кушымта: Нурлатым, әй Нурлат,

Язмышымны урап,

Бәйләп куйдым сиңа

Бәхетемне юрап.

Укытучы: Укучылар, сез әле генә нинди җыр башкардыгыз? Җырның авторлары кемнәр?(җаваплар)

- Әйе, бу "Нурлатым, әй Нурлат" җыры. Ул гади җыр гына түгел, ә безнең туган ягыбызның гимны. Бу җырның авторлары күренекле якташларыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова һәм композитор Рамил Мифтахов. Дәресебезне тикмәгә генә бу җыр белән башламадык.

Укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән туган ягыбыз һәм туган ягыбызның күренекле кешеләре турында сөйләшербез, "Туган ягымның күренекле кешеләре", - дип аталган телдән журнал үткәрербез.

Дәреснең максаты да журнал битләре буенча туган ягыбызның күренекле шәхесләрен - җан байлыгын тудыручыларын искә төшерү , аларның иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  1. Төп өлеш. 2 нче слайд.

Безнең журналыбыз 3 биттән - 3 сәхифәдән тора:

1 нче бит - "Туган ягыбызның җан байлыгын тудыручылар "; 2 нче бит - "Язмышларга буйсынмас җан"; 3 нче бит - "Мин уйлыйм гел сезнең хакта" -дип аталыр.

1 нче бит. 3 нче слайд.

Журналыбызның 1 нче битен ачабыз: "Туган ягыбызның җан байлыгын тудыручылар "

Ә хәзер туган төбәгебез, аның талантлы кешеләре турында белемнәребезне барлап алыйк.

- Безнең Нурлат ягы нинди байлык белән данлыклы? (кара алтыны - нефть, уңдырышлы җире, ак шикәре белән данлыклы)

- Әйе, укучылар, Нурлат ягы хуш исле икмәге, ак шикәре, кара алтын ятмалары белән данлыклы.

Кара алтын ятмалары -

Табигать хозурлыгы.

Нурлатым хәзинәсе ул,

Нурлатым горурлыгы. - дип яза күренекле якташыбыз, шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова кара алтын - нефть турында.

Әйе, укучылар нефть - туган ягыбызның хәзинәсе.

-Хәзинә - тирән мәгънәгә ия сүз. Беренчедән, ул - җир мае, байлык. Икенчедән, шушы байлыкны табучылар, хезмәт кешеләре үзләре дә хәзинә. Ә болардан башка тагын нинди байлык бар? (Җан байлыгы)

-Нәрсә соң ул җан байлыгы? ( Яхшы сүз, әдәби әсәрләр, җыр, китап, уй - фикер, рәсем, шагырьләр)

-Җан байлыгын кемнәр тудыра? (язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, артистлар, җырчылар)

Безнең Нурлат ягы кара алтыны белән генә түгел, шушы җан байлыгын тудыручылары күп булуы белән дә горурлана ала.

Әйе, Нурлатымның алыштыргысыз байлыгы - аның бөек шәхесләре! Кемнәр соң алар - безнең бөек шәхесләребез!

4 нче слайд. Татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариев;

5 нче слайд археолог, тарихчы, профессор Альфред Халиков;

6 нчы слайд язучы, профессор Тәлгать Галиуллин;

7 нче слайд композитор Марс Макаров;

8 нче слайд шагыйрь- рәссам Гакыйль Сәгыйров.

Укучылар , сез бүгенге көндә туган җиребездә яшәп иҗат итүче нинди күренекле якташларыбызны (шагыйрьләребезне, композиторларыбызны, җырчыларыбызны ) беләсез? (җаваплар)

Әйе, укучылар. Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә - биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр, иҗат итәләр.

Безнең мәктәбебездә бик матур бер традиция бар. Без Нурлат җирендә иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, җырчылар, артистлар белән һәрдаим очрашулар үткәреп торабыз. Экранда сез истәлеккә генә калган очрашу мизгелләрен күрәсез.

9 - 18 нче слайдлар.

Хәзер электрон тренажер ярдәмендә белемнәребезне ныгытып, җурналыбызның бу битенә нәтиҗә ясыйбыз.

Тәкъдим ителгән электрон тренажер сораулары:

  1. Нурлатта бик күпләргә иҗат канатын ныгытырга ярдәм иткән әдәби иҗат берләшмәсе.

  • "Татар теле"

  • "Нурлы як"

  • "Дуслык"

2. "Нурлы як" иҗат берләшмәсенең җитәкчесе кем?

  • Сәкинә Хәйруллина

  • Лейна Ильясова

  • Гакыйль Сәгыйров

3.Нурлат гимнын язучының исемен ата?


  • Гакыйль Сәгыйров

  • Илдус Диндаров

  • Фәүзия Мөхәммәтова

4.Районыбызда туып - үскән җырчы - композитор, "Чияләр" җырының авторы.


  • Рамил Мифтахов

  • Тәлгать Бәдыйгин

  • Сәмигулла Рәхмәтуллин

  • Сабит Миңнеханов

5.Күренекле якташыбыз рәссам - шагыйрь.


  • Роза Мәсләхова

  • Миңнурый Гарифуллина - Хәбибуллина

  • Гакыйль Сәгыйров

Укытучы. Тренажерның 5 нче соравына җавапны кычкырып әйтик әле. Әйе, әлбәттә, ул - Гакыйль Сәгыйров.

Журналыбызның 2 нче битен ачабыз:

2 нче бит - "Язмышларга буйсынмас җан" 19 нчы слайд.

Укучылар, без журналыбызның бу битендә батыр, көчле рухлы якташыбыз шагыйрь һәм рәссам Гакыйль ага Сәгыйровны искә төшереп китәрбез.

Бу бүлегебезнең эпиграфы да шагыйрьнең үз иҗатыннан:

Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам,

Күпме көрәш китте аның һәр юлына.

Шатланам мин җырлар булып калуыма.

- Укучылар, ни өчен без Гакыйль Сәгыйровны батыр, көчле рухлы дип атыйбыз?

- Чөнки ул каләмен тешенә кыстырып шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган.

- Әйе, укучылар, Гакыйль ага үз бәхетен шулай кыенлыклыклар белән тапкан. Кемдер үз бәхетен җиңел генә таба, икенчеләре исә, кулында коралы теткәләнеп беткәнче, җир казый. Кораллары сынса, җиргә куллары белән ябыша, куллары эштән чыкса, тешләрен корал итә.

Үзенең "Катлаулы бәхет" шигырендә ул болай дип яза:

Кайгы - хәсрәт кар тауларын эретеп,

Күпме кайнар яшең тамарга.

Кирәк икән зур сынаулар үтеп,

Бәхетеңне эзләп табарга.

-Укучылар, якташыбыз Гакыйль ага кебек үз бәхетен әнә шулай зур сынаулар белән табучы батыр, көчле рухлы тагын кемнәр турында ишеткәнегез бар?

-Халык шагыйре Фәнис Яруллин, Апас якларында туып - үскән ике кулсыз, ике аяксыз шагыйрь Илгиз Кәлимуллин һ.б.

Без инде сезнең белән башка дәресләрдә дә Гакыйль ага турында күп сөйләштек. Әйдәгез әле хәзер аның турында Нурлат телерадиокомпания тарафыннан төшерелгән видеосюжеттан өзек карап китик. (4 минутта 52 секунд)

(видеосюжет карау "Таш астыннан чыккан ак чәчәк")

20 нче слайд.

Кызганыч, кеше гомере чикләнгән шул. Әле кайчан гына үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән каһарман якташыбыз, татар халкының асыл улы, 50 еллап урын өстендә ятканнан соң, 2009 нчы елның 29 нчы июлендә Димитровград шәһәрендә 71 яшендә вафат булды һәм Иске Җүрәй авылында җирләнде.

21 нче слайд.

Гакыйль аганың исеме мәңгеләштерелде. Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Быел 75 яшьлек юбилее уңаеннан Ульян, Самара өлкәләрендә, үзебезнең районыбызда да Гакыйль аганы олылап искә алу кичәләре үткәрелде, Биккол авылында яңартылган музее ачылды. Музееның үз рәсми сайты булдырылды. gakil-sagirov.ucoz.ru электрон адресы буенча кереп шагыйрь турында тулы мәгълүмат ала алабыз. Гакыйль аганың музеенда без дә булып кайттык. Экранда сез шул мизгелләрне күрәсез.

- Әйдәгез әле, укучылар бу бүлегебезгә нәтиҗә ясап, сорауларга җавап бирик.

1. Кем ул - Гакыйль Сәгыйров?

22 нче слайд.

2. Гакыйль Сәгыйров кайчан һәм кайда туган? (1938 елның 16 февралендә туган) Татарстанның Октябрь районы, Әхмәт авылында Шәрифулла абый һәм Хәбибҗамал апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

3. Аның бөтен гомере кайда үтә? Аның яшьүсмер еллары һәм бөтен гомере Самара өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында үтә.

23 нче слайд.

4. Булачак шагыйрьнең беренче шигырләре нинди газетада басыла? (Булачак шагыйрьнең бу тәүге шигырьләре Татарстанның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы "Дуслык" газетасында басыла.)

24 нче слайд.

5. Шагыйрнең ничә китабы басылып чыкты? ( 7 китабы басылып чыкты)

  1. Г. Сәгыйров. "Тормыш җиле". - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1970 ел.

  2. Г. Сәгыйров. "Айбагарлар". - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983 ел.

  3. Г. Сәгыйров. "Кабатланмас моң". - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994 ел.

  4. Г. Сәгыйров. "Неповторимая мелодия". - Самара: "Самара Матбугат йорты", 1999ел.

  5. Г. Сәгыйров. "Ике кояш". - Димитровград: " Симбирская книга" нәшрияты, 2000 ел.

  6. Г. Сәгыйров. "Шатлыклы иртә". - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел.

  7. Г. Сәгыйров. "Йөрәк сере". - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел.

Ял минуты. Г.Сәгыйровның "Җил" шигырен искә төшереп ял итеп алабыз.

Куаклар селкетә

Башлады башларын.

Йөгерә, себерә

Җил аяк асларын.

Җил чыкканны каян

Белеп тә өлгергән-

Шатланып әйләнә

Уенчык тегермән.

Журналыбызның 3 нче битен ачабыз:

25 нче слайд.

3 бит- "Мин уйлыйм гел сезнең хакта."

Журналыбызның бу битендә без Гакыйль Сәгыйровның балалар өчен язган шигырьләренә күзәтү ясарбыз. Гакыйль ага балаларны бик яраткан. Алар өчен бик күп шигырьләр язган. Һәрвакыт аларның киләчәге турында уйлаган, алар өчен борчылган. Ул авыл малайлары өчен фототүгәрәк оештырган, аларны фотога төшерергә, радио, телевизорлар төзәтергә өйрәткән.

Укучылар, сез аның балалар өчен язган нинди шигырьләрен беләсез? (җаваплар) Өй эше сезгә Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен яттан өйрәнеп килергә иде. Шигырьләр сөйлиләр.

  1. "Безнең песи" - Михеева Маша.

  2. Аның шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. "Безнең песи" шигыренең русча тәрҗемәсен Гыйззатуллина Рузилә укый.

  3. "Без икәү" - Бойкова Тамара.

  4. "Нәни рәссам" - Садретдинов Илфат.

  5. " Зонтиксыз кәҗә" Яруллина Айсылу.

Укучылар бүген без сезнең белән Гакыйль Сәгыйровның "Таныйсызмы ул малайны?" шигыре белән танышырбыз.

26 нчы слайд.

Шигырь өстендә эш.

Үрнәк уку.

сүзлек эше (астларына сызылган сүзләр өстендә эш)

ерганак - ручей, гөрләвек

зарыгып - с ожиданием

сихерләнде - околдован

сипкелләр - веснушки

Сүзләрне сүзлекләргә язалар.

27 нче слайд.

Сүзләрне дөрес укы

[КЪ] [ГЪ]

сыерчык ояга

юк ерганак

кунган ага

артка маңгай

качып сагынып

канатын зарыгып

кошчык шатлыгы

  • Уку төрләре (хор белән уку, чылбырлап уку)

  • Сорауларга җавап бирү:

  1. Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (яз, кош)

  2. Шигырьдә нинди кош турында сүз бара, алар кайчан кайталар? (сыерчык, апрель аенда)

  3. Кешеләр сыерчыкларны ни өчен сагынып көтеп ала? (алар безгә яз алып кайталар, бик матур сайрыйлар)

28 нче слайд.

Сыерчык сайравын тыңлап күзләрне ял иттереп алабыз.

  1. Шигырьдә бирелгән сорауга җавап бирәбез -

Бу оя былтыр юк иде,

Кем ясап монда элгән? (җавап бирәләр)


  1. Бу малай сыерчыкларны ничек каршылый? Ул нинди малай? (кошларга булыша, аларга оя ясаган, уңган, акыллы, тәрбияле, тәртипле)

  2. Укучылар, сез кошларга булышасызмы? (җим, оялар)

  3. Кошлар безнең - дусларыбыз. Без аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар да безгә бик зур файда китерәләр. Кошлар безгә нинди файда китерәләр? (зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр)

  4. Бу шигырендә Гакыйль ага нәрсә әйтергә тели? (кошларны яратырга, аларга оялар ясарга, малай кебек акыллы, тәртипле булырга өнди)

Әйдәгез әле, укучылар бу бүлеккә нәтиҗә ясап шигырьнең эчтәлеген сөйләп карыйбыз.

Яз килде. Сыерчыклар кайтты. Бер акыллы, тәртипле, уңган, сипкелле малай сыерчыкларга оя ясаган. Сыерчык шатланып сайрый, малай да бик шат. Кош ояны бик ошаткан, ул малайга шулай матур сайрап рәхмәт әйтә.

  1. Йомгаклау өлеше.

Дәресебез ахырына якынлашты. Укучылар дәрес сезгә ошадымы?

Дәрескә йомгак ясап компьютерда тест сорауларына җавап биреп алыйк.

Дәрес өчен билгеләрне һәрберегез үзенә үзе куяр.

Тәкъдим ителгән тест сораулары:

  1. Бүген без дәрестә кемнәр турында сөйләштек? (күренекле якташларыбыз)

  2. Кемнең иҗаты белән танышуыбызны дәвам иттек?

( Гакыйль Сәгыйров)

  1. Кем ул Гакыйль Сәгыйров? (рәссам - шагыйрь)

  2. Без дәрестә Гакыйль Сәгыйровның нинди шигырен укыдык? ("Таныйсызмы ул малайны?")

  1. Билгеләр кую.

  2. Өй эше бирү.


  1. Шигырьнең үзеңә ошаган бер куплетын яттан өйрәнергә.

  2. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

Бүгенге дәресебезне

Күренекле якташыбыз композитор Сабит Миңнехановның Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язылган " Диләрә " җыры белән тәмамлыйбыз.

Укучылар, сезгә минем теләгем шул: Г. Сәгыйров кебек батыр, көчле рухлы булырга, бу катлаулы тормышта югалып калмаска, яхшы укырга, куелган максатка ирешергә тырышыгыз.

Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз.





Күренекле якташларыбыз.

Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»

Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»




Композитор
Марс Макаров

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор
Тәлгать Галиуллин

Археолог, тарихчы,

профессор Альфред Халиков

Татар театр сәнгатенә нигез салучы, режиссер, артист
Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин)

12

1

10

1

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы, Татарстанның һәм Россиянең аткн
Тәлгать Галиуллин

9

2

8

3

7

4

6

5



© 2010-2022