- Преподавателю
- Иностранные языки
- Разработка урока по татарской литературе Салон для кошек
Разработка урока по татарской литературе Салон для кошек
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Фатыхова Ф.А. |
Дата | 21.07.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Тема: Песиләр һәм этләр өчен салоннар.
Максат: җәнлекләр темасына бәйле сүзләрне искә төшерү һәм яңаларын үзләштерү, яңа лексик берәмлекләр исәбенә сүзлек байлыгын арттыру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү; укучыларда җәнлекләргә карата мәхәббәт, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедия җиһазлары, дәреслек, сүзлекләр, презентация.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
1. Исәнләшү, балаларны барлау
2. Уңай психологик халәт булдыру.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
- Урамда нинди һава торышы?
- Хәзер кайсы ел фасылы?
- Кешеләр урамда ничек киенәләр?
II. Актуальләштерү.
-
Өй эшен тикшерү.(40 бит, 10нчы күнегү: сорауларга җавап бирү.)
- Авыру песиләрне дәвалап, терелтеп буламы?
- Песиләрне кычкырып, ачуланып өйрәтеп буламы? Ничек өйрәтеп була?
- Һәр песидән цирк артисты ясап буламы?
- 120 песинең кушаматын җиңел истә калдырып буламы?
2. Өйрәнелгән лексиканы кабатлау.
Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез :
Ташландык песи баласы; тамаша залы; танылган артист; тамашачы кул чаба; артист чыгыш ясый; чакырулар килә; буйсындырып булмый.
III. Яңа теманы үзләштерү.
1. Бүген без җәнлекләр темасын өйрәнүне дәвам итәрбез. Ә нәрсә турында сүз барасын, сез рәсемне карагач, әйтерсез. (Айболит турында рәсем күрсәтелә.)
- Бу кеше кем?
- Ул нинди әкияттән?
- Доктор Айболит нәрсәләрне дәвалый?
- Җәнлекләр нигә табибка килгәннәр?
- Җәнлекләрнең кай җирләре авырткан?
- Сезнеңчә, табиб нинди кеше?
- Балалар, әкият геройларын доктор Айболит дәвалый, ә тормышта җәнлекләргә кайда ярдәм күрсәтәләр? (ветеринар клиникаларда)
- Ә җәнлекләргә тагын нинди хезмәт күрсәтү урыннары була?
- Димәк, без бүген нәрсә турында укырбыз икән?
- Дөрес, без бүген хайваннар өчен кием салоны һәм йон кисү салоны турында текст укырбыз.
2. Сүзлек эше.
Тактадан яңа сүзләрне уку, тәрҗемәсен әйтү.
Йон кисү салоны- парикмахерская (для животных)
Махсус- специальный
Кабул итү вакыты- время приема
Төр- вид
Киптерәләр- сушат
Кисү- стрижка
Гадәти- обычная
Затлы- дорогая
3. Яңа сүзләрне кулланып сүзтезмәләр әйтү.
4. Текстны уку. (Укытучы укый. Дәреслектән 42 бит, 6 нчы күнегү).
5. Текстта ориентлашу.
- Балалар, тексттан яңа сүзләр кергән җөмләләрне табып укыгыз.
6. Текстны чылбырлы уку, тәрҗемә итү.
IV. Текст өстендә эш.
1. Әңгәмә кору.
- Текстта сүз нәрсә турында бара?
- Димәк, хайваннар өчен нинди салоннар була?
- Ветеринария клиникасында хайваннарга кемнәр ярдәм итә?
- Йон кистерү салонында хайваннарны нишләтәләр?
- Кием салонында нәрсәләр алып була?
2. Дәреслектән 44 бит, 7нче күнегүне үтәү. Рәсемнәр буенча сөйләгез.
- Акбай һәм Тәмлетамак кая килгәннәр?
- Алар нәрсә күреп гаҗәпләнгәннәр?
3. Эш дәфтәреннән (44бит) 7нче күнегүне үтәү.
4. Экрандагы рәсемнәр белән эш. Презентация карау.
а) Рәсемгә карагыз. Яңа өйрәнгән сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез. Хайваннарны нишләткәннәр?
б) Сорауларга җавап бирү:
- Ә бу хайваннар кайда булганнар?
- Алар сезгә ошыймы?
- Аларны анда кем алып барган?
- Димәк, аларның хуҗалары нинди?
- Ә сезнең өйдә хайваннар бармы?
- Алар матур, сәламәт булсын өчен син нишлисең?
5. Диалог төзү.
- Укучылар, миндә ике уенчык бар. (Песи һәм эт) Шул уенчыкларны кулланып, бирелгән темаларга диалог төзергә кирәк:
1) табиб янында;
2) йон кисү салонында;
3) кием тегү салонында.
6. Укучылар, сезнеңчә текстны ничә өлешкә бүлеп була?
1. Ветеринар клиника
2. Йон кистерү салоны
3. Кием тегү салоны
7. Прочитайте еще раз текст. Определите, какие из приведенных утверждений соответствуют содержанию текста (-текстка туры килә), какие не соответствуют (-текстка туры килми), и очём в тексте не сказано (-текстта әйтелми)
1. Ветеринария клиникаларында хайваннарны төрле табиблар карыйлар.
2. Клиникаларда хайваннарны төрле дарулар белән дәвалыйлар.
3. Йон кистерү салонында хайваннарга кием тегәләр.
4. Йон кистерү салонында хайваннарны юалар, йонын кисәләр.
5. Кием ательеларында песиләр һәм этләр өчен 3 төр кием тегәләр.
6. Даруханәләрдә хайваннар өчен витаминнар, косметика, уенчыклар саталар.
V. Йомгаклау.
1. - Без бүген нинди яңа сүзләр өйрәндек?
- Нәрсәләр белдек?
2. Дәрестә катнашучыларга билгеләр кую.
VI. Өй эшен аңлату.
-
Яңа өйрәнелгән лексиканы истә калдырырга.
-
44 бит, 8нче күнегү: сорауларга җавап бирергә.