Учебное занятие “Кемнең? Нәрсәнең? сораулары. Ныгыту дәресе”

ТЕМА.“Кемнең? Нәрсәнең? сораулары.Ныгыту дәресе.” (2 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе) разработка учебного занятия ,предназначено для учителя,экран, мультимедийный проектор, ноутбук, презентация ,Учит детей думать,размышлять для начального звена. Тема: “Кемнең? Нәрсәнең? сораулары.Ныгыту дәресе.” Дәрес формасы: Дәрес - сәяхәт Дәрес тибы: ЛГКК Максатлар: 1. Кемнең? Нәрсәнең? сораулары турында балаларның белемнәрен үстерү һәм ныгыту, җөмләләр төзергә өйрәтү. 2. Өйрәнгән л...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ "Макуловская СОШ"



"Кемнең? Нәрсәнең? сораулары.Ныгыту дәресе."

(2 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе)





Гордеева Миләүшә Миннула кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Макыл, 2012 ел

Дата: 15март 2012 ел

Тема: "Кемнең? Нәрсәнең? сораулары.Ныгыту дәресе."

Дәрес формасы: Дәрес - сәяхәт

Дәрес тибы: ЛГКК

Максатлар: 1. Кемнең? Нәрсәнең? сораулары турында балаларның белемнәрен үстерү һәм ныгыту, җөмләләр төзергә өйрәтү.

2. Өйрәнгән лексик - грамматик күнекмәләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә актив куллану.

3. Балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү.

4. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау: Рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация, уку - язу әсбаплары

Сүзлек өстендә эш: Кемнең?-Кого? Чей?,Нәрсәнең?-Чего?Чей?



ДӘРЕС ПЛАНЫ

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

Хәерле көн укучылар. Сез бүген бик матур күренәсез. Матур итеп киенгәнсез. Кәефләрегез ничек? Һәрвакыт шулай яхшы булсын.

2. Актуальләштерү.

Дежур белән әңгәмә.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген сыйныфта кем юк?

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

- Яз көне тагын нинди көннәр була?

- Карлы, болытлы, җилле көннәр була.

- Бүген ничәнче число?

2. Өй эшен тикшерү: Сорауларга җавап бирү.

II. ТӨП ӨЛЕШ

  • Балалар, сез сәяхәт итергә яратасызмы? (балалар җавабы)

  • Бүгенге дәрестә без сезнең белән поездга утырып, "Белем иленә" сәяхәт итәбез. Сәяхәтебез вакытында, төрле тукталышларда тукталып, без язарбыз, укырбыз, төрле биремле күнегүләр эшләрбез.

1 нче тукталыш: "Кемнең? Нәрсәнең? сорауларын искә төшерү"

  • Балалар, нәрсә ул иялек килеше, русча әйтегез. (балалар җавабы)

  • Притяжательный падеж(иялек килеше)

  • выражает принадлежность одного предмета другому и отвечает на вопросы

  • Кемнең?-Кого?-апаның-сестру

Нәрсәнең?-Чего?-өйнең-дома

Чтобы ответить на вопросы Кемнең? Нәрсәнең?

нам помогат окончания -ның,-нең.

  • 1. У Азата есть книга.

  • Азатның китабы бар.

  • 2. У Гузели чистая тетрадь.

  • Гүзәлнең дәфтәре чиста.

2 нче тукталыш: "Җөмләләр төзү" тукталышы

Балалар, безнең поездның машинисты миңа боерык (приказ) бирде:

"Җөмләләрне дөрес төзесәгез, без "Карусель" тукталышында ял итәчәкбез"

Җөмләләр төзибезме? (балалар җавабы)

Малайның ,яхшы,чаңгысы,бар.

Айгөлнең ,апасы, зур, бар. Әнинең , булды ,ашы, тәмле.

3 нче тукталыш: "Карусель» тукталышы - ял итү

Физкультминутка: «Җил исә"

4 нче тукталыш: "Матур язу» тукталышы

Китапларны ачыгыз, 162бит, 1 нче күнегү. Камилә, биремне укы. Биремне аңладыгызмы? (балалар җавабы). Числоны дәфтәрләрдә язу. Биремне дәфтәрләрдә язу(үрнәге - слайдта)Чтобы ответить на вопросы Кемнең? Нәрсәнең?нам помогат окончания -ның,-нең.

5нче тукталыш: "Биремнәр " тукталышы

Ситуатив күнегүләр

Как скажешь о том, что:

1. У Нины есть маленькая кошка.

2. Брат Наташи учится в 4 классе.

3. Папа Марата работает на заводе.

4. Бабушка Алсу живёт в городе Казани.

6 нчы тукталыш "Уйнап алабыз" тукталышы.

"Дөрес итеп җавап бир." уены. Бу кемнең китабы?

"Дөрес итеп куй" (кушымчалар кую)төркемннәр белән эшләү.

Булатның матур күлмәге бар.

Сашаның туган авылы-Макыл.

Бу- Алсуның дәфтәре. Маратның әбисе Казанда яши.

Юляның дәфтәре чиста.Фәридәнең песие бар.

III. Дәресне йомгаклау өлеше

Нәтиҗә ясау: Балалар, без сезнең белән поезда бик күп сәяхәт иттек һәм ниһаять өебезгә кайтып җиттек. Поезд эшчеләренә рәхмәт әйтәбез, чөнки алар безне бүген "Белем иленә" алып бардылар.

Билгеләр кую.

Өй эше: 163 бит, 5 нче күнегү

Никита, Егор, Азалия -

апаның, Азатның,песинең сүзләрен кулланып, 3 - 4 җөмлә төзеп язарга.

Саубуллашу.




Булат... матур күлмәге бар.

Саша... туган авылы-Макыл.


Бу- Алсу... дәфтәре.

Марат... әбисе Казанда яши.


Юля... дәфтәре чиста.

Фәридә... песие бар.


© 2010-2022