Реферат на тему: Минем мәхәлләм

                                                                     Динле милләт-.киләчәкле милләт.     Дин – бу дөньядагыиңизгесыйфатларнысугаручы  илаһибер чишмә. Улбарлыкхалыкларныңюлыняктыртучынуритеп, аларныкараңгылыктаняктылыккачыгаруөченҗибәрелгән. Динсезкеше – юлсызкеше, динсезмилләт – юлсызмилләт, киләчәксезмилләт. Динлебулузурхезмәтул, көндәлектырышлык, бертуктаусыз тәнеңнеһәмҗаныңныпакьлектәтотудигәнсүз. Дин кешенеәхлакка, вөҗданга, иманга, сафлыкка, матурлыкка, тынычлыккаилтә.      ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Динле милләт-.киләчәкле милләт.

Дин - бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Ул барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәрелгән. Динсез кеше - юлсыз кеше, динсез милләт - юлсыз милләт, киләчәксез милләт. Динле булу зур хезмәт ул, көндәлек тырышлык, бертуктаусыз тәнеңне һәм җаныңны пакьлектә тоту дигән сүз. Дин кешене әхлакка, вөҗданга, иманга, сафлыкка, матурлыкка, тынычлыкка илтә.

Татарстанның көньягында Әлки районы урнашкан. Ә районыбызның төньягында - тау башында бик матур гына бер авыл бар. Минем туган авылым - Карга авылы ул. Каргалылар бервакытта да денсез халык булып яшәмәгән. Гәрчә, дингә карата сәясәт еш узгәреп тораса да, алар рухларын нык итеп саклый белгән. 1731 елда ачылган ачылган Яңа Чукындыру конторасы (Новокрещенная контора) эшчәнлеге нәтиҗәсендә моңарчы Каргада эшләп килгән агач мәчет җимерелә. Бу хәл Сенатнын 1742 елгы указы нигезендә тормышка ашырыла. Әлки төбәгендә 26 мәчеттән нибары 5е генә исән кала. Тагын 7 елдан авылда бер дигән агач мәчет сафка баса. Мәхәллә һәм мәчет 1849 елда төзелә.

Милли архивтан алынган мәгълүматларга караганда, Каргада 1849 елда салынган мәчеттә 1851 елдан Мөхәммәтзакир Вәлитов указлы мулла булып хезмәт итә.

1866 елда Карга мәхәлләсендә барлыгы 370 ир-ат, 375 хатын-кыз исәпләнә. Бу вакытта Мөхәммәтзакир Вәлитов, Казан Губерна идәрәсенең 1851 елның 10 сентябрендә иман-хатыйп, мөгаллим була. Исмәгыйль Ибраһимов исә 1853 елның 8 июлендә мулла итеп билгеләнә. Вәлиулла Динмөхәммәтов, 1853 елның 22 мартындагы указ нигезендә, азанчы була. Мәдрәсәгә барлысы 38 ир бала укырга йөри. Мәхәллә халкы муллага елына 100 сум акча тули. Икенче муллага-70, ә азанчыга 30 сум туләнә. Моннан тыш, мәчетне җылыту чыгымнары да халык кесәсеннән чыга.

Муллаларның эше биш вакыт намаз уку гына булмаган шул. Дәүләт аларны һәрдаим тикшереп торган. Муллаларны сайлап куюның да үз тәртибе бар. Мулла яки мөгаллим буласы кешенең мәдрәсә һәм училище тәмамлаганнан соң хәрби бурычын үтәгән булуы, өяз полициясе тарафыннан хөкемгә тартылмавы турында уңай бәяләмә алуы шарт итеп куела. Булачак мулла кайсы авылда туып-үскән, шундагы мәхәллә халкы җыелыш җыеп, аның мулла булырга яраклы икәнен танып, рөхсхтен бирә, ә җыенда мәхәллә йорт башы кешеләренең кимендә өчтән икесе катнашырга тиеш була. Мулла булырга теләгән авылында да аны иман-хатыйп һәм мөгаллим итеп куялар.

1877 елда (6 июль)муллаларга тагын бер эш арта.

1879 елда Каргада шул ук муллалар була.

1884 елның 14 февралендә Карга авылында тагын җыен үтә. Анда авылдашлары Мөхәммәтгариф Исмәгыйлевне Җәмигъ мәчетенә указлы мулла итеп билгеләргә теләүләре турында карар кабул итә. Бу чорда Каргада ике мулла була анысы. Әмма моңарчы мулла вазыйфаларын башкарган Исмәгыйль Ибраһимов, үзе әйтүенчә, картлык яшенә җитеп. Күзләре күрми башлаганга, бу эштән азат итүләрен сорый.

1885 елда Каргада тагын мулла сайлау шаукымы булып ала. Чөнки монарчы Җәмигъ мәчетендә өлкзн мулла вазыйваларын башкарган Зариф Вәлитов вафат була.

1885 елның 27 маенда уткәрелгән җыенында мәхәллә кешеләре яна мулла итеп Лаеш өязенең казыл волосте Татар Казысы авылы крестҗянны Шаһиҗиһан Шиһабетдинов кандидатурасын яклап чыга:" Шиһабетдиновны тирә-юньдә бик белемле,тәртипле кеше буларак беләләр.Аның атасы Шиһабетдин Сәйфетдинов та Татар Казысы авылында 25 ел дәвамында мулла булып халыкка хезмәт итә.Алай гына да түгел,ул вафат булган муллабыз Зариф Вәлитовның туганнан-туган энесе дә. Менә шуның өчен дә без аны үз мәхәлләбездә мулла һәм мөдәррис итеп курергә теләр идек..." Кул куючылар бик куп була.

Шаһиҗиһан Шиһабетдинов 1857 елның 17 мартында дөньяга килә. Моңарчы беркайда да мулла булып тормаган. Үзе туган татар Казысында да 1885 елның 26июнендә авыл җыены үткәрелә. Анда Шаһиҗиһанның Каргага мулла булып билгеләнү мәсҗәләсе күтәрелә. Приговордан күренгәнчә, авылдашлары аны хөрмәт итә.1885 елың 3 июлендә ул Оренбург Мөселман Диния нәзарәтендә дини белемнәрне ни дәрәҗәдә белуе турында имтиханны уңышлы утә, иман-хатыйп һәм мөгаллим исеменә таныклык ала. 3 сентябрьдә муллалыкка 4514 нче санлы указ алып, Каргага килә. Шаһиҗиһан мулланың дөньяга билгеле булган комиссар Касыйм Тукбактин әтисе икәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк.

1886 елда Карга авылы Җәмигъ мәчетенә армия запасыннан азат ителгән солдат Фәттах Сәйфуллинны азанчы итеп билгеләү эше карала.

Фәттах Сәйфуллин Казан Губерна идарәсенең 1 июньдәге 2915 нче карары нигезендә Карга авылына азанчы итеп билгеләнә.

1907 елда Казан губерна идарәсенә Габделкәрип Фәттаховны Карга авылы мәчетенә мәзин итеп билгеләү турындагы эш карала. Карга халкы Г.Фәттаховны мәзин итәргә теләк белдерә. Чөнки элеккеге мәзиннәре-Фәттах Сәйфуллин вафат була.

1911 елда Карга авылында вакыйга була. Бирегә Казан шәһәре мещаны Исхак Хөсәен улы Габдуллинны мулла итеп билгелиләр. Габдуллинны мулла итеп билгеләү турындагы җыенда барысы 173 кеше катнаша. Исхак Хөсәен улы Габдуллин мәхәллә халкына бу авылның мулласы булу теләген юллый, чөнки авылда, мулла Шаһиҗиһан Шиһабетдиноа вафат булу сәбәпле, бу урын вакансияле санала. Бер мулла-Мөхәммәтгариф Исмәгый- лев бар. Әмма мәхәллә зур, тагын бер мулласыз булмый. Авыл халкы яңа кандидатураны яклап чыга, мулла табу җиңел тугел, ул барлык таләпләргә дә җавап бирергә тиеш, ди алар бертавыштан. Исхак Хөсәен улы Габдуллинның 1878 елның 5 сентябрендә туганлыгын, Кабан ярында Тихвенско-Сенной урамында үз йорты белән яшәвен, этисе-Казан мещаны Хөсәен Зиннәтулла улы Габдуллин, Ә әнисе-Хәдичә Гайнетдин кызы булуы турында мәгълүмәт бирә.1909 елның 27 июлендә ул үзе Уфа шәһәрендә Оренбург Диния нәзарәте вәкилләре катнашында имтихан тотып, иман-хатыйп һәм мөгаллим булуы турында таныклык ала. Шул ук елның 27 маен да Казан Губерна идарәсенең указлы мулла итеп билгеләү турындагы 365 нче карары тормышка ашырыла. Яңа мулланы мәхәллә халкына тәкъдим итәләр.7 июнь көнне авыл старостасы Рәхим Мифтахетдинов Спас өязе станы приставына вафат булган мулла Шаһиҗиһан Шиһабетдинов урынына килгән мещан Исхак Хөсәен улы Габдуллин Карга авылының Җәмигъ мәчетенә иман-хатыйб һәм мөгаллим итеп билгеләнүе турында хәбәр итә, шунда ук үз мөһерен дә куя.

Бу чорда тагын бер мулла-Гариф Исмәгыйлев барлыгы турында язган идем. Әмма бу чорда ул вафат була. Авыл халкы тагын дин әһелен кирәксенә. Нәтиҗәдә, Урта Тигәнәле авылыннан Мотыйгулла Сәйфулла улы Тойгилдин кандидатурасы тәкъдим ителә. Әмма ул да 1911 елның сентябрендә вафат була.

1911 ел башында Түбән Әлки крестьяны Мисәлим Ибраһимовны Карга авылына икенче мулла итеп билгеләү эше башлана. 1912 ел ахырында Карга авылы Җәмигъ мәчетендә мулла-хатыйп-Исхак Хөсәен улы Габдуллин, икенче мулла-мисәлим Ибраһимов һәм мәзин- Габделкәрип Фәттахов була. Әмма ноябрь аенда Казан шәһәреннән килгән мулла Исхак Габдуллинны кире башкалага-Дары бистәсе мәчетенә иман итеп чакырып алалар. Карга халкы тагын мулласыз кала. 1913 елның 10 маенда Карга авылы крестьяны-бу вакытта Казан шәһәрендә яшәгән, Мәрҗани исемендәге I Җәмигъ мәчетендә укытучы Габдулла Гыйззәтуллин тәкъдим ителә. Гыйззәтуллинны мулла итү турындагы приговорга барысы 180 кеше кул куйган. "Гыйззәтуллин өлкән мулла булырга лаек",-дип әйтәләр. Ләкин аны мулла итеп куймыйлар.

Нәкъ менә шул чорда Казан мещаны Исхак хөсәен улы Габдуллин Каргага кайтырга теләк белдергән икән.Авыл халкы аны моңарчы үзләренең иман-хатыйплары буларак яхшы белгәнгә, аның кандидатурасын яклап чыга. 1924 елның 6 мартында Карга мулласы Исхак Хөсәен улы СССРның төрле шәһәр һәм авылларына сөрелүчеләр исемлегенә кертелә. Анна соңгы язмышы ничек булуы билгесез.

Мәчет элек-электән авылыбызның изге йорты булып саналган һәм халыкка хезмәт итә. Авылым халкы мәчетне, салынган вакыттан алып хәзерге көннәргә кадәр бер дә ташлап тормый. Нинди генә авырлыклар булмасын, мәчетнең ишеге бикләнми һәм гел намазлар укыла. Авылым мәчете тарихында гел сөенечләр генә булмаган, кыен чаклары да була. Революциядән соңгы елларда, властька большевиклар килгәч, мәчетнең манарасын кисәргә дип әйтәләр. 1937 елларда, беркемгә һәм бернәрсәгә дә карамыйча, күрше авылдан урыслар чакыртып манараны көндез кистерергә булалар. Ләкин авыл халкы каршы чыга, кисүчеләрне мәчет янына китермиләр, халык йоклаганда, төнлә белән килеп кисеп китәләр.

Авыл халкы манараны кисүне бик авыр кичерә. Картлар әйтүенчә, ул көнне бар халык мәчет кырыена җыелганнар, карты да, яше дә бик озак елаганнар. Шәгаләм абзый, манараның аен алып, беркемгә белгертмичә, үз өенең идән астына күмеп куя. Заманалар үзгәрер дә яңадан манарабызда ай балкыр әле дип, өметләнә бабай. Ул ай 2003 елда Шәгаләм бабайның өен сүткәндә чорма башында табыла. Күрәсең, дингә карата сәясәт үзгәргәч, ул ай идән астыннан чормага менгән булган. Манараны кискән кешеләрнең язмышлары да фаҗигале тәмамланган, - дип искә ала авылым картлары.

Элек-электән башлап, авыл тормышы белән муллалар идарә иткән, элек мәчетләргә муллаларны махсус указ белән билгеләп куйганнар.

Диннең хөкүмәт тарафыннан кагылган-сугылган чорында, сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы(1937-1943)елларда Заһидулла бабай мулла булып торган. Бүгенге көндә авылда аның оныгы Туктамышев Равил гаиләсе яши. Аның белүенчә, ул бик сабыр һәм тыйнак булган.Мәчетне мәктәпкә үзгәрткәннән соң ,авылда намазларны Заһидулла мулланың өендә укый башлаганнар. Өйләре авыл уртасында (бүгенге көндә Шакиров Богдан абыйларның бәрәңге бакчалары артында) урнашкан була. Гает намазлары вакытында халык ишегалдында укыган.

1943-1961нче елларда 18 ел мулла булып Вәлиев Вәли Хәбибулла улы торган. Мәчет булмау сәбәпле, Вәли мулла Заһидулла бабайларның өендә, аннан соң, Гайнетдинов Габдулла абыйның(бүген мәрхүм) әнисе бик укымышлы Гөлминкә әбиләрдә, җәй көннәрендә Әзәл бабайларның арткы болыннарында чирәм өстенә намазлык җәеп, намаз укыганнар. .Авылымдагы һәр гаилә әгъзасы 5 вакыт намазын калдырмаска тырышканнар.

Реферат на тему: Минем мәхәлләм1961нче елдан авылда 3 мулла алышына. Аларның беренчесе: 1961нче елдан Хөсәенов Әхмәтгата..Алар бик укымышлы нәсел булганнар. Хәмитова Сабиха остабикә була. Коръәнне яттан белә.Дини мәҗелесләрдә укыганнары бүген дә язмаларда саклана. Әхмәтгата бабай авылда 17 ел мулла булып тора. Намазларны аларның өйләрендә дә укыйлар. Ләкин гаилә ишле булу сәбәпле, намаз укуларны Хисмәтов Шәгаләм бабайлар өендә укый башлыйлар. Кыш көннәрендә салам җәеп урамда да укыйлар. Әхмәтгата бабайдан соң, 1970 нче елны Зиннәтуллин Шәяхмәт Зиннәт улы 20 ел мулла була. Аның белән бергә Мингалимов Мирзаҗан Мингали улы, Зәйнуллин Габдулла бабайга мәзин вазыйфаларын башкарырга туры килә. Илдә үзгәртеп корулар башлангач,авылыбызга мәчет кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелә башлый.1988 нче елда мәчеткә нигез салу эшен Казан шәһәрендә яшәүче Вафин Салих Шакирҗан улы башлап җибәрә. Әлбәттә, эшләр бик җиңелдән бармый, бик күп юллар үтәргә, күп кенә җитәкчеләргә баш ияргә туры килә Салих бабайга. Ләкин үзе башлаган эшне җиренә җиткереп башкара. Мәчет төзелеп бетә.

Ничә еллар нурсыз торган авыл

Ниһаять, балкыды нур чәчеп

Иманлы бәндәләр көче белән

Торгызылды яңа бер мәчет.

1992 нче елның октябрь аенда мәчет ачыла. Авыл халкы Салих абый хөрмәтенә мәчеткә "Салих" мәчете дип исем бирә. Бүгенге көндә Салих бабай да мәрхүм инде. Ул авылыбыз зиратында җирләнде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Бу вакытта мулла булып, Казан шәһәреннән Ганиев Хатыйп абзый кайта. Бик тырыша ул авыл халкын туры юлга бастыруда. Картлар күпләп мәчеткә йөри башлый, балалар өчен укулар оештыра. Хатыйп мулладан соң, Зайцев Сәйдәш абый белән Гафиятуллин Габдулла абыйлар да мулла , ә Гатин Зәйнел бабай(минем дәү әтием) азан әйтүче вазыйфасын башкаралар. 2008 нче елның август аеннан Питрәч районы Шәле авылыннан мулла булып Ирек хәзрәт Сәләхиев килә һәм хәзерге көндә дә ул хезмәт куя. Мәчеттә дини тормыш бер дә туктап тормый.

Реферат на тему: Минем мәхәлләмРеферат на тему: Минем мәхәлләмҺәр көнне мәчеттә биш вакыт намаз укыла, һәр намазга азан әйтәләр. Азан тавышы бөтен авылга ишетелсен өчен, тавышкөчәйткеч куелды. Җомга көнне бөтен авыл өстенә җомга вәгазе ишетелеп тора, җомга намазлары укыла. Ураза гаете һәм корбан гаете бәйрәмнәре була. Бу ике зур бәйрәмне авыл халкы мәчеттә гает намазы уку белән уздыра. Гает намазын укырга мәчеткә авыл ирләре һәм читтә яшәүче якташларыбыз кайталар. Гает намазына йөзәрләп кеше җыела.

2009 елда авыл мәчетенә киң күңелле, булдыклы ир-егетебез Вәлиев Фоат Вәли улы тулысынча капиталь ремонт үткәрде. Мәчетебез танымаслык булып үзгәрде. Яңа манара белән мәчет ишеген ачтылар. Намазга чакырып, азан яңгырый Көмеш айлы манарасыннан. Газиз халкым! Иман белән,гамәл кылып яшә Канәгать бул заманасыннан. Мәчет ачылганда, бик күп кунаклар:читтә торган авылдашлар, кунаклар кайтты. Мәчет ачылу тантанасында Госман хәзрәт Исхакый да катнашты. Авыл халкы өчен чиксез зур шатлык булды. Хәзерге көндә дә мәчет ишеге ябылып тормый, картлар намаз укырга йөрсәләр, апалар һәм балалар дин дәресләренә йөриләр. Ә балалар укытучыбыз Гөлсинә апа Галиуллина җитәкчелегендә Республика күләмендә үткәрелгән "Хәерле бала", "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре "Реферат на тему: Минем мәхәлләмкебек дини ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Безгә шуны онытырга ярамый:туры юлга өндәүче, хак юлны аңлатып күрсәтүче пәйгамбәр башка килмәячәк.Чөнки безгә туры юлны аңлатучы, Коръән Кәримне һәм бик күп хәдисләрне калдыручы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа(с.г.в.)-иң соңгысы. Әгәр дә без Коръән Кәрим һәм хәдисләрдәге әмерләрне үтәп яшәсәк, дөрес юлда булырбыз. Мәчетебезгә йөреп, гыйбадәтләр кылсак, Аллаһы Тәгаләнең якыннары булырбыз. Мәчет ул күп кенә адашкан бәндәләрне хак юлга бастыручы. Дин кысрыкланган елларда җомга намазларын яшерен урыннарда качып укып, динне безгә китереп җиткерүчеләргә тирән рәхмәтле бРеферат на тему: Минем мәхәлләмулыйк,рухларына атап дога кылыйк. Саф динебезне пычратмыйча үзгәртмичә, Аллаһы Тәгаләнең Китабындагы кануннары,тәртипләре белән дәвам итик тормышыбызны. Мәчетебез туган йортыбыздай якын булсын, үзенә тартып торсын ...

Эшне үтәүче:Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Карга төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы

Файдаланылган әдәбият



1.ТР Дәүләт архивы,2 нче фонд,2 нче тасвир,8 нче хезмәт.

2. шунда ук 170,345, 1067,1071, 1076,1430хезмәтләр ,109 бит

3.Шунда ук 2842 3248 7894 8806 8857 8994 9395 нче хезмәтләр

. 4.Гәлүсә Закирова "Каргаул" китабы,2013 ел,72-85 битләр

5.Гөлсинә Галиуллина туплаган материаллар















© 2010-2022