Урок по сингапурской технологии Исем

Раздел Иностранные языки
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хөснетдинова Л.Ә.

Республика семинарына мастер класс

"31" март, 2015 ел


ТЕМА:"Исем"сүз төркемен кабатлау .

. МАКСАТ : 1). :"Исем"сүз төркемен кабатлау Аның җөмлә төзелешендә тоткан урынын ныгыту.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, интелектуалҗ сәләтләрен , үсеш дәрәҗәләрен күзәтү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү,дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3) Татар теленә карата ихтирам ,коллективизм сыйфатын тәрбияләү, шәһәребез мирасыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Тезник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ : белем­нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭНТ,

- ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
(обучающая структура для получения информации о классе)

- креатив фикерләү

Токин МЭТ

- ФРЕЙЭР МОДЕЛЕ

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше: - Хәерле иртә кадерле коллегаларым. Сезне үземнең мастер классымда күрүемә бик шат. Бер-беребезгә КОЯШ кебек елмаю бүләк итеп дәресебезне башлыйбыз.

1) Хәзер өстәлдәге МЭНЭДЖМЭТ ка карап, үзебезнең нинди сан артында утырганыбызны белербез.

-Ә хәзер әйдәгез бер-беребезне сәләмлик(Җилкәдәш һәм йөзгә-йөз партнерлар белән)

2 ) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

  • ТЭЙКОФ-ТАЧ-ДАУН
    (обучающая структура для получения информации о классе)

  • 1)Исем сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез?

  • 2)Тормышта аны белү кирәкме?

  • ЭКРАНГА КАРЫЙБЫЗ-бирелгән сүзләрнең беренче хәрефләрен кушып укыгыз әле, нинди сүз килеп чыгар? Әйе, МЕНДЕЛЕЕВСК ДИП АТАЛА БЕЗНЕҢ ШӘҺӘРЕБЕЗ.Ә сез аның турында нәрсәләр беләсез?(Бер-берсе белән сөйләшәләр,фикерләрен тыңлыйлар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр)РЕЛЛИ РОБИН СТРУКТУРАСЫ -2МИНУТ(ОЗЫН БУЙЛЫСЫ БАШЛЫЙ)

2.Актуальләштерү:КРЕАТИВ-ФИКЕРЛӘҮ

4слайдта-ВИДЕОРОЛИК"МИНЕМ ШӘҺӘРЕМ"3МИН.46 СЕК

-Хөрмәтле коллегаларым, сезнең игътибарга бер видеоролик тәкъдим итәм.Исегездә калдырырга тырышыгыз.

-Ә хәзер нәрсәләр күрдегез, шәһәр турында сезнең фикерегез үзгәрдеме?

-Нинди һәйкәлләр күрдегез?

-Алар кемнәрнең истәлегенә куелган?

-Нинди истәлекле урыннарны күрдегез?

-Фонтан янында ничә кыз утыра?

-Күлдә ничә аккош йөзә?

-Аллеяда ничә һәйкәл бар?

-Минем 1нче өстәлдән 4 сандагы коллегамның җавабын ишетәсем килә.Рәхмәт.Сезнең җавапны ишетү миңа бик рәхәт булды.

-Токин МЭТ структурасы ярдәмендә роликта булган предметларның исемнәрен кем күбрәк яза?1 МИНУТ ВАКЫТ БИРЕЛӘ.

-Хәзер йөзгә-йөз партнерлар белән эшлисез(бер-берсенә бишне бирәләр)

Язылган исемнәрне ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүлегез әле.Маркер белән төзәтегез.30 сек+30сек

-Аларның дөрес язылышын тормышта белү кирәкме? Фикерләр тыңлана.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.9 слайд

Өстәлдәге карточкалар белән эш.Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә.

  • Сугыш,АНА,АВЫЛ,ҖИҢҮ,1418,

  • КӨН,7,СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ,70,ел.

  • Шушы сүзләрне кертеп"Бөек җиңүгә70ел" темасына җөмләләр төзегез.

Исемнәргә нинди кушымчалар өстәдегез?Ни өчен?-3минут вакыт бирелә!!!

  • Әйе , җөмлә төзү өчен исемнәрне килеш белән төрләндерергә кирәк.10-11слайдлар

  • ТЕСТ ЭШЛӘҮ 1 НЧЕ САНДАГЫ УКУЧЫ КАРТОЧКАЛАРНЫ БИРӘ

  • Урыннарда эшлиләр, җилкәдәш партнерлар белән алышып тикшерәләр.

  • Исем нәрсәне белдерә?

  • 1) предметның эшен

  • 2)предметның билгесен

  • 3)предметны *

  • 2. Исем нинди сорауга җавап бирә?

  • 1) Кем? Нәрсә?*

  • 2) Нинди? Кайсы?

  • 3) Ничек?

  • 3. Исем ул -

  • 1) сүзнең өлеше

  • 2)Җөмлә кисәге

  • 3) сүз төркеме*

  • 4. Кайсы сүз уртаклык исем?

  • 1) Идел

  • 2)елга*

  • 3) Алсу

  • 5.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

  • 1)заман белән

  • 2) зат-сан белән

  • 3) килеш, сан белән *

4.РЕФЛЕКСИЯ. ФРЕЙЭР МОДЕЛЕН ТӨЗҮ.Кәгазьне алып 2 гә бөклисез, тагын 2гә бөклисез һәм уртадан өчпочмак формасында бөкләп куясыз.Кәгазҗне ачып ромбик эченә бүген кабатланган теманы язып куясыз. Аңа характерлы һәм характерлы булмаган билгеләрен мисаллар белән язасыз һәм парковкага ябыштырып куясыз

5.ЙОМГАКЛАУ

- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.


  • Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырыра тырышасыз яки язасыз. -

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)

  • . Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? - Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

5. Йомгаклау:

1Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Саубулыгыз.

© 2010-2022