Кеше тормышында табигатьнең роле. М. Сөндекленең ”Гүзәл” шигырендә тәрбия үзенчәлеге

Раздел Иностранные языки
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" МБГББУ


Кеше тормышында табигатьнең роле. М.Сөндекленең "Гүзәл" шигырендә тәрбия үзенчәлеге.





"П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" МБГББУнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Чулпан Гумәр кызының 4 нче Б сыйныфында үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе


Тәтеш шәһәре, 2012 ел

Тема: Кеше тормышында табигатьнең роле. М.Сөндекленең "Гүзәл" шигырендә тәрбия үзенчәлеге.

Максатлар:1) балаларга тормыш- көнкүрештә урманның әһәмиятен аңлату, табигатьне сакларга теләк уяту; 2)матурлыкны күрә белергә өйрәтү, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация.

Дәрес барышы


  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнләшү.

  • Дежур белән әңгәмә.

  • Фонетик уүнегүләр башкару

Лес- урман, ягода-җиләк, грибы-гөмбә, трава-үлән, полезный-файдалы, ядовитый-агулы, вредный-зарарлы.

II Дәреснең этаплары буенча эшләү.

Без бүген сезнең белән "Табигатьне саклыйбыз" темасын йомгаклыйбыз.Тема буенча өйрәнгәннәрне искә төшереп китербез.

  • Табигать дигәч, сезнең алдыгызга нәрсә килә?(урман, су, бакча һ.б.)

  • Әйе, табигатьнең иң күркәм почмагы- урман. Урман турында сөйләү өчен сүзне Лилиягә бирәбез.

Лилия: Тәтеш районы урманнарга бай район.Бездә яфраклы урманнар, ылыслы һәм катнаш урманнар бар.Анда төрле-төрле агачлар, чәчәкләр,җиләкләр үсә.Төрле ерткычлар, җәнлекләр яши.Урман безне төзелеш өчен материал, саф һава, җиләк-җимеш, дару үләннәре, гөмбәләр белән туендыра.

Яз, көз без сыйныфыбыз белән урманга экскурсиягә йөрергә яратабыз.Җәй көне гаиләбез белән урман аланына ял итәргә йөрибез.Миңа туган ягымның урманнары, табигате бик ошый.


  • Ә сезнең урманда булганыгыз бармы?

  • Сиңа урманда нәрсә күбрәк ошый?

  • Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк?

Эвелина: Ә мин гөмбә җыярга бик яратам. Безнең урманнарда ниндиләре генә юк. Алар арасында ашарга яраклысыда, агулысыда күп. Ашарга яраклы гөмбәләрнең бездә иң күп очрый торганнары- баллы гөмбә, майлы гөмбә, гөрәҗдә.Ә агулылыардан- чебен гөмбәсе, ялган баллы гөмбә.


  • Ә сез нинди гөмбәләр җыйганыгыз бар?

  • Гөмбәдән нинди азыклар ясап була?

Гөлүзә: Безнең урманнарыбыз дару үләннәренә дә бик бай. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәредә бар.Ак чәчәк-салкын тигәннән файдалы, энҗе чәчәк- нерв авыруларына дәва, кычыткан-С витаминына бик бай, бака яфрагы яраларны төзәтә. Дару үләннәрен минем әбиемдә җыя, авырганда ул безгә алардан төнәтмәләр ясап эчерә.


  • Әйтегез әле, нинди дару үләннәре беләсез?

  • Ул үләнәр нинди авырулардан дәвалый?

Тәтеш районы сулыкларга да бай як. Тау астыннан гына гүзәл Идел елгасы агып ята. Шәһәрендә һәм авылларында төрле елгалар, вак күлләр һәм чишмәләр бихисап. Халкым сулыкларны саклап , тирә-ягын чистартып, карап тора. Идел елгасы Тәтеш халкын туендыручыда, чөнки анда бик күп балыклар яши. Тәтешлеләр күп еллар балык тоту белән шөгыльләнгән. Иң зур елга балыгында Иделдә тоталар. Ул хәзерге көнгә кадәр Казан музеенда саклана.

  • Тәтеш шәһәре янында чишмәләр бармы?

  • Сулыкларны ничек сакларга кирәк?

Гөлүзә: Безнең як урманнарында җәнлекләр һәм кош-кортлар да яшиләр. Җәен урманга барып керсәң кошларның матур җырларын ишетергә була, куак астыннан кыштырдап керпе үтеп китә, сак булсаң куянны, төлкене очратырга мөмкин. Менә шундый бай табигатьле минем туган ягым.

- Ә безнең якларда бу җәнлекләрнең кайсыларын очратырга мөмкин?

- Ә ул җәнлекләр турында сез нәрсә өсти аласыз?

- Кыш көне кайсы кыргый җәнлекләрне урманда очратып булмый? Ни өчен?

Назлыгөл: Табигатьнең матурлыгына, байлыгына сокланып язучы- шагыйрьләребез төрле әсәрләрдә иҗат иткәннәр.

Татар халкының иң күркәм шагыйре Габдулла Тукай үз туган ягының табигатен яратуын, соклануын "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре, төрле шигырьләре аша күрсәткән.

Заһирә Гомәрованың"Урманда" шигыре дә табигать турында.

Тамила: Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады

Без битаның кунагы

Җиләк белән сыйлады

Шатлык эчкә сыймады.

III. Өй эшен тикшерү.

  • Сез өйдә З.Туфайлованың "Туган ил"шигыренең өзеген сәнгатьле укырга әзерләнеп килергә тиеш идегез, берничә укучыны тыңлап китәбез.


  1. Яңа тема өстендә эш.

Теманы йомгаклап якташ язучы Максуд Сөндекленең "Гүзәл" шигыре белән танышабыз.

Кеше тормышында табигатьнең роле. М.Сөндекленең ”Гүзәл” шигырендә тәрбия үзенчәлеге.

Максуд Сөндекле (Садыйк Максудов) 1904 елның 15 сентябрендә Тәтеш районы Сөндек авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

М.Сөндекленең әдәби-иҗади эшчәнлеге Донбаста яшәгән һәм эшләгән чорда башлана. Аның беренче шигырьләре 1925 елда Донбасс, Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә басылучы татар вакытлы матбугаты битләрендә дөнья күрә:"Авыл яшьләре", "Кызыл яшьләр", "Эш", "Яшь эшче", "Игенчеләр" һ.б. 1930 елда Мәскәүдә М.Сөндекле "Күмер тавышы" дип аталучы беренче хикәяләр җыентыгы чыгара. М.Сөндекле әсәрләре киң популярлык казана. Алар рус, татар һәм башкорт телләрендә басылып чыга.

"Гүзәл" шигыре белән таныштыру.

А)Шигырьне уку

Б)Рус теленә тәрҗемә итү(чылбырлы)

В)Сорауларга җавап бирү:

-Кем бакчага кергән?

Ул нәрсә өзергә теләгән?

-Агач Гүзәлгә нинди сүз әйткән?

- Ул кайсы агачның чәчәген өзергә теләгән?

Г)Берничә укучыдан укыту.

Д)шигырьдә кагыйдә итеп алырлык юллар бар, кайсы юл?Сез табигать кагыйдәләрен беләсезме (карап, аңлатма биреп үтү).


  1. Өй эше. Шигырьне яттан өйрәнергә.


  1. Йомгаклау.

Бүген без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек, нәрсәләр исегездә калды?

  • Син беләсеңме?-сорауларга җавап бирү.(карточкалар белән эшләү)

Билгеләр кую, нәтиҗә ясау, саубуллашу.

Нәтиҗә:

Табигатьтән башка тормыш юк, ул - сәламәтлек чыганагы, ул - илһам бирүче, ул - җылытучы, ул - яшәү өчен уңайлык тудыручы, хис-тойгы уятучы, туендыручы, эстетик зәвык тәрбияләүче

Кеше тормышында табигатьнең роле. М.Сөндекленең ”Гүзәл” шигырендә тәрбия үзенчәлеге.

© 2010-2022