Конспект урока на тему, Наши соотечественники на войне

Раздел Иностранные языки
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Безнең Ватандашларыбыз -Җәлилчеләр исемнәре.

Максат:

1)Хәрефләр һәм тартыкларның төрләре, сүз төркемнәре турында, җөмләләрнең төрләре турында белемне үстерү һәм ныгыту.

2)Укучыларның хәтерләрендә Җәлилчеләрнең исемнәрен истә калдырырга тырышу.

2) Укучыларның бирелгән текстлар өстендә эшли белү, сугышта катнашкан ватандашыбызның исемнәрен истә калдыру.

Җиһазлау: 1) Текстлар : а) ,,Муса Җәлил биографиясе.", ,,Җәлилчеләр." ,,,Абдулла Алиш биографисе."

2) таблицалар:а),,Тартык һәм сузык авазлар."

ә) ,,Җөмләнең баш кисәкләре һәм иярчен кисәкләре."

Б),,Сүз төркемнәре. "

Дәрес барышы.

I.1. Исәнләшү.

Безнең конкурсыбызда 3 команда катнаша.

2.Биремнәр.

1 нче бирем : Туган, ватан, сугыш сүзләренең тәрҗемәсен табыгыз һәм бирелгән сүзләренә фонетик анализ ясарга.(командалап эш)

2 нче бирем: а) Ватандашларыбыз , Җәлилчеләребез- сүзләренең тамырын, сүз ясагыч кушымчасын, күплек сан кушымчасын һәм тартым кушымчасын күрсәтегез.

Ә)Бирелгән сүзләренең тәрҗемәсен әйтегез.

3 нче бирем: Сүзләрне дөрес тәртипкә куеп, җөмлә төзегез һәм дәреснең темасын әйтегез.

Ватандашларыбыз, булган, сугышта- исемнәре Җәлилчеләр.

II.4 нче бирем :

Муса Җәлил 1906 елның 15(2) февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә.

-Бирем: Җөмләнең баш кисәкләрен әйтегез.(Муса Җәлил- дөньяга килә)

Ә) Муса Җәлилнең әтисе:........ ага, әнисе: ....... апа, абыйсы: ..........., сеңелләре: ......., хатыны: ........., ...........: Чулпан.

5 нче бирем: Текстның эчтәлеге буенча эш.

-сорауларга җавап табыгыз.

А) Муса ничә яшеннән укый башлый?

Ә) Язучы ничә яшеннән шигырьләр яза башлый?

Б)Муса Җәлилнең нинди әсәрләрен беләсез?

В)Язучы фашистлар кулына кайчан эләгә?

Г)Фашистлар кулы астында булганда, Муса Җәлил нишли?

Д) Суд кайчан була?

Е) Җәлилнең көрәштәшләрен әйтегез.

ж)Советлар Союзы Герое исеме кайчан бирелә?

Җ) Туган илгә Җәлилнең ничә дәфтәре кайта?

З) Муса Җәлилнең,,Моабит дәфтәре." безнең илебезгә ничек әйләнеп кайта?

6 нчы бирем: Берничә җөмләләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәгез:

а))Муса Джалиль родился в семье шестым ребёнком.

ә) Он пишет свои первые произведения в девять лет.

б)В 1942 году он попадает в плен к фашистам.

в)В 1944 году Муса Джалиль вместе с соотечественниками был убит в тюрьме Плетцензея.

г) На Родину вернулись две тетради Мусы Джалиля.

д)Среди одиннадцати соотечественников был и писатель Абдулла Алишев и журналист Ахмет Симаев.

7 нче бирем: (карточка)

Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 сентябрендә туган. Абдулла Алишның әтисенең исеме - Габделбари, әнисенең исеме- Газизә.

Абдулла Алиш утыз алты яшенә кадәр дә яши алмаган. Габдуллаҗан Габделбари улы Алишевнең туган җире - элекке Казан губернасы Спас өязе ( Татарстанның хәзерге Спас районы) Көек авылы. Егет, Спас педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1927 нче елда Казанга килә. 1930 нчы елда Җир төзү техникумын тәмамлый. Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли. 1931 - 1932 нче елларда Казангресс (Тэц №1) төзелешендә десятник булып эшли, 1936 нчы елда, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тарих - филология бүлегенә укырга керә . 1941 нче елның 14 нче июлендә сугышка китү сәбәпле, өченче курсны гына тәмамлап кала.

Абдулла Алишның исеме аның әсәрләре белән бергә яши. Аның ,,Нечкәбил.", ,, Чуар тавык.", ,, Аны һәркем ярата." әкиятләрен балалар бик яратып укыйлар.

Абдулла Алиш 1944 нче елда үлем җәзасына хөкем ителгән.

Бирем: Сорауларга җавап табыгыз.

а) Абдулла Алиш кайчан туган?

ә) Абдулла Алишның әтисе һәм әнисе исемнәрен әйтегез.

б) Абдулла Алиш кем ул? Аның әсәрләрен әйтегез.

III.1. Сораулар:

Без бүген нинди кешеләр турында сөйләштек?

Алар кемнәр?

Алар кайда очрашканнар?

Бөек Ватан Сугышы кайчан башланган?

Бөек Ватан сугышы кайчан беткән?

Җәлилчеләр исемнәрен языгыз.

IY. Дәресне йомгаклау.

1.8 нче бирем: Сугыш кырларында да солдатлар иң якын кешеләре турында онытмаганнар. Үлем җәзасын көткәндә дә алар үзләренең якын кешеләре турында кайгырганнар. Ә сез үзегезнең якын кешеләрегез турында беләсезме? Кемнең бертуган кешеләре сугышта булган?

2. Сезгә дәрес ошадымы? Дәрес ошаса, 2 йолдыз күрсәтегез,

уртача ошаса, 1 йолдыз, ошамаса, кара йолдыз күрсәтегез.

3.Җиңүче команданы әйтү. (балларны санау)

Б) Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барысы синең өчен!....

Ялкынлыгың синең белмәдем мин

Ерак китми торып,

Ничек яшьлек тәмен без белмибез,

Картлык килми торып. (А. Алиш)



© 2010-2022