Күренә, тоела формасы. Боерык фигыль темасына план-конспект

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәренең 130 нчы мәктәбе











План - конспект

7 нче сыйныф

Күренә, тоела формасы. Боерык фигыль.




Башкарды: Исламова Э.Х.




Казан 2010



Дәреснең темасы: Күренә, тоела формасы. Боерык фигыль.

I Дәреснең максатлары:

  1. Фәнни максат: Укучыларга 4 нче күнегүдәге сүзләрне кулланырга өйрәтү, күренә, тоела формасын өйрәнү; боерык фигыль турында рус теленең повелительное наклонениесе белән чагыштырып төшенчә бирү; теманы телдән һәм язмача күнегүләр белән ныгыту.

  2. Тәрбияви максат: Укучылар күңелендә кышкы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

II Бурычлары:

  1. 4 нче күнегүдәге сүзләрне кулланышны камилләштерү;

  2. Күренә, тоела формасын кулланырга өйрәнү;

  3. Боерык фигыльне рус телендәге повелительное наклонение белән чагыштырып аңларга омтылу.

III Принциплары:

  1. Дидактик принциплар:

  • Фәннилек;

  • Эзлеклелек;

  • Теория белән практиканың бәйләнеше;

  • Укучыларга индивидуаль якын килү;

  • Уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы.

  1. Лингвистик принциплар:

  • Бүлекара бәйләнеш принцибы;

  • Коммуникатив.

  1. Хосусый методик принцип:

  • Морфологик-синтаксик.

IV Уку-укыту ысуллары:

  • Аңлату;

  • Күрсәтү;

  • Өлешчә эзләнү.

V Уку-укыту алымнары:

  • Тактада эшләү;

  • Дәреслек белән эшләү;

  • Эш дәфтәрендә эшләү.

VI Җиһазлау:

  • Такта;

  • Акбур;

  • Дәреслек.

VII Дәреснең төре:

  • Катнаш дәрес.

VIII Файдаланылган әдәбият:

  1. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче кл. өчен татар теле д-леге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.Р. Нигъмәтуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. - 155б.

  2. Тумашева Г.Д., Юсупов Ф.Ю., Зиннатуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле: Татар теле: Татар урта гомуми мәкт. 6нчы с-фы өчен д-лек / Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннатуллина, Б.М. Мифтахов редакциясендә. - Төзәт.һәм тулыл. 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2001. - 290б.



Дәрес планы

I Башлам өлеше. 2м.

II Актуальләштерү этабы. 5м

III Яңа материалны үзләштерү: 4м

  1. 4 нче күнегүдәге сүзләрне камилләштерү.

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту: 12м

  1. Эш дәфтәрендә 1-6 нчы күнегүләрне эшләү.

V Яңа материалны үзләштерү:

  1. Күренә, тоела формасын кулланырга өйрәнү. 4м

  2. Физкультминутка 2м

VI Белем һәм күнекмәләрне ныгыту: 3м

  1. 7-8 нче күнегүләрне эшләү.

VII Яңа материалны үзләштерү: 5м

  1. Боерык фигыльне рус телендәге повелительное наклонение белән чагыштырып аңлату.

VIII Белем һәм күнекмәләрне ныгыту: 4м

  1. 10 нчы күнегүне эшләү.

IX Йомгаклау. 3м

X Өй эше. 2м



Дәрес барышы

I Башлам өлеше:

У. Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Барыгыз да биредәме?

у. (җавап бирә).

II Актуальләштерү этабы:

У. Рәхмәт. Сез узган дәрестә тест эшләгән идегез. Аның нәтиҗәләре менә мондый. (Билгеләр белән таныштырып, хаталарны искәртеп үтәм).

III Яңа материалны үзләштерү:

У. Без сезнең белән әдәбият дәресендә яңа сүзләр белән танышкан идек. Кабатлап үтик әле.

- Синеет сүзен тәрҗемә итик әле һәм тәрҗемәсен тактага языйк.

- темнеет сүзен

- становится яснее становится толще?

у. ( язалар: зәңгәрләнә, караңгылана, калыная).

У. Ярар, молодцы! Әйдәгез, эш дәфтәрен ачып эшли башлыйк. Кем алга китә, 6 нчы күнегүне эшләгәч туктыйсыз. Һәм һәрбер күнегүне тикшереп барасыз. Беренче күнегүне телдән эшлибез. Монда без кирәкле кушымчаларны гына куябыз.

у. Гыйнвар - кышның икенче ае, кыш уртасы.

У. Булды, утыр. Икенче күнегүдә беренче күнегү мисалында декабрь һәм февраль айлары турында язабыз. Такта янында эшлик әле. Әйдә, Булат, чык әле.

у. Февраль - кышның өченче ае, кыш ахыры.

Декабрь - кышның беренче ае, кыш башы.

У. Молодец, утыр. Өченче күнегүдә тәрҗемә итәргә кирәк. Моны урыннан гына эшлик әле. Әйдәгез, кем тәрҗемә итә?

у.Считается самым холодным месяцем года. - Елның иң суык ае булып санала.

Считается самым жарким месяцем года. - Елның иң эссе ае булып санала.

Считается самым трудным месяцем года. - Елның иң авыр ае булып санала.

У. Әйдә, Тимур, дүртенче күнегүнең биремен укы әле. Рамиль, "а"ны укы әле. (Рамиль укый).

у. а)Көннәр якты.- Дни светлые.

Көннәр яктырак. - Дни светлее.

Көннәр яктыра. - Дни становятся светлыми.

У. Укучылар, менә бу көннәр яктыра - становится ясным сүзенә игътибар итегез әле. Сезгә моны инде өйдә ятлап киләсе иде. Моны, балалар, исегездә калдырыгыз. Әйдә, "б"ны укы әле, Ленар.

б) Һава аяз. - Погода ясная.

Һава аязрак. - Погода яснее.

Һава аяза. - погода становится ясным. Менә күрәсезме, монда да шул ук күренеш. Әйдә, Салман, 5 нче күнегүне телдән укып тәрҗемә ит әле.

у. Күк йөзе көннән-көн зәңгәррәк. - Небо с каждым днем синее.

Күк йөзе көннән-көн зәңгәрләнә. - Небо с каждым днем становится синим.

У. Ә 6 нчы күнегүне безгә язмача тактада Адель эшләсен әле.

а) Лед с каждым днем толще. - Боз көннән көн калынрак.

Лед с каждым днем становится толще. - Боз көннән көн калыная.

"б" бүлегенә Әмир чыга.

у. Ночи с каждым днем темнее. - Көннәр көннән көн караңгырак.

Ночи с каждым днем становятся темнее. - Көннәр көннән көн караңгылана.

У. Ярар, булдырдыгыз. Менә, балалар, шушы сүзләрне исегездә калдырыгыз. Становится светлым ничек була әле?

у.Яктыра .

У. Әйе, менә, балалар, игътибар итегез бу сүзләргә. Алар становится вспомогательный глаголы белән бирелгән. Сезгә моны бары тик истә калдырырга гына кирәк. Әйдәгез, кабатлыйк әле.

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

У. Становится светлым ничек була?

- Становится ясным?

- Становится толстым ничек тәрҗемә итәбез?

- Становится темным?

- Становится тяжелым ничек була?

- Становится легким?

- Становится синим.

у. (һәрбер сүзне тәрҗемә итеп баралар):

- Яктыра,

- аяза,

- калыная,

- караңгылана,

- авырая,

- җиңеләя,

- зәңгәрләнә.

V Яңа материалны үзләштерү.

У. Булды. Ә хәзер 7 нче күнегүдә сорауларга игътибар итик. Каким видится, безнең, нинди булып күренә дип тәрҗемә ителә. Каким соравын без нинди булып / нинди итеп дип тәрҗемә итәбез. Ә видится күренә дип тәрҗемә ителә. Ярар, ардыгызмы әллә укучылар? Әйдәгез, ял итеп алыйк. Минем арттан кабатлыйбыз.

Физкультминутка.

Без яздык, яздык, яздык.

Безнең бармаклар талды.

Хәзер без ял итәбез,

Тагын язып китәбез.

VI Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

У. Әйдә, кем чыга тактага? (Теләгән кеше чыга).

Видится темным - караңгы булып күренә,

Видится ясным - аяз булып күренә,

Видится светлым - якты булып күренә.

Молодец, утыр. 8 нче күнегүдә күренә һәм тоела сүзләрен дөрес тәрҗемә итергә кирәк. Күренә ничек тәрҗемә ителде әле?

у.Видится дип.

У. Әйе, видится, ә тоела кажется дип тәрҗемә ителә. Аермасы зур, әйеме, балалар. Телдән генә бу күнегүне безгә Алика эшлә әле.

у. Аязган булып күренә. - Видится ясным.

Агарган булып тоела. - Кажется побелевшим.

VII Яңа материалны аңлату.

У. Әйдәле, рамкадагы җөмләләрне Света укы әле.

у. Укый: Шул килеш торсын! - Пусть так / в таком виде стоит!

Бу килеш йөрмә! - Так / в таком виде не ходи!

Пычырак килеш йөрмә! - Грязным / в грязном виде не ходи!

У. Сез рус теленнән повелительное наклонение үттегез инде. Без дә сезнең белән моңа тукталган идек. Әйдәгез, миңа мисаллар китерә аласызмы?

у. Дәрестә тыныч утыр!

Әниеңә кычкырма! Һ.б.

У. Аңладыгызмы укучылар?

VIII Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

У. Хәзер беләбез инде аңлаганыгызны. 10 нчы күнегүне эшлик әле. Әйдә, Аня, укы әле, ничек яздың?

у.Җылы килеш ашагыз! - Ешьте горячим!

Юеш килеш кимә! - Не одевай мокрым!

Матур килеш торсын! - Пусть будет красивым!

IX Йомгаклау.

У. Балалар, бүгенге дәрес буенча сорауларыгыз бармы?

у. Әйе, юк.

У. Мин сездән күк йөзе нинди булып күренә дигән сорауга ничек җавап бирер идегез? (Каким видится небо?)

у.Күк йөзе зәңгәрсу булып күренә.

У. Ә авыру нинди булып күренә дисәм?

у. Авыру хәлсез булып күренә.

У. Кар нинди булып тоела?

у. Кар зәңгәрсу булып тоела.

У. Ярар, ә боерык фигыльгә нинди мисаллар китерә аласыз?

у.эшлә, уйна, йокла, бел һ.б.

X. Өй эше.

У. Сорауларыгыз булмаса, укучылар, көндәлекләрегезне алыгыз һәм өй эшен язасыз. 9 нчы күнегүдәге җөмләләрне истә калдырасыз. Мин өләшкән карточкаларны эшләп киләсез. Монда сез боерык фигыльнең астына сызасыз. Бүген дәрестә түбәндәге билгеләр куйдым. Көндәлекләрегезне бирегез

Тактада:

Плакат: Каким видится? - Нинди булып күренә?

Каким кажется? - Нинди булып тоела?

Студент:

Укытучы:

Методист:






© 2010-2022