Разработка урока по татарскому языку на тему «Шарт фигыльнең шарты нидә?»

Данный урок предназначен по татарскому языку для русскоязычной группы. Урок проводится для закрепления темы «Условное наклонение» в 6 классе. По данной теме во время работы у учащихся систематизируются знания, они охотно прнименяют свои знания на практике. Через устное народное творчество воспитывабтся такие качества, как любовь и уважение к своему народу, нравственность, справедливость. На этом уроке применялись такие структуры , как Клок Баддис, Модель Фрейер, Континиус и другие структуры.След...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТУКАЙ РАЙОНЫ

БӘТКЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ


Разработка урока по татарскому языку на тему «Шарт фигыльнең шарты нидә?»

(Сингапур методикасына нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе)




Укытучы: Якупова гөлсинә Зәки кызы


2013-2014 нче уку елы

Максат.

Шарт фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне системалаштыру, күнегүләр эшләп ныгыту;

Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

Шарт фигыльнең әдәби әсәрләрдә һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә чагылыш табуын күрсәтү, милли әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, слайдлар, "Эш беткәч, уйнарга ярый" татармультфильмы, шарт фигыльләр кергән мәкальләр, индивидуаль карточкалар.

Укыту алымнары. Сингапур методикасының түбәндәге структуралары:

Клок Баддис, Модель Фрейер, Континиус Раунд Робин, МИКС ПЭА ШЭА.

Карточкалар, дәреслек белән эш, сөйләм үстерү, күнегүләр эшләү, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы ныгыту дәресе (лексик- грамматик күнегүләрне камилләштерү)

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

  • Әйбәт. Ә сезнеке?

  • Минеке дә әйбәт. Рәхмәт.

  • Күрәсезме, укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләп алар белән дә күрешик әле.

Укучылар. Исәнмесез, кунаклар

Әйдә, түргә узыгыз.

Дәресебез вакытында

Кунагыбыз булыгыз.

Укытучы. Урамдагы кояш нурлары кебек бер-беребезгә җылылык, кояш кебек елмаю бүләк итик. Һәрберебезгә хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без төркемнәрдә эшләрбез. Барыгыз да игътибарлы булыгыз.

  1. Актуальләштерү.

1 cлайд.

- Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк -күңел кояшы ул, ди халык мәкале.

- Бу мәкальдә нинди фигыль төркемчәсен таныдыгыз? (Булса - шарт фигыль). - Әйе, бик дөрес. Димәк, без бүген шарт фигыльләр турында алган белемнәребезне ныгытырбыз.

2 слайд. Искә төшсә, онытма.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? (зат- сан белән төрләнә).

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы. Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Укучылар, сез бу фикер белән килешәсезме? (Укучылар килешүләрен белдерәләр). Дөреслеген схемага карап билгелибез.

3 слайд. Затланышлы фигыльләр турында схема.

Укытучы. Барлык фигыльләр дә нинди фигыльдән ясала?(Укучыларның җавабы).

Әйе, боерык фигыльдән. Хәзер барыбыз да боерык фигыльләр уйлыйбыз һәм аларны алдагы карточкаларга язабыз. Биремгә ике минут вакыт бирелә.

4 слайд (Клок Баддис структурасы.) Хәзер карточкаларыбызны алып, уртага чыгабыз һәм билгеләнгән вакытта, сәгать өчтә очрашасы дустыбыз белән очрашабыз. (Укучылар үз партнерларын эзләп табалар һәм исәнләшәләр. Укытучы аларга биремне аңлата. Дуслар билгеле бер вакыт эчендә бер- берсенә үзләре язган боерык фигыльләрне укыйлар, җаваплар өчен рәхмәтләрен белдерәләр. Шуннан соң урыннарына утыралар).

Укытучы. Исебезгә төшерик әле, нинди фигыль шарт фигыль дип атала?

Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
Ул нинди формаларга ия?

5 слайд. Модель Фрейер структурасы (техника выполнения). Бирем шундый: төркемдәге 3 нче номерлы укучы уртада яткан кәгазъ битен ала да, аны ике тапкыр бөкләп, урталай бүлә, шушы битләрне төркеменә тарата. Укучылар алган битләрен икегә урталай бүлеп, почмагын бөклиләр. Шушы битләрен дүрткә бүләләр һәм һәрбер бүленгән квадратларына шарт фигыльгә кагылышлы аңлатма бирәсез. Модель Фрейер структурасы. (Сотрудничество на уроке). Аннары бер-бер артлы түгәрәк буенча бер-берегезгә җавапларыгызны укыйсыз. Бирелгән вакыт буенча эшлисез.

6 слайд.(Континиус Раунд Робин структурасы). Укучыларның җаваплары экранда тикшерелә. Шарт фигыльгә аңлатма бирелә.( кушымчылыры: - са, - са, зат- сан белән төрләнә, барлык- юклык формаларына ия).

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

7 слайд. Экранда фигыльләр яктыртыла. Уйнасагыз, чык, барсын, сөендерегез, булсаң, калсалар, алданма, күрмәсәк, там, эшләсәм, ычкындыр, сагынмаса.

Укытучы укучыларга биремне аңлата. 1. Бирелгән сүзләр арасыннан 1-2 нче төркемнәр боерык, 2-3 нче төркемнәр шарт фигыльләрне сайлап яза.

8 слайд. Дөреслеге экраннан тикшерелә Үзбәя кую.

Укытучы. Шарт фигыльләр турында белемнәребезне ныгытуны дәвам итәбез. (Укучыларга һәр өстәлгә индивидуаль карточкалар таратыла). Бирелгән фигыльләрне зат- санда төрләндерергә. 1 укучы тактада эшли.

Кара- каршы утырган укучылар эшләре белән алышыналар, берсенең эшен берсе тикшерә, бәяли. Укытучы һәр өстәлдәге 4 нче номерлы укучылардан иптәшләренең җаваплары турында сорый, аларның эшне ничек башкарулары тикшерелә.

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, дәреслекләребезнең 58 нче битен ачабыз да 4 нче күнегүдәге биремне укыйбыз. (Һәркем үзлектән укый). Хәзер болай эшлибез: 1 нче төркем -1,2, икенче төркем- 2, 3, өченче төркем-3,4 нче, дүртенче төркем-4,5 нче җөмләләр өстендә эшли. Күнегүне төркемнәр бергәләп эшли.

9 слайд. Соңыннан дөреслеге экранда тикшерелә.

Укытучы. Укучылар, дәреслектә бирелгән 5 нче күнегүгә игътибар итегез әле. Анда нинди бирем бирелгән? 4 нче өстәлдәге 2 нче номерлы укучы биремне укый. Һәр өстәлгә 2 шәр җөмлә төзергә.

10 слайд. (МИКС ПЭА ШЭА структурасы). Музыка уйный һәм укучылар урыннарыннан торып, зал буйлап хәрәкәт итәләр. Музыка туктагач, бер-берсенә борылып басалар да бирелгән 20 секунд эчендә, үзләре төзегән җөмләләрне укыйлар. Аннары алышып, икенчеләре үз җөмләләрен укый. Укучылар бер- берсенә рәхмәт әйтеп, үз урыннарына барып утыралар.

11 слайд.Укытучы игътибарны экранга юнәлтә. Укучылар, дәресләрдә бергәләп караган мульфильмнарны искә төшерәбез. Караган мультфильмнарның исемнәрен атагыз әле. Укучыларның җаваплары. ("Гали белән Кәҗә" " Өч кыз", " Шүрәле"). Бик яхшы. Сезнең алда түбәндәге сораулар куела:

Ә менә "Эш беткәч, уйнарга ярый" мультфильмы кем шигыре буенча эшләнгән?

Ул ничек атала? Төп геройлар кемнәр?

Җавапларны һәр төркем әзерли. 20 секундтан соң һәр өстәл артында утыручылардан 1 номерлы укучы бирә.

Видео. Укучылар мультфильмны игътибар белән карыйлар һәм үзләре биргән җавапларның дөреслеген тикшерәләр. ( Г.Тукай шигыре буенча эшләнгән. "Эш беткәч, уйнарга ярый" дип атала. Төп геройлар - малай, сандугач, кояш, алмагач).

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, караган мультфильм геройлары турында үз җөмләләребезне төзеп карыйк әле. Беренче өстәл артында утыручылар кояш, икенче өстәл артындагылар малай, өченче өстәлдәгеләр сандугач, дүртенче өстәл артындагылар алмагач сүзләрен кертеп, шарт фигыльләрне барлык формасында кулланып, җөмләләр төзибез.

Укытучы. Җавапны һәр өстәл артындагы 1 нче номерлы укучы бирә. Укучыларның җаваплары тыңлана. Такта янында өстәл артындагы 2 нче номерлы укучы җөмләләрне язып бара.

1. Кояш елмайса, җир йөзе яктыра.

2.Марат, дәресен әзерләп бетерсә, урамга чыга.

3. Сандугач сайраса, күңелле була.

4.Алмагач Булатка алма бирсә, ул шатлана.

Укытучы. Ә хәзер җөмләләрне шарт фигыльнең юклык формасын кулланып төзибез. (МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР)Алышалар һәм үзгәртәләр)

1. Кояш елмаймаса, җир йөзе яктырмый.

2.Марат, дәресен әзерләп бетермәсә, урамга чыкмый.

3. Сандугач сайрамаса, күңелле булмый.

4.Алмагач Булатка алма бирмәсә, ул шатланмый.

(Слайдка чыгарып нәтиҗә ясала). Укучылар, малай кайчан бакчага чыга? Әниләрегез, әтиләрегез эшләгән кебек, дәрес карау, мәктәптә уку - сезнең өчен эш ул. Малай эшен бетерсә генә уйный ала. Җөмләгә карыйбыз.

Эшен бетерсә, малай бакчага чыга.

Сез ничек уйлыйсыз, төзегән җөмләләрегездә нинди фигыльләрне кулландыгыз? (Шарт фигыльләрне). Ә җөмлә ахырында нинди фигыльләрне кулландык? Бик дөрес, хикәя фигыльләрне. Димәк, бер җөмлә эчендә нинди фигыльләрне кулланып була икән? Әйе, хикәя һәм шарт фигыльләрне. Бик матур җөмләләр төзедегез, рәхмәт.

Укытучы. Кем әйтә, без караган мультфильм тагын безгә нәрсәне аңлата? Укучы җавабы. Эшне эшләп бетергәч кенә, ял итәргә яраганлыгын, вакытны бушка уздырмаска, һәркемгә, һәрнәрсәгә ихтирамлы булырга кирәклекне аңлата. Малай да бит кояш белән дә, сандугач белән дә, алмагач белән дә бик мөлаем сөйләшә, аларга тупас җавап бирми.

Укытучы. Димәк, укучылар, нинди нәтиҗә ясыйбыз? Укучыларның җавабы. Без бары тик яхшы сыйфатларга гына ия булырга тиешбез.

Укытучы: Сез нинди яхшы сыйфатларны беләсез? Өстәлләрдә фикер алышабыз. Бу сорауга җавап өчен һәркемгә 20 секунд бирелә. Сорауга җавапны һәр өстәлдән 3 нче номерлы укучылар бирә (СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы)

12 слайд. Ихтирамлы, әдәпле, акыллы, игелекле, ачык йөзле, гадел, игътибарлы, киң күңелле һ.б.

Әйе, укучылар, болар барысы да кешедәге уңай сыйфатлар. Сез дә үзегездә бу сыйфатларны булдырыр өчен барлык тырышлыгыгызны куегыз.

13 слайд. Экранга карыйбыз һәм анда бөек галимебез Р.Фәхреддин сүзләрен укыйбыз: Ата - аналарыгызга игелек итсәгез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Фикер алышу.

Укучы җавабы. Минем уйлавымча, бу мәкаль "Ата-ананы тыңласаң, синең дә балаларың булгач, алар да сине хөрмәт итәр" дигән мәгънәгә ия.

Укытучы. Укучылар, сез бу фикер белән килешәсезме? (Әйе, килешәбез).

Укытучы. Хәзер без сезнең белән дәфтәрләребездә сайланма диктант язарбыз. Сайланма диктанттан сез бары тик шарт фигыльләрне генә язарга тиеш буласыз. Игътибар белән шигырьне тыңлыйбыз.

14 слайд. Сайланма диктант. Укытучы "Кыл яхшылык кешеләргә" шигырен укый.

Кыл яхшылык кешеләргә -

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера бел ак-караны,

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Бер үк бутый күрмә.

Шатландырсаң ярдәм кылып,

Ялгыз әбиләрне,

"Үскәнем" дип, "матурым" дип

Юат нәниләрне.

Чын кеше буласың килсә,

Бул син кешелекле.

Бәхеттә үтсә дә көнең, (кире шарт мәгънәсе)

Бул син игелекле!

Укучылар шарт фигыльләрне язып баралар. 1 укучы тактада эшли. Эшләрне тикшерү, бәяләү.

  1. Йомгаклау. Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

(Укучыларның җаваплары). Билгеләр кую.

Өйгә эш. Шарт фигыльләр кергән 5 татар халык мәкале язарга.

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, сезгә дәрестә нәрсәләр ошады, шуларны стикерларыгызга языгыз һәм парковкага ябыштырыгыз.

15 слайд. Мәңгелеккә дәшә сыман

Безгә Риза Фәхреддин.

Яшик әдәп, әхлак белән,

Көнебез үтсен имин.

Шуның белән дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


© 2010-2022