Класстан тыш чара: Муса Җәлил-патриот шагыйрь

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Казан шәһәре Вахитов районы 98 нче татар-рус гомуми урта белем бирү мәктәбе



Муса Җәлил

-

патриот


шагыйрь












Казан-2016




-1-

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Муса Җәлил

Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакында хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.Алар үлгәннән соң да халык йөрәгендә яшәүләрен дәвам итәләр. Муса Җәлил шундый патриотларның берсе.

Муса Җәлил- тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдән тере. Ул безнең белән алгы сафта бара.

Муса Җәлилнең фронтта иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре патриот шагыйрьнең ут эченнән җибәргән окоп тормышын, сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатлары булып кабул ителде. Алар сугышчының туган илен саклап соңгы сулышынача көрәшергә биргән шигъри анты булып яңгырадылар. Фашист тоткынлыгында туган шигырьләре, җырлары, балладалары шушы антның шагыйрьгә нинди көтелмәгән авыр шартларда үтәргә туры килүе турында сөйлиләр.

"Моабит дәфтәрләре"- шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч, алар шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында безгә иң элек шушы шигырьләр сөйләде.

Дәфтәрләргә теркәлгән шигырьләрнең байтагы яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң- 1943 нче елның августыннан соң иҗат ителгән:

Мин беләм: бик татлы

да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым - соңгысы...

Әмма шагыйрь ялгыша. "Соңгы җыр" төрмәдә язылган шигырьләрнең иң соңгысы булмый. Кыйналу-газаплану да, үлем карары игълан ителү дә аның рухын богаулый алмыйлар. Ул көчле рухы, мәгърур поэзиясе белән төрмәдә дә азат кеше булып кала. Мөмкинлек тууга, төрле кәгазь кисәкләреннән дәфтәрләр ясап, шунда үзенең ярсу хисләрен, фашистларны гаепләү акты булып яңгыраган фикерләрен терки.

-2-

1942 нче елның 12 нче гыйнварында тормыш иптәше Әминәгә җибәргән хатында Муса Җәлил яшәүнең мәгънәсе турында болай дип язган:

"...Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен макксаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз, дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Һич алай түгел. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым, дип, һичбер сәбәп юк..."

Бу сүзләр Җәлилнең тормыш фәлсәфәсе, аның сугышта һәм тоткынлыкта көрәшкәндә үзен кыю солдат- шагыйрь итеп тотуының нигезе.

Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

Муса инде үлгән, - дисәләр,

Син, ышынма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

("Ышанма")

Моабит төрмәсендә бер камерада утырган Тиммерманс Муса Җәлилнең тормыш иптәшен һәм баласын сагынып еш искә алуы турында сөйли. Фронттан язган хатларында да, Моабит шигырьләрендә дә Җәлил нечкә күңелле ата буларак күз алдына килә: "Менә үлемгә хөкем ителгән әсир. Ул үз бурычын үтәгән. Күз яшьләре дә кипкән. Аның хәзер бөтен кайгысы - баласында".

Төрмә тып-тын, моңсу караш белән

Күктән карый тулган ай гына.

Ә ул мескен, балам- йөрәк парәм

Ятим үсә, диеп кайгыра.

("Мәхкүм")

Чыннан да, Муса Җәлилнең тормыш юлы фашистларның "таш капчыгы"нда фаҗигале финал белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле булды. Үлем аша Җәлил үлемсезлеккә атлады. Халкыбыз күңелендә ул легендар каһарман, үзенчәлекле шигъри дөнья ачкан мәңге тере шагыйрь булып калды. Аның үлеме һәрвакытта да җыр булып яңгыраячак.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

("Җырларым")

Әйе, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган мәңге онытылмаслык исемнәр бар. Вакытлар, еллар, гасырлар үтә белән дә ул исемнәр онытылмый. Онытылмый гына түгел, асыл таштай балкып тора, кешелекне алга, яктылыкка өнди. Халкыбыз шул изге исемнәрне үзенә

-3-

байрак итеп күтәрә. Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил дә әнә шундыйлардан. Аның исеме дә, эше дә, тормышы да үлемсез. Үзенең "Дуска" дигән шигырендә ул болай ди:

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

Шушы юлларны уку белән безнең күз алдыбызга сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең фашист палачларына каршы куркусыз көрәше, үлемне җиңеп, бөтен халкыбыз йөрәгенә мәңгелеккә урнашкан образы килеп баса. Герой- шагыйрь Муса Җәлил үлемсез иҗатында патриотизм хисләрен бөтен дөньяны таң калдырырлык итеп гәүдәләндерде.

Муса Җәлил исеме- үлемсез! Ул аның исеменә багышланган дистәләрчә җырларда, шигырьләрдә, гыйльми хезмәтләрдә, поэмаларда, драмаларда һәм киңрәк полотналы әсәрләрдә яши.

Сәйфи Кудашның "Мәңгелек җыр" шигырендә түбәндәге юллар бар:

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөрттең?

Кемнән алдың мондый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Муса Җәлил- Моабит төрмәсенең "таш капчыгы"ннан киң дөньяга чыккан, кайнар йөрәге белән бозны эреткән, үлемне җиңгән шагыйрь. Фашист палачлар никадәр җәзаласалар да, аның рухи ныклыгын, илгә тугърылыгын, җиңүгә булган корыч ихтыяр көчен сындыра алмадылар.

Шундый һәйкәлләр бар... Ил сукмагы алардан өзелми. Шундый һәйкәлләрдән В. Цигаль тарафыннан эшләнгән Муса Җәлил һәйкәлен санарга мөмкин. Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Кремль каршында горур Муса басып тора, гүя ул богауланган хәлдә дә кешеләргә үз йөрәгенең ялкынын өләшә, туңарга дучар булган йөрәкләрне җылыта, миллионнарның йөрәгенә ут кабыза. Аның батыр йөрәгенең тибешен, үлемне җиңгән хисләренең кайнарлыгын һәркем тоеп тора. Һәм ул кайнар сулыш сүрелмичә буыннардан-буыннарга дәвам итәр, чөнки

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

© 2010-2022