“Туган телем-татар теле. ”

"Описание материала: Сыйныф сәгате: «Туган телем-иркә гөлем»"Кеше күрке- йөз; Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз. Бу сыйныф сәгате туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү чарасы буларак бик файдалы һәм кирәк темага багышлана. Бүгенге көндә туган телендә сөйләшүчеләр сирәгәя бара. Бабаларга кече яшьтән үк туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга кирәк. Татар телендәге тапшырулар, концертлар, кинофильмнар - иң үтемле чаралар булып тора. Кайда гына булсак та үз туган телебездә сөйләшик һәм аралашыйк. Сыйныф сәгате Габдулла Тукай шигыренә язылган ...
Раздел Информатика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Туган телем-иркә гөлем"

(сыйныф сәгате)

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- тел байлыгын үстерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.



Дәрес барышы:

- Туган тел турында бер шигырь. Равил Фәйзуллин

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге -

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Кич мәртәбә түгел туган телдә

җиң очына карап сөйләшү.

Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән

хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең

асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,

кешелегең генә төшә бит!

Корама тел, яман чир булып,

яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да...

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә -

оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

матур итеп туган телеңдә!

-Укучылар

Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

Тел - кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең

Әй мөкатдәс, татар теле,

Әй син батыр татар теле!- ди.

  • Татар халкы - аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез - матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальәр дә бар. Әйдәгез әле , укучылар, сезнең мәкальләр тыңлап китәбез.

-Акыллының теле күңелендә,

Тиленең акылы телендә.

-Акылы кысканың теле озын.

-Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат - тән биреп!

Икенче кат - тел биреп!

-Анам биргән туган тел,

Атам биргән корал тел.

-Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

-Бик татлы булма кабып йотарлар,

Бик ачы булма - төкереп ташларлар.

-Аягы пычрак - өй пычратыр,

Теле пычрак - кеше пычратыр.

Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.

Ләкин, безнең арабызда телне бозып сөйләүчеләр кубәеп бара. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:

Кил, өйрән, и туган бер башка телне

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Укучылар, сезне чираттагы уенны уйнарга чакырам. Парлап утырыгыз. Сезгә бер сүз бирелә, шул сүздәге хәрефләрдән кем купме саф, камил татар телендә ничә сүз ясый алыр икән.(Башваткыч.)Иң күп сүз төзи алган укучы җиңә. (Кара-каршы әйтешәләр)

  • Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

  • Җыр "Туган тел"



Кулланылган әдәбият:

  1. Татар халык мәкальләре-"Идел-йорт"нәшрияты, 2000

  2. Наҗар Нәҗми "Шигырьләр җыентыгы".



© 2010-2022