План -конспект по татарскому языку и литературы на тему Ш Галиев

План урока  по татарской литературе для 8 класса Ш.Галиев "Ялгыш адым".Предназначен для учителей татарского языка и литературы русскоязычным детям .Алабуга шәһәре 6нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыШамсутдинова Гузель Амировна. Ш.Галиев”Ялгыш адым.” 8 нче сыйныф рус төркеме. Максат:1)Адаптацияле укыту шартларында шигырьнең эчтэлеген төшендерү һәм анализ бирү. 2)Шигырьдә малайларга хас үзенчәлекләрне билгеләү һәм аларны сыйфатларга карап төркемләү. 3)Яшьүсмерләр арасында үзара ...
Раздел Информатика
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алабуга шәһәре 6нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыШамсутдинова Гузель Амировна.

Ш.Галиев"Ялгыш адым." 8 нче сыйныф рус төркеме.

Максат:1)Адаптацияле укыту шартларында шигырьнең эчтэлеген төшендерү һәм анализ бирү.

2)Шигырьдә малайларга хас үзенчәлекләрне билгеләү һәм аларны сыйфатларга карап төркемләү.

3)Яшьүсмерләр арасында үзара дуслык хисләрен үстерү,әхлаккагыйдәләрен өйрәтеп,бер -берсенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Интерактив тактада материал,дәреслек,"Алабуга нуры" газетасы.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше :

-Исәнмесез ,укучылар.

-Исәнмесез.

-Хәерле иртә сезгә.

-Рәхмәт,сезгә дә хәерле иртә.

-Утырыгыз.

-Бүген сыйныфта кем дежурный?

-Бүген сыйныфта мин дежурный.

-Сыйныфта кем юк?

-Сыйныфта барыбыз да бар.

-Бүген ничәнче число?

-Бүген 4 нче декабрь.

-Декабрь елның кайсы фасылына керә?

-Кыш.

2.Өй эшен тикшерү:

-Без сезнең белән узган дәрестә Ш.Галиевның"Безнең йорт малайлары."шигырен өйрәндек.

-Исебезгә төшереп үтик әле,кем ул Ш Галиев?

-Ул ничәнче елда туган?

-Сез аның балаларга язган нинди шигырьләрен беләсез?

-Сезгә өй эше итеп Ш .Галиевның "Безнең йортмалайлары "шигырен сәнгатҗле итеп укырга өйрәнәсе иде.Әйдәгез өй эшен тикшерәбез.

(шигырь укыла.)

3.Яңа тема

-Рәхмәт,без Ш .Галиевның иҗаты белән танышуны дәвам иттерәбез,бүген аның икенче шигырен өйрәнәбез.

-Бу шигырьдә сезгә авыр булган яңа сөзләр бар тактада шуларны карыйк әле.

ЯЛГЫШ-ОШИБКА

АДЫМ-ШАГ

АСЫЛЫНЫП-ПОВИСНУВ

ШАЯРЫП-ШУТЯ

ӨЛГЕРЛЕК-ЛОВКОСТЬ

ЧАЯЛЫК-ЛИХОСТЬ

КУЛТЫК ТАЯГЫ-КОСТЫЛЬ

-Хор белән укыту.

-Берәрләп укыту.

-Хәзер бу сүзләр белән сузтезмәләр төзеп карыйк эле.

Мәсәлән:Асылынып барды,шаярып йөри,өлгерлек күрсәтте.култык таягында йөри.

-Әхәзнр инде бу сәзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк.

Мәсәлән:Ул трамвайга асылынып барды.Саша һәрвакыт шаярып сөйләшә.Маша ярышта өлгерлек күрсәтте.Мараткултык таягында йөри.

-Дәреслекләребезнең 64 нче битен ачып шигырьне укыйбыз.

(1балага шигырьне укыту)

-Хәзер һәрберегез эчтән бер кат укып чыгыгыз.

-Укучылар кем эчтәлекне аңлады?

-(Җавап)

-Эчтәлекне барыбыз да аңласын өчен бергәләп тәрҗемә итәбез.

Ошибочный шаг.

Повиснув на трамвай

Играли мальчики шутя

Думали что это ловкость

Ловкость или лихость.

Одной ногой стали,

Одной рукой держались.

Они так соревновались,

Они так ошибались.

Поступил не правильно,

Наступил не правильно.

Осторожностью ходит теперь,

Он на костылях.

Физминутка.

1)-Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Малайлар үзләрен ничек тоталар?Алар дөрес эшлиләрме?Трамвайга ябышып йөрсәң нәрсә була?

2)-Укучыларга шигырьне чылбырлап укытып чыгабыз.

4.Ныгыту

-Укучылар без сезнең белән Ш Галиевның нинди шигырен өйрәндек?

-Бу шигырьдә сүз кемнәр турында бара?

-Алар нишлиләр?

-Малайлар дөрес эшлиләрме?

-Сез урамда үзегезне ничек тотасыз?

-Мондый ялгыш адымнар ясамыйсызмы?

-Ялгыш адым нәрсә китереп чыгара?

-Ш.Галиевның без укыган ике шигырендә дә сүз кемнәр турында бара?

-Алар арасында нинди аерма бар?

-Кайсы шигырьдәге малайлар буш вакытны дөрес үткәрә?

-Сез үзегезнең буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

5.Билгеләр кую.

6.Өй эше.Шигырьне ятларга.



© 2010-2022