Конспект урока по татарской литературе в 5 классе т теме теме

Татар  урта  мәктәпләре  өчен  әдәбият  программасында  5  нче   сыйныфлар  өчен  102   сәгать  вакыт  бирелгән.Әсәрләрне  өйрәнүгә  76  сәгать  бүленгән.Татар  халкының  классик  язучысы  Фатих Әмирханның  «Нәҗип»   хикәясен  укып  өйрәнгәннән  соң, кешеләрнең  бер - берсе  белән  аралашканда  « рәхмәт» сүзен  куллануларының  әһәмиятен  һәм  кирәклеген  ачып  бирү   максатыннан, «Рәхмәт  һәркем  өчен  рәхәт...Үзе  яхшының  эше  дә  яхшы...» дип  аталган  темага  дәрес  үткәрдем.Иҗади  - үстерел...
Раздел Информатика
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Конспект урока по татарской литературе в 5 классе т теме теме

Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе






Укытучы: Сафиуллина Гөлфия Әнвәровна.

Тема: Рәхмәт hәркем өчен рәхәт…

Үзе яхшының эше дә яхшы

Дәрес тибы: яңа белем - күнекмәләр формалаштыру

Технологиясе: иҗади үстерелешле

Ысул: эврестик- өлешчә эзләнү

Максат: - кешеләрнең бер-берсе белән аралашканда

«рәхмәт» сүзен куллануларының әhәмиятен

hәм кирәклеген ачып бирү

- аңлап, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү;

- фикер йөртергә, үз фикерен исбатларга

өйрәтү;

- укучыларның ижади фикерләү сәләтен

үстерү;

- туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның

матурлыгын тоя белергә өйрәтү;

- әдәплелек сыйфатлары, сөйләм әдәбе

тәрбияләү.

Жиhазлау: магнитофон, плакат, таблицалар.



Дәрес барышы:

I оештыру

  1. а) Исәпләшү.

б) Шигъри юлларны хор белән әйтү:

Әйт кенә тәмле сүз-

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз-

hәркемгә көләч йөз.

в) Дәрес эпиграфы белән таныштыру:

Йөрәктән чыккан сүз.

( Мәгънәсен ничек аңлыйсыз?)

  1. Уңай психологик халәт булдыру:

  1. Магнитофон тасмасыннан татар халкының моңлы көе яңгырый.

- Укучылар, күзегезне йомыгыз да әкрен генә моң

дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы,күңел кылла-

рын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына

алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы

кешеләре белән горурлана. Элек-электән үк борынгы

бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга,

өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ягымлы сөйләшергә өйрәткән.

Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, ярдәмләшеп,

дус-тату гомер иткәннәр.

( Укучылар бер-берегезнең кулларын тотып,

күңел җылысы, елмаю бүләк итегез).

3. Число, атна көне

- Ноябрь ае турында нәрсә әйтә аласыз? (җирле

календарь буенча «кыш ае», «боз ае», каникуллар ае.

Бүген - жомга, мөселманнарның иң зур бәйрәм көне,

изге көн. Ноябрь - халыкара әниләр көне. Быел ул - 30

нчы ноябрьгә туры килә).

II Уку мәсьәләсен кую

1. Укытучы татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның

"Хикмәтле сүз" шигырен укый.

Бер сүзне күп сөйләсәм,

Аны тәмам «иләсәм»,

Тирги мине hәммәсе:

Туйдырамын, янәсе.

Ә мин шундый сүз беләм -

Ул сүздән туймый hичкем.

Тиргәмиләр, сүкмиләр, -

Сөйләп торсаң да өч көн.

Кыен түгел әйтергә,

Бик ансат, рәхәт үзе.

Сезгә дә өйрәтәм аны:

Ул булса "рәхмәт" сүзе.

- Укучылар, шигырьдә нинди хикмәтле сүз турында сүз

бара?

- Ул нинди сүз? Ни өчен бу сүзне ягымлы сүз дип

әйтәбез?

- Димәк, без дәрестә бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

- Ни өчен кеше рәхмәт сүзен әйтә?

Безгә шушы сорауга җавапны әзерләргә кайбер әсәрләр

ярдәмгә килер. Без бүген И. Туктарның "Рәхмәт hәркем

өчен рәхәт" hәм Р. Корбанның "Уйнап" әсәрләре белән

танышырбыз. Ике әсәрне чагыштырырбыз,

геройларның уңай hәм тискәре сыйфатларын ачыкларбыз.

Аларның гамәлләренә үзегезнең мөнәсәбәтләрегезне

белдерегез.

III Уку мәсьәләсен чишү:

1. Бүгенге дәрестә тагын берничә хәдисне өстик. Бу

хәдисләр бүгенге дәреснең темасы белән бәйле hәм

нигездә үзегездә тәрбияли торган мөhим сыйфатларны

үз эченә ала.

  • Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә,

булмаса тик тор.

  • Әдәпле кеше тупас, әшәке телле,

әхлаксыз кеше булырга тиеш тугел.

  • Тел нәрсә ул? ( Тел hәм ягымлы сөйләм арасында бәйләнешне ачыклау)

2. Укучылар, без еш кына бер-беребезгә әйтә торган

рәхмәт сүзе нәрсәне аңлата? ( Укучылар фикере

тыңлана).

3. Таблица буенча эш:

Рәхмәт - кешенең хезмәтен зурлап әйткән сүз.

Рәхмәт ул - үзеңнең сөенгәнеңне күрсәтү.

Рәхмәт ул - кешенең яхшылыгын кабул итеп алу.

  • Кайсы җөмләдәге фикер без укыйсы әсәргә туры килер?

4. Текст буенча эш:

- беренчел уку.

- сүзлек белән эш.

- кыскача эчтәлеген сөйләтү.

- әсәрләргә анализ, чагыштыру.

5. Ял күнегүе. ( ф/м.)

6. Әсәрләр буенча нәтиҗә чыгару

- Әсәр нәрсәгә өйрәтә?

- Авторның әйтергә теләгән фикере.

- Төп фикер кайсы әсәрдә чагыла?

Укытучы: 8. Әйе, укучылар, рәхмәт сүзе - әдәплелек билгесе. Чын

күңелдән, бер-берегезгә рәхмәт сүзләрен кызганмыйча

әйтергә кирәк.

- Кайчан, кемнәргә, нәрсәгә рәхмәт әйтергә. Шушы

сорауларга җавап итеп, сезне тыңлап карыйк әле.

а) "Яхшы сүз - тәмле сүз" телевизион тапшыруын

башлыйбыз. ( Укучылар телевизор макетыннан үзләре

әзерләгән чыгышларны сәнгатьле итеп укыйлар).

б) Сәнгатьле уку.

- Нинди тыныш билгеләре бар?

- Шигырьләр нинди характерда?

- Нинди тон, интонация кирәк?

- Ягымлы сүзләр әйткәндә нинди мимика кирәк?

( Елмаюлы караш).

в) Таблица буенча уку:

Иң кадерле кешеләр сез,

Сөекле әниләребез!

Сез булганга без бәхетле

Рәхмәт, кадерлеләребез!

Нәтиҗә: дусларга, якыннарга, әниләргә,

Туган ил, Туган җиргә

Рәхмәт әйтәбез.

IV Рефлексия.

1. Татар халкының әхлакый кодексы.

Тормыш юлында шушы уңай сыйфатлар юлдаш

булсын:

1. Дөрес сөйләү.

2. Төгәл булу.

3. Биргән вәгъдәне үтәү.

4. Мактанмау.

5. Шәфкатьле булу.

6. Ике йөзле булмау.

7. Кешеләргә ягымлы булу.

Кайсы бүгенге дәрес темасына туры килә дип

уйлыйсыз? Җавапларын дәлилләгез.

2. Аралашуга карата мәкаль-әйтемнәр.

Кул ярасы китәр, тел ярасы китмәс.

Яхшы сүз - җанга рәхәт,

Яман сүз - җанга җәрәхәт.

Җайлы сүз җан эретә.

3. Модельләштерү. Нәтиҗә.

Яхшы сүз → әдәп → акыл→ күңел → бәхет.

Болар арасында нинди уртаклык.

Яхшы сүз, ягымлы мөгаләмә кешегә бәхет китерә.

IV Йомгаклау. Өйгә эш бирү.

- Дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

Тормышта бу белемнәрнең кирәге булырмы?

Әдәплелеккә тагын кая өйрәнергә була?

- Рәхмәт сүзенә ничек җавап бирергә? ( Сау бул.

Сәламәт бул. " Рәхмәтеңә рәхмәт".)

- Рәхмәткә бәйле яхшы теләк уйларга. ( Иҗади эш).

- Билгеләр кую. Рәхмәт әйтү.




© 2010-2022