Мин – сүзләр патшасы

"Выдержка из материала: Дәресебезнең темасы  “Мин – сүзләр патшасы”. "Дәрескә түбәндәге максатлар куелды һәм хәл ителде:  1. Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;    2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;    3. Укучыларда якташ шагыйребез Г. Мөхәмәтшин иҗатына карата  хөрмәт  хисләре булдыру , әхлаклылык сыйфатлары  тәрбияләү.                Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, слайдлар, Г.Мөхәммәтшин шигырьләре, карточкалар, табышмак – кроссворд, тест сораулары. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.      Дәреснең темасын ачыклау өчен, схема буенча әңгәмә. (Схема экранда чыгарыла, һәр бүлеккә аңлатма бирелә, сүзләр китерелә. Теманы укучычылар үзләре әйтә).    Якташ шагыйребез  Г.Мөхәммәтшин шигырьләреннән күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу  һәм туры мәгънәс...
Раздел Информатика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

Балтач гомуми урта белем мәктәбе



Мин - сүзләр патшасы

(5 нче сыйныфта лексика бүлеген кабатлау буенча үткәрелгән дәрес)

Үткәрде: I кв. категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллина Т. Х.



2014 нче ел

Тема: Мин - сүзләр патшасы.

Максат: 1. Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;

2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3. Укучыларда якташ шагыйребез Г. Мөхәмәтшин иҗатына карата хөрмәт хисләре булдыру , әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, слайдлар, Г.Мөхәммәтшин шигырьләре, карточкалар, табышмак - кроссворд, тест сораулары.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы.

I Дәресне оештыру.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

  2. Дәреснең темасын ачыклау өчен, схема буенча әңгәмә. (Схема экранда

чыгарыла, һәр бүлеккә аңлатма бирелә, сүзләр китерелә. Теманы укучычылар

үзләре әйтә).

Укытучы: Лексикология бер ил. Безнең зур Рәсәй илебез бар. Без шуның кайсы республикасында яшибез? (Татарстан республикасында). Ә аның кайсы бистә-

сендә? (Балтач). Менә шуның кебек лексикология дә зур бер патшалык.(Дәфтәр

гә число, тема языла, дәреснең максаты белән таныштырыла). Ә хәзер "Сүзләр патшасы" дигән шигырь тыңлап китик.

Кешеләргә аңлашырга Кайгы - шатлыкларны бүлешергә

Бер - берсенә эндәшергә, Сүз булыша һәрберсенә.

Сүз дөньясы искиткеч бай, Иске сүзләр, яңаларын,

Искиткеч матур да ул, Алынмасын, тарихиен

Тик кайвакыт бу дөньяда Берләштерә барчасын.

Адашып калабыз шул... Неологизм, архаизм,

Ләкин шунда кулын суза Гомумхалык сүзләрен,

Лексикология фәне. Алынмасын, атамасын

Һәр сүзеңне дөрес әйтү Әле хәтта үз сүзләрен

Була сөйләшү яме. Өйрәнә ул һәммәсен.

Лексикология фәне

Ул бит сүзләр патшасы!

Димәк, лексикология зур бер ил. Аның үз эчендә өлкәләре бар. Без хәзер ту- ры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр өлкәсендә.

3.Якташ шагыйребез Г.Мөхәммәтшин шигырьләреннән күчерелмә мәгънәле сүзләрне табасы һәм туры мәгънәсен әйтәсе.(карточкалар 5 вариантта, шигырь-

ләр сәнгатьле укыла).

I вариант II вариант

Күпме хикмәт кышта - Үкси - үкси елый апрель кары,

Буран уйный тышта Тамчы булып тама түбәдән,

Ак кар ява уйнап, Төш җиткәндә апрель кояшында

Җилләр дөнья буйлап Эреп бетә, хәтта күләгәң!

Сызгырышып йөри, ("Апрель кояшы").

Себеркесез генә

Урамнан кар көри. ("Акылсыз җил").

III вариант IVвариант

Мин еракта үстем диңгезләрдән, Җем - җем итеп йолдыз ява,

Диңгез телен шуңа аңламыйм. Җир өсте йолдыз гына,

Таш бәгырьле кеше икән, димә- Йолдызлар белән гәпләшеп

Чын күңелдән әйтәм алдамыйм. Атлыйм бер ялгыз гына.

("Кара диңгез"). ("Йолдыз яңгыры").

V вариант

Минем дә бит күңел ярларымны

Дулкын булып кыйный сагышлар,

Әле дә түзәм.

Ничек кенә, белмим,

Мин үземә үзем - табышмак. («Кара диңгез»).

Нәтиҗә ясала,туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрнең кагыйдәләре искә төше-релә.

4. Сүзләрнең бер һәм күп мәгънәле өлкәсе. Еракка сикерү уены. Экранда сүзләр чыгарыла, шул сүзләрнең күп мәгънәсен язасы.(Укучылар язгач, укыты- ла, экрандагы белән дөреслеге тикшерелә, кагыйдәләре искә төшерелә).

Салу (күз салу, ипи салу, аяк киеме салу, юл салу, кул салу).

Тарту (тегермән тарту, аркан тарту, яңак төбенә тарту, чана тарту, күңел тарту).

Баш ( юл башы, агач башы, өстәл башы, эш башы, адәм башы, кул башы).

Кагу ( кадак кагу, палас кагу, ишек кагу, канат кагу, йөрәк кагу,колак кагу, кире кагу, кефек кагу).

Тел ( ана теле, кеше теле, кош теле( ашамлык), янгын теле, сәгать теле).

5. Кроссворд - табышмакны чишү аша үзебезнең кайсы өлкәдә икәнебезне билгеләү. а) Канатсыз оча, б) Берсе аның иртән туса,

Аяксыз чаба. Икенчесе кичен туа

Тышта өелә, Берсе иртүк өйдән куса.

Өйдә җәелә. Икенчесе өйгә куа.

в) Төнлә очарга ярата г) Канаты бар, йоны юк

Көндез очмый, йокыга ята. Үзе бара, юлы юк.

д) Үзе озын е) Аяз, матур көн булса,

Чабуы кыска. Эленеп торамын чөйдә.

Ямьсез яңгырлы көндә

Кайтып кермимен өйгә.

ё) Кыш көне күп ашый,

Җәй көне күп йоклый.

Димәк, без антонимнар өлкәсендә.Табышмаклардан антонимнарны табу. Антонимнар сөйләмдә ни өчен кулланыла?

Антонимнар кергән мәкальләр китертү, мәгьнәсен аңлату.

М: Кыю бер үләр, куркак мең үләр.

Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы.

Ач кадерен тук белми.

Яхшылык итә алмасаң, яманлык кылма.

Коега таш ташлавы җиңел, алуы авыр.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын.

  • Әти, әни сүзләренә игътибар итү. Әле генә нинди бәйрәм булып үтте?

( 23 нче февраль Совет Армиясе көне. Ул ир егетләр һәм әтиләр бәйрәме). Тиз-

дән нинди бәйрәм җитә? (8 март халыкара хатын- кызлар көне). Хәзер ике төркемгә бүленеп тактада әтиләргә һәм әниләргә хас сыйфатларны языйк. Кем

күбрәк яза? (Нәтиҗә ясала, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләнә).

6. Синонимнар өлкәсендә. Экранда җөмләләр күрсәтү һәм синонимнарны таптыру. Алар сөйләмебездә ни өчен кулланыла?

Нәфисә бүген аеруча сөйкемле, ягымлы күренде.

Җанымны бер сызлану, әрнү, хурлану басты.

Әти йомшаклыкны, изелеп торуны, җебегәнлекне һич тә яратмады.

Юка гына салам өстендә арба белән бергә, мин дә берөзлексез калтыранам, де-

релдим, сикергәли башлыйм.

Мин мөлаем , ягымлы карашымны ташлап, иптәшләремне, дусларымны күзләп алдым.

Нәтиҗә: Синонимнар сөйләмебезне җыйнак, төгәл итү өчен һәм кабатлаулар- ны булдырмас өчен кулланыла.

7. Ял итү. Экранда шигырь юллары күрсәтелә. Шуларның киресе эшләнә.

Су буенда бакалар Кояш чыккач барысы

Калкалар да баталар. Тезелешеп басалар .

Уңга да борылалар, Алга, артка карап

Сулга да борылалар. Сикергәләп алалар.

8. Омонимнар өлкәсе. Укытучы укыган шигырьләрдән омонимнар табу. Кагыйдәсен искә төшерү.

а) Син, Гөлназ, көзге йөрт, б) Бу чәчәк җиңел,

Кесәңдә үз көзгең булсын! Ә монысы - ал.

Һәркөн иртән көзгегә кара, Кайсын телисең,

Көзге көннәр бик кыска була. Шуны сайлап ал.

Көзге төннәр озыная, г) Буяуларым күп,

Көзге яфраклар коела. Яратканым - күк.

в) Тышта инде яз, Менә ясыйм күк,

Ә син дәфтәреңә яз. Нәкъ чып - чын күк күк.

е) Малай йөгерә ё) Аттым карга,

Өенә табан. Төште карга.

Ялтырый табан, Карга төште ак карга

Юк була бала. Шул карганы карар өчен,

Туп ятып кала. Карга җыелган карга.

9. Тест сорауларына җавап бирү.

I вариант.

А1. Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?

а) көмеш кашык

ә) көмеш тамчы

б)көмеш йөзек

А2. Омонимнарны табарга.

а) иске , яңа

ә) алма - алма

б) йөгерә, чаба

А3. Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

а) тәүге, беренче

ә) тар, киң

б) кызарган, кыз арган

А4. Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә.

а) азат

ә) бәйсез

б) хөр

в) ирекле

А5. Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзне билгеләргә.

а) мәктәп

ә) синоним

б) ызба

А6. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы?

Иләк белән су ташу.

а) юкны бушка аудару

ә) инә күзеннән үткәрү

б) тел озайту

А7. «Синонимнар сүзлеге» кайсы төргә карый?

а) телара

ә) аңлатмалы

А8. Авыз сүзе кергән дүрт фразеологик әйтелмә яз.

II вариант .

А1. Сары сүзе кайсы төркемдәге сүзтезмәдә туры мәгънәсендә?

а) сары чәчәк

ә) сары сагыш

б) сары авыруы

А2. Омонимнарнытабарга.

а) тәүге, беренче

ә) озын, кыска

б) картаю - карт аю

А3. Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә.

а) буталчык

ә) четерекле

б) чуалчык

в) катлаулы

А4. Бирелгән сүзләр арасыннан атаманы белдергән сүзне билгеләргә.

а) күңел

ә) сүзтезмә

б)видрә

А5. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы?

Күзгә төтен җибәрү.

а) кәкре каенга терәтү

ә) авызына су кабу

б) тел очы кычыту

А6. Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләргә.

а) олы

ә) зур

б) дәү

А7. «Татар теленең орфографик сүзлеге» кайсы төргә карый?

а) телара

ә) аңлатмалы

А8. Тел сүзе кергән дүрт фразеологик әйтелмә яз.

Укучылар эшләгәннән соң, җаваплары экранда күрсәтелә һәм эшләр җыеп алына.

10. Фразеологизмнар өлкәсе.

Экранда фразеологик әйтелмәләр күрсәтелә. Кагыйдәсе искә төшерелә. I төр- кем шул сүзләр белән җөмләләр яза, II төркем мәгънәсен аңлата һәм бишесе белән җөмлә төзи, III төркем кечкенә генә хикәя яза.

Күзне тырнап ачу, күз ачып йомганчы, телне йотарлык, колак салмау, арт саба- гын укыту, авызга су кабу, баш вату, күкнең җиденче катында,борын салындыру

Эшләр тикшерелә, нәтиҗә ясала.

III. Дәресне йомгаклау.

Без бүген нинди бүлекне кабатладык? Лексикология нәрсәләрне өйрәнә?

Өй эше: I төркем. Әниләргә 8 мартка котлау открыткасы, II төркем. Рәхмәт хаты, III төркем. Әниләр турында инша яза.

Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую, дәфтәрләрне җыю. (Калган укучы-

ларга билгеләр эшләр тикшерелгәч куела).



© 2010-2022