Рабочая программа по татарской литературе (2 класс)

Раздел Информатика
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралган» «Килешенгән» «Расланган»

МБ җитәкчесе Укыту-тәрбия эшләре №2 гомуми урта белем

____/ Д.Ш.Шәйхетдинова / буенча директор бирү мәктәбе директоры

Беркетмә № __________ урынбасары _______/Р.Р.Гобәйдуллин /

«___» _________ 2013 ел. ______/Н.А.Мөфтәхетдинова / Боерык № ____________

«___» _________2013 ел. «___» _________ 2013 ел.


Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2нче номерлы урта мәктәп


II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызының 2 сыйныф (рус төркеме) өчен әдәби укудан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ.



Педагогик киңәшмә

утырышында каралган.

Беркетмә №____________

«___» __________2013 ел.





2013/2014 уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә); Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә); "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" ТР Законы; 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 23.06.2012 № 7699/12 "Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования"; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 07.07.2011 № 3624/11 "Об утверждении программ (основного содержания) учебных предметов "Татарский язык» и «Литературное чтение на татарском языке»; 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планы №123/1 31.08.2013; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 13.08.2012 № 9777/12 "Гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү турында"; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 13.08.2012 № 9877/12 "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар дәүләт телен укыту турында" ; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 03.09.12 № 10566/12 "ФДББС кертү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен куллану турында"; "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар" , Казан, ТКН, 2011ел; Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 17.09.2013 № 12138/13.

2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 2нче сыйныфта әдәби уку атнага 2 сәгать бирелде. Укыту планында 34 атна сәбәпле, эш программасы 68 сәгатькә төзелде. Әдәби укудан тематик планны "Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбият укыту программасы"на ( К. С. Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010), "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы"на (рус телендә сөйләшүче балалар өчен үрнәк программалар) 1-11нче сыйныфлар./ (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова Казан : Татар. кит. нәшр.,2011.) нигезләнеп төзедем.

Башлангыч мәктәптә татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала.

2 нче сыйныфта әдәби укуга өйрәтүнең төп максаты- укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру. Укучыларның аралашу күнекмәләре алга таба үсеш алсын өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:


  1. лексик темаларга караган сүзләрне һәм сөйләм үрнәкләрен дөрес әйтергә өйрәтү;

  2. аралашу темаларына лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;

  3. тел берәмлекләре аша татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында укучыларга мәгълүмат җиткерүне дәвам итү;

  4. татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү;

  5. татар телен дәүләт теле буларак үзләштерүнең әһәмиятен аңлату;

  6. укучыларны күптеллелек шартларында үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәргә өндәү.


МАКСАТ:

1)гамәли үзләштергән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү;

2)укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү;

3)татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре ,аларның иҗаты турында мәгълүмат бирү;

4)әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап,сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү,

5)татар телендә укуга кызыксыну уяту,әдәби уку тәҗрибәсен үстерү һәм әдәби зәвык тәрбияләү;

6)әдәби әсәрдәге төп тема, вакыйгаларга,геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;

7)автор әкиятләрен, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү.

8)укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.

БУРЫЧЛАР:

-әдәби уку хакында гомуми мәгълүматый кузаллау булырга;

-өйрәнелгән әсәрнең исемен,төп эчтәлеген һәм авторын белергә,аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;

-әсәрнең геройларын,аларның эш-гамәлләрен,холык-фигылен,хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

-текстның сюжетын ачыклый,темасын,идеясен,автор фикерен билгели алырга;

-автор һәм хикәяләүче,шагыйрь һәм лирик герой,тезмә һәм чәчмә сөйләм,фольклор һәм әдәби жанрлар хакында кузаллый белергә;

-әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;

-әдәби тел һәм сурәтлек тудыру чаралары хакында башлангыч кузаллау бирелергә тиеш.

ӘДӘБИ УКУДАН 2нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШТЫРЫЛЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-аңлы,дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып,бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле,күңелдән 95сүзле текстны йөгерек укый белергә;

-тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;

-1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;

-текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план,аннотация төзи алырга;

-изложение,диктант яза алырга;

-автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын,вакыйгаларын бәяли белергә;

-программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;

-бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;

-халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль,әйтем,табышмак,әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;

-әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;

-текстта махсус тел-сурщтлщъ чараларын:эпитет,чагыштыру,сынландыру,шигырьдә рифманы табарга,аңлатырга.


ӘДӘБИ УКУДАН 2нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре,аның тормышы,иҗаты хакында;

-китап сайлау нечкәлекләре турында;

-төрле мәгълүмат чыганаклары(сүзлекләр,белешмәләр,электрон чаралар)белән эшләү хакында;

-балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында.

ӘДӘБИ УКУДАН 2нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка,рәсем сәнгате)белән бәйләп,аларның хыял һәм иҗат(уйлап табу)дөньясы буларак уртак якларын һәм үзенчәлекле сыйфатларын(төзү материалы,сурәтләү киңлеге)күрергә өйрәтү;

-әдәбиятны татар теле белән бәйләп,туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

-татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп,тема һәм проблематикада,геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү.

ӘДӘБИ УКУДАН 2нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,укучыларның уку.хезмәт,аралашу,сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерүләренә ирешү;

-укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар,дөрес мөнәсәбәт булдыру;

-иҗади хезмәткә теләк,кызыксыну уяту;

-укучының үзенә бәя бирә белүенә,үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

-яңалыкка,белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү.

Укытуны тематик планлаштыру

Предмет: әдәби уку

Сыйныф: 2А, Б - рус төркеме

Укытучы: Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы

Сәгать саны

Барлыгы: 68, атнага: 2

Планлаштырылган контроль дәресләр: 2

Административ контроль дәресләр: 1


Программа:1.К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар.. Казан,Тат.кит.нәшр., 2011.


Укыту - методик комплекты

1. Дәреслек: 1. Дәреслек: К. С. Фәтхуллова. Татар теле һәм уку китабы=Татарский язык и литераткрное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) ике кисәктә. Казан, Тат.кит.нәшр., 2013.


Эш төрләре

2 нче сыйныф

1

Тыңлап аңлау

0,5 - 1

мин

2

Диалогик сөйләм

4

3

Монологик сөйләм

5

4

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) диктант (сүзләр саны)

3-4

6-7

25-30














Әдәби укудан тематик план

Тема

Сәгать саны

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Үтәлү вакыты

Искәрмә

Предмет

Предметара

Шәхси

План

Факт

1

Кереш дәрес.

Белем бәйрәме

1

"Әйтмә" һәм"язма"сөйләмне аерырга өйрәнү.

"Аралашу", "танышу" турында фикерли белү.

Яхшы укучы булу теләге тудыру.

2

"Татар теле дәресендә" тексты өстендә эш

1

Текст турында белешмә бирү

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.

Үз фикереңне җиткерү.

3

БСҮ "Балалар бүлмәсе"

1

Предметны белдергән сүзләрне гомумиләштереп әйтү.

Әңгәмәне башлый, , дәвам итә, тыңлый белү.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

4

Яңа йортта.

1

Укытучының укыганын игътибар белән тыңларга, текст буенча сораулар бирергә үз фикереңне башкаларга җиткерергә өйрәнү.

Укылган текст эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру


5

Безнең фатирыбыз.

1

Рәсем буенча сурәтләү тексты төзәргә өйрәнү.

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.


6

Балалар бүлмәсе.

1

Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Текст турында белешмә бирү.

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

7

Көндәлек режим. Яңа сүзләр өйрәнү

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


8

Бер атнада ничә көн?

1

Дөрес, аңлап, сәнгатьле итеп укырга, таныш булмаган информацияне табарга өйрәнү.

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.


9

Б.С.Ү.

Сәгать ничә?

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.


10

Бүген сишәмбе көн. Текст өстендә эш

1

Текст турында белешмә бирү

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

11

"Ашамлыклар кибетендә" тексты өстендә эш

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү.


12

Бу - зур кибет

1

Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Текст турында белешмә бирү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.


13

"Әниемнең туган көне "хикәясе

1

Текст турында белешмә бирү

Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү.


14

Әбиләрдә кунакта"текст өстендә эш

1

Текст турында белешмә бирү

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


15

Энемнең туган көне

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

16

"Кәрия-Зәкәрия" җырлы-биюле уен

1

Җырлы - биюле уен турында кузаллау тудыру.

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


17

Б.С.Ү. Табышмаклар илендә

1

Текст турында белешмә бирү.

Табышмак эчтәлеген аңларга өйрәнү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

18

"Көз һәм балалар җыры" Г. Гәрәева

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.


19

БСҮ" Табигать байлыклары"

1

Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Текст турында белешмә бирү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

20

Н.Носов"Шалкан турында"

1

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү.


21

Л.Толстой"Ике ат"

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

22

А.Гайдар"Күңел газабы".

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.


23

"Кояшлы ил" шигыре өстендә эш

1

Текст турында белешмә бирү

Укылган текст эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру


24

Уку тизлеген тикшерү

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Уку эшчәнлеген формалаштыру.


25

"Татарстан -туган җирем"тексты өстендә эш

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Туган як турында белемнәрне киңәйтү.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

26

БСҮ "Татарстанның байлыклары"

1

Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

27

Татарстан шәһәрләре

1

Текст турында белешмә бирү

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


28

Татарстан картасы

1

Текстка исем бирергә, текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.

Татарстан картасы турында мәгълүмат булдыру.


29

Казан -Татарстанның башкаласы

1

Текст турында белешмә бирү

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.


30

Туган ягым - минем Әгерҗе

1

Туган як турында кузаллау тудыру, тема буенча фикерләргә өйрәнү.

Әңгәмәне башлый, , дәвам итә, тыңлый белү

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

31

М.Фәйзуллина

"Миләүшә","Энҗ

е чәчәк"шигырьләре.

1

Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнү

Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү.


32

В.Хәйруллина "Әнием-табибә"

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


33

Сәламәтлек-зур байлык

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.


34

БСУ.Без спорт белән шөгыльләнәбез

1

Спорт төрләре турында кузаллау тудыру.

Әңгәмәне башлый, , дәвам итә, тыңлый белү

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

35

2"А"сыйныфы.Текст өстендә эш

1

Текст турында белешмә бирү

Укылган текст эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру


36

А.Алиш"Алдакчы Наил".

1

Текстның эчтәлеген сөйләргә, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.


37

Үсемлекләр илендә

1

Бәйләнешле текст төзергә, фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирергә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

38

Урманда

1

Текстка исем бирергә, текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.

Текст өстендә эш, текстның эчтәлеген рәсем эчтәлеенә тәңгәлләштерү, милли үзаң формалаштыру.


39

"Җәйге көн" тексты өстендә эш

1

Текст турында белешмә бирү

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


40

Г.Лотфи "Безнең канатлы дусларыбыз"

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Укылган текст эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру


41

БСҮ"Кошларга ярдәм итәбез"

1

Кошларны танып белергә, бәйләнешле текст төзергә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

42

Р.Вәлиева"Сарбай белән ишек","Дәү әни","Укый беләм"шигырьләре.

1

Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнү

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру.

43

"Алсу белән Гүзәл" тексты

1

Текст турында белешмә бирү

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


44

Кошлар файда китерәләр

1

Бәйләнешле текст төзергә, фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирергә өйрәнү.

Укылган текст эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру


45

Б.Рәхмәт"Әсма мәктәпкә бара","Кыш килде"шигырьләре.

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

46

БСҮ.Күчмә кошлар

1

Кошларны танып белергә, бәйләнешле текст төзергә, фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирергә өйрәнү.

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.


47

Татар халык бәйрәмнәре

1

Татар халык бәйрәмнәре турында кузаллау тудыру.

Татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.


48

"Сабантуй бәйрәме" хикәясе

1

Текст буенча сораулар бирергә, үз фикереңне башкаларга җиткерергә өйрәнү.

Татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе тәрбияләү


49

Ә.Рәшитов"Кояшлы ил-бәхет иле".

1

Текст турында белешмә бирү

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.


50

8 март -әниләр бәйрәме

1

Әниләр бәйрәме турында кузаллау тудыру. Аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп укырга, тема буенча фикерләргә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

51

З.Туфайлова"Әни сүзе"

1

Текст буенча сораулар бирергә, үз фикереңне башкаларга җиткерергә өйрәнү.

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


52

БСҮ"Күңелле тамаша"

1

Бәйләнешле текст төзергә, фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирергә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

53

Котлау хаты язу

1

Котлау хаты язарга өйрәнү.

Котлау хаты язарга өйрәнү.


54

Ш.Галиев"Шәвәли сәгате","Яз","Чабалар"шигырьләре.

1

Текст турында белешмә бирү

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

55

"Елга буенда" тексты

1

Текстның эчтәлеген ачыклый, аларга карата булган мөнәсәбәтне белдерергә өйрәнү.

Укылган текст эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру.Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.


56

"Җәй "тексты өстендә эш

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

57

Г.Тукай шигырьләре белән танышу. "Кызыклы шәкерт"шигыре.

1

Аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп укырга, тема буенча фикерләргә өйрәнү.

Татар халкының бөек язучы Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белем туплау.

Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

58

Г.Тукай "Кышкы кич","Иртә" шигырьләре.

1

Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнү.

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү.

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

59

Г.Тукай "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре

1

Текст турында белешмә бирү

Сорау һәм җавап бирү, үз фикереңне әйтә белергә тырышу.


60

Г.Тукай "Су анасы" әкияте

1

Әкиятне дөрес, аңлап укырга, рәсемгә туры килгән юлларны тексттан табып укырга өйрәнү.

Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү, укылган әкият эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү, рольләргә бүлеп уку күнекмәләре булдыру.

61

Татар фольклоры белән танышу

1

Текст буенча сораулар бирергә, үз фикереңне башкаларга җиткерергә өйрәнү.

Татар халык авыз иҗаты турында мәгълүмат булдыру.


62

Уеннар белән танышу.

1

Татар халык уеннары белән танышырга өйрәнү, сорауларга җавап бирү.

Уеннарга кызыксыну хисе тудыру.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

63

"Әбәк"уены

1

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.

Уеннарга кызыксыну хисе тудыру.


64

"Без,без...идек" уены

1

Укытучы биргән биремнәрне үтәргә өйрәнү.

Уеннарга кызыксыну хисе тудыру


65

Б.С.Ү.Тизәйткечләр илендә.

1

Фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирергә өйрәнү.

Укытучы һәм иптәшләреңне тыңлый, үз фикереңне әйтеп бирә белү.


66

Рәсем буенча хикәя төзү

1

Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә өйрәнү.

Текст өстендә эш, текстның эчтәлеген рәсем эчтәлеенә тәңгәлләштерү, милли үзаң формалаштыру

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

67

Уку тизлеген тикшерү

1

Аңлап, сәнгатьле, йөгерек, дөрес итеп укырга өйрәнү

Уку эшчән леген формал аштыру.


68

БСҮ."Урманга сәяхәт". Гомумиләштереп кабатлау.

1

Фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирергә өйрәнү.

Текст эчтәлеген сөйләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Туган як табигатенә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.






















Өстәмә әдәбият

Укытучы өчен методик һәм өстәмә әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар теле өйрәнүчеләргә. Казан, "Мәгариф", 2005.

  2. Рус мәктәбендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.Казан,2008.

  3. Ф.Ф.Харисов. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Казан, "Мәгариф", 2002.

  4. Ф С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. . Казан, "Мәгариф", 2002.

  5. Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.2 нче сыйныф.Казан,"Мәгариф",2005.

  6. Интернет материаллары: mon.tatar.ru, edurt.ru, lib.tatar.ru, edu.tatar.ru һәм башкалар.

1. Максимов Н.В.Татар теленнән тестлар

2. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр

3. Сафиуллина Ф.С. Татарча - русча, русча - татарча сүзлек. - Казан: "Мәгариф", 2007.


Тыңлап аңлауны бәяләү.

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап,төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда,"5"ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап,эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда,"4"ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап,эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда,"3"ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда,"2"ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә,"5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә,"4"ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда,репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә,"3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда,"2"ле куела.


Монологик сөйләмне бәяләү.

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы,эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә,грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган,эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә,җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы,эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен "3"ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда,"2"ле куела.


Укуны бәяләү.

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап,сәнгатьле итеп укыганда,"5"ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап,сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда,әмма 2-3 орфографик хата(авазларның әйтелешен бозу,басымны дөрес куймау,интонацияне сакламау) булганда ,"4"ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда,4-6 тупас орфоэпик хата булганда,"3"ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда,"2"ле куела.

© 2010-2022