Фоат Садриев-якташ язучы

Фоат Садриев -якташ язучы, проект-урок по татарской литературе. Фоат Садриев  иҗатын йомгаклау дәресен оештыруның заманча нигезе. Программа буенча 7 нче сыйныфта төрле чорларда  мәхәббәт һәм матурлык хакында сөйләүче әсәрләр, татар әдәбиятында романтик юнәлеш, аның үзенчәлекләре  дәресләре бирелә: Ф.Садриевның “Кыргый алма әчесе” әсәре, 9 сыйныфта милли әдәбиятта 20  гасыр тарихын яңадан күздән кичерү, заман кешесе, татар кешесе образлары дәресләрендә Ф.Садриевның “Таң җиле” романы өйрәнү өчен бирелә. 11 сыйныфта аның “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өйрәнелә. Программа Ф.Садриевның  иҗаты бик аз бирелгәнлектән, дәрестән ты...
Раздел Информатика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

«Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбе»







Эш юнәлеше:

Ф.Садриев иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗадипроектлар, презентацияләр



Тема:

Ф.Садриев - татарның Шолоховы ул.

(Ф.Садриев әсәрләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе)







Проект авторы: беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шаева Венера Мнахир кызы









2014 нче ел





Аңлатма

Фоат Садриев иҗатын йомгаклау дәресен оештыруның заманча нигезе.

Программа буенча 7 нче сыйныфта төрле чорларда мәхәббәт һәм матурлык хакында сөйләүче әсәрләр, татар әдәбиятында романтик юнәлеш, аның үзенчәлекләре дәресләре бирелә: Ф.Садриевның "Кыргый алма әчесе" әсәре, 9 сыйныфта милли әдәбиятта 20 гасыр тарихын яңадан күздән кичерү, заман кешесе, татар кешесе образлары дәресләрендә Ф.Садриевның "Таң җиле" романы өйрәнү өчен бирелә. 11 сыйныфта аның "Бәхетсезләр бәхете" трилогиясе өйрәнелә. Программа Ф.Садриевның иҗаты бик аз бирелгәнлектән, дәрестән тыш уку дәресләрендә аның башка әсәрләре өйрәнелеп кителә. Фоат Садриев 20 гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрдә реализм традицияләренә тугры калып, тормыш күренешләрен чынбарлыкка охшатып сурәтләүне әһәмиятле тапккан зур язычыларның берсе. Язучы иҗатын йомгаклау максатыннан, тәкъдим ителгән проект дәресне отышлы дип саныйм. Әлеге материалны класстан тыш чаралар үткәрү өчен файдаланырга була.

Конкурс эшенең тулы исеме: Фоат Садрив - татарның Шолоховы ул.

Дәрес тибы: проект-дәрес.

Яңалыгы:

  • укучыларны проект әзерләү эшенә тарту;

  • башкалар проектында үзеңнең интеллектуаль дәрәҗәңне, белемеңне сынау.

Максат: Мөслим районының Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, прозаик, драматург, шагыйрь Ф.Садриев иҗаты белән якыннан таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту.

Бурычлар:

  1. укучыларны эзләнү эшчәнлегенә юнәлтү;

  2. китап укып белем алырга, аны башка шартларда куллана белергә өйрәтү;

  3. укучыларның логик фикерләү, дәлилләр китереп сөйли белү сәләтләрен үстерү;

  4. әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Үткәрү формасы: "Умники и умницы" телевизион шоу программасының "Зирәкләр һәм тапкырлар" форматында интеллектуаль уен.

Проект-дәрескә әзерлек эше:

Дәрескә хәзерлек өчен укучыларга ун көн вакыт бирелә. "Умники и умницы" телевизион шоу программасы укучыларга бик яхшы таныш. "Тапкырлар һәм зирәкләр" вариантына үзгәртеп, укучыларны Ф.Садриев иҗаты буенча проект төзү эшенә тартырга була. Укытучы сыйныфтагы укучыларны аерым группаларга бүлеп, драматургның әсәрләрен мөстәкыйль укып өйрәнү өчен тәкъдим итә. Алдан ук максат һәм бурычлар билгеләнә. Әсәрләрне өйрәнү барышында укучылар иптәшләренә бирү өчен сораулар әзерлиләр, аларны группада укыйлар, кызыклы тоелган сорауларны 4 номинациягә бүлеп баралар. Сораулар бик җиңелдән катлаулыга таба барырга тиеш була. Ф.Садриев иҗаты турында күзаллавы булмаган укучы әлеге эшне башкара алмый. Әдәби китап укырга атлыгып тормаган буын балаларын китапка якынайту өчен дә мондый эшчәнлекнең уңай нәтиҗә бирүе бәхәссез. Эзләнү эшенә группадагы барлык укучылар да тартыла. Электрон презентацияләр эшләнә.

Группаларның проектлары әзер булгач, укытучы аларны дәрескә яраклаштыра, төзәтүләр кертә, әдәбият теориясеннән мәгълүматлар белән тулыландыра. Язучы шәхесенә караган истәлекләр укыла, төрле күренекле кешеләрнең фикерләре өйрәнелә, алар уенда урын ала.

Җиһазлау: электрон презентация, проектор, алып баручы өчен аерым, катнашучылар өчен аерым ноутбук куела. Катнашучыларның җавап бирү процессы проектор аша экранда күрсәтелә. Балларның исәбен алып бару өчен укучылар билгеләнә.


Уен барышы.

  1. Укучыларны сәламләү. Максатны аңлату.

  2. Уенда 3 укучы катнаша ала. Укучылар белән танышу. Алып баручының юнәлеш бирүче сорауларына җавап бирү. Әңгәмә Ф.Садриев драматургиясе, романнары, повесть-хикәяләре, балалар өчен язган әсәрләр турында бара.

  3. Укучыларга уен тәртибен искә төшерү.

Слайдлар күрсәтелә, уен башлануын белдереп, музыка яңгырый. Уен 4 номинациядән тора. Һәр номинациягә исем бирелгән, ул Ф.Садриевның тормыш юлы, иҗатына кагылышлы була. Һәрбер темада 10, 20, 30, 40, 50 баллык 5 сорау. Укучылар уен барышында үзләре теләгән тема, баллны сайлап, сорауга җавап бирәләр. Проектор аша экранда уен барышы яктыртып барыла, сыйныфташлары күзәтеп, дөрес җавапларны санап баралар. Иң күп балл җыйган укучы җиңүче санала, уенчылар өчен "феерверк" балкый, алкышлаулар ишетелә. Баллар саны буенча, җиңүчеләр билгеләнә.

Искәрмә: катнашучылар сорауга җавапны әйткәндә, ни өчен шулай уйлаулары турында аңлатма бирәләр, фикерләрен дәлилиләр. Болай эшләгәндә, укучының фикерләү сәләте, белеме, сөйләм теленең байлыгы күренә. Укучының үз-үзенә ышанычы арта, үзбәясе үсә.





  1. Фоат Садриевның тормыш юлына багышлынган сораулар.

  1. Фоат Садриев туган ел (10.03.1941)

  2. Туган авылы (ТР Мөслим районы Олы Чакмак авылы)

  3. Кайларда белем алган? Үз авылларында 7еллык, Шуган авылында урта әктәпне тәмамлый

  4. Кайларда белемен арттыра? КДУң татар филологиясе факультетын

  5. 1981-82 елларда нинди курсларда укып кайта? Мәсәүдә РФСР Мәдәният министрлыгы аршында 1 еллык Югары театр курслары

  1. Драматургиясе

  1. Беренче пьеса әсәренең исеме ничек? Оҗмах ишеге төбендә

  2. Беренче сәхнә әсәре кайда басылып чыга? 1970 елда "Идел" альманахында

  3. Драма әсәрләре кергән китап исемен атагыз. "Ач тәрәзәң", "Тозлы бал"

  4. Драматург буларак нинди театр коллективы белән хезмәттәшлек итә? Әлмәт татар дәүләт театры

  5. Әлмәт театры аның нинди әсәрләрен сәхнәләштерә? "И сез, егетләр!", "Ач тәрәзәң", "Кондырлы кодачасы", "Тозлы бал", "син сандугач", "мин каен", "Безнең авыл кызлары", "Яшьли сөйгән яр", "Хөршидә,Мөршидә, Рәшидә", "Аяз көнне яшен", "Безнең гомер язлары" ..


  1. Проза

  1. "Таң җиле" әсәре ничә тапкыр нәшер ителә? 2 тапкыр

  2. Кайсы әсәре өчен Г.Тукай исемендәге премия бирелә? "Бәхетсезләр бәхете"

  3. Нинди әсәрдә сюжет җебе кешенең үз эчендәге хәл дип билгеләнә ("Ялгышны төзәтү")

  4. Кайсы әсәре өчен Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге бирелә "Таң җиле"


  1. Нинди әсәре иҗатында башка сукмак эзләп, сетиметаль агымда язылган әсәр("Рәхмәт , әтием")

  1. Әсәрне яхшы беләсеңме?

  1. Кайсы әсәрдә герой малаеның үлеме өчен үз-үзен гафу итә алмый һәм акылдан яза? (" Рәхмәт, әтием!")

  2. "Бәхетсезләр бәхете" әсәрендә төп сюжет сызыгы кем белән бәйле (ИРЕК)

  3. Вилдан-Әнвәрә сызыгы- мәхәббәт тарихы нинди әсәрдә чагылыш таба ("Кыргый алма әчесе")

  4. "Таң җиле" романында үлем түәгендә Нуриасма Мизхәт белән Зөбәрҗәткә нәрсә тапшыра? ("Коръән")

  5. "Таң җиле" әсәрендә төп герой булган Нуриасма образының прототибы.

  1. Әдип һәм башкалар.

  1. Кайсы әсәр исемендә математик гамәл дөрес башкарылмый? "Ике икең ундүрт"

  2. "Фоат Садриев - татарның Шолоховы" дип кем әйткән? Зөлфәт

  3. Ф.Садриев хәзерге вакытта нинди рухтагы әсәрләр иҗат итә башлады? Балалар өчен

  4. "Алангөл гашыйклары" пьесасында сатучы кыз Мөршидәнең сүзләрен дәвам итегез " Авыл - ...." (милләтнең саклык банкы)

  5. Ф.Садриевны трилогия язарга этәргән төп тойгы. Ялганга каршы көрәш тойгысы


© 2010-2022