КВН по химии для учащихся 8 класса

Раздел Химия
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КВН по химии для учащихся 8 классаХимик бәйге-КВН.

Девиз: "Чын укучы билгесез әйберләрне билгеле нәрсәләр ярдәмендә ачырга өйрәнә, укытучыга якынлаша"(Гёте).

Катнашалар: 8нче һәм9нчы сыйныф укучылары.

  1. Разминка сораулары:

    1. Химия нәрсәне өйрәнә?

    2. Химик реакция вакытында нәрсә була? (Яңа үзлекләргә ия булган матдәләр барлыкка килә)

    3. Химик реакцияләргә мисаллар китерегез:

а)табигатьтә;

б)промышленностьта;

в)көнкүрештә.

  1. Билгеләмә бирегез:

-молекула дип...

-атом дип...

-валентлык дип...

-химик формула...(нәрсәне күрсәтә)

-химик элемент-...

5) а)пыяла; б)резина; в)бакыр; г)чуенның нинди үзлекләре аның кулланышын билгели?

6) Кислород - гади матдә һәм кислород - химик элемент булуын истә тотып икешәр җөмлә төзегез.

7) Химик тигезләмә нәрсә ул? Аны төзү алгоритмы нинди? Аңлатыгыз.

8) Химик реакция типлары. Билгеләмә. Мисаллар.

9) Химик реакцияләрнең узу шартлары. (Матдәләрнең орынуы, җылыту, яктылык аерылып чыгу, җылылык аерылып чыгу яки йотылу).

10) Химик реакцияләрнең билгеләре. (Газ аерылып чыгу, утырым төшү, төс үзгәрү, ис чыгу)

2. "Химик диктант". Физик һәм химик күренешләр конкурсы.

"Ф"-физик күренешләр, "Х"-химик күренешләр.

I-в так сораулар.

II-в җөп сораулар.

  1. сөтнең әчүе,

  2. спиртның парга әйләнүе (очуы),

  3. хушбуй исе таралу,

  4. утын яну,

  5. яфрак черүе,

  6. кайнатма шикәрләнүе,

  7. фотосинтез,

  8. тимерне чүкү,

  9. бакыр әйбер эшләнмәләрдә яшел кунык барлыкка килү,

  10. тимер күгәрү.

Үзконтроль өчен ачкыч:

I-в ХФХХХ

II-в ФХФФХ.


  1. "Матдәләр һәм катнашмалар"ны аера белү конкурсы.

"М" һәм"К"

I-в так сораулар.

II-в җөп сораулар.

  1. дистиллирланган су, 6) фосфор,

  2. бакыр, 7) гранит,

  3. туфрак, 8) аш тозы,

  4. һава, 9) елга суы,

  5. шикәр, 10) сульфат кислотасы.

Үзконтроль өчен ачкыч:

I-в МКМКК

II-в МКМММ.


  1. "Химик белемнәрне куллана белүне тикшерү" конкурсы.

Командаларга индивидуаль карточка биремнәре өләшенә. Алар элементларның валентлыкларын күрсәтергә тиешләр.

I-в P2O5, CaO, Na2S, MgS, AI2O3, PbO2, MnO

II-в Mn2O7, SnO2, CO2, MgO, SO2, Fe2O3, AICI3


  1. "Химик хоккей" конкурсы.

Командалар алмаш-тилмәш бер-берләренә сораулар бирә. (өчәр сорау)


  1. Эксперименталь конкурс.

Практик эш башкару өчен һәр командадан ике укучы чакырыла. ХК кагыйдәләрен искә төшерегез һәм төгәл үтәгез! Билгесез эремәләрне аерыгыз.

I-вариант. Су һәм хлорид кислотасы эремәсе.

II-вариант. Су һәм натрий гидроксиды эремәсе.

  1. "Химик галимнәрне беләсезме" конкурсы.

Һәр командадан да берәр укучы танылган химиклар (Роберт Бойль, Джон Дальтон, Амадео Авогадро, Антуан Лавуазье - атом-молекуляр тәгълимат авторлары яисә башкалар ) турында 2-3мин чыгыш ясыйлар.


  1. Химик тигезләмәләр һәм реакция типлары.

Карточкалы биремнәр. Коэфициентларны куярга, химик реакция тибын билгеләргә.

I-вариант

А) ... + О2= МgO (…….. реакциясе)

Б) FeO+ H2= Fe + … (……….реакциясе)

B) Au2O3= Au + … (…….реакциясе)

II-вариант

А) ... + HCI = FeCI2 +H2 (…….. реакциясе)

Б) H2 + Br2= … (……….реакциясе)

B) НgO= …+ O2 (…….реакциясе)

9. Йомгаклау. Жюри нәтиҗәләре. Журналга билгеләр кую.





© 2010-2022