Дару үләннәре

Әлеге материалны мәктәпкә хәзерлек төркемендә, башлангыч мәктәптә тирә-юнь белән таныштыру дәресләрендә, әти-әниләр көнкүрештә куллана ала. максат: Балаларны дару үләннәрен танырга  һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү  эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.  Алдан эшләнгән эшләр: шигырьләр өйрәнү, дару үләннәре турында сөйләшү, кипкән дару үләннәрен карау. Сүзлек: “үлән җыючылар”, бүре җиләге,  мәтрүшкә,  балтырган, агулы.
Раздел Химия
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай районы, Татарстан поселогы, "Лебедушка" балалар бакчасы тәрбиячесе Загрутдинова Гөлсинә Гасыйм кызы

Дару үләннәре.

Максат:

Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр: шигырьләр өйрәнү, дару үләннәре турында сөйләшү, кипкән дару үләннәрен карау.

Сүзлек: "үлән җыючылар", бүре җиләге, мәтрүшкә, балтырган, агулы.

Җиһаз: проектор, магнит тактасы, рәсемнәр, гербарий, уен өчен һәр балага кисмә рәсемнәр, магнитофон, битлекләр.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар, әйдәгез әле берберебез белән исәнләшик берберебезгә исәнлек телик, хәрберебез үзебезнең җан җылысын бүләк итсен әле, матур теләкләр телик (исәнме, исәнлек телим,исән бул, сау бул,бәхетле бул, сау-сәламәт бул).

Тәрбияче: Мин ниндидер тавыш ишетәм кебек. (Айболит керә)

Айболит. Исәнмесез, исәнмесез! Мин кая килеп эләктем, монда авырулар бармы? Юк? Менә бит мин телеграмма алдым, (укый) - Тизрәк килеп җитегез, бик күп җәнлекләр авырый.

Тәрбияче. Бу "Лебедушка" балалар бакчасы. Ә балалар кайда урнашканын сөйләп китәрләр (Татарстан поселогы, Советская урамы 19 нчы йортта урнашкан.)(Слайд №1 - бакча фотографиясе)

Айболит. Африка еракмы соң?

Тәрбияче. Әйе, ерак, без Поволжьеда торабыз, монда гаҗәеп матур табигать. Әмма бу якларда кыш көннәре бик салкын.

Айболит. Салкын дисез инде, димәк авырулар булырга тиеш сезнең арада. Кая әле минем таблеткалар, уколлар, мин хәзер сезне дәвалыйм.

Тәрбияче. Айболит, кирәк түгел безгә таблеткалар, уколлар. Без барыбызда сау сәламәт, чөнки без төрле дару үләннәреннән ясалган чәйләр эчәбез.(слайд№2 елмаеп төшкән балалар рәсеме)

Айболит. Күрәм-күрәм, битләрегез алсуланып тора. Мин бик шат.

Тәрбияче. Без сине җәйләүгә, урманга чакырабыз.

Җәй айлары - дару үләннәре җыярга иң кулай вакыт. Әмма мең төрле дәвага ия булган әлеге үләннәрне торак йортлар яныннан, парк һәм скверлардан, олы юл читләреннән җыярга ярамавын да истән чыгармаска кирәк. Автомобильләр юлы тирәсендә үскән үләннәрдә исә свинц, күкерт һәм цинк күп була. Урманга без автобуска утырып барырбыз.

(Балалар "Кояшлы ил" җыры фонограммасына кушылып урманга "юл тоталар")

Урман аланы. Балаларны урман Патшабикәсе каршы ала.

Урман Патшабикәсе.Исәнмесез, кадерлеләрем! Мин бик шат сезне күрергә. Ни йомыш?

Тәрбияче. И хөрмәтле Фея! Безнең, Айболит белән бергә, Африкадагы җәнлекләрне дәвалыйсыбыз килә. Син безгә булышсаң иде, уз урманыңда үскән дару үләннәре турында сөйләп , таныштырып китсәң иде.

Урман Патшабикәсе .Менә хәзер тылсымлы таягым белән утәм, һәм безнең алда дару үләннәре пәйда була.(тылсымлы көй яңгырый, балалар ободок, ярым битлекләр кияләр һәм шигырьләр сөйлиләр).

Слайд №3.Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән

Кай арада җил искән

Ак шар очкан да киткән. (тузганак)

Слайд № 4Күп чәчәкләр белән бергә, бер үк җирдә үсәләр.

Шифасы күп булган өчен чәен ясап эчәләр. (мәтрүшкә)

Сары эшләпә кигәннәр, җем-җем итә күзләре

Гел кояшка караганга, кояш төсле йөзләре. (көнбагыш)

Слайд №5 Ак чуклары кар кебек

Сары төсе бал кебек.

Әмма ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. (ромашка)

Слайд №.6Язгы кояш нурын чәчкәч,

Бар чәчәктән уздырып

Җир өстенә калыктым

Кар мендәрен туздырып. (умырзая)

Слайд №7. Ак энҗеләр төсле мин

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да,

Сак була күр җыйганда. (ландыш)

Слайд № 8 Чайкала алтын арышлар

Арада зәңгәр бизәк.

Ни икәнен белим дисәң,

Башыңны эшләт тизрәк. (күк чәчәк)

Слайд № 9 Ал яулыклар ябынган

Ал кыналар ягынган.

Кулым сузсам- тешләп алды

Шул кадәрле сагынган. (гөлҗимеш)

Слайд №10 Таң аткач та, таң аткачта

Үбеп кояш нурларын,

Көмеш күлнең уртасында

Ачып куя таҗларын. (төнбоек)

Слайд №11 Әй бал корты әйләнә,

Бу йомгакка бал тулган!

Бал корты балын алган,

Сыерлар ашап куйган. (тукранбаш).

Айболит. Нинди бай икән сезнең торган җирләр, ничаклы дару үләннәре үсә, тик мин аңлап бетермим, ничек файдалы соң алар, ашап куясың да булдымы? Шуның белән файдасы тияме?

Тәрбияче. Ягез әле балалар, сөйләп, аңлатып китик әле Айболитка.

Тәрбияче. Әйе, ашагач файда була торган үләннәр бар, болар җиләкләр. Нинди җиләкләр беләсез, балалар? Уен "Танып бел һәм аның турыда

сөйлә "

Слайд №12- Миләш.

Бала: Бу - миләш. Ул баш авыртканда кулланыла.

Слайд № 13 - Балан.

Бала: Бу - балан. Ул ашказаны авыртканда, кан туктату өчен дә кулланыла.

Слайд №14- Кура җиләк.

Бала: Бу - кура җиләге. Ул салкын тигәннән бик файдалы. Температураны төшерү чарасы.

Слайд №15- Гөлҗимеш.

Бала: Бу - гөлҗимеш. Ул хәл булмаганда, витамин буларак кулланыла.

Слайд № 16 - Кара карлыган.

Бала: Бу - кара карлыган. Ул хәтер начар булганда, тын юлларына салкын тигәндә бик файдалы.

Тәрбияче. Димәк, үсемлекләрнең җимешләре дә бик файдалы икән.

Тәрбияче. Җиләкләр киләсе җәйгә кадәр саклансын өчен нәрсә эшләргә кирәк?(турарга, киптерергә, җитен капчыкларга тутырырга).

- Һәм кайда сакларга?(брикетларда, коробкаларда, кәгазь пакетларда). Слайд №17

Тәрбияче. Әйе, өйдә аларны гадәттә, киптерәләр, пакетларга салалар, һәм караңгы урында саклыйлар.

-Нәрсәләр әзерләп була киптерелгән үләннәрдән? (төрле төнәтмәләр, шулпалар).

Тәрбияче. Менә берничә үлән күрсәтербез, һәм нинди файда китерүе турында сөйләп китәрбез. Уен. "Мин сөйлим, син тап"

Слайд №18 Гөлҗимеш - витаминнарга бай, яз көне бик файдалы.

Слайд №19 Ландыш - йөрәкне дәвалый.

Слайд №20 Юкә чәчәге, сары мәтрушкә, - салкын тигәннән файдалы.

Слайд №21 Һиндыба - тамак авыртканда, чәйкату өчен файдалы.

Слайд №22 Тузганакның - тамыры бик файдалы. Йокысызлыктан интеккәндә, аппетит булмаганда, ашказаны авыртканда кулланыла. Чәчкәсеннән кышкылыкка варенье ясыйлар.

Урман Патшабикәсе. Хөрмәтле кунаклар ! Минем сезгә бер күчтәнәчем бар. Бүген мин сезне яңа төр үлән - мәтрүшкә белән таныштырырмын.(Слайд №23 рәсемен карау,мәтрүшкәнең үзен карау, иснәп карау). Мәтрүшкә тынычландыра, аппетитны яхшырта, ютәл вакытында файдалы.

Тәрбияче. Аңладыңмы инде Айболит ? Ә хәзер безгә бакчага кайтырга вакыт. Автобуста урыннарны алабыз да бакчага юл тотабыз. Сау бул урман Патшабикәсе.

Тәрбияче. Үләннәрне танырга, нинди үлән нидән файдалы икәнне белдек, хәзер инде Африкадагы җәнлекләрне дәваларга да була.

Хәзер без балалар белән аларга тәмле, шифалы, витаминлы үлән чәйләре ясап җибәрәбез.(термоска үләннәр салына)

Чәйнең кушылмасына салабыз кычыткан, гөлҗимеш, кара карлыган яфракларын, аларны термоска салып кайнар су белән коябыз. Син африкага барып җиткәнче бу үләннәрнең төнәтмәсе әзер була.

Айболит. Алай булса, мин чаптым, мине көтәләр, рәхмәт сезгә бик зур. Сау булыгыз.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, барлык үсемлекләр дә дару үләне була аламы? Бик дөрес, агулы үсемлекләр дә бик күп. Һәм без сезнең белән бүген берничә агулы үсемлек белән танышырбыз.

Слайд №.24 Бу үсемлек - Бүре җиләге. Җимешләре кызыл төстә, кызыктырып тора. Бик агулы.

Слайд №25 Бу үсемлек - Тиле бәрән орлыгы. Аның орлыклары мәк орлыгына охшаган. Кешене тилертә.

Слайд №26 . Бу үсемлек - Карга күзе. Дүрт яфрак һәм уртасында кара бер җимеш. Ашарга ярамый, агулы.

Слайд №27 Бу үсемлек - Балтырган. Аның суы кешенең тәнеңә тисә, пешерә. Димәк балалар, үсемлекләрне яхшы белмичә, теләсә кайсын җыярга ярамый.

Тәрбияче. Боларны истән чыгармыйк, һәм олылардан сорамыйча бер үләнне дә кулланырга ярамый, сәләмәтлегебезгә зыян килүе бар.

Әйдәгез, балалар, без дә Патшабикә җибәргән үләннәрдән ясаган чәйне авыз итик.



© 2010-2022