• Преподавателю
  • Химия
  • Урок татарского языка в 7 классе «Второстепенный член предложения. Определение»

Урок татарского языка в 7 классе «Второстепенный член предложения. Определение»

Урок посвящен изучению темы «Второстепенные члены прелдожения.Определение» в 7 классе.На данном уроке поставлены задачи изучения определния через развитие бережного отношения к одежде и украшениям татарского народа.На этом уроке также уделяется большое внимание учащихся роли определения в устной и письменной речи.Использование определений в речи помогает человеку правильно и грамотно выразить свою мысль, быть конкретным и точным. На уроке дети выполняют тест на актуализацию знаний, а затем ,позн...
Раздел Химия
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


МАОУ Тукузская СОШ











Урок татарского языка в 7 классе по теме:

" Второстепенные члены предложения.Определение"

"Национальные узоры татарского народа"

(на татарском языке)














Подготовила учитель

татарского языка и литературы

Ибукова В.Н.












Тукуз, 2013 г.



Тема: Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

"Халкымның милли бизәкләре"
Максат:

1 Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату, укучыларның сөйләм телен үстерү, татар милли бизәкләре белән кызыксыну хисен тәрбияләү


2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, аергычларның сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру;

3.Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,мультимедия, презентация, карточкалар, тестлар, сүзлекләр.

Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.(1 мин.)

2.Актуальләштерү. (11 мин.)

Укучыларның белемен актуальләштерү.

1. Тест сорауларына җаваплар алу.

1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:

А) сүзтезмә

Б) җөмлә

В) тезмә сүз

2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:

А) сүзтезмә

Б) җөмлә

В) тезмә сүз

3. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:

А) тезүле

Б) ияртүле

4. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:

А) хәбәр

Б) ия

5. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә?

А) нинди тойгы белән әйтелүгә

Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә

В) иярчен кисәкләре булуга

6. Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?

«Нинди ямьле безнең ил»

А) нокта

Б) сорау

В) күп нокта

Г) өндәү

7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?

А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе

Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе

В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе

2. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.

Сораулар.

- Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?

- Ия, хәбәр.

- Нинди җөмлә кисәге ия була?

- Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.

- Нәрсә ул хәбәр?

- Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.

- Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?

- Җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

- Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәк дип атала. Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

- Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.

- Бүген иярчен кисәкләрнең берсе - аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

(Дәреснең темасы, максаты әйтелә).

3.Яңа теманы аңлату.(13 мин)Җөмләләр белән эшлибез.

1)Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән.

2)Әдрәс камзуллар керәшен татарларының һәм Ука-Сура, Чепца буенда яшәүче татар карчыкларының сандыгында бүгенге көндә дә саклана әле.

3) Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

4) Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була.

5) Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытларда күбрәк тә йөзек була.

6) Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була.

7) Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр.

-Укучылар, бу җөмләләрдә нинди бизәнү әйберләре турында сүз бара?

(җаваплар тыңлана)

- Укучылар, җөмләнең аергыч дигән иярчен кисәге һәрвакыт исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый. Бу - аергычларны табуны җиңелләштерә: исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый торган теләсә нинди сүз җөмләдә аергыч була. Ә хәзер җөмләләрдән исем белән бирелгән кисәкләрне, шулай ук аларны ачыклаучы кисәкләрне табып, җөмләне сүз тезмәләренә аерып чыгыйк.

Мисал өчен бергәләп беренче җөмләне тикшерик.

1)Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән.

Күлмәк,алъяпкыч - исем белән бирелгән кисәк, ләкин аларның аергычы бармы? (юк)

алымнары сүзен кайсы сүз ачыклый? - декоратив,

тукымадан (нинди?) - төстәге,

- Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгәннәр?

- Шулай, җөмләнең төрле урынында: башында, уртада. Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?

- Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала. Димәк, аергыч җөмләдә теләсә нинди урынга күчеп йөри алмый, ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан гына килә. Бу сүзләрнең уңай (туры) тәртибе була. Шигъри яки гади сөйләмдә генә аергыч аерылмыштан соң килергә мөмкин. (Исемең ничек синең?) Аергычка билгеләмә бирдерү.

Дәреслектә бирелгән билгеләмәне укыйбыз.Нәтиҗә ясыйбыз.

Димәк, ияртүче кисәк - аерылмыш - аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче?кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала.Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр - газет-журнал, китап, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала.


4. Дәреснең ял итү өлеше (Физкультминута 2 минут)

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,(алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары - артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз (башларны уңга - сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез (иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез (кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып (кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте)
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез (чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз (чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп (чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

5. Яңа теманы ныгыту.(16 мин.)

Текст өстендә эш. Аергычларны тап.
Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре - читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.


Татар халкының бизәнү әйберләреннән тагы нәрсә турында белдегез?

(читек турында)
Карточка №2 (Көчле укучы )Аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.
Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кызлары арасында озын балтырлы, каюлы ботинкалар да очрый. Керәшен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табанлы күн итекләрне дә еш очратырга була.

Карточка №3(Көчле укучы телдән эшли)

Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе.
Красивое платье,драгоценное украшение, серебряный браслет,рубиновое кольцо, национальный нагрудник,кожаные сапожки.

Карточка№4(Урта укучы эшли)

Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз.

Зәңгәр читек
Ак күлмәк

Челтәрле калфак

Күн алъяпкыч

Карточка №5(Урта укучы эшли)

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.
... төбәкләрдә дә ирләр һәм хатыннар кышын ... итек кигәннәр. Итекнең дә ике төре бар: ... кунычлы һәм кунычсыз, кәвеш формасында итеп басылганы (киез-ката, бәлүнкәләр). «Бәлүнкә»ләpнe өйдә кию өчен дә басканнар. Итек басучылар итекне ... җепләр белән бизәкләп, чуарлап та эшләгәннәр. Безнең халык, бигрәк тә хатын-кызлар һәм ... яшьтәге ирләр, ... балтырлы киез итекләрне яратып кигән.
Традицион-гадәти кием, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре буларак, бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.

Аергычлар: барлык, киез, озын, төрле төстәге, өлкән, кыска.

Аергычлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Аергычлар ни өчен ки
рәк?

Карточка №6(Йомшак укучыга)
Уен. Карточкадагы "артык сүзне тап".
Аергыч,тәмамлык, сыйфат, ия.
Матур, алтын, нәкыш, чигүле.
Читек, алъяпкыч, беләзек, калфак.
Бизәнә, алкалар, йөзек, хәситә.
Татар, үзбәк, рус, башкорт.

Алар, кием, камзул, калфак.

Шигырь уку.Аергычларны табу.


Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән,
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.

Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.

Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.


4. Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.

- Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?

- Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?

Эпитет.

- Әйе, без шагыйрьләребез шигырьләреннән алынган мисалларда да аергычларны күп очраттык. Димәк, аергычлар сөйләмдә еш кулланылалар һәм безнең телебезне баетып, матурлап торалар икән.


IV. Дәресне йомгаклау.

- Укучылар без бүген нинди җөмлә кисәген өйрәндек?

- Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?

Өй эше. (1 мин.)Укучылар, минем бер яраткан гадәтем бар.Төрле мероприятияләрдә, концертларда булганда, төрле милли киемнәр кигән халыкны фотога төшерергә яратам.Хәзер сезнең игътибарыгызга фотосурәтләр тәкъдим итәм.Ә сезгә өйдә төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны кулланып, «Милли киемнәр» дигән темага сочинение язарга.

Билге кую.




© 2010-2022