Викторина по химии Путешествие в страну Химия

Раздел Химия
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Химиядән класстан тыш чара - викторина

«Химия иленә сәяхәт»

Максат. Укучыларның логик фикерләвен, зирәклеген ачыклау һәм үстерү, белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана алуларын ачыклау, аларда химия фәнен үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау. "Эзләргә, табарга, бирешмәскә!", "Күп укыган күп белә" лозунглары.

Викторинада 8 - 9 класс укучылары катнаша.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар һәм мәктәбебезнең иң зирәк һәм иң тапкыр укучылары!

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан булган?

Әйтсен шуны белгән!

Бүген сезне мавыктыргыч ярыш көтә. Без аны "Химия иленә сәяхәт" дип атадык. Кичәбезнең девизын "Эзләргә, табарга, бирешмәскә!" дип алдык. Без бүген сезнең белән мәктәбебезнең бөек химигы ачыклаячакбыз. Моның өчен безгә жюри кирәк булачак, сезне хәзер хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырам.

Ярышта катнашачак укучылар, түргә рәхим итегез.

I тур. "Химия иленә юл" дип атала.

Химик элементларның Д.И.Менделеев периодик таблицасы буенча вертуаль сәяхәткә чыгабыз.

1. Периодик закон кайсы елда ачылган (1869 ел)

2. Д.И.Менделеевның периодик таблицасында кайсы элементның даими урыны юк. (водород)

3. Төркемдә өстән аска элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (металл үзлеге арта)

4. Д.И.Менделеев химик элементларны системага салганда, атомнарның нинди үзлегенә нигезләнгән? (массасына)

5. Периодта сулдан уңга элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (неметалл үзлеге арта)

6. Иң электротискәре элемент (фтор)

7. Иң сыек металл (терекөмеш)

8. Кайсы затлы металл иң яхшы катализатор булып тора? (платина)

9. Кайсы металлны кешенең тир, яшь, кан металлы дип атыйлар? (алтын)

10. Иң металлик металл (франций)

11. Бу элемент җитешмәгәндә йөрәк чирли. Ул йөземдә, сояда бар (калий)

12. Кайсы элементлар илләрнең исеме хөрмәтенә аталган (Германий, Франций, Полоний, Рутений, Галлий)

13. Күп йөзле элементларның берсе. Берничә гади матдә барлыкка китерә: графит, алмаз, күмер, корым (углерод).

14. Ә бу элемент Көньяк Американың бер иленә үзе исем биргән (көмеш, Аргентина)

15. Кайсы металларны дөнья кисәкләре исемнәре хөрмәтенә атаганнар? (Европий, Америций).

16. Кайсы элементлар галимнәр исемен йөртә? (Курчатовий, Нильсборий, Эйнштений, Менделеевий, Нобелий, Лоуренсий, Берклий)

17. Кайсы металлның исеме "көл" ягъни "зола" дип тәрҗемә ителә (калий).

18. Табигатьтә очрамый торган галоген (астат).

II тур. "Формулалар, төшенчәләр, атамалар"

  1. Матдәнең бер моле массасы. (моляр масса)

  2. Газларның моляр күләме. (22,4 л)

  3. Тере организмнар өчен яраксыз су. ("Үле" яки "авыр" су)

  4. Кислота һәм нигез арасындагы алмашу реакциясе. (нейтральләшү реакциясе)

  5. Нашатырь.( NH4Cl, аммоний хлориды)

  6. Сүндерелмәгән известь. (CaO кальций оксиды)

  7. Сүндерелгән известь.( Ca(OH)2 кальций гидроксиды)

  8. Алмазның кристаллик челтәре. (атомлы кристаллик челтәр)

  9. Химик реакцияләрнең тизлеген үзгәртүче матдәләр. (катализаторлар)

  10. Җылылык аерылып чыгу белән баручы реакция (экзотермик реакция)

  11. Уңай яки тискәре корылган кисәкчек. (ион)

  12. Нинди сөт әчеми? (известь сөте Ca(OH)2 )

  13. Корылмасыз элементар кисәкчек. (нейтрон)

  14. Гемоглобин составына керүче металл. (тимер Fe)

  15. Водород оксиды. (су H2O)

  16. Кайсы металлның ионнары бактерияләрне үтерергә сәләтле? (көмеш Ag+)

  17. Гадәти шартларда сыек хәлдәге неметалл. (бром Br)

  18. Рентген нурланышыннан саклаучы металл. (кургаш Pb)

III тур. Татарстан Республикасының һәм химия.

1. Кемнәрнең хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала? (К.Клаус белән Н.Зининның фәнни хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала)

2. К.Клаус нинди элементны ача һәм кайсы елда? (Рутений элементы, 1844 ел).

3. Органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен кем исбатлый? (А.Бутлеров)

4. Бу галим Казанда пансионда укыган чагында химия белән кызыксына башлый. Хәвеф-хәтәр тәҗрибәләр ясавы өчен, аңа берничә мәртәбә җәза да бирәләр, хәтта карцерга да утырткалыйлар. Ә бер тапкыр аны мәсхәрәләп, муенына кара такта тагып, укучылар каршысына чыгаралар. Бу тактага:"Бөек химик" - дигән сүзләр

язылган була. Ул чакта мыскыллау сүзләре дөрескә чыга - бу кеше бөек химик булып китә. Сүз кем турында бара? (А.М.Бутлеров).

5. Республикабыздагы химия һәм нефтьхимиясе үзәкләрен беләсезме? (Казан, Түбән Кама, Менделеев шәһәрләре)

6. Түбән Камадагы иң эре предприятиеләр (Нижнекамскнефтехим, Нижнекамскшина акционерлык җәмгыятьләре)

7. Казандагы эре предприятиеләрне беләсезме?

(Казаньоргсинтез, Кварт акционерлык җәмгыятьләре, С.М.Киров исемендәге синтетик каучук фәнни производство берләшмәсе, "Тасма" холдинг компанисе, "Нәфис" АҖ, Мулланур Вахитов исемендәге химкомбинат, "Татхимфармпрепаратлар" производство берләшмәсе.

8. Химия промышленносте эшләп чыгарган продукциянең кайберләре бары тик бездә генә җитештерелә һәм Россия, элекке СССР дәүләтләре өчен уникаль булып санала. Бу ниниди продукция? (Желатин, шар-пилот һәм радиозонт тышчалары, термопласттан эшләнгән торбалар, югары сыйфатлы сабыннар, стеарин һәм

олеин кислоталары)

IV тур. "Һәр фәннең - үз теле" дип атала.

Татар телендә бик матур, мәгънәле мәкаль һәм әйтемнәр күп кулланыла. Менә без аларны химия теле белән әйтеп карыйк әле.

  1. Һәр ялтыраган алтын түгел. (аурум)

  2. Акбур кебек ап-ак. (кальций карбонаты)

  3. Тимерне эссесендә сук. (феррумны)

  4. Сөйләшүең көмеш булса да, тик торуың алтын.(аргентум, аурум)

  5. Судан да пакъ булып булмый.

Укытучы. Сәяхәтебезне тәмамлар чак җитте. Сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар безгә кичәнең җиңүчесен әйтер.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз!



















Республика Татарстан

МО «Лениногорский муниципальный район»

МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа»





Разработка внеклассного мероприятия

«Путешествие в страну химии»

(Викторина)







Учитель биологии и химии

МБОУ «Урмышлинская основная

общеобразовательная школа»

Фарзиева Милеуша Рудиковна



© 2010-2022