Җәннәт әниләрнең аяк астында

"Описание материала: Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»әсәрендә балаларның әти-әниләренә булган мөнәсәбәте чагылыш тапкан. Әсәрдә Акъәбинең гомере буе туган җиренә тугърылыгы,баларына карата яхшы мөнәсәбәттә булуы тасвирлана.Ә балаларының әниләренә карата хөрмәтнең юк дәрәҗәсендә булуы,газиз әниләренең соңгы васыятен дә үтәмәүләре күңелне әрнетә.Бу образда халык рухы,борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Ул киң күңелле,хезмәт яратучы,зур хөрмәткә лаек Ана.Акъәби балаларына газиз туг...
Раздел Химия
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Җәннәт әниләрнең аяк астында.

(Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча).

Максат:1. Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне ныгыту, сөйләм телен үстерү.

2.Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

3. Укучыларда ягымлылык, җылы караш, эстетик зәвык формалаштыру

4. Гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәреснең тибы: укыганнарны билгеле бер системага салу, сөйләм телен үстерү.

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. 3 том. Р. Фәхреддин, балаларга үгет-нәсихәт, "Сөембикә" журналлары.

Техник чаралар: компьютер, магнитафон.

Дәрес барышы.

I.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? Озакламый яз җитәр. Яз безгә матур бәйрәм алып килә. Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр-ак яулыклы әбиләребез турында. Ана-дөньяга килгәнче, ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата-аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан-буынга килә. (Слайдтан укыла)

Гомер - мизгел, Тормыш үзәненнән

Үтүләре ай - һай тиз икән.

Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен

Түмгәгенә кадәр үз икән. (Р.Насыйбуллина).

II. Материалны кабатлау.

1.-Укчылар хәзер барыбызда компьютердагы презентацияләрне ачабыз. Без сезнең белән шунда слайдка язылган фикерләр белән эшләячәкбез. Сез төркемнәрдә фикер алышасыз һәм миңа җавап бирәчәксез. 2 нче слайдтагы фикерне укый беренче төркем, ә 3 нче слайдтагысын укып әзерләнә 2 нче төркем.

"Балалар белән ата-аналары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр балаларга ата-аналарына карата зур җаваплылык өсти. Үзләренә карата зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгаләмәгә һәм тәрбиягә ата-анадан да лаек беркем юк." Риза Фәхреддин. (2 нче слайд)

"Әти-энисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та". Риза Фәхреддин.(3 нче слайд).

  • Укчыларның җаваплары тыңлана.

4 нче слайд. Ана- шәфкать диңгезе ( исеме)

"Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр". Хәдис.

Ата-ана теләге утка-суга батырмас. Мәкаль

Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама. Мәкаль

- Укчылар, безнең 4 нче слайтыбыз "Ана- шәфкать диңгезе". Әйдәгез, хәзер шушы сүзләр өстендә эшлик. Диңгез сүзе нинди мәгънәне аңлата? (Диңгез иксез - чиксез дәрья, киңлек су дигән сүз).

- Шулай булгач. Аналарда булган шәфкатьлелекне тик торганнан гана диңгезгә тиңләмәгәннәрдер. (Бер укчы Ф. Садриефның "Таң җиле романыннан өзек укый).

-Укучылар, сезнең бу җавапларыгыз, фикерләрегез бервакытта да хәтерегездән чыкмасын, эш - гамәлләрегездә чагылсын иде. Әти - әниләрегезнең ныклы терәге булсагыз иде.

5 нче слайд.

Ана-бөек исем. (исеме)

"И газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырыштылар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез, хөрмәт күрсәтегез!" Хәдис. (Укучылар җавабы тыңлана)

  • Укучылар мин сезнең әйткән фикерләр белән килешәм. Безнең күркәм кешеләргә карата багышлап күпме шигырләр, әсәрләр иҗат ителә.Әйдәгез, бергәләп тагын бер кат барлап чыгыйк.( Укучылар санап күрсәтәләр).

  • Җир йөзендә күп әниләр яши. Алар арасында бик бәхетлеләре дә бар, бәхетсезләре дә бар. Аларның тормышын безнең әдәбиятта бик күп язучыларыбыз иҗат итәләр. Ләкин алар арасында берсе аерылып тора. Ул- Ә.Еники. Ә. Еники- чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның әсәрләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып санарлык һәм шулай санала да. Бу дәрескә әзерләнер алдыннан мин сезгә иҗади эш биргән идем. Сез язучы турында презентация ясап килергә тиеш идегез. (Укучылар чыгыш ясый презентация ярдәмендә).

3. Әсәр өстендә эш.

6 нчы слайд.

"Ана бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы сакалы агарып бетсә дә, бала-мәңге бурычлы бала!" Ә. Еники. Бу юллар нәрсә аңлата? Автор ни әйтергә тели?

7 нче слайд.

Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,

Хәтта кансыз-кемнән өйрәндек?

Усаллыкка, әдәпсезлекләргә

Нинди иләк аша иләндек?

Ата-баба гомер юлымы бу.

Без нинди соң, нинди юл алдык?

Аерылдык җирдән, йолалардан,

Үзебездән үзебез югалдык.( Н. Нәҗми.)

-Шушы шигырь юлларыннан чыгып минем сезгә сорау бирәсем килә. Акъәби бәхетлеме? Акъәбинең тормышы ничек? Ни өчен ул ямансу? Хикәядә әбинең җанын иң әрнеткәне нәрсә?

- Ни өчен аның балалары шундый? Акъәби бит аларны кеше булсын дип тәрбияли. Сәбәбе нәрсәдә?

- Әбинең балалары кайларда эшлиләр?

- Укучылар, уйлап карагыз әле. Яучы ни өчен бу һөнәр ияләрен тасвирлаган?

- Олы улы Суфьян турында ниләр әйтә аласыз?

- Гөлбикә турында нинди фикердә сез?

- Читтәге балалары хакында нәрсә әйтерсез?

- Әсәрдә тагын нинди образлар бар һәм алар ни өчен кулланылганнар?

- Әсәрдә кылган һәм учак образлары бар? Алар нәрсәне аңлата?

8 нче слайд.

" Инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр- бу бит Аналарының соңгы васыяте!" Ә. Еники.

- Васыятьне үтәмәү мөмкинме?

- Без дәрес буе васыять дип сөйләштек . Ә ул нинди мәгънәгә ия сүз? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аңа нинди бәя бирелгән?(Сүзлектән уку).

9 нчы слайд.

Ил шатлыгы, ил аклыгы әбиләр.

Әбинең васыятен балалары ничек " үти"?

- Әсәрдә төп герой Акъәби. Ни өчен аңа Акъәби дип исем биргәннәр? (Сыйныф укучылары бергә җыелып әбинең әйтергә теләгән фикерен җиткерәләр).

III. Йомгаклау

10 нчы слайд.

Әсәрнең әһәмияте:

-әти-әниләрне хөрмәт итәргә;

-туган җирне яратырга;

-кешелекле булырга;

-халкыбызның гореф-гадәтләрен белергә.

- Язучы бу әсәр аша безгә нәрсә әйтергә тели? Дәресебезне йомгаклап, әниләр турында нәрсә әйтә алабы? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

- Кадерле укучылар, әйдәгез, һәрчак Әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы, булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.

IV. Өй эше.

1." Суфиянның киләчәге".

2. "Ак әбием минем".

3. "Туган телем әнидән килә" дигән темаларының берсенә сочинение язарга.



© 2010-2022