- Преподавателю
- Химия
- Химическая викторина «Химические элементы»
Химическая викторина «Химические элементы»
Раздел | Химия |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Фатхрахманова Л.Ш. |
Дата | 01.03.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
8-9 класслар өчен викторина сораулары
"Химик элементлар"
Дөрес җавап биргән укучыларга фишка биреп барыла.
Иң күп фишка җыйган укучы җиңүче була.
1. Бу элементның исеме «су тудыра » дигәнне аңлата?(водород)
2. Бу элементның исеме «әче тудырам » дигәнне аңлата ? (кислород)
3. Шәһәрләр хөрмәтенә бирелгән элементларны санарга.
(магний, иттрий, гольмий, лютеций, гафний, берклий, дубний)
4.Тереклек элементларын санарга . (C, H,O, N, P, K, Ca, Fe)
5.Нинди элемент җитмәгәндә кариес башлана? (фтор).
6. Ламинария суүсемендә нинди элемент күп ?(иод).
7.Кайсы элемент исемнәрдә хайван исемнәре бар (рус телендә)
( мышьяк, менделеевий, цирконий, вольфрам).
8. Бактероцид үзлекләргә ия металл (көмеш).
9. Борынгы Римда трубалар нинди элементтан ясалган булган ( кургаш)
10.Борынгы мифология геройлары хөрмәтенә бирелгән исемнәр .
(титан, прометий, тантол, ниобей, тантал, торий)
11.Хат «Исәнме, кадерле дускаем. Бу открытканы Европадан җибәрәм. Хәзерге техника галәмәт. Иртә белән Кипрда җәй, көндез Парижда көз. Ә монда алтын көз. Кояш нурлары җирне җылыта. Россияне бик сагынам. Синең белән очрашуны көтәм. Сау бул.
R.S. Үземә яңа костюм алдым, бик матур, "көмешсыман " ялтырый.
Бу хаттагы сүзләрдә нинди химик элемент исемнәре яшеренгән.
(Европий, техниций,бакыр, лютенций,золото, гелий, радий-нур, рутений, неон-яңа, индий, серебро).
12. Галимнәр хөрмәтенә бирелгән элемент исемнәре: (гадолиний, кюрий, эйнштейний, фермий, менделеевий, нобелий, резерфордий, мейтнерий).
13. Казан университетында Клаус тарафыннан табылган элемент.(рутений)
14.Кайсы элементның исеме иң гади төзелешле диңгез хайваны
исеме белән охшаш (актиний- лучистый ).
15. Җирнең бер сферасы исемендәге элемент (литий )
16. Европадагы ил исеменә бирелә (элекке һәм хәзерге исемнәре: галлий,
франций)
17. Нинди шәһәрләрнең исемнәре андагы рудалар аерым матдәләр күп булудан килеп чыккан? (Никель, Медногорск, Марганец, Хром-тау- ( Казахстан)
18. «Җир" дигәнне аңлаткан элемент исеме ничек ?(теллур).
19. "Ай" дигәнне аңлаткан элементның исеме ничек ? (селен).
20. "Җимерүче" дигәнне аңлаткан элемент исеме. ( фтор)
21. «Сасы исле» дигәнне аңлаткан элемент исеме (бром ).
22. «Яктыртучы» дигәнне аңлаткан элемент исеме ( фосфор )
23. «Төсле» дигәнне аңлаткан элемент исеме.( хром)
24. Планеталар хөрмәтенә бирелгән элемент исемнәре:
(уран, теллур, нептуний, плутоний, церий- церора- кече планета).
25. Континентлар хөрмәтенә бирелә.(калифорний, америций).
26. Алхимиклар 7 планета 7 химик элементны тудырган дип
санаганнар. Бу нинди элементлар?
1. Юпитер- аккургаш
2. Кояш- алтын
3. Ай- көмеш
4. Сатурн-кургаш
5. Меркурий-терекөмеш
6. Венера- бакыр
7. Марс- тимер.
27. Фуллерен, графит нинди элементтан ясалган гади матдәләр. (углерод)
28. Мәрмәр, акбур составына нинди металл элемент керә. (кальций)
29. Инерт элементларны санарга. (гелий,неон, радон,криптон ,ксенон )
30. Селтеле металл элементларын санарга.( натрий, литий, калий, рубидий, цезий, франций)
31. Фикерләү элементы булып нинди элемент санала? ( фосфор)
32. Исеме "тереклексез" дигәнне аңлата, ә үзе тереклек өчен иң
кирәк элемент.(азот)
33. Җирдә иң күп таралган элемент.(кислород)
34. Космоста иң күп таралган элемент. ( водород)
35. Йөрәк эшчәнлеге өчен нинди элементның ионнары кирәк.
(калий, магний)
36. Гемоглобин составындагы элемент.( тимер)
37. Хлорофилл составындагы элемент ( магний )
38. Озон нинди химик элементтан ясалган.(кислород)
39. Протон, дейтерий, тритий нинди элементның изотоплары( водород)
40. Элек аны «янучан һава » дип атаганнар.( водород)
41. «Шәмәхә » дигән сүзне аңлаткан элемент (иод)
42. Наполеонның чәч бөртегендә табылган элемент ( мышьяк)
43. Иң җиңел неметалл- элемент (водород)
44. Иң авыр металл- элемент (осмий)
45. Авыр эретелүчән металл - элемент (вольфрам)