• Преподавателю
  • Химия
  • Г. Коләхмәтов. Яшь гомер драмасы (татар әдәбиятыннан 10 нчы сыйныф өчен дәрес планы)

Г. Коләхмәтов. Яшь гомер драмасы (татар әдәбиятыннан 10 нчы сыйныф өчен дәрес планы)

      Тема: Г.Коләхмәтовның “Яшь гомер” драмасы. Максат:  1. “Яшь гомер” драмасына анализ ясау;                2. Укучыларның драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен үстерү;                3. Байлык һәм мәхәббәт турында сөйләшү.   Материал:   1. Г.Коләхмәтовның “Яшь гомер” драмасы.            2. Гыйззәт Б. Гафур Коләхмәтов (1881-1918). Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. – Казан, Тат.кит.нәшр., 1981. – 40 б.; рәс. белән.            3. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методи...
Раздел Химия
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Г.Коләхмәтовның "Яшь гомер" драмасы.

Максат: 1. "Яшь гомер" драмасына анализ ясау;

2. Укучыларның драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен үстерү;

3. Байлык һәм мәхәббәт турында сөйләшү.

Материал: 1. Г.Коләхмәтовның "Яшь гомер" драмасы.

2. Гыйззәт Б. Гафур Коләхмәтов (1881-1918). Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. - Казан, Тат.кит.нәшр., 1981. - 40 б.; рәс. белән.

3. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина. - Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. - Казан: Мәгариф, 2004. - 367 б.

Җиһазлау: Г.Коләхмәтовның портреты, тест.

Дәрес тибы. Әдәби әсәргә анализ дәресе

Дәрес планы

I. Актуальләштерү

Тест эшләтү

II. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру этабы

1) Драма жанрының үзенчәлекләрен искә төшерү,

2) Әсәрдәге ике сюжет сызыгын табу,

3) Каршылык турында белгәннәрне искә төшерү,

4) Образларга характеристика бирү,

5) Һәр сюжет сызыгындагы каршылыкларны табу,

6) Каршылыклар аша проблемаларны чыгару,

7) Тема, идеяне ачыклау,

8) Эчке каршылыкларны ачыклау,

9) Психологизмның төрләре турында сөйләшү,

10) Әсәрдәге психологизмны табу.

III. Йомгаклау. Дәрестә үткәннәрне гомумиләштерү

IV. Өй эше бирү

V. Билгеләр кую.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Үткән дәрестә без Гафур Коләхмәтов иҗатын өйрәнүгә керештек. Аның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясадык. Бүгенге дәрестә Г. Коләхмәтовның "Яшь гомер" драмасын анализларбыз.

1 слайд. Тема

Безнең максат: "Яшь гомер" драмасын анализлау

Бурычлар: 1.Драма үзенчәлекләрен искә төшерү;

2. Каршылыклар аша проблемаларны чыгару;

3. Тема, идеяне ачыклау;

4. Әсәрдәге психологизмны табу.

Бүгенге дәрестә белем һәм күнекмәләрне бәяләү өчен сезгә карта бирәм.

(Билгеләр кую өчен карта белән таныштыру)

2 нче слайд. Тест

Гафур Коләхмәтов

Тест

1. Иҗтимагый-сәяси карашлары ягыннан ул кем?

а) "таңчы"

ә) социал-демократ

б) иттифакчы

в) халыкчы

2. Г. Коләхмәтов татар әдәбиятына нинди яңалык алып килә?

а) искелекне, артталыкны кире кагу

ә) реалистик эчтәлекле әсәр язу

б) яңа тема, яңа геройлар алып килү

в) тарихи драма иҗат итү

3. Аны замандашларыннан аерып куйган эшчәнлек төре.

а) драматург

ә) хикәяче

б) публицист

г) марксистик әдәбиятны тәрҗемә итү

е) милли театр оештыру

ж) мөгаллим

4. Г. Коләхмәтов мирасында кайсы иҗат агымы өстенлек итә?

а) мәгърифәтчелек реализмы

ә) тәнкыйди реализм

б) романтиз

в) символизм

5 "Уалган мол" хикәясендә нәрсә сурәтләнә?

а) диңгездәге давыл

ә) кеше күңелендәге эчке каршылык

б) патша самодержавиесенә каршы көрәш

3 слайд. Тестның җаваплары

II. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру этабы.

Әсәрне драма дип атадык. Нәрсә ул драма?

(Драма - 1) матур әдәбиятның мөстәкыйль бер төре; тормышчан конфликтка, вакыйгаларны геройларның эш һәм хәрәкәтләре аша ачуга корылган диалог һәм монолог формасында язылган сәхнә әсәрләре (Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. - 48 б.).

4 слайд

Драмага хас үзенчәлекләр искә төшерелә:

1. Сәхнә өчен языла.

2. Драма әсәренең нигезендә конфликт ята.

3. Хис-кичерешләр тирән бирелә.

4. Кеше образлары гына хәрәкәт итә.

5. Диалог һәм монологлар кулланыла.

6. Драма әсәре вакыт ягыннан чикләнә.

5 слайд

Укытучы өстәмәсе

2) драма - җитди каршылыкка корылган жанр, "шәхеснең җәмгыять белән, башка кешеләр белән мөнәсәбәте вакытындагы драматик хәлен сурәтли" (Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. - 50 б.). Анда авыр, фаҗигале вакыйгалар бирелә, аерым иҗтимагый төркемнәрнең вәкилләре булган шәхесләр каршылыкка керә. Бу көрәш килешү, аңлашу яки автор фикеренә тамашачыны алып килү белән чишелергә мөмкин. Ул бер геройга теләктәшлеген, икенче геройга гаепләү алып килә. Драматизм шәхси һәм иҗтимагый тормыштагы каршылыклардан туа. Каршылыклардан мөһим проблемалар чыга.

Драма тормышның гомуми атмосферасын колачлап алырга омтыла. Шуңа күрә ярдәмче каршылыклар шәхси һәм иҗтимагый төстә бирелә, үзәк каршылык та ике яклы.

Драма жанры чор, җәмгыять, аерым катлау кешеләр тормышындагы җитди мәсьәләләрне күтәрүе, шуларга укучы һәм тамашачының игътибарын юнәлтүе белән аерылып тора.

Драма жанры аллегория - читләтеп әйтүне һәм символларны яратып куллана).

Бүген әсәрне анализлау барышында без шушы үзенчәлекләргә дә игътибар итәрбез.

Укучылар, әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

- Зөләйханы үз теләгеннән башка, сөйгән кешесеннән аерып, байлыкка кызыгып Мостафага кияүгә бирүләре турында,

- Большевиклар, халык азатлыгы өчен көрәш алып баручылар турында.

Шуңа бәйле рәвештә әсәрдә ике сюжет сызыгын аерып чыгарабыз:

- Мәхәббәт тарихы белән бәйле;

- Большевиклар партиясенең властька килүе. 6 слайд

Һәрбер сюжет сызыгындагы каршылыкларны табабыз. Аңарчы каршылыкның нинди төрләре булуын искә төшереп китик әле.

7слайд

Каршылык:

1.Тышкы

- герой-герой;

- герой-тирәлек;

- герой-табигать;

- герой-җәмгыять.

2.Эчке

Әсәрдә нинди каршылыклар бар? Тышкы каршылыклар геройлар арасында.

Эчке каршылыкларны Зөләйха һәм Гали күңелендә күрсәтергә мөмкин.

  1. Мәхәббәт тарихы белән бәйле сюжет сызыгындагы каршылыкларны табабыз. Каршылыкларны табу барышында геройларга хаарктеристика биреп барабыз. Каршылык кайсы урыннарда күренә?

8 слайд

Төп каршылык - Гали белән Мостафа арасында.

Гали - ярлы, көрәшче. Акыллы, белемле, ярдәмчел кеше. Зөләйханы ярата, ләкин кызганам гына дип үзен алдый. Саф күңелле.

Мостафа - бай, исерек, тәкәббер, үзе турында югары фикердә. Аның өчен барысын да акча эшли. Ул Зөләйха өчен турыдан-туры көрәш алып бармый.

Каршылыктан чыгып, күтәрелгән проблемаларны табабыз.

1) байлыкның хәлиткеч рольгә ия булуы,

2) акча һәм мәхәббәт каршылыгы.

9 слайд

Гали  Зөләйха

1. хатын-кыз азатлыгы,

2. никах иреге,

3. хатын кызның коллык хәленә каршы чыгу,

4. кеше хакына мәхәббәтеңнән баш тарту.

Зөләйха - укыган, акыллы, белемле кыз, ләкин әле үз хокуклары өчен көрәшә алмый. Әсәр ахырында аның Мостафага каршы торырлык көч туплый башлавы күренә.

10 слайд

Зөләйха  әтисе

1. хатын-кыз иреге;

2. байлык артыннан куу.

Зөләйханың әтисе - байлыкка сатылган, кызының бәхете турында уйламый торган кеше.

11 слайд

Зөләйха  Мостафа

1. азгынлык,

2. эчкечелек,

3. татар хатын-кызларының авыр язмышы.

Әлеге каршылыклар һәм проблемалар аша әлеге сюжет сызыгындагы теманы табабыз.

12 слайд

Тема: хатын-кыз азатлыгы, мәхәббәт иреге.

Идея: хатын-кыз азатлыгына көрәш, искелекне җиңү белән генә ирешеп була.

13 слайд

2. Икенче сюжет сызыгы - иҗтимагый сюжет сызыгы.

Каршылыклар:

Гали  Мостафа

1. Байлар һәм ярлылар мөнәсәбәте,

2. иҗтимагый гаделсезлек,

3. төрле партияләр арасындагы мөнәсәбәт.

14 слайд

Гали  Вәли

1. халык азатлыгы,

2. шәхси мәнфәгатьне иҗтимагый мәнфәгатьтән өстен кую.

Вәли - көрәшче. Эшчеләрне, гади халыкны азат итеп күрергә тели, шуның өчен көрәш алып бара.

15 слайд

Әлеге проблемалар һәм каршылыклар аша теманы табабыз: яшьләрнең партиягә килүе.

Идея: халык азатлыгына, социаль тигезлеккә фикер ирегенә бары тик көрәш юлы белән генә ирешү мөмкин.

Димәк, укучылар, без сезнең белән каршылыкларны таптык. Төп каршылык Мостафа һәм Гали арасында дип билгеләп үттек. Ә калган каршылыклар ярдәмче. Драманың үзенчәлекләре турында сөйләшкәндә, без каршылыклар иҗтимагый һәм шәхси төстә бирелә, дидек. Үзәк каршылык та ике яклы: Гали һәм Мостафа каршылыгы шәхси сәбәпкә - Зөләйхага өйләнүгә бәйле булса, икенче каршылык иҗтимагый төстә - хезмәт ияләренә хокук бирү өчен көрәш төсендә күрсәтелә.

Эчке каршылыкларны табабыз: Гали һәм Зөләйха күңелендәге каршылыклар.

- Зөләйха әтисеннән курка, әнисенең бәхете өчен үз бәхетеннән баш тарта;

- Гали күңелендә.

Гали - иң нык эшләнгән, ачылып җиткән герой. Аның күңел кичерешләре әсәрдә тулы бирелә. Шул урыннарны табып укыйк әле.

Зөләйханың да күңел кичерешләре тулы бирелә.

Кешенең күңел кичерешләрен сурәтләүне ничек дип атыйлар әле? (Психологизм)

16 слайд

  • Психологизмның төрләре әйтелә, дәфтәрләргә языла.

  • Психологик анализ - өченче зат исеменнән кешенең күңел хәрәкәтен җентекле сөйләп-күрсәтеп бару;

  • Үзанализ - беренче яисә өченче зат исеменнән геройның уйлануын, үз-үзе белән сөйләшүен тасвирлау;

  • Эчке монолог - геройның үз халәтен сөйләве;

  • Фикер агышы - уйларның тәртипсез урнашуы, саташу, төшләнү;

  • Җан хәрәкәте- бер фикернең үсеп, икенче фикергә әверелүе;

  • Дәшми калу- иң әһәмиятле урында геройның эчке кичерешләрен тасвирламау.

Хат, көндәлек, төш, әдәби детальләр

Гали һәм Зөләйха күңелен ачуда эчке монолог кулланылуы ачыклана.

Укучылар, әсәрне тикшереп бетердек диярлек. Драманың татар әдәбиятында тоткан урыны, яңалыгы нәрсәдә? (Беренче большевиклар образын алып керүендә. Әсәрдә Гали, Вәли, Йосыф кебек большевик образлар турында сүз бара.)

Шулай ук, укучылар, әсәрнең исеменә салынган мәгъ

нәгә дә игътибар итик әле.

Яшь гомер:

- Эшче яшьләрнең үзләрен яңа тормыш төзүгә, көрәшкә багышлаулары,

- Зөләйха кебек яшь татар хатын-кызларының әрәмгә үткән гомерләре.

III. Йомгаклау.

Димәк, укучылар, без бүген Г.Коләхмәтовның "Яшь гомер" драмасын анализладык. Йомгаклау тесты

  • . Йомгаклау тесты

  • Күрсәтелгән каршылыклар "Яшь гомер" драмасындагы кайсы сюжет сызыгының нигезендә ята?

  • Зөләйха күңелендәге эчке каршылык

  • Зөләйха - атасы

  • Гали - Мостафа

  • Гали күңелендәге эчке каршылык

  • а) мәхәббәт очпочмагы рәвешендә гәүдәләнгән сюжет сызыгы

  • ә) революционерларның патша самодержавиесенә каршы көрәшне сурәтләгән сюжет сызыгы

  • Күрсәтелгән каршылыкларга нигезләнеп, "Яшь гомер" драмасындагы сюжет сызыгын билгеләгез.

  • Гали - Вәли

  • Гали күңелендәге эчке каршылык

  • Революционерлар - патша хакимияте

  • Йосыф - жандармерия

  • а) мәхәббәт очпочмагы рәвешендә гәүдәләнгән сюжет сызыгы

  • ә) революционерларның патша самодержавиесенә каршы көрәшне тасвирлаган сюжет сызыгы

  • 3. Вәли читкә китеп тора, Йосыф сцена уртасына стулга утыра. Һәммәсе дә моңланып торган вакытта урамнан:"Караул!" дип кычкырган бер тавыш ишетелә. Вәли белән Гали башларын күтәреп тәрәзәгә карыйлар. ...Йосыф та, торып, тәрәзәгә йөгерә һәм башын сузып кычкыра:

  • а) "Кешене каны чәчрәп чыкканчы кыйнасыннар да, кызык булсын имеш"

  • ә) "Менә кызык"

  • б) "Сал берне! ...Кара...аты сыер төсле. Һич тә әйләнә алмый"

  • Урамдагы вакыйгага кем нинди мөнәсәбәт белдерүен билгеләгез.

  • а) Гали ә) Вәли б) Йосыф

  • Зөләйха әтисе нинди образ төренә керә?

  • а) ярдәмче

  • ә) аталучы

  • б) төп

  • г) эпизодик

  • "Яшь гомер" драмасында тарихи вакытны билгеләгез

  • а) унынчы еллар

  • ә) беренче рус инкыйлабы вакыйгалары һәм реакция еллары

  • б) XIX гасырның соңгы унъеллыгы

IV. Өй эше бирү

  • . Өй эше

  • Гафур Коләхмәтовның "Яшь гомер" әсәрендәге конфликт үзенчәлеге турында языгыз. Ул ничек чишелә? (5-10 җөмлә)


  • Гафур Коләхмәтовның "Яшь гомер" драмасында Зөләйха образы аша нинди проблемалар күтәрелә, бу яктан ул кайсы әсәрләр белән аваздаш? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз. (5-10 җөмлә)


  • Гафур Коләхмәтовның "Яшь гомер"драмасында "Яшь гомер" гыйбарәсенең мәгънәсен, асылын әсәр сюжеты белән бәйләнештә аңлатып языгыз. Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез

V. Билгеләр кую.





© 2010-2022