• Преподавателю
  • Химия
  • Презентация к уроку по татарской литературе «Сравнительная характеристика рассказов Я. К. Занкиева»

Презентация к уроку по татарской литературе «Сравнительная характеристика рассказов Я. К. Занкиева»

Презентация подготовлена к уроку по творчеству Я.К.Заникева - татарского сибирского писателя рассказов «Остроушко»,«Кривоглазка»,«Кровные родственники» на татарском языке.Рассказы «Кривоглазка» и «Кровные родственники» посвящены теме Великой Отечественной войны.Созданы на реальных событиях.В презентации использованы Интернет материалы.Фотосюжеты и репродукции известных художников.Также использован сравнительный анализ рассказов:сюжетные элементы, характеристика главных героев, изобразительно-выр...
Раздел Химия
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!

Мастер-класс

Ибукова Венера Наил кызы

Вагай районы Тугыз урта мәктәбе

Максат.1.Әдәби әсәрнең үткәннәрне хәтерләүдә, саклауда ролен билгеләү.2.Укучыларның әдәби әсәрне анализлау максатыннан алдагы эш күнекмәләрен, сәләтләрен үстерү, ныгыту: текст белән эшләү, әңгәмә кору, группада эшләү, нәтиҗә ясау, иҗади хезмәттәшлек. 3. Илебездә булган олы вакыйгаларга, батыр милләтләшләребезгә карата хөрмәт хисен тәрбияләү.

Үткәрү формасы: группалы эш элементлары белән әңгәмә-дәрес, дәрес-презентация.

Методлар: группалы эш, проблемалы сораулар, текстлар өстендә эзләнү эше, иллюстратив метод, индукция методы.

План.

1."Серле сандык".

2.Сандык сере ачылгач...

3.Якташларыбыз иҗатында хат, ат образлары.

4.Әдәби әсәр өстендә тикшеренүләр.

5.Нәтиҗә: батырларның даны - җыр кала!

I.Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, хөрмәтле , җәмәгать.Без сезнең белән бүген мастер-класс үткәрергә дип, җыелдык.Аның матур һәм эчтәлекле үтүе сезнең эшчәнлеккә һәм белемгә бәйле.Үзегезнең белгәннәрегезне күрсәтеп, актив катнашырсыз дип ышанам.

II.Актуальләштерү. "Серле сандык".

У.: - Хөрмәтле,җәмәгать.Минем кулымдагы әйбер барыгызга да таныш дип уйлыйм.Бу нәрсә?(сандык)

- Ул ни өчен кирәк?(Әйбер саклау өчен)

- Нинди әйберләр саклап була?( кирәк, кадерле, документлар)

У.:Әйе, сандыкта кеше иң кадерле ядкәрләрен саклый.Бүген без сандыкның йортлардан алып ташлануын күзәтәбез.Димәк, сандык белән хәтер дә тышка чыгарыла бара.Яшь буын кешеләре хәтерне инкарь итә, юкка чыгара.Безнең бу очрашуның бер бурычы - хәтер ролен билгеләү.

хәтерХәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар,

Онытылмый үзенең илендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Димәк, очрашуыбызның темасын :

"Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!"дип алыйк.

III.Группаларда эш.

Безнең сандыкчыкта нәрсәләр бар икән, карыйк.

  1. Очпочмак хат.

  2. Ат сурәте.

Беренче группадагылар белән татар әдәбиятында хат язу очракларын искә алып китик:

  • Кол Гали "Кыйссаи Йосыф"та Бәшир колы белән Йосыф Яүакубка хат җибәрә "Пәйгамбәрләр сүзе бу!"

  • Г.Кандалый "Сәхипҗамал"га хат яза,

  • Муса Акегет "Хисаметдин Менла", Заһир Бигиев"Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә"

  • "Тапшырылмаган хатлар"Г.Кутуй,

  • "Мәхәббәт тәүбәсе" hади Такташ

  • Хәсән Туфан "Яфраклар сары иде.."

Икенче группа әгъзаләре, сез ат образын барлап бирегез.

-Алмачуар Г.Ибрахимов

- Туган ягым -яшел бишек Гомәр Баширов

-Йөзек кашы ,Фатих Хөсни

- Пар ат,Г.Тукай

- Ител суы ака торыр, Нурихан Фаттах

Зур рәхмәт, татар әдәбиятының белгечләре, ахры ,сез!

VI.Дәресебезнең кульминацион ноктасына җиттек дип исәплик.Барыгызга да билгеле, Якуп ага Зәнкиевның иҗатында да хат һәм ат образлары очрый.

-Нинди әсәрләрен искә ала алабыз?

Беренче группада авторның "Кан кардәшләр" хикәясе өстендә эшлик, икенче группа "Кылый күз"не анализлау буенча эш алып барабыз.

СЮЖЕТҺәр ике әсәрдә мөстәкыйль рәвештә вакыйгаларны барлыйк, сюжет сызыгын билгелик.

"Кан кардәшләр"дә

"Кылый күз"дә

  1. Сугыш күренешләрен автор нинди сурәтләү чаралары белән күрсәтә:

-нәтиҗә.

  1. Геройларны карап китик.Аларга характеристика бирик.

-нәтиҗә.

  1. Фашист образына да туктап узыйк.Ул нинди итеп бирелә?

-нәтиҗә.

ТропТел үзенчәлекләрен билгелик.

-нәтиҗә.

6)

V. Дәресебезнең соңгы битендә.Сезгә сугыш афәтенең куреншләрен рәсем, картиналар аша куз алдына китерүгезне тәкъдим итәм.Һәм соңгы соравыма сездән җавап аласым килә: Ил сакчыларын, гади солдатларны, тыл батырларын, шул вакыйгаларны хәтердән чыгарырга хакыбыз бармы?

-Юк.

-Мең тапкыр юк, дисәк тә аз булыр сыман.Хәтер безне үткәннән бүгенге аша киләчәккә илтә.Хәтер ялгышлардан саклый.Хәтер буыннан буынга тәҗрибә тапшыра.Саклансын әби-бабай сандыклары.Сакласын алар безнең хәтерне.

Сафлар сыек.

Җиңүчеләр китә,

Кими тарих,

Йолдыз югала.

Мәңгелек моң булып

Хәтер кала.

Батырларның даны -

Җыр кала! (Т.Сабирҗанов.)

"Кайту" җыры Луиза Батыр-Болгари көе, МарсельГалиев сүзләре

Соңгы сүз: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәтеребезне барлыйк. Сугыш кырында калган, әйләнеп кайтып үләгән, әле исән бөтен туганнарны, авылдашларны искә алып, аларның хәл-әхвәлләрен белешеп яшик.Ул сугышның шаһитләре югала, бетә, ләкин әдәби әсәрләрдә реаль вакыйгаларның чагылышын күрәбез.Якуб абый Зәнкиевнең әсәрләрен укып, шул еллар афәтен тоеп, тыныч тормыш теләп гомер итик.

Рәхмәт игътибарыгызга.

© 2010-2022