«Безнең оебездә периодик система бар. » Химиядән класстан тыш чара

"Описание материала: Бу класстан тыш чарада химик элементларның безнең оебездә, тирә- ягыбызда гади һәм катлаулы матдәләр составында очравы турында сөйләнелә. Химик элементларның периодик системасын төзүче "Дмитрий Иванович Менделеевның тормышы, фәнни эшчәнлеге турында сүз алып барыла. Укучылар химик элементларның билгеләрен, аларның кушылмаларының формуларын кулланып, әһәмиятен аңлаталар. Класстан тыш чара укучыларның химиядән белемнәрен тирәнәйтергә, фәнгә карата кызыксыну уятырга мөмкинлек...
Раздел Химия
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Безнең өебездә периодик система бар."

Максат:химия фәненә карата кызыксыну уяту.

ҖиҺаз:химик элементларның билгеләре.









Х.Рузилә.Хәрефләр алфавит төзи,

Моны һәр кеше белә,

"Кеше" сүзен төзү өчен

Дүрт хәреф кирәк безгә.

Ничә хәреф кирәк булыр,

Хикәяләр язарга?

Сезнең өчен әллә ничә,

Томлы китап басарга?

Ишетәм мин һәр тарафтан,ун мең, йөз мең, миллион.(хор бн.)

Айзат:Җавап бирү өчен ,дуслар,

Бераз баш вату кирәк.

Утыз тугыз гына хәреф

Бит әлифбада.Димәк....

Хәзер инде катлаулырак

Сорау сезгә,дускайлар.

Кайсыгыз әйтеп бирер соң

Җирдә ничә атом бар?

Ишетәм мин һәр тарафтан, ун мең,йөз мең,миллион.(хор бн.)

Ландыш:Йолдыз,диңгез,кояш,һава.

Үлән,кыя,акула-

Һәммәсен дә "ясау" өчен

Ничә атом кирәк була?

Ишетәм мин һәр тарафтан, ун мең,йөз мең, миллион.(хор бн.)

Илдар: "Ясау" сүзен юкка гына

Куштырнакка алмадык.

Бары табигать тудыра

Хаттә гади алманы.

Димәк,атом ничә данә?

Йөздән артык бераз гына,

Җирдә барлык җисемнәр дә

Шул атомнардан тора.

Адилә: Кеше аннан башка яши алмаган нәрсәләр бар. Мәсәлән, календарь, сәгать, яисә тапкырлау таблицасы. Химиядә шундый "тапкырлау таблицасы"булып химик элементларның периодик системасы санала.

1869 елда аны ватандашыбыз Дмитрий Иванович Менделеев төзи.

Ул Тобольск шәһәрендәге гимназия директоры гаиләсендә унҗиденче бала булып туа,бик иртә ятим кала.

Илнур: Педагогия институтын тәмамлагач, Менделеев башта укытучы булып эшли. Күп кенә күренекле химиклар аның укучылары була.

Д.И.Менделеев ул заманда билгеле булган 63 элементны, атом авырлыкларына карап, иң җиңел элемент-водородтан башлап иң авыр элемент булган уранга кадәр тезеп урнаштырсаң, аларның химик үзлекләре периодик рәвештә кабатлануын ача.

Рамиль: Кеше эшчәнлегендә Менделеевны кызыксындырмаган өлкәне табуы кыен.

Ул нефть чыганакларын, нефтьнең төрле составларын өйрәнә.Ул Җир атмосферасын тикшерә һәм кыю рәвештә ялгызы һава шарында оча.

Ул Арктиканы үзләштерү белән кызыксына һәм бозваткыч проектын төзи. Бозваткычның төзелми калуына ул гаепле түгел.

Менделеев авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, сәүдә эшен өйрәнә, төтенсез дары составын ныклап тикшерә, һавада очу белән кызыксына.

Сәйфулла: Менделеевның үлеме халык өчен зур кайгы була.Меңләгән кеше аны Петербургның Волково зиратына соңгы юлга озата.Күмү процессиясендә иң алда, киләсе буын галимнәренә аның васыяте итеп, элементларның периодик системасының зур таблицасын күтәреп баралар.

Гөлия: Безнең өебездә күп кенә элементлар бар. Элементларны саф килеш, ә кушылмалар хәлендә тагын да күбрәк табарга була. Күп элементлар белән танышу өчен бүллмәдән чыгып йөрүнең кирәге дә юк. Әгәр гаиләгездә фотограф, радио сөюче, автомобиль йөртүче булса, бигрәк тә күп нәрсә белән танышырга мөмкин. Әйдәгез, сәяхәтне башлыйк.

Илнара: Иң җиңел элемент-водород. Ул кушылма хәлендә суда була.Җир шарында яшәвебезнең төп нигезләреннән берсе.Аннары: ашамлыкның кайсын гына алмагыз, водород кермәгәне юк.

Натрий хлориды белән, яисә аш тозы белән сезне таныштырып торырга да оят.Калий корбанаты-поташ-фотографта һәрвакыт була.

Инзил: Бакыр -безнең бөтен квартирабызны урап алган.Ул кайда гына юк: электр чыбыгы эчендә, тузан суырткыч,суыткыч, бритва моторларында...

Нихәл итәсең-аның электр үткәрүчәнлеге бик зур.

Көзгедән караганда, без иң саф көмешне күрүебезне уебызга да кертмибез.Аклы- каралы фоторәсемнәрне караганда без шул металлны күрәбез дә. Бизәнү әйберләрендәге, акчадагы көмеш- көмеш эретмәләре ул.

Динар: Кальций металлы бик тотрыксыз, һаваның кислороды аны бик җиңел тарката. Ә аның кушылмалары-карбонатлар безнең планетаны төзүдә катнашканнар.Өйдә безнең акбур, известь, агарткыч матдәләр уратып алган. Тешләрегезне паста белән юганда аның кальций карбонаты икәнен искә алыгыз.

Айсылу: Канатлы металл- аллюминийны әйтеп тә торасы түгел, ул безнең өй эчен тутырган: савыт-саба-саф алюминиий, яисә эретмә-дюраллюминий.

Фирүзә: Кремний-безнең өйдә сирәк кунак. Әмма безнең Җир планетасының массасы аның икеле окисеннан тора.Аның кушылмасы булган силикат, яисә пыяла аша без урамга күз салабыз.Пыяланың файдасы турында Михаил Васильевич Ломоносов бөтен бер трактат язган. Пыяла булмаса хәзерге заман цивилизациясен күз алдына да китереп булмый.

Ә кислород турында үзегез уйлагыз инде, аннан башка без ничек яши алыйк?Аның төсе дә, тәме дә юк. Әгәр аның атомнары өчәрләп кушылса,озон барлыкка килә.Яшенле яңгыр артыннан һава бер төрле хуш исле булып китә бит, әнә шул озон инде.Аннары су, крахмал, ашамлык турында исегезгә төшерегез.

Без сезне өйдә еш очрый торган матдәләр белән таныштырдык.Чыгышыбызны күмәк җыр белән тәмамлыйбыз.

Каләм тотып кулларга,

Формулалар язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Матдәләрне кушарга,

Оксидларны табарга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

Тәҗрибәләр ясарга,

Химияне сөяргэ

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Тырышырга кирәкне

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

Химия укытучысының йомгаклау сүзе.

© 2010-2022