Исемнәр темасын кабатлау

Это конспект на тему :«Повторение имен существительных».Составила по методике Сингапура.Цель урока:1.Цель передавать знания.2.Цель развивать мышление.3.Цель воспитание.Я в своем конспекте использовала несколько Сингапурских метод. Например:1.МОДЕЛЬ-ФРЕЙЕР. 2.МИКС-ФРИЗ-ГРУП.Когда провила это урок я достигла своих цели.Урок ученикам очень понравился.Им урок по Сингапурским нравится.Особенно в младшей 4,5,6 классе интересно проводить уроки по Сингапорскому методику.По Сингапорской методикой учить д...
Раздел Химия
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.

Дәрес барышы

1.Оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

Укытучы: Укучылар бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

Бүген атнаның беренче көне, дүшәмбе!

Укытучы: Бик яхшы.

2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга тиеш.

Слайд 1. Такта

ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБӘМА

Нинди сүз килеп чыкты? Исем. (Слайд 2)

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

И хәрефе кергән сүзләр әйтегез (итәк, ишек, ике һ.б.)

Фамилиясендә с хәрефе булган малайлар басыгыз.

Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез (елга, ел, ерак, елан һ.б.)

Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә м хәрефе бар басыгыз.

Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек?

Слайд 3.

Укучы: Без исем темасын өйрәндек.

Слайд 4.

Укытучы: Укучылар, сез исем турында ниләр беләсез? Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк әле.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.

Слайд 5.

Билгеләмә Характеристика

Исем - предмет һәм затны белде Килеш, тартым, зат-сан белән

рә кем? нәрсә? сорауларына төрләнә. Уртаклык (имена нарицательные)

җавап бирә. һәм ялгызлык (имена собственные)

исемнәре була. Берлек һәм күплек

санда килә.

ИСЕМ

Мисаллар Капма-каршы мисаллар

туп бара

өстәл сөйли

урындык ике

каләм матур

дәфтәр җырлый

агач җиде

бетергеч килә

3. Ныгыту.

Слайд 6. Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)

Укучылар: (дәфтәргә язалар)

Сорауны ачыклаудан башлыйбыз. (Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә). Сорау-җавап.

Слайд 7. Бу кем?

Слайд 8. Укучы: Бу малай.

Слайд 9. Укытучы: Бу нәрсә?

Слайд 10. Укучы: Бу йорт.

Слайд 11. Укытучы: Ә бу нәрсә?

Слайд 12. Укучы: Бу кош.

Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз?

Слайд13.

Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти.

Слайд 14.

Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. кто? Кошка.

Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? укытучы, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? эт, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? Собачка.

Слайд 15.

Укытучы: Сезнең һәрберегезнең дә алдында карточка ята. Шушы карточкаларга нинди дә булса, берәр исем языгыз.

Слайд 16.

Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы исемнәрегезгә сораулар куегыз (кем? яки нәрсә?) һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Бер парны тикшерәбез.

Бик яхшы, димәк алга таба исемнәргә дөрес сорау куя белерсез дип уйлыйм.

Физкультминут

МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group)

Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

1. Татар телендә ничә килеш бар? (6)

2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? (4)

3. Урман сүзендә ничә сузык аваз бар? (2)

4. Иялек килешенең ничә кушымчасы бар? (2)

5. Күплек сан кушымчасы ничәү? (4)

6. Әни сүзендә ничә нечкә сузык бар? (2)

Слайд 18.

Укытучы: Укучылар, экранга карагыз әле. Анда 3 рәткә сүзләр язылган. Хәзер сез шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез. Сез ул сүзләрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

Слайд 19. Ә хәзер дөреслеген тикшерәбез.

1 рәт

1. шәһәр

2. идән

3. Яр Чаллы

4. урман

2 рәт

1. Алабуга

2. Чулман

3. урам

4. Тукай

3 рәт

1. чәчәк

2. Татарстан

3. кош

4. дәфтәр


Артык сүзне әйтегез: Яр Чаллы (Ялгызлык исем), урам (Уртаклык исем), Татарстан (Ялгызлык исем).

Укытучы: Укучылар, димәк, исемнәр нинди ике төргә бүленә?

Укучы: Исемнәр, ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә.

Укытучы: Ялгызлыкка нинди исемнәр керә?

Укучы: Ялгызлык исемнәргә: шәһәр, авыл, республика, кибет, китап, елга, кеше исемнәре керә.

Укытучы: Ялгызлык исемнәр белән уртаклык исемнәрне бер-берсеннән ничек аерырга?

Слайд 20.

Укучы: Ялгызлык исемнәр - баш хәрефтән, уртаклык исемнәр - юл хәрефтән язылалар.

Укытучы: Бик яхшы, утырыгыз. Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Укучы: Исемнәр тагын сан белән төрләнә.

Укытучы: Нинди сан белән төрләнә?

Слайд 21.

Укучы: Исемнәр берлек һәм күплек санда була.

Укытучы: Берлек сан исемнәрнең кушымчасын әйтегез әле?

Укучы: Берлек сан исемнәргә кушымча ялганмый.

Мисал китерегез. (дәфтәр, китап, әни һ. б.)

Укытучы: Күплек сан исемнәргә нинди кушымчалар ялгыйбыз?

Укучы: Күплек сан исемнәргә -лар, -ләр, -нар, - нәр кушымчалары ялгыйбыз.

Укытучы: Нинди очракта -нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз?

Укучы: Исемнәр -м, -н, -ң хәрефләренә бетсә -нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз.

Укытучы: Мисаллар китерегез. (Урамнар, идәннәр һ.б.)

Укытучы: -лар, -ләр кушымчасын нинди очракта ялгыйбыз?

Укучы: Калган очракта -лар, -ләр кушымчаларын ялгыйбыз.

Укытучы: Мисаллар китерегез. (Такталар, дәфтәрләр һ. б.)

Слайд 22.

Хәзер сезнең исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 48 нче битнең 1 нче күнегүен эшлибез.

Укытучы: Укучылар, исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Слайд 23.

Укучы: Исемнәр тагын килеш белән төрләнә.

Укытучы: Татар телендә ничә килеш бар?

Укучы: Татар телендә алты килеш бар.

Сорауларын һәм килеш исемнәрен искә төшерик әле. (1-2 укучы басып килешләрне кабатлый).

Укытучы: Укучылар, сезнең алда текст, карточкалар куелган. Сез шул тексттагы исемнәргә күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын куеп языгыз.

Слайд 24.

Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде.

Слайд 25.

Укытучы: Ә хәзер укучылар текстны бергәләп тикшерик.

5. Йомгак.

Укытучы: Укучылар, димәк без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучы: Исемнәр мөстәкыйль сүз төркеме, алар предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә, берлек һәм күплек сан белән, килеш белән төрләнә.

Әйе, бик дөрес.

Слайд 26.

Өй эше язабыз: Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

1. Исемнәр кергән 4 җөмлә язарга.

2. Шигырь язып алырга, исемнәрнең астына сызарга.

Слайд 27.

Укучылар, бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя?

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!

© 2010-2022