Татарча дәрес конспекты Африканың эчке сулары

Раздел География
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарча дәрес конспекты Африканың эчке суларыТатарча дәрес конспекты Африканың эчке суларыТатарча дәрес конспекты Африканың эчке суларыТатарча дәрес конспекты Африканың эчке суларыТатарча дәрес конспекты Африканың эчке суларыТема : Африканың эчке сулары .


Дәреснең максаты: Африканың эчке сулары турында күзаллаулар формалаштыру.

Дәреснең бурычлары:

1. Африканың эре су обьектларына характеристика бирү

2. Африкадагы эчке суларның материктагы рельефка һәм климатка бәйле булуын ачыклау

3. Африка елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү;

4. Африка илләрендә яшәүче халыклар өчен эчке суларның әһәмиятен күрсәтү.

5. Өйрәнелгән терминнарны (елга, елга бассейны, күлләр, агымлы - агымсыз) искә төшерү һәм куллану.

6.Төрле информация чыганаклары белән эшләү алымнары формалаштыруны дәвам итү.

7. Төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Африканың физик картасы, атласлар, контурлы карталар, "Африканың эчке сулары" презентация, компьютер һәм проектор, экран, видеофильмнар.

Дәрес төре. Яңа материалны өйрәнү.

Укучыларның эш формалары: фронталь, индивидуаль, коллективта эш.

Дәрес тибы. Катнаш.

Методы. Аңлатмалы - иллюстратив, проблемалы-эзләнүле, сүзле,

мөстәкыйль эшләү методы, контроль һәм үзконтроль методы.

Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ХАЙ ФАЙВ, ЭЙ АР ГАЙД, ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, Чыгу билеты (билетик на выход)

Дәреснең кыскача эчтәлеге: Әлеге дәрес Африка материгын өйрәнүче 4 нче дәрес булып тора.Алдагы дәресләрдә укучылар материкның географик урыны, ачылу тарихы, рельефы һәм климаты белән таныштылар.Бу теманың төп үзенчәлеге Африка материгында урнашкан елгаларның рельефка һәм климатка бәйле булуын ачыклау.

Дәрес планы :

I. Оештыру өлеше.

II . Үтелгәннәрне актуальләштерү.

1.Тестлар белән эшләү.

2. Фронталь сорауларга җаваплар бирү.

Ш. Яңа материалны өйрәнү.

1.Белемнәрне актуальләштерү.

2. Укытучының кереш сүзе.

3. ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эшләү

4.Яңа белемнәрне үзләштерү.

IV . Яңа өйрәнгән материалны ныгыту.

1. Таблица тутыру(сайлап алу юлы белән), тикшерү.

V. Рефлексив кабатлау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

2.Билгеләр кую.

3. Билетик на выход.

VI. Өй эше бирү.



Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү: дәреслек, дәфтәр, атлас, контурлы карталарны барлау.

Бер-берләребезгә елмаю, каршы иптәшләребезне сәләмләү, уңышлар теләү.

II.Үтелгәннәрне актульләштерү.

1.Тестлар белән эшләү.

2. Фронталь сорауларга җаваплар бирү.

"Климат" темасы буенча укучылар телдән сорауларга җавап бирәләр.

1. Африка кайсы климатик поясларда урнашкан?(атлас буенча санап әйтәләр)

2. Тропик климатик поясы нинди үзлекләргә ия?( ел әйләнәсе коры,эссе)

3. Кайда җәен явым-төшем күп, кыш әзрәк ява?(субэкваториаль).

У: Нәтиҗәгә китерүче сорау:

- Укучылар, Африка ни өчен иң эссе материк?

( Ел әйләнәсе Кояш биектә- горизонт өстендә тора ,

2 тропиклар арасында урнашкан).

Ш. Яңа материалны өйрәнү.

1.Белемнәрне актуальләштерү.

"Елгалар" темасы буенча терминнарны кабатлап чыгу һәм карталардан күрсәтеп бару:

(Тактадагы Африканың физик картасына берничә укучы чакырыла.Калганнар атласлары буенча эшлиләр)

- Нәрсә ул елга?

-Нәрсә ул елга системасы?

-Нәрсә ул елга бассейны?

- Агымлы, агымсыз күлләр.

2. Укытучының кереш сүзе: СЛАЙД 1

- Африка иң эссе материк, анда тереклек итү һәм исән калу өчен кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләргә су кирәк.

Дәресебезнең әйтеме " Су! Тормыш өчен син кирәк дип әйтергә кирәкми : чөнки син үзең тормыш" дигән француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери.

Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

(Укучылар - су тормыш, барча тереклек өчен иң төп чыганак булуын әйтәләр).

-Бүгенге дәресебезнең темасы: "Африканың эчке сулары". СЛАЙД 2

- Әйдәгез, искә төшерик эле, эчке сулар дип нинди сулар атала?

(Укучылар телдән җавап бирәләр)


-Слайд 3

Эчке сулар

елгалар

сазлыклар

күлләр бозлыклар җир асты сулары

3 .Яңа белемнәрне үзләштерү.

А) У: Елгаларның, күлләрнең әһәмияте бик зур. Ә сез Африканың нинди елгаларын беләсез?

Елгалар турында фикер алышу. Аларны ФК , атласлардан табып к.к билгеләп бару.

Укучыларның алдан әзерләнгән материалларын тыңлау: СЛАЙД 4,5,6,7,8,9,10

-Нил

-Конго

-Нигер

-Замбези

У: Лимпопо, Оранже,Окованго елгаларын ФК күрсәтү, белешмәләр бирү.

Б) У: Африканың барлык зур күлләре дә диярлек Көнчыгыш Африка яссы таулыгындагы ярылулар зонасында урнашкан. Шуңа күрә аларның казанлыклары озынча формада. Бу күлләр, биек текә таулар белән кыймалап алынган. Мәсәлән Ньяса күленең тирәнлеге - 706 м., ә мәйданы 30,8 мең.кв.км . Агымсыз Рудольф күленең озынлыгы 290 км., уртача тирәнлеге 30 м.., яр буйларында якынча 250 мең кеше яши.

Ә сезгә нинди күлләрне беләсез ? Укучыларны тыңлау:

- Виктория.

- Танганьика.

- Чад.

Контурлы карталарда исемнәрен язып кую.

В) У: Ә шарлавыкларга килгәндә, иң биек шарлавык Тугела шарлавыгы. Аның биеклеге 933м. Ул К.А.Р. урнашкан. Иң матур һәм әһәмиятлесе ул - Виктория шарлавыгы. СЛАЙД 11,12

ФК күрсәтү, атластан табу, к.к билгеләп кую.

4. ЭЙ АР ГАЙД ( До и после) структурасы буенча эшләү. СЛАЙД 13

1. Укучылар раслауларны укып, үзләренең мөнәсәбәтләрен белдереп, "Раслауга кадәр" исемле баганага + яки - билгесе куя.

2. "Африка елгалары" турында видеофильм карау

3. Укучылар алган белемнәренә таянып, "Раслаудан соң" исемле баганага + яки - билгесе куя.

4. Язылган нәтиҗәләрне чагыштыру

Раслауга кадәр

РАСЛАУ

Раслаудан соң

Дөньядагы иң озын елга - Нил.

Африканың эчке сулары сугару өчен кулланыла.

Африка материгындагы сулыклар Атлантик һәм Һинд океаны бассейннарына коялар.

Конго елгасы озынлыгы буенча материкта II урында тора.

Танганьика - дөньядагы барлык төче сулы, иң озын күл.

-Ә хәзергә карточкаларны читкә алып куябыз.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА ТЕЙК - ОФ - ТАЧ - ДАУН структурасы буенча. СЛАЙД 14

У: Мин сезгә сораулар бирәм, сез, әгәр сорау дөрес булса - басасыз, дөрес булмаса - утырасыз. Аңлашылдымы?

  • Син Африка материгында яшисеңме?

  • Син 7 нче сыйныфта укыйсыңмы?

  • Нил елгасы, син яшәгән материкта урнашканмы?

  • Виктория шарлавыгы иң зурысымы?

  • Туганнарың Африкада яшиме?

  • Сахара чүле - Африкада урнашканмы?

У: Рәхмәт укучылар, каршы иптәшләрегезгә елмайдык, дәресне дәвам итәбез.

IV . Яңа өйрәнгән материалны ныгыту. СЛАЙД 15

  1. Таблица тутыру (сайлап алу юлы белән) .

Африканың эре елгалары

Елга

Африканың кайсы өлешеннән ага. Озынлыгы.

Кайдан башлана,

кайда коя?

Нинди юнәлештә ага?

Туклануы

Нил


Нигер


Замбези


Конго


Лимпопо


2. Җавапларны тикшерү, укучылар фикерен тыңлау. СЛАЙД 16

V. Рефлексив кабатлау. СЛАЙД 17

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

У: Елга-күлләрнең табигатькә йогынтысы нинди?

Төп проблемаларның барлыкка килүе:

- Урманнарны күпләп кисү нәтиҗәсендә грунт суларының тирәнгә китүе.

- Төче суның җитәрлек булмавы һәм тигез бүленмәве.

- Суларның пычрануы.

-Елгалар агымы материкның мәйданы буенча тигез бүленгәннәрме?

Африканың бик күп территория елгалары Атлантик океан бассейнына карый.( Күпчелеге Урта диңгезгә).18% елгалар Һинд океаны бассейнына карыйлар.

2. Билгеләр кую.

VI . Өй эше бирү.

-параграф 27 не укып өйрәнергә.

- контурлы картада калган елга-күлләрне билгеләп, язып чыгарга.

VII . Чыгу билеты. ( Билетик на выход ) карточкалар белән эш.


  1. Ни өчен Нил елгасы кипми?

  2. Африканың елга, күлләре халык тормышындагы әһәмияте нәрсәдә?

  3. Материкның елга сулары нинди океан бассейннарына коя?


© 2010-2022