Географиядән план-конспект Төньяк Американың эчке сулары (7класс)

Раздел География
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема.Төньяк Американың эчке сулары.

Максат. 1.Төньяк Американың эчке сулары: елгалары һәм күлләре турында гомуми төшенчәләр бирү.

2.Материкның эчке сулары торышына анализ ясау.

3. Карта, атлас, контурлы карта белән эш күнекмәсен ныгыту.

Җиһаз: дәреслек В.А.Коринская, И.В.Душина, В.А.Щенев; атлас, контурлы карта, Төньяк Американың физик картасы, компьютер, проектор, слайдлар, интернеттан материаллар.

Сингапур структуралары: «Тэйк оф- тач даун», «Плейсмэт консенсус», «Стё зе класс», «Сингл Раунд Робин», « Токин мэт»

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. (слайд1)

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар!

Хәерле көн,килгән кунаклар!

Әби-бабай гадәтләре белән,

"Хәерле"дип башлыйк эшләрне.

"Хәерле иртә","хәерле көн"телик

"Хәерле"дип башлыйк дәресне.

2. "Тэйк оф- тач даун" структурасын (встать-сесть) кулланып, сезнең дәрескә әзерлегегезне тикшереп алырбыз.

-Кайсыларыгыз география дәресләрен ярата? Шул укучыларның басуларын сорыйм.

-Кемнәрнең география дәресенә кирәкле барлык әсбаплары да әзер?

-Кайсыларыгыз бүгенге өй эшенә нәрсә бирелгәнне хәтерли?

-Кемнәр өй эшләрен "5"лек итеп үтәп килде?

-Кемнәр өй эшләрен "4"лек итеп үтәп килде?

-Кайсыларыгыз без өйрәнә башлаган Төньяк Америка материгы турында бар нәрсәне дә беләбез дип уйлыйлар?

Рәхмәт укучылар.Сез сорауларга чын күңелдән җавап бирдегез.Чыннан да, бар нәрсәне дә белеп бетерү мөмкин түгел. Без бүгенге дәрестә әлеге материк турында өйрәнүне дәвам итәрбез.

II.Актуальләштерү.

Без әлеге материк турында 2 дәрес үттек, хәзер өйрәнгәннәрне искә төшерербез..(слайд2)

1."Плейсмэт консенсус структурасын"(каждый согласен) кулланып, Т.Американың географик урынын кабатлап китәрбез. Сезнең алдыгызга әзер битләр куелган. Уртага тема язылган. Шул тема буенча белгәннәрегезне һәрберегез үз почмагыгызга язасыз. Бер-берегезнең фикерен кабатламыйсыз.Соңыннан һәр укучы үз фикере белән таныштырып чыга.Дөрес яки ялгыш икәнен куллар ярдәмендә күрсәтәсез.Дөрес фикер билгеләп куела.Бөтен команданың җавабы итеп алына. Соңыннан бер укучы чыгыш ясый. (Картада күрсәтеп сөйли)

2.Хәзер материкның рельефын искә төшерәбез, Һәрберегез берәр сорау уйлыйсыз һәм үзегез теләгән укучыга бирәсез.

3."Стё зе класс" структурасын кулланып, материкның файдалы казылмаларын искә төшерәбез. 30с. эчендә белгән файдалы казылмаларны язабыз. "Клок Баддис" структурасын кулланып, сәг.12дә очрашырга тиешле иптәшегез белән язмаларны тулыландырасыз.

III.Яңа материал өстендә эш.

1.Кереш өлеш. Хәзер контурлы карталарны алабыз һәм игътибар белән күзәтәбез. Безнең карталарга нәрсәләр билгелисе калган? Аларны ничек атарбыз? Димәк, дәреснең темасы нинди булыр? (слайд3)

2.Ә хәзер "мозговой штурм"үткәрәбез. (слайд4) Күзләрне йомдык, барыбыз да ял итәбез. Су тавышы сездә нинди тәэсирләр уятыр икән?

-су- ул музыка ;

-эчәсе килде;

-йөзәсе килде;

-төрле тавыш чыңнары ишетелде;

-чулпы чылтыравы да, кызлар җыры да, көбә чыңы да бар ул тавышлар арасында.

-күз алдына төрле төсләр килде;

- су тавышы ял иттерә, иркәли;

-тәнне савыктыра.

Бу әйтелгән фикерләрнең мәгънәсе нәрсәдә? (Җаваплар: кешенең яшәеше, бүгенгесе, киләчәге су белән бәйле. Кеше сусыз яши алмый…)

3.Елга турында белемнәрне кабатлау

- Елга системасы ( төп елга,елганың башы, тамагы, кушылдыклары)

- Елгалар ничек туена? (яңгыр сулары, кар сулары,җир асты сулары,бозлык сулары,катнаш туену)

-Елгаларның материкта урнашуы нәрсәгә бәйле?(рельефка һәм климатка)

4..Карталарда эш.

- Т.Американың елгаларын өйрәнәсез.Алар нинди океаннарга коя? (Тын, Атлантик, Төньяк Боз)

-Кайсы елгалар нинди океан бассейнына керә? (слайд5)

Тын океан (Юкон, Колумбия, Колорадо)

Атлантик океан(Миссисипи, Миссури, Огайо)

Төньяк Боз океаны(Маккензи)

-Слайд6 буенча дөньяның иң зур елгалары арасыннан Т.Америка материгыныкын сайлап алабыз.

4. Елгаларны слайдтан карау, алар турында мәгълүматлар бирү. Контурлы картада билгеләп бару. Сүзлек белән эш. "каньон" - текә кыялы, тар төпле тирән елга үзәне

  • Миссисипи һәм аның кушылдыгы Миссури- Төньяк Американың иң зур елгалары (6420км) Миссисипи суны Аппалач тауларыннан, Үзәк һәм Олы тигезлекләрдән җыя.Ул Җир шарында иң озын елгаларның берсе һәм материкта иң мул сулы елга булып санала. Аның суга туенуында төп рольне яңгырлар үти. Елга тигезлекләр буйлап тыныч кына ага. Түбән агымында ул борылышлар ясый, койган урынында күп утраулар хасил итә.

  • Кордильер тауларыннан Тын океанга кыска, йөгерек елгалар агып төшә. Шулардан иң зурлары - Колумбия һәм Колорадо елгалары. Алар, тауларның көнчыгыш өлешеннән башланып, тирән коньоннар хасил итеп, яссытаулыклар буйлап агалар һәм янә тау сыртларын кисеп чыгып океанга коялар.Колорадо елгасында агым буйлап 320км га сузылган Зур Коньон бөтен дөньяга билгеле.(биеклеге 1км)

  • Материкның төньягында Маккензи елгасы ага, аны индеецлар "зур елга" дип атыйлар(4241км). Бу елга башлыча кар суларыннан туена. Аңа сазлыклар һәм күлләр күп су бирә, шунлыктан елга җәен мул сулы. Елның күбрәк вакытында Маккензи боз белән каплана.

5. Иң зур шарлавыклар таблицасыннан Т.Америка материгыныкын сайлап алу. (Ниагара, Черчилл)

  • Известьташтан торган таулы калкулыкны урталай бүлеп, Ниагара елгасы Эри һәм Онтарио күлләрен тоташтыра.Текә киртләчтән ургылып төшеп, ул бөтен дөньяга билгеле Ниагара шарлавыгын барлыкка китерә.Су известьташлы катламны җимерү сәбәпле, шарлавык акрынлап Эри күленә таба чигенә бара. Ул иң биек шарлавыклар рәтенә керми, аның иң зур биеклеге - 51км

6.Материкның күлләрен өйрәнү. Слайд буенча иң зур күлләрне билгеләү.

Олы Америка күлләрен тану.(Олы,Гурон,Мичиган,Эри,Онтарио). Картага билгеләү.

Әлеге күлләр Җир кабыгы ярылулардан барлыкка килгән, аннары аларны бозлыклар тирәнәйткән.Ә икенчеләре вулканнар һәм бозлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шулай ук материкта тозлы, сай күлләр дә очрый.Аңа мисал итеп, ЗУР ТОЗЛЫ күлне китерергә була.

IV. Белемнәрне ныгыту.

1.Бирелгән план буенча Маккензи, Колорадо,Миссисипи елгалары турында өйрәнү.

"Файнд зе фиб" структурасын кулланып, 1ялгыш,1дөрес фикер уйлыйсыз.

2. Токин мэт" структурасы. Елга һәм күлләрнең әһәмиятен өйрәнү.

V.Белемнәрне тикшерү.

" галимнәр" ниләр ачыклады икән? Тест эшләү (презентациядә)

VI. Йомгаклау.

Өй эше чыгышлар әзерләргә (Т.Американың эчке сулары)



© 2010-2022