Конспект Коры җир тигезлекләре

Раздел География
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреКонспект Коры җир тигезлекләреТема: Коры җир тигезлекләре.

Максат: 1. Җирнең тигезлекләре турында гомуми мәгълүматлар бирү.

2. Карталар белән эшләүдә практик күнекмәләрне үстерү.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү: Җирнең өслеге тигезлекләре турында гомуми мәгълүматлар бирү һәм ныгыту;

Күнекмәләрне үстерү тигезлекләр турындагы белемнәрне системага салу, иҗади сәләтләрен үстерү, карталар белән эшләүдә практик күнекмәләрне үстерү

Тәрбия бирү: балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, бер-берсенә дуслык, татулык хисләре тәрбияләү, аралашу сәләтен хстерү.

Җиһазлау: карточкалар, ноутбук, мультимедийный проектор, экран, тема буенча слайдлар, дәреслек, карта,атлас, контурлы карта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру

-Исәнмесез укучылар! Әйдәгез бер-беребезне сәламлыйк.беренче булып каршы як партнерларыбыз белән сәламләшик, ә хәзер җилкәдәш портнерларыбызга сәлам бирик. Рәхмәт .

-МЭНЭДЖ МЭТларны дөрес итеп 2 һәм 3 ле саннарын укытучыга каратып куябыз. Эшләргә әзерләнәбез.

  1. Алган белемнәрне тикшерү:

Укучылар узган дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәнгән идек?

-укучылар җавабы (Коры җир рельефы. Таулар.)

Әйе. Әйдәгез таулар турында алган белемнәребезне искә төшереп китик.Өй эшен КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча тикшерәбез.(сораулар һәм җаваплар язылган карточкалар белән укучылар үткән тема буенча белемнәрен тикшерәләр һәм бер-берсе белән фикерләшәләр).

2 нче номерлы партнер А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

-Укучылар өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-Укучылар җавабы: п.20 56 нчы биттәге сораулар һәм биремнәр.

-Ә хәзер үзегез уңышлы дип санаган сорауларның берсен карточкаларыгызга языгыз. Аскарак җавабын язып куегыз.

Мсаллар: 1. Нәрсә ул тау?

2.Тауларның вакыт үтү белән үзгәрүенә нинди сәббәпләр йогынты ясый?

3.Нәрсә ул тау сырты? Тау үзән?

-Басабыз урындыкларны урыннарына алып куябыз. №1партнер №2 партнерга сорау бирә. № 2 җавп бирә. №4 партнер №1 гә сорау бирә һәм №1 җавап бирә. №2 портнер №4 кә сорау бирә, №4 җавап бирә. Партнерлар карточкаларны алмашалар. Бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

-Рәхмәт сезнең җавапларыгызга мин бик шат, утырышабыз, атлас һәм контурлы карталарны алабыз.

Ләйлә - Гималай

Гөлшат- К авказ

Марсель- Анд тауларын һәм иң биек тау түбәләрен билгеләгез.

3.Яңа теманы өйрәнү:

Коры җир тигезлекләре.

Җир өстендәге тигез яисә бераз калкулыклы бик зур участоклар тигезлекләр дип атала.

биеклек,м

1000м яссытаулык

_ 500 калкулык

200 түбәнлек

Ә хәзер ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланып таблицага Өйрәнгәнгә кадәр колонкасына"+" яки "-" тамгасын куярга кирәк була. Сорауны игътибар белән укыгыз.

Өйрәнгәнгә кадәр

Сорау

Өйрәнгәч


Җир өслегендә рельеф бертөрле генә була.



Сез ничек уйлыйсыз калкулыклы тигезлек буламы?



Тигезлекләр биеклекләре буенча аерыламы?



Тигезлекләр үзгәрәме?


-Молодцы! Укучылар сез бик әйбәт эшләдегез яңа мәгълүматлар алдыгыз , ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислорд өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз. Музыка туктагач лидер икенче партнер белән алмаша.

-Рәхмәт укучылар утырышабыз. Хәзер яңадан эшкә керешәбез.

Әгәр тигезлектә калкулыклар да Һәм иңкүлекләр дә булмаса аны яссы тигезлек диләр. Еш кына тигезлекләр өстендә калкулыклар орый. Андый тигезлекләрне калкулыклы тигезлекләр диләр.Россия территориясенең зур өлешен төрле биеклектәге тигезлекләр алып тора. Шуларның иң зурысы Көнбатыш Себер тигезлеге- яссы тигезлек.Анда бик күп күлләр һәм сазлыклар. Европаның бөтен көнчыгыш өлешен дә диярлек калкулыклы Көнчыгыш Европа тигезлеге биләп тора.

Әгәр тигезлекнең биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 200 м дан артык булмаса мондый тигезлекне түбәнлек диләр.Җир шарындагы иң зур түбәнлек Көньяк Америкада урнашкан Амзонка түбәнлеге.

Биеклекләре диңгез өсте тигезлегеннән 500 м дан арткан тигезлекләр яссы таулыклар дип атала. (Урта Себер яссытаулыгы.)

Тигезлекләрне ике төргә аерып йөртәләр.

Тигезлекләр



Абсолютбиеклеге буенча рельеф характеры буенча

түбәнлекләр яссытаулык яссы калкулыклы

200м кадәр 500м артык

калкулык

200м дан 500м кадәр



-"Вакыт үтү белән тигезлекләр үзгәрәләр". Тигезлекләрдә рельеф төрле: аның төп сәбәпләре - тышкы көчләр эшчәнлеге. Иң беренче чиратта су һәм җил йогынтысыннан килеп чыга . Комнар белән капланган корылыклы тигезлекләрдә җил эшчәнлеге аеруча көчле. Җил комнарны күчереп - дюналар, барханнар ясый. Бу комнар кыяларны ашый һәм төрле формага кертә.

Тигезлекләрдә тау токымнары көпшәк. Шуңа күрә җитәрлек дәрәҗәдә дымланган калкулыклы тигезлекләрдә су агымнары тау токымнарын юып алып китә. Ерымнар хасил була. Үсемлексез урыннарда ерымнар тизрәк ясала.

Тигезлекләрдә элек-электән үк халык урнашырга тырышкан. Чөнки андый урыннарда төзелеш өчен, җир эшкәртү, юллар салу өчен дә уңайлы. Шулай итеп тигезлекләр гел кеше тарафыннан үзгәреп тора. Тигезлекләр файдалы казылмалар чыгарганда да нык үзгәрә.

Хәзер слайдларны карап китәбез.

Слайдларны РЕЛЛИ РОБИН структурасы буенча анализлыйбыз.

Игътибар белән карыйбыз. Бу слайдларда тигезлекләрнең нинди юллар белән үзгәрүе күрсәтелгән. Беренче рәсем буенча №1 укучы җилкәдәш партнеры белән уртаклаша. Икенче рәсем буенча №4 каршы портнеры белән фикерләшә. Өченче рәсем буенча №2 җилкәдәш портнеры белән уртаклаша.

Рәхмәт.

  1. Йомгаклау.

Шуның белән безнең тигезлекләр турында темабыз тәмам . Ә хәзер ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланып таблицага Өйрәнгәч колонкасына"+" яки "-" тамгасын куярга кирәк була. Сорауны игътибар белән укыгыз.

Өйрәнгәнгә кадәр

Сорау

Өйрәнгәч


Җир өслегендә рельеф бертөрле генә була.



Сез ничек уйлыйсыз калкулыклы тигезлек буламы?



Тигезлекләр биеклекләре буенча аерыламы?



Тигезлекләр үзгәрәме?


  1. Өй эше. п.211-6 сорау 63 бит.

- Дәрес өчен рәхмәт. Киләсе дәрескә мин сезнең сорауларыгызга җавап бирермен.



© 2010-2022