Туфрак төрләре

"Описание материала: Дәреснең темасы: УРМАН ПРОМЫШЛЕННОСТЕ. Дәреснең максаты: Урман промышленностенең әһәмиятен күрсәтү, аның составларына тукталу. Урман промышленносте геогра- фиясен һәм урнаштыру приципларын өйрәнү. Россиядә һәм Татарстанда урманнарны саклауның әһәмиятен күрсәтү, экологик тәрбия бирү.  Урман промышленностенең картасын өйрәнү, урман предпри- ятияләрендә бара торган производство процессларын аңлату. Җиһазлар: карталар,”Россиянең урман промышленносте”, Татарстанның эконо... Төзелеш Урман промышленносте Машина төзү транспорт Җавап: Урман промышленносте химия тармагына чимал буларак агач бирә, ә үзе урман корткычларына каршы көрәшү өчен агулы химикатлар ала, урман промышленносте машина төзү тармагына кайбер детальләр өчен агач бирә, ә үзе урманда кирәкле машиналар һәм пычкылар ала. Урман промышленносте төзелеш тармагына чимал бирә, ә үзе бу тармакны урман предприятияләре төзүдә файдалана. Урман промышленносте транспо...
Раздел География
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






Туфрак төрләре

(дәрес конспекты)











Ядегәр урта мәктәбе география

укытучысы Хазиева З.Ф.


Тема: ТУФРАК ТӨРЛӘРЕ

Максаты: Дәрес укучыларга туфракның аерым бер матдә икәнлеген төшендерү, аның табигатьтә, кешеләр тормышында ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтү; Россия территориясендә туфрак төрләренең урнашу закончалыкларын ачыклау; табигый байлык буларак аңа карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: «Россия туфраклары» картасы, таблицалар, В.Докучаев портреты, «Кара җирнең ак икмәге» дигән стена газетасы һ.б.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Укытучы. Укучылар, бу дәресебез (дәрес-экскурсия) туфрак турындагы фәнгә нигез салучы галим В.Докучаевка багышлана. Без аның хезмәтләре белән танышырбыз, дәрес барышында язма эш башкарырбыз.

(В.Докучаевның тормышы, хезмәт юлы белән таныштыру өчен сүз алдан әзерләнгәнукучыларга бирелә.)

1 нче укучы. В.Докучаев 1846 елда авылда дин әһеле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Унбер яшендә әтисе аны дини уку йортына бирә. 1887 елда Смоленск дини семинариясен тәмамлагач, ул Петербург дини академиясенә укырга җибәрелә. Ләкин бер айдан соң Василий Петербург университетының геология бүлегенә күчә. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, фәнни хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Хезмәт сөючәнлеге, тумыштан килгән таланты нәтиҗәсендә, алты елдан университетта - доцент, ә унике елдан соң профессор була.

Табигатьне өйрәнүчеләр җәмгыяте аны, географ буларак, Россиянең кара туфраклы зонасын өйрәнергә җибәрә. В.Докучаев ике елда 10000 км юл узып, Россиянең Европа өлешенең кара туфраклы зонасы картасын төзи. Соңыннан «Рус кара туфрагы» дигән темага докторлык диссертациясе яза. Шулай итеп, галим туфрак турындагы фәнгә нигез сала. В.Докучаев: «Туфрак ул тау токымы түгел, ә органик һәм неорганик дөньяның бәйләнеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән тарихи-табигый җисем»,- ди.

2.Үткән дәрес материалы искә төшерелә.

- Нәрсә ул туфрак?

- Ул нинди компонентлардан тора?

-Туфрак ясалу процессы ничек бара?(Укучыларның җаваплары тыңлана, билгеләр куела.)

2 нче укучы. В.Докучаев кешеләр белән аралашырга яраткан. Еш кына аның янына дуслары, хезмәттәшләре килгән. Хатыны - Анна Егоровна аларны җылы каршылаган, кунак иткән. Иренә дә һәрчак булышкан. Шуңа да Василий Васильевич хатынын «туфрак белгече» дип атаган. В.Докучаевка тәүлегенә егермешәр сәгать эшләргә туры килгән. Нәтиҗә дә озак көттермәгән: туфрак-климат зоналылыгы теориясе барлыкка килгән.

Докучаевка кадәр Гумбольтның үсемлек-климат зоналылыгы теориясе билгеле була. Анда табигый зоналар аерып күрсәтелә. Ә Докучаев туфракның органик дөнья һәм климат белән бәйләнешен исбат иткән. Ул туфрак төрләрен аерып күрсәткән.

3. В.Докучаев хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән туфрак-климат зоналылыгы таблицасы буенча эш.

(Таблица алдан әзерләп куела, дәрес барышында тутырыла.)

Табигый
зона

Тундра

Ылыслы
урманнар

Киң яфраклы

һәм катнаш

урманнар

Урман-дала,
үләнле дала

Әремле
дала

Ярымчүлләр,
чүлләр

Туфрак

тундра-
глей

көлсу

соры һәм

керән урман

туфрагы

кара туфрак

каштан
туфрак

соры-көрән
туфрак

Авыл
хуҗалыгы
культурала-
ры

арыш,
киндер,
бәрәңге,
үлән

киндер,

арыш,
арпа

кышкы бодай,
кукуруз, шикәр
чөгендере,
көнбагыш

язгы
бодай

тары, сорго, дөге,

кавын, карбыз

II. Яңа дәрес материалын аңлату.

Укытучы. Укучылар, алдан әзерләнгән схемага туфрак төрләрен язып чыгабыз. Характеристика бирәбез.

1. Тундра-глей туфрагы.

Туфрак ел буе туңган хәлдә саклана. Җәйге чорда өске өлеше берничә дистә см га эри. Туфракта дымлану зур, җылылык җитми. Органик матдәләр бөтенләй таралып бетми. Өске өлешендә торфлы-черемәле горизонт, аста тыгыз балчык. Бу катлам артык озакдымлылык һәм туфракта кислород аз булганда формалаша.

- Бу зонада җир эшкәртү белән шөгыльләнеп буламы? (Төрле фикерләр әйтелә.)

2. Көлсу, көлсу-кәсле туфрак.

Аңа тайга зонасы туры килә. Ул илебезнең яртысыннан артык мәйданын биләп тора. Бу зонада нинди агачлар үсә? Климаты турында нәрсә әйтә аласыз? (Фикерләр тыңлана.)

Туфрак дым кирәгеннән артык булган шартларда формалаша. Суда эрегән матдәләр туфракның аскы горизонтына үтеп керә. Туфрак гумуска ярлы, файдалы матдәләр аз. Юка гына гумус горизонты астында ачык, аксыл юылып төшү горизонты яхшы аерылып тора. Төсе белән көлне хәтерләтә. Гумус катламы 15-20 см гына.

Докучаев бу туфрак турында: «Коры һавада тузан сыман, дымлы вакытта авыр балчык, - дип характерлый. - Аларны ел саен ашларга кирәк, шул вакытта арыш, киндер уңа». (Таблица тутырыла.)

Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш Себердәгекөлсу туфрак арасында күпьеллык туң катлам яткан урыннарда тайга-туңлык туфрагы барлыкка килә.

3.Тайганың көньягында, яфраклы урманнарда, болынлы аланнарда, үсемлек калдыклары күп булган урыннарда черемәгә баерак кәсле-көлсу (соры һәм көрән урман туфрагы) туфрак очрый. Ул киң яфраклы һәм катнаш урманнар зонасында, Рус тигезлегенең көньягында һәм Ерак Көнчыгышта формалаша. Үсемлек калдыклары, кояш җылысы күбрәк булган саен, черемәнең тирәнгә юылып төшүе
кими. Бу туфрак нинди климат шартларында формалаша? (Парга әйләнү зур, җылы, дым җитәрлек, үсемлек калдыклары күбрәк чери, туфракның ундырышлылыгы арта. Туфракның структурасы төерле, карасу төстә, черемә горизонты ачык беленеп тора. Монда шулай ук минераль, органик ашламалар кертергә кирәк. Мондый җирдә солы, арпа, арыш, киндер уңа.)

4. Кара туфрак. Урман-дала, төньяк дала зонасына туры килә. В.Докучаев: «Кара туфрак-туфраклар патшасы. Ул Россияне туендырып торган һәм туендырып торачак»,- дигән. Кара туфрак Урал, Себер, Кавказның җир асты байлыкларыннан да, алтыннан да кыйммәтрәк санала.

Укытучы. Укучылар, ел саен үскән үлән массалары кая китә? (Үләнсыман үсемлекләрнең таркалуы нәтиҗәсендә черемә барлыкка килә. Тулысынча таркалып бетмәгән продуктлар туплана барып, черемәнең катламын арттыра. Туфрактан су һәм башка туклыклы матдәләр бик яхшы үтә, гумус катламы 1-1,2 м га җитә. Монда бодай, кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере үстерәләр.)

Укытучы. Укучылар, безнең туган ягыбызда - Кукмара районында нинди туфрак?

3 нче укучы. Без кукмаралылар, бабаларыбызга бик рәхмәтле - алар бай, уңдырышлы, кара туфраклы җиргә төпләнә белгәннәр. Һәм ничә гасыр буена җир аларның төп туендыручысы булган. Элекке заманнарда Арча, Балтач, кебек төбәкләрдә гектарыннан 9 - 10 центнер уңышалганда, Кукмара төбәгендә 12 - 13 центнер бөртек җыйганнар. Хәзер төньяк районнард да иген үстерергә өйрәнделәр. Кукмара игенчеләре дә иген игүнең яңа алымнарын үзләштерәләр. Кукмара җирендәге кебек диңгездән киң иген басулары бик сирәк очрый. Җиргә сак караш, һәр эшне җиренә җиткереп башкару Кукмара игенчеләренең канына сеңгән. Игенчеләр елдан-ел яңа уңышларга ирешә. Быел да алар, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 41 ц уңыш җыеп, дәүләт амбарларына 200 мең тонна ашлык салды.

5. Каштан туфрак.

- Туфрак профиленә карап, аңа нинди характеристика бирә аласыз? Анда нинди үсемлекләр үстерергә мемкин? (Кызу кояш астында үлән начар үсә, янып бетә. Уңдырышлы булган бу туфракны файдалану өчен дымның җитмәве комачаулый. Шулай да биредә язгы бодай игәргә мөмкин.)

6. Соры-көрән туфрак, тозлыклар ярымчүл һәм чүлләр зонасында формалашкан (Каспий буе һәм Көнчыгыш Кавказ алды).

- Бу зонаның климаты нинди? (Коры, парга әйләнү күренеше зур. Җир асты сулары тирән урнашкан, туфракның өске өлешендәтоз барлыкка килә. Әремле үлән үсемлекләре очрый, гумусы әз, уңдырышлы түгел. В.Докучаев бу туфрак турында: «Монда туфрак түгел, ә су кыйммәт. Бер тиен бирмәслек җирне сугарсаң, бик кыйммәткә төшә», -ди.)

- Монда нәрсә үстереп була? (Тары, сорго (тарыга ошаган игүле үсемлек), дөге, кавын, карбыз.)

III. Белемнәрне ныгыту.

  1. Таблицадан файдаланып, туфракның ундырышлылыгы нәрсәгә бәйле булуы аңлатыла. (Табигый зоналар, климат, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына һ.б. бәйле.)

  2. Кеше тормышында җирнең әһәмияте нинди?

Укытучы. Элек-электән кеше туфракка зур байлык итеп караган. Аның яшәеше тулысы белән җыеп алынган уңышка бәйле булган. Шуның өчен крестьян җирне «җир-анам», «туендыручым» дип атаган. Халык җиргә хөрмәт белән караган, күп кенә мәкальләр, җырлар уйлап чыгарган. Шулар белән танышып үтик. (Укучыларның фикерләре тыңлана. Өйдә әзерләп килгән мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр укыла.)

3.Туфракны, җирне саклау һәркемнең изгебурычы.

В.Докучаев моннан 100 ел элек кайбер ке-шеләрнең туфракка карата тискәре карашын күргән һәм җирнең юкка чыгу сәбәпләреначыклаган:

а)гел бер төрле культуралар утыртып, җирнең минераль матдәләргә ярлылануы;

б) туфракның үзлеген белмичә, төрле культуралар утыртып, уңдырышлылыгын киметү;

в)дөрес сөрә белмәү нәтиҗәсендә туфракның структурасын бозу;

г)урманнарны юкка чыгару;

д)елга буйларын сөрү.

- Укучылар, хәзерге вакытта җиргә тагын нинди тискәре йогынты ясала? (Минераль ашламалар күп кертелә.)

4. Җирне саклау, аның уңдырышлылыгын күтәрү чаралары. Таблицадан, дәреслектән файдаланып, җирне саклау чараларын санап чыгарга:

а) кыр ышыклау полосаларын утырту;
ә) ерымнарны ныгыту;

б) буалар, плотиналар төзү;

в) елгаларның агымын җайга салу;

г) кар тоту;

д) чишмәләрне, коеларны чистарту һ.б.

IV.Йомгаклау. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела,өйгә эш бирелә.


© 2010-2022