• Преподавателю
  • География
  • Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкалә нигезендә ГИА формасындагы биремнәр

Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкалә нигезендә ГИА формасындагы биремнәр

А2..Сара Садыйкованың гаиләсендә музыка коралында уйнаучы булган. 1) текстка туры килә 2) тексткатуры килми 3) текста әйтелмиА3. Сараның кече яшендә музыкага сәләте ачылмаган, ул педагогия техникумында укыганда гына җырлый башлаган..
Раздел География
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкалә нигезендә ГИА формасындагы биремнәр. Р.З. Хәйдарова программасы нигезендә 7 сыйныфта белем алучы укучылар өчен.

1.. Композитор Сара Садыйкова турында укыгыз.

Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкалә нигезендә ГИА формасындагы биремнәр.

Сара Садыйкова 1906 нчы елның 1ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Аның әнисе гармунда уйнаган, Сараның да күңеле музыкага тартылган.

Кечкенә Сара Аитоваларның шәхси гимназиясендә укый. Кече яшьтә үк җырга сәләте ачылып, балалар хорында җырлый.

Казан педагогия техникумында укыганда, язмыш аны композитор Солтан Габәши белән очраштыра. Солтан Габәши бу техникумда укытучы була. Монда да хорда катнаша.

Сара Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлый. Сара Садыйкова Мәскәүдә татар театрында эшли.

1930-1934 елларда Сара Садыйкова Казанда эшли. Башта «Сәйяр» труппасында җырлый, соңрак Казанда театрда эшли. Сара Садыйкова "Зәңгәр шәл" , "Наёмщик" спектакльләрендә төп рольләрне башкара.

Сара Садыйкова Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчуринның музыкаль спектакльләрендә төп рольләрне башкара.

1934-39 елларда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган Татар

опера студиясендә укый. 1939 елны студиячеләр Казанга кайтып, опера театрын ачып җиберәләр.

Сара Садыйкова Нәҗип Жиһановның "Качкын" операсында Рәйханә ролендә җырлый. Шуннан опера солисткасы булып китә.

Татар халкының сөекле артисткасы Сара Садыйкова 1986 елның 7 июлендә вафат була.

Сара Садыйкова - Татарстанның халык артисты, «Сания», «Эшче», операларында төп партияләрне башкара.

Ул өч йөздән артык җыр, ике комедиягә музыка, романслар, вальслар иҗат иткән. Аның җырларын профессиональ артистлар да, халык та бик яратып җырлый. Ул мәңгегә халык күңелендә.

Яр Чаллы шәһәренең иң зур концертлар залы Сара Садыйкова исемен йөртә.

Сара Садыйкова бик күпләрнең якын дусты, ышанычлы сердәше, фикердәше, сәнгать юлына аяк баскан яшь шагыйрьләрнең һәм җырчыларның тәҗрибәле остазы, ярдәмчесе дә иде.

тартылган - тянулась ышанычлы - верный, надёжный

сердәш - единомышленник остаз - наставник, учитель

фават була -умирает кабер - могила

А1. Сара Садыйкова көз аенда туган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А2.. Сара Садыйкованың гаиләсендә музыка коралында уйнаучы булган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А3. Сараның кече яшендә музыкага сәләте ачылмаган, ул педагогия техникумында укыганда гына җырлый башлаган..

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А4 Сара Садыйкова «Зәңгәр шәл» спектаклендә дә төп рольне башкара...

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А5. Сара Садыйкова «Качкын» операсында Рәйхана ролен башкарырга теләгән..

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А6 Сара Садыйкова 70яшендә фават була...

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А7.. Сара Садыйкованың кабере Казанда

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А8.. Сара Садыйкованың җырларын профессиональ артистлар гына җырлый.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А9.. Түбән Кама шәһәрендә иң зур концертлар залы Сара Садыйкова исемен йөртә

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

А10. Сара Садыйкова яшь шагыйрьләрнең һәм җырчыларның ярдәмчесе булган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текста әйтелми

В 12

Сара Садыйкова _________ беренче көнендә туа.

ноябрь

В 13

Сара Садыйкованың әнисе __________ гармунчы булган.

сәләт

В 14

Гимназиядә укыганда Сара __________ белән хорда җырлаган.

яшь

В 15

Сара Садыйкова төрле спектакльләрдә төп рольләрне ________ башкара.

уңыш

В 16

Татар опера студиясендә укыган артистлар Казанга кайталар һәм ________ опера театры ачыла.

тиз

В 17

Сара Садыйкова 1939 елда опера театрында эшли башлый, ләкин тамашачылар аны _______ беләләр иде.

күп

В 18

Татар халкының яраткан композиторы _______ вафат була.

җәй


© 2010-2022