Ашыт заказнигы темасына доклад

Кала тау буйлары ямьле   Ашыт сулары тәмле   Алпут буена тезелгән   “Ашытым” кырлары ямьле.   Һәр урынның табигате үзенчәлекле. Кайчакта бер – берсенә бик якын урнашкан ике авылның табигате дә төрлечә була. Чөнки аларның берсе елга үзәненә, икенчесе югарырак урнашкан. Берсен урман чолгап алган, икенчесе ачыклыкта, ялангач тау битендә утыра. Мин туып үскән  туган ягымның табигате һичшиксез Ашыт елгасының, аның буенда урнашкан Кала тауның үзенчәлекле тәэсиренә бәйле. Менә ни өчен, география укыту...
Раздел География
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кала тау буйлары ямьле

Ашыт сулары тәмле

Алпут буена тезелгән

"Ашытым" кырлары ямьле.

Һәр урынның табигате үзенчәлекле. Кайчакта бер - берсенә бик якын урнашкан ике авылның табигате дә төрлечә була. Чөнки аларның берсе елга үзәненә, икенчесе югарырак урнашкан. Берсен урман чолгап алган, икенчесе ачыклыкта, ялангач тау битендә утыра. Мин туып үскән туган ягымның табигате һичшиксез Ашыт елгасының, аның буенда урнашкан Кала тауның үзенчәлекле тәэсиренә бәйле. Менә ни өчен, география укытучысы Илшат Сәләхетдинович реферат язырга тәкъдим иткәч, икеләнмичә түбәндәге теманы сайладым. Ничек инде үземә якын булган табигатьнең серләрен тагын да ачмыйсың. Үз алдыма түбәндәге максатны куйдым:

"Ашыт" заказнигы чолгап алган тирәлек - табигатьне тирәнтен һәм саклап калу ниятеннән калганнарга җиткерү.

Татарстан Республикасында табигый һәм экологик ресурслар министрлыгы бар. Бүгенгесе көндә әлеге министрлык бөтен дөньяви яшәешкә кирәкле берләшмә. Билгеле ки килеп туган экологик проблемаларны менә шунда хәл итәләр. Безнең " Ашыт" заказнигы инспектор хезмәткәрләре дә табигатьне саклау чараларында актив катнашалар . Ел саен үткәрелә торган "Парклар маршы" акциясендә катнашып югары уңышларга ирешәләр. Моңа Әтнә ягының мәктәп балалары көче дә керә. Гомумән, Ашыт елгасы буйлары экологик яктан үрнәк территория санала. Ул сулыкта яшәүче хайваннар дөньясы бай. Кызыл китапка теркелгән ак төнбоек үзе ни тора.

Безнең һәрберебезнең дә газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Минем туган ягым - җырларда макталып җырланган Әтнә ягы. Кечкенәдән үк әни назы тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әниемнең: "Туган үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат, ата - бабаң нигезен онытма!" дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калды. Ничек инде шундый гүзәл табигатьле газиз туган ягыңны яратмаска,онытырга мөмкин?! Аз гына фикерегезне туплап карагыз да, минем: "Һәр кешенең туган як табигате кабатланмас гүзәл почмакларга бик бай" дигән сүзләрем белән килешерсез. Бу рефератыма материаллар эзләгәндә мин бик күп чыганакларга, язма - фикер, материалларга тукталдым һәм "Элек - электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына, күл буйларына, чишмә сулары күп булган урыннарга нигезләгәннәр. Һәр карыш җирне эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерым - аерым исем белән атап йөрткәннәр" дигән карарга килдем.

Рефератымда туган як төбәген өйрәнүче эзтабар, география укытучысы булып эшләгән Нигьмәтҗанов Габдуллаҗан абый ачышларын да бик теләп кулландым. Ул язган мәкаләләрне кат -кат өйрәнеп, халкыбыз телендә кулланыла торган географик бердәмлек атамаларының саны чиксез күп икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Республикабызның төньяк - көнбатышында ага Ашыт елгасы. Сезнең тарафка татар энциклопедиясе белән дәлилләнгән мәгълүматлар.

"Илләтнең сул як кушылдыгы, озынлыгы 83 км. бассейн мәйданы 1087 км2.

  • су чыганагының урнашу биеклеге (Ашытбаш авылы) - 155 м, тармаклары 81 м;

  • 19 кушылдыгы бар: Оры - 14,2 км, Шашы - 14,8 км, Үртәм - 17,8 км, Өлә - 17 км (уң кушылдыклар); Симет 24,1 км - сул кушылдыгы;

  • су тыгызлыгы - 0,38 кг\км2 ;

  • боз калынлыгы - 65 см;

  • елгада сумар күләме 4,9 млн. м3 булган 11 буа бар;

  • катнаш туена, күбрәк кар сулары белән.

Филология фәннәре докторы, профессор Фирдәүс Гарипованың да күп кенә хезмәтләрен өйрәнергә туры килде. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Елгалар дөньясына сәяхәт" китабы, "Казан утлары", "Мәгариф" журналларында һәм "Социалистик Татарстан" газетасында язылган мәкаләләрен өйрәнеп, Ашыт атамасы чыгышын белдем." Ашыт" атамасының килеп чыгышы турында фикерләрнең күп булуын һәм шуның белән кызыксынучыларның байтак икәнен ачыкладым.

Кызганычка каршы, бай тарихлы Ашыт суы хәзер элекке еллар белән чагыштырганга караганда, бөтенләй азая. Җәйнең эссе көннәрендә аерым урыннарда аның суы кибә. Кайчандыр балык үрчегән мул сулы Ашыт ярдәмгә мохтаҗ. 1997 елны оештырылган "Ашыт" Татарстанның гына түгел, Россиянең иң беренче заказникларының берсе. Ул- безнең гоурлыгыбыз.

Сәхраларда сәйран кыйлый әле

Хозурланып, барабыз бергәләп,

Чәчәкләрне сөеп иркәләп.

Туган якның табигатенә, аның яшел урманнарына ,саф сулы бормалы елгаларына, көмештәй күлләренә, челтерәп аккан чишмәләренә багышлап халкыбыз нинди генә җырлар да, шигырьләр дә язмаган. Ял вакытында без табигать кочагында булырга омтылабыз, аның саф һавасын суларга, аланлыкларында утырып ял итәргә яратабыз. Нинди генә төсләр юк минем туган як табигатендә : күбәләк канатындагы бизәкләр, нәфис чәчәкләрнең таҗлары, сызылып аткан ал таңнар, мәһабәт урман!.. Игътибарлы булсагыз, бу төсләрнең һәрчак үзгәрүен, алмашынуын күрерсез. Ә төсләр үзеннән үзе үзгәрми. Алар табигатьнең үзгәрешләренә - ел фасылларына бәйле.

Ашыт заказнигы - Ашыт елгасының югары тугае. Үсемлекләр дөньясын тулаем күргәнчә - кыяклылар семьялыгы һәм һава - су үсемлекләре алып тора. Хайваннар дөньясы да бай һәм күптөрле. Монда очраучы хайваннар: поши, кабан, төлке, бурсык, ак куян, үр куяны, Америка чәшкесе, көзән, ондатра. Алар барысы да эстетик һәм фәнни мәгънәгә ия.

Җир - анабызның гүзәллеген саклау, әйләнә - тирәбезне ямьләндерү, табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү, аны киләчәк буыннар өчен кадерләп тоту - безнең бурыч. Татарстан тыюлыклары арасында "Ашыт" заказнигы үрнәк территория булса да уйланырга экологик проблемалар җитәрлек. Ел саен тау битендәге карлар эри, кар сулары төрле чүп - чар, шул исәптән терлекчелек һәм игенчелек калдыкларын җыя барып, Ашыт елгасына агып төшәләр. Шул рәвешле су пычрана. Елгада яшәүчеләргә кирәкле кислород суда эреп, суга төшкән әлеге чүп - чарны черетүгә китә. Нәтиҗәдә, нәрсә буласын күз алдына китерә аласыздыр. Хайваннар дөньясына яшәү һәм үрчү шартлары начарая. Ә инде минераль ашламалар тәэсирендә күпләп үлү күзәтелә. Ашыт елдан - ел дистәләгән буа балчыгы төбенә утырганлыктан саега. Басуларны дөрес эшкәртмәү, елга буендагы болынлыкларны сөрү дә уңай нәтиҗә бирми. Югарыда санап кителгән Ашыт елгасының экологик проблемаларын хәл итү өчен, мин түбәндәге чараларны тәкъдим итәр идем:

  • мәктәптә һәр мөмкинлектән файдаланып, укучыларда экологик үзаң, экологик культура формалаштыру өстендә эш кирәк;

  • авылда халык җыеннарын куллану мөмкинлеге зур;

  • район газетасы битләрендә проблемалар күтәрү зарур.

Ашытның уң як ярында халык телендә изге җир сүзе белән янәшә торган Кала тавы урнашкан. Ул 1000 еллык тарихы булган хәрби ныгытма урыны. Мин кечкенәдән үк бу изге урынны көмештәй саф шифалы чишмә суы булган Изгеләр кизләве буларак хәтеремдә саклыйм. Чынлыкта да аның суын эчсәң яңа туган бала кебек буласың. Юкка Сабантуй булырга бер атна калгач, Әләшә бәйрәме үткәрелми. Бу изге бәйрәмгә Әүлия каберенә республиканың төрле почмакларыннан киләләр. Минем уйлавымча, бу изге җир галимнәрне җәлеп итәрлек.

Табигатьтә иң көчле һәм иң акыллы җан иясе-Кеше! Билгеле ки, үзе яшәгән йортына-табигатькә - ул һич тә зыян китерергә теләми. Ләкин кайчакта ул үзе башкарган эшнең булачак нәтиҗәсен алдан күрә алмый. Үзе дә теләмәстән зур фаҗигаләрнең сәбәпчесенә әйләнә. Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: Һәрберебез табигать дуслары булыйк, Җир- анабызда күренгән һәр үзгәрешне күңел күзе аша кичерә белик. Шул чакта ул безгә үзенең күп серләрен ачар.Ашыт заказнигы темасына доклад.

© 2010-2022