7 класс рус группасы

Дәрес планы. 7 сыйныфта рус группасында үткәрелә. Тема: «Бу гүзәллек яшәрме?».   7 сыйныф рус группасы Максат: - үткән материалны искә төшерү, гомумиләштерү; - укучыларда фикер эшчәнлеген, хәтерен үстерү; - туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләрен тудыру. Материал: Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова Татар теле (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нче сыйныфы өчен дәреслек). – Казан: Мәгариф, 2007 Харисов Ф.Ф. Психолого-педагогические и лингвистические основы обучения татарской устной речи в русской школе. – Казань: Хэтер, 1998. Нур...
Раздел География
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Бу гүзәллек яшәрме?». 7 сыйныф рус группасы

Максат:

- үткән материалны искә төшерү, гомумиләштерү;

- укучыларда фикер эшчәнлеген, хәтерен үстерү;

- туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләрен тудыру.

Материал:

Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова Татар теле (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нче сыйныфы өчен дәреслек). - Казан: Мәгариф, 2007

Харисов Ф.Ф. Психолого-педагогические и лингвистические основы обучения татарской устной речи в русской школе. - Казань: Хэтер, 1998.

Нурмухаметова Р.С. «Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся». - Казан: Гыйлем, 2008

Сафиуллина Ф.С. Ибраһимов Г.Б. «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел». - Казан: Мәгариф, 1998

Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. «Татар теле. Кагыйдәләр, күнегүләр». - Казан: Мәгариф, 2007

Җиһазлау: компьютер

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау дәресе.

Дәрес методы: катнаш дәрес.









Дәрес барышы

У. Мин иртә белән сыйныфка керәм,

Укучыларымның хәлләрен беләм.

Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!

Авырмыйсызмы? Хәерле көн балалар!

Ук. Хәерле көн!

У. укучылар, кунаклар белән борылып, исәннәшик.

Ук. Исәнмесез!

У. Хәлләрегез ничек?

Ук. Яхшы.

У. Бүген ничәнче число?

Ук. Егерме дүртенче ноябрь. Атнаның чәршәмбе көне.

У. Дәрестә кем юк?

Ук. Дәрестә барысы да бар.

У. Балалар, хәзер нинди ел фасылы?

Ук. Хәзер көз.

У. урамда җылымы, салкынмы?

Ук. Урамда салкын.

У. Күк болытлымы, аязмы?

Ук. Күк болытлы, яңгыр ява.

У. Укучылар, билгеле булганча, туган ил, туган җир, туган йорт, нигез кебек төшенчәләр һәрберебезнең күңел түрендә урнашкан. Туган җирнең табигатен, гомумән табигатьне без киләчәк буыннар өчен өйрәнергә, сакларга тиеш. Бүгенге дәресебезне нәкъ шушы темага багышлыйк.

Укучылар без сезнең белән киләчәк заман сыйфат фигыльнең төрләрен өйрәнгән идек. Теманы өйрәнүне дәвам итәрбез һәм белемнәребезне ныгытабыз.

Гадәттәгечә фонетик зарядка ясап алабыз.

  • Бие, бие, бие, бие, бие, бие Бәйбулла,

Биеп җибәрсә Бәйбулла, менә дигән бай була.

  • Әрәмәдәге әрем әче.

  • Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

Өйгә эш нәрсә иде?

Ук. 70 бит, 5 күнегү. Җөмләләрне тәрҗемә итәргә.

1.Кич булган, китәр вакыт җиткән.(наступил вечер, время уходить) 2.Эшлисе эшләрем бик күп әле. (много дел которые необходимо сделать). 3.Кешеләр үзләреннән соң яшәячәк буыннар турында уйларга тиешләр.(люди должны думать о поколении, которое придет после них) 4.Мин сөйләячәк хикәянең исеме - "Татарстанның табигате". (рассказ который я буду рассказывать называется природа татарстана)

У. Балалар без бу җөмләләрдә сыйфат фигыльләрне кулландык, кагыйдәсен дә искә төшерик. Ребята, давайте вспомним правило образование причастия будущего времени.

Ук. Паша, Настя Белянина, Вова

У. Ә хәзер тактага карыйк, биремне укыйбыз.

Ук. Җөмләләрне язып бетерегез.

Без утыртачак агачлар ... (кешеләрне шатландырырлар) кил зам сыйф фиг

Минем эшлисе эшләрем ... (бик күп әле) кил зам сыйф фиг

Кешеләр эчәсе су ... (чиста булырга тиеш) кил зам сыйф фиг

Алар белән очрашасы кеше ... (табигатне саклау өчен көрәшә) кил зам сыйф фиг

Барыр юлыбыз ... (урман аша) кил зам сыйф фиг

У. Димәк, без киләчәк заман сыйфат фигыльләр кулланып, җөмләләр төзедек.

У. Укучылар, әйдәгез әле ял итеп алабыз.

Ә хәзер тактага игътибар итегез. Сүзлек эшен эшлик. Дәрес дәвамында безгә бу сүзләк кирәк булачак.

Челтерәргә - журчать

Әрәм итәргә - загубить зря

Миһербанлык - милосердие

Талкайлар - ивушки

Сокланырга - любоваться

Зыян китерергә - причинять вред

Мөнәсәбәт - отношение

Яшәр микән - будет ли жить.

Сүзләр белән эш.

72 биттәге шигырьне сәнгатьле укыгыз. Шигырьнең авторы Энҗе Авзалова.

Бу гүзәллек яшәрме?

Җир елый, ишетәсеңме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсеңме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсеңме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

У. Тәрҗемә итәбез:

Плачет земля, слышишь? Я слышу! Почему высохли журчащие ручьи? Земля плачет, слышишь? Я слышу! Кто вырубил соловьиные ивушки? Кто загубил зря природу? Куда пропала человеческое милосердие? Земля плачет слышишь? Я слышу! Эта красота, эта Земля будет ли жить?

У. бик яхшы. Текст астында безгә сораулар бирелгән. Беренче сорауны (...) укый.

Ук. Кешеләр табигатьнең гүзәллегенә сокланалармы?

Ук. Әйе, кешеләр сокланалар, чөнки без үзебез табигатьнең бер өлеше. Табигать безгә ашауны, торыр урын, күңел тынычлыгын бирә.

У. Табигать безгә хезмәт итсен өчен, аны сакларга кирәк. Икенче сорауны укыйбыз.

Ук. Бу гүзәллекне саклау өчен нишләргә кирәк?

Ук. Гүзәллекне саклау өчен безгә урамнарда чүпләмәскә, суларны пычыратмаска, табигать байлыкларын әрәм итмәскә кирәк.

Ук. Кешеләр табигатькә нинди зыян китерәләр?

Ук. Кешеләр урманнарны кисәләр, чүп ташлыйлар, суны пычыраталар, хайваннарны үтерәләр.

Ук. Кешеләр табигатькә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

Ук. Без табигатьне хөрмәт итәргә, аны сакларга һәм акыл белән файдаланырга тиеш.

У. Әйе, балалар, без сезнең белән экологик проблемаларга игътибар итәбез, шигырьнең авторы да әсәре аша әйләнә-тирәгә сакчыл карарга куша, Җирнең киләчәге аны бик борчый. Киләчәк буынны табигатьне сакларга өнди.

Балалар Җир шарындагы барлык халыкларда бу проблемма актуаль, чөнки Табигать - Ана бер. Төрле милләт язучылары табигатькә сокланып, аны саклау темасын үз әсәрләрендә язып чыгалар. Татар халкында ул: Гомәр Бәширов, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мөһәммәт Мәһдиев.

Рус әдәбиятында Евгений Евтушенко, Сергей Есенин, Михаил Пришвин, Эдуард Асадов, Ландо, Марк Лҗвовский кебек шагыйрьләрне беләбез. Мин сезгә Ландоның «Будь милосерден, человек» исемле шигырен укыйсым килә.

У всех людей - одна планета:

И ветрам нет на ней границ,

Как нет границ потокам света

И перелетам диких птиц.

И нам беречь природу надо

Для тех, кто будет после нас.

А мы бездумно сыплем яды

И дом свой травим не скупясь.

Уже все тоньше слой азона,

А он - щит жизни на Земле;

Уже растут, как язвы зоны

Где смерть таится в дымной мгле.

Леса свою теряют силу,

Уходит нежный запах лип.

Озера, ставшие могилой,

В себе хоронят стаи рыб.

У. Монда да охшаш проблема Җирне саклау, табигать байлыкларын зыян китермичә файдалану.

У. Хәзер без ике төркемгә бүленеп, монологлар төзик. Беренче төркем "Бу гүзәллек яшәрме?" шигыренә, ә икенче төркем "Будь милосерден человек" шигыренә. 3-5 җөмлә.

Ук. Татарстанның табигате бай һәм төрле. Безнең Республикабыз урманнарга, елгаларга, күлләргә, челтерәп аккан чишмәләргә бик бай. Без аларны киләчәк буыннарга сакларга тиеш. Җирнең табигатенә сокланып карарга кирәк. Табигатькә зыян китермичә, без аннан файдаланырга тиеш.

Ук. Елдан-ел кешеләргә газ, бензин, металл кирәк. Без файдалы казылмаларны җирдән алабыз. Һаваны, суны чистартырга кирәк, ләкин кешеләр аларны чистартмыйлар. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булса, Җиребез күп еллар яшәячәк.

У. Димәк, туган җир якын булгач, аның табигатен дә сакларга тиешбез, табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы. Без дә дәресебезнең темасы итеп бу проблемага тукталдык. Бу гүзәллек яшәрме? соравына җавап биреп карадык. Әйе, яшәр! Дуслар, табигатьне рәнҗетмик! Кызыл китапка кергән җан ияләренә игътибарлы, сакчыл карыйк.

У. Укучылар, ә хәзер, "Җитәкче бул" дигән уен уйнап алабыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып җөмлә әйтерсез. Җөмлә кисәкләренең дөрес урнашуына игътибар итәрсез.

Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

Әйткән сүз, аткан ук.

Сиңа әйтер сүзем бар.

Җөмләләрне төзеп бетергәч, укучылар сыйфат фигыльләрне билгелиләр.

У. Балалар, бүген без сыйфат фигыль темасы буенча белемнәребезне ныгыттык. Шулай ук без нинди тема буенча сөйләштек?

Ук. Табигатьне саклау проблемасы.

У. Әйе, укучлыр сезгә өй эше дә Гүзәллеккә кеше хуҗа темасына инша язарга кушам. Бу эшләрегез туган җиргә мөнәсәбәтегез, аның байлыкларына сезнең сакчыл карашыгыз да тасвирланып язылыр дип уйлыйм. Сезгә ярдәмгә түбәндәге сүзләрне тәкъдим итәм.

Әйләнә-тирә, дөнья, борчыган проблема, Җир-ана, хөрмәт хисләре, сакчыл караш, миһербанлык, табигатьнең гүзәллеге, табигатьне саклау, уртак йортыбыз, кече дусларыбыз, тәрбия, яратам, зыян китермәү, файдалану.













О ТОМ, ЧЕГО ТЕРЯТЬ НЕЛЬЗЯ

Нынче век электроники и скоростей.

Ныне людям без знаний и делать нечего.

Я горжусь озареньем ума человечьего,

Эрой смелых шагов и больших идей.

Только, видно, не все идеально в мире

И ничто безнаказанно не получается:

Если рамки в одном становятся шире,

То в другом непременно, увы, сужаются.

Чем глазастей радар, чем хитрей ультразвук

И чем больше сверхмощного и сверхдальнего,

Тем все меньше чего-то наивно-тайного,

Романтически-сказочного вокруг.

Я не знаю, кто прав тут, а кто не прав.

Только что-то мы, видно, навек спугнули.

Сказка... Ей неуютно в ракетном гуле,

Сказке нужен скворечник и шум дубрав.

Нужен сказке дурман лугового лета,

Стук копыт, да мороз с бородой седой,

Да сверчок, да еще чтоб за печкой где-то

Жил хоть кроха, а все-таки домовой...

Ну, а мы, будто в вихре хмельного шквала,

Все стремимся и жить, и любить быстрей.

Даже музыка нервной какой-то стала,

Что-то слишком визгливое слышится в ней!

Пусть река - не ожившая чья-то лента,

И в чащобах не прячутся колдуны.

Только людям нужны красивые сны,

И Добрыни с Аленушками нужны,

Н нельзя, чтоб навеки ушла легенда.

Жизнь скучна, обнаженная до корней,

Как сверх меры открытая всем красавица.

Ведь душа лишь тогда горячо влюбляется.

Если тайна какая-то будет в ней.

Я - всем сердцем за технику и прогресс!

Только пусть не померкнут слова и краски,

Пусть хохочет в лесах берендеевский бес,

Ведь экстракт из хвои не заменит лес

И радар никогда не заменит сказки!

Эдуард Асадов

© 2010-2022