Эссе на конкурс Мин-укытучы

Раздел География
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хезмәтемне чиксез сөям мин.

Һәркем үз һөнәрен мактый диләр,

Хезмәтемне чиксез сөям мин;

Көләч йөзле укучыларымны

Барыннан да якын күрәм мин.

Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Кулга "указка" тотып, балалар бакчасында иптәшләремә "дәрес" бирә идем. Мәктәптә укый башлагач та, барлык укытучыларымны яраттым. Язмышыма да рәхмәтле мин, чөнки үз мәктәбемдә , үземне укыткан укытучылар белән бер коллективта эшлим. Беренче көннәрдән үк хезмәттәшләремнең ярдәмен тоеп, балаларны яратып, бөтен күңел җылымны биреп эшләргә тырыштым. Тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас күңелдән яратучы олы җанлы укытучыларга һәрьяктан охшарга омтылдым.

Бәхетлеме кеше -

Илһамланып,

Янып эшләр эше булмаса;

Хезмәтендә тапкан куанычын

Бүлешердәй ише булмаса?

Мин бәхетле, чөнки 23 ел буе иртән мәктәп ишеген ачып керәм дә яраткан эшемә чумам. Күңелле ыгы-зыгы, балаларның шат тавышлары каршы ала мине. 23 ел буе мин һәр көнне мәктәпкә сөенеп, ашкынып киләм. Мин һәркөн иртән елмаеп үземнең яраткан эшемә ашыгам. Чөнки анда тәҗрибәсен юмарт уртаклашучы, авыр вакытларда терәк булырлык, шатлыкларымны бүлешерлек остазларым белән очрашам. Һәр көнне күргән укучыларымны мин беренче тапкыр күргәндәй шатланып каршы алам. Минем каршымда никадәр саф күңел, көләч йөзләр! Дистәләгән күзләр миңа яңалык көтеп төбәләләр. Мин елмайсам гына елмаялар.

Шул күңелләргә орлыкларны чәчәсе генә кала. Шытып чыксыннар алар ак кәгазь кебек чиста һәм саф күңелләрдә, үссеннәр, өлгерсеннәр... Минем өчен укучыларымның чын кеше булып үсүләреннән дә зур шатлык юк.

Тормыш гел үсеш-үзгәрештә. Бүгенге көн укучысы элекке укучылардан белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән нык аерыла. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, заман, җәмгыять укытучының белемле, алдынгы карашлы, инициативалы, мәгълүматлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуны таләп итә. Яңа заман авыл укытучысы буларак, мин дә үз эшчәнлегемдә мәгариф өлкәсендәге яңа метод-технологияләрне теләп кабул иттем. Мәгълүмати технологияләр балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә. Күп кенә укыту мәсьәләләре, традицион чараларга караганда, электрон ресурслар ярдәмендә уңышлырак хәл ителә. Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарырга өлгерәбез. Укучыларыма да мондый дәресләр ошый. Аларның ел саен район һәм республика турында призлы урыннар яулавы шуны дәлилли.

Үземнең эш тәҗрибәмне башкалар белән теләп уртаклашам. Бөтендөнья интернет челтәрендә шәхси сайтым бар.

Мәктәп - укучылар өчен ачышлар һәм яңалыклар дөньясы. Үзем дә, укучыларым да һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Фәнни әдәбиятны өйрәнәм, белем күтәрү курсларында укыйм, һөнәри конкурсларда катнашам.

Укучыларымны район һәм республика, халыкара күләмдә уздырылган фәнни-эзләнү конкурсларында катнашып, уңышларга ирешәләр. Минем бөтен шатлыгым - укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне, ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм. Уңышларымны да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләрем барын да укучыларым күрсәтә. Заманында Г.Ибраһимов: "Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы",─ дигән. Шушы принциптан чыгып эш итәргә тырышам. Балалар дип үткәргән тынгысыз көннәрем, йокысыз төннәрем алып килгән уңышлар миндә киләчәккә өмет, зур тырышлык, мәңгелек яшәү хисе уята.

Хезмәтемдәге уңышлар өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, район хакимият башлыгының Рәхмәт хатына һәм мәгариф бүлегенең берничә дистәдән артык Мактау кәгазенә лаек булдым.



© 2010-2022