Географик марафон Класстан тыш чара

Раздел География
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе









ГЕОГРАФИК МАРАФОН

7-8 класс укучылары өчен интеллектуаль уен

География укытучысы

Гильманова Илүзә Рәхим кызы




Татар Ямалы авылы

ГЕОГРАФИК МАРАФОН

Интеллектуаль уен

Максат. Географиядән белемнәрен камилләштерү, география буенча интеллектуаль сәләтләрен, фәнгә омтылышларын үстерү. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну тәрбияләү.

Ярыш кагыйдәсе. Уенда 7-8 класс укучылары 2 команда булып катнаша.Командага керү өчен укучылар 5 сорауга дөрес җавап бирергә тиешләр.Марафон сигез этаптан тора. Һәр этап жюри тарафыннан бәяләнеп барыла.

Ярышта уңышлы чыгыш ясаган укучыларга бишле билгесе куела. Җиңүче команда билгеләнә. Махсус бүләк тапшырыла.

Команда составын сайлап алу өчен сораулар.

1.Дымлылык үлчәү приборы (гигрометр)

2. Дөньядагы иң тирән күл (Байкал)

3. Һава температурасын үлчәү берәмлеге(градус)

4.Идел елгасының сул як кушылдыгы (Кама)

5.Кавказ тавының иң биек ноктасы(Эльбрус)

6.Идел елгасы башланган калкулык(Валдай)

7.Россиянең иң төньяк ярымутравы (Таймыр)

8.Тәүлек эчендә исә торган җил(бриз)

9.Африкадагы иң зур чүл(Сахара)

10.Иң кыйммәтле минерал(су)

11.Дөньядагы иң биек тау(Һималай)

12.Нинди җир бер кайчанда искерми?(Яңа)

13."Россия Колумбасы"(Григорий Шелихов)

14.Төньяк Америкадагы иң түбән урын(Үлем үзәне)

15.Якутия-Саха республикасының башкаласы(Якутск)

16.Лена елгасы койган диңгез (Лаптевлар)

17.Россиядә хәрәкәт итүче иң биек вулкан (Ключи Сопка)

18.Россиянең кайсы ярымутравы ике океан суы белән юыла(Чукот)

19.Каспий буе түбәнлегендәге иң тозлы күл (Баскунчак)

20.Гевеядән нәрсә алып була?(каучук)

21."Кебрачо" нәрсә ул? (агач)

22.Үле диңгез кайда урнашкан? (Гарәпстан ярымутравында)

23.Африкада кибә торган елгаларны ничек атыйлар? (вади)

24. Кемнәр алар мулатлар? ( европалылар һәм негрлар никахыннан туган буын)

25.Братск ГЭС төзелгән елга (Ангара)

26.Явым-төшем күләмен үлчи торган прибор (осадкомер)

27. Росиянең төньягында урнашкан туңмый торган порт (Мурманск)

28.Кола ярымутравында урнашкан тау(Хибин)

29. Атмосфера басымын үлчи торган прибор (Барометр)

30. Бер вакытта көн һәм төн булган ил бармы?(бар, Россия)

I.Командаларның бер-берсен сәламләве (команда исеме, девиз, эмблема-3 балл)

II.Фикер гимнастикасы.Командадан бер укучы сорауларга җавап бирә.Җавап "әйе", "юк" рәвешендә бирелә. Дөрес җавапка -1 балл

1 командага сораулар:

1.Дөньяның иң биек ноктасы Эверест.(Әйе)

2.Кама елгасының кушылдыгы Урал. (Юк)

3.Балхаш күле Россиядә урнашкан .(Юк)

4.Сахалин утрау. (Әйе)

5. Россия 10 диңгез суы белән юыла.(Юк)

6.Югарыга күтәрелгән саен атмосфера басымы арта.(Юк)

7.Россиянең иң зур республикасы Саха.(Әйе)

8.Төньяк Американың даласы пампа.(Юк)

9.Ленинград өлкәсендәге елга Нева.(Әйе)

10.Каспий буе түбәнлеге Россиянең иң түбән урыны. (Әйе)

11.Антициклон ул җил юнәлешен күрсәтә.(Юк)

12.Иң җылы кыш Сочида.(Әйе)

2 командага сораулар:

1.Дөньяның иң түбән урыны Үле диңгез.(Әйе)

2.Россиянең мул сулы елгасы Лена.(Юк)

3.Урал тавы Россиянең иң биек тавы.(Юк)

4.Евразия дүрт океан суы белән юыла.(Әйе)

5.Россиянең төньяк ноктасы Челюскин. (Әйе)

6.Россия территорияседә 11 сәгать поясы.(Әйе)

7.Циклон югары басымлы өлкә.(Юк)

8.Тайга -Россиянең иң зур табигый зонасы.(Әйе)

9. Мәскәү ул Россиянең башкаласы.(Әйе)

10.Көнбатыш Себернең төп байлыгы -ташкүмер.(Юк)

11.Төньяк ярымшарның "Салкынлык полюсы"-Оймякон.(Әйе)

12.Себернең биек тауы- Альп.(Юк)

III. Бирелгән сүзләрдән хәрефләрен алыштырып кую юлы белән башка географик сүзләр төзергә:

Дно

Дон

Игра

Рига

Муар

Амур

Мука

Кума

Остров

Ростов

Раут

Тура

Рубаха

Бухара

Веки

Киев

Куба

Баку

Верена

Ереван

IV. Кайсы артык.

Командаларга географик объектлар әйтелә.Командалар кайсы географик объектның артыгын билгеләп жюрига бирәләр. Һәр дөрес җавапка -1 балл

1.Камерун, Тубкаль, Косцюшко, Килиманджаро, Карисимби( Косцюшко).

2.Виктория, Ниагара, Анхель, Онтарио, Игуасу(Онтарио).

3. Бразилия, Аргентина, Канада, Чили, Венесуэла(Канада).

4.Белуха, Эльбрус, Народная, Саян, Казбек( Саян)

5.Льянос, пампа, сельва, парамос, пуна, кампос( пуна)

6.Дон, Печора, Ока, Обь, Нева, Хопер,Мезень(Обь)

7.Каир, Оттава, Найроби, Алжир, Аддис-Абеба(Оттава)

8.Камчатка, Сахалин, Врангель, Колгуев, Вайгач(Сахалин)

9.Гренландия, Мадагаскар, Шри-Ланка, Флорида, Калимантан(Флорида)

10.Виктория, Гурон, Байкал, Парана, Ханка , Тана(Парана)

V."Серле хәрефләр". Һәр дөрес җавапка -1 балл

Һәр команда хәрефләр язылган кәгазь ала, мәсәлән, "К" хәрефе. 2 минут эчендә "К" хәрефе белән башланган географик объектларны язып, аларны дөнья картасыннан күрсәтергә кирәк. Һәр дөрес җавапка -1 балл

Диңгез-

Елга-

Таулар-

Ил-

Башкала -

Утрау -

Ярымутрау -

Күл-

VI."Бөек географлар". Һәр ике командага да бөек географларның портретлары тәкъдим ителә. Тик аларның фамилияләре дөрес булмаган тәртиптә урнаштырылган. Аларны кем икәнлекләрен белеп, дөрес тәртиптә урнаштырырга. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.

Х. Колумб, Ф. Магеллан, А.Никитин, В.В.Докучаев, Н.М.Прежевальский, В.Беринг, П.П.Семенов Тян-Шанский, Н.И.Вавилов, Е.Хабаров, М.В.Ломоносов, В.В.Атласов, Марко Поло, Америго Веспучи.

Географик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чара


Географик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чара

Географик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чара


Географик марафон Класстан тыш чара

Географик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чара



Географик марафон Класстан тыш чараГеографик марафон Класстан тыш чара



Дөрес җавап: Н.Миклухо-Маклай, Н.М.Прежевальский, В.Беринг, А.Никитин, Х.Колумб,М.В.Ломоносов, Н.И.Вавилов, П.П. Семенов Тян-Шанский, Е.Хабаров, В.В.Докучаев, А.Веспуччи, М.Поло, В.В.Атласов, Ф.Магеллан

VII. "Тәрҗемәчеләр". Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.

Тәрҗемә итегез:

Литосфера(грек телендә-таш).

Климат(грек телендә-авышлык).

Азия(финклар телендә-көнчыгыш).

Сельва(португал телендә-урман).

Гренландия(инглиз телендә-яшел ил)

Пампа(индеецлар телендә-агачсыз җирләр)

VIII."Кем күбрәк белә? " 3 минут эчендә командадагы бер кеше җавап бирә, әгәр белми икән командадагы икенче укучы аңа булыша ала, сорауга җавап бирә алмаса, калдырып тора ала, башка сорауга җавап бирүне дәвам итә . Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

1. Таймыр утравында урнашкан тау.(Бырранга)

2. Россиянең кайсы шәһәре оча? (Орел)

3. Виктория шарлавыгы кайсы елгада урнашкан?(Замбези)

4. Австралиянең көньягында урнашкан утрау.(Тасмания)

5. Казан каласы аркылы агучы елга.(Казансу)

6. Агыйделнең сул кушылдыгы.(Сөн)

7. Безне чолгап алган терек һәм терек булмаган дөнья. (Табигать)

8. Кама елгасының борынгы татарча атамасы.(Чулман)

9.Файдалы казылмалар чыгара торган урын. (Чыганак)

10.Көнбатыш Себернең төньягындагы ярымутрау.(Ямал)

12.Биек тау күле. (Титикака)

13.Гренландия утравы кайсы дәүләткә карый?(Дания)

14.Кайсы ил галиме папуасларның тормышын өйрәнә?(Россия, Миклухо-Маклай)

15.Нәрсә ул "сельва"?(Көньяк Американың дымлы экваториаль урманы)

16.Зур коры җир кисәге . (Материк)

17.Томанны елның кайсы вакытында күзәтергә була?(Барлык вакыттада)

18.Нинди шәһәр биш тауда урнашкан? (Пятигорск)

19.Кайсы елга экваторны ике тапкыр кисеп үтә?(Конго)

20.Төньяк полюстан төньякка, көнбатыш , көнчыгыш, көньяк юнәлешләргә таба очып буламы?( Фәкать көньякка)

21. Татарлар кайсы семьялыкка керәләр?(Алтай)

22 Россиядә миллионерлар шәһәрләр ничә?(12)

23.Уралның иң биек ноктасы. (Народная)

24.Дөньяның иң төче диңгезе.(Балтыйк)

25.Евопада яшәүче монгол халкы.(Калмыклар)

26.Көньяк ярымшарда Поляр йолдызны күреп буламы?(Юк)

27.Җил юнәлешен күрсәтүче прибор. (Флюгер)

28.Россиянең өч ярымшарда урнашкан утравы.(Врангель)

29.Җил көчен үлчи торган прибор.(Анемометр)

30.Себернең иң биек ноктасы.(Белуха)

Уен ахырында жюри нәтиҗә ясый. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырыла.



© 2010-2022