Дәрес планы: Коры җир рельефы. Таулар

Раздел География
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Коры җир рельефы. Таулар»

Максат :укучыларның танып - белү сәлатен үстерү, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, рельеф төрләрен танып белергә өйрәнү.

Җиһазлау :карталар,дәреслекләр,дәфтәрләр,призента ция.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. Оештыру вакыты(Дежур укучы тыңлана).

Укытучы кәгазьләр тарата (Нәрсә беләбез? Нәрсә белергә телибез? Нәрсә белдек?) (Слайд 1).

II.Белемнәрне актуальләштерү:

-Укучылар, слайдка карагыз әле. Нәрсә күрәсез сез анда?

  • Тауларны, тигезлекләрне бер сүз белән ничек атарга була?

  • "Рельеф" төшенчәсе белән сез инде таныш, димәк бүгенге дәреснең темасы рельеф төшенчәсе белән бәйле булачак. Искә төшерик әле, нәрсә ул рельеф?

-. Ә ни өчен җир өслеге тигез түгел?

  • Җир өсте рельефы нинди процесслар вакытында формалаша?

  • Искә төшерик әле, эчке һәм тышкы көчләр дип нәрсәләрне атап була һәм бу көчләрдән җир өсте рельефы ничек үзгәрә?

III.Яңа тема: бүгенге дәрес темасы «Коры җир рельефы. Таулар» булыр.

Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге число, теманы тактадан күчереп язабыз.

(Слайд 2)

  • Әйдәгез ачыклыйк әле, таулар турында сез ниләр беләсез? Кәгазьгә тау белән бәйле сүзләр языгыз.

Укучылар язалар: сөзәк, текә, таулык, бозлык, тау итәге, тау башы, биеклек һ.б.

(Слайд 3)

Бер-бер артлы рәткә тезелгән таулар тау сырты хасил итә.

(Слайд 4)

Тау сыртларын бер-берсеннән аерып торучы түбәнлекләр тау үзәннәре дип атала. (Слайд 5)

Тау сыртлары, таулар арасындагы иңкүлекләр һәм төрле таулыкларның зур төркеме тау системасы була.



© 2010-2022