• Преподавателю
  • География
  • Урок Тема: “Җәлил эзләре буйлап” (Казандагы М. Җәлил белән бәйле урыннарга күзәтү. 11нче сыйныф, рус төркеме)

Урок Тема: “Җәлил эзләре буйлап” (Казандагы М. Җәлил белән бәйле урыннарга күзәтү. 11нче сыйныф, рус төркеме)

Татарстан язучылар союзының вестибюленә мәрмәр такта куелган.Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучыларның исемнәре.Алар - утыз!Аларның байтагы әдәбиятка яңа гына аяк баскан иде. Әмма алар арасында инде танылган, халыкның яраткан язучысы булып киткәннәре бар.Гадел Кутуй, Фатих Кәрим сугыш тәмамланыр алдыннан һәлак булган язучылар. Барлык иҗатын балаларга багышлаган, соклангыч әкиятләр авторы Абдулла Алиш һәм Җырлары бөтен планетага таралган легендар Муса Җәлил! 2014 елның 25 августында алар...
Раздел География
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Җәлил эзләре буйлап"

(Казандагы М. Җәлил белән бәйле урыннарга күзәтү.11нче сыйныф, рус төркеме)

Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерү;

бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү

Формасы - дәрес-экскурсия

Җиһазлау: компьютер, проектор, стенгазета

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Хәерле көн, укучылар.

Музыка. "Данлы Казан" шигырен тыңлау.

Казан - син ул, эзләп яшәү көчен

Газиз җирдән, бөек күкләрдән,

Яшеннәргә кушылып яшьнәп алган,

Күкләр белән бергә күкрәгән.

Син нурлы да, син моңлы да, Казан!

Тарихны каның белән язган,

Аерылма мәңге сөю, наздан,

Яшәү дәрте иңсен һәрбер яздан!

2 Төп өлеш. Укытучы Укучылар, дәресебезне Казан турында шигырь тыңлаудан башладык

Без сезнең белән быел Казан шәһәренең горурлыгы, татар мәдәниятының якты йолдызлары булган С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, Х.Туфан, Г.Тукай, Г.Кутуй турында укыдык. Болар һәммәсе дә бөтендөнья мәдәниятына Казан шәһәре биргән талантлар. Нәкъ Тукай әйткәнчә: "Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур". Башкалабызның күп кенә урамнары шундый шәхесләр хөрмәтенә аталган.

Укучылар, Казанда М.Җәлил урамы да бар. Ә кем соң ул?

  • Шагыйрь (1слайд)

Мин юкка гына сезгә бу исемне атамадым. 15 февральдә аның туган көне; Муса Җәлил - каһарман язучы; Казанда аның исеме белән бәйле урыннар бар. Нинди урыннар? Искә төшерик әле.

Укучылар җавабы..

Укытучы 2нче слайдтагы сорауны укый: Ни өчен Казанда Муса Җәлилнең исеме мәңгеләштерелгән?

Сез өйдә бу истәлекле урыннар турында эзләнеп килергә тиеш идегез.

Сүзлек эше (3 слайд)

мәңгеләштерелгән - увековечен

каһарман - герой, патриот

көрәштәшләре - соратники

әсирлектә - в плену

үлемсезлек - бессмертие

төп нөсхә - основной экземпляр

баш имичә - не склонив головы

җинаять - преступление

яшерен оешма - подпольная организация

Дәфтәрләргә числоны, теманы язу - "Җәлил эзләре буйлап". Сүзләрне язу.

Өй эше дә бирү. Вася, Лена, Коля "Кичер илем" шигырен ятлыйлар.Калган укучылар сорауга җавп язып киләләр.

Укытучы Хәзер Җәлилнең тормыш юлын искә төшерик.

Әкияттәге серле йомгак булып ,

Җырым калды сүтелеп юлымда.

Сез табарсыз килеп шушы эздән,

Минем соңгы йөрәк җырымда.

Укучы(4-6 слайдлар) М.Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. 1913нче елда аларның гаиләсе Оренбургка күчеп килә. Монда Җәлил Г.Тукай, С.Рәмиев иҗатлары белән таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләр "Кечкенә Җәлил" имзасы белән басыла. 1922 елда Казанга килә. "Татарстан" газетасы редакциясендә эшли. 1925 елда "Барабыз" исемле беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1927 елдан ул Мәскәүдә яши башлый. Башта "Кечкенә иптәшләр", аннары "Октябрь баласы" исемле журналларда эшли. 1927-1931 елларда Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә укый. Мәскәүдә опера студиясендә эшли, аннары Казанга кайтта. Анда татар опера һәм балет театрында бүлек җитәкчесе булып эшли башлый.

Укытучы

Укучылар, Җәлил эзләре буенча Горький урамына барыйк әле. Монда нинди истәлекле урын бар? Кем таныштыра?

Укучы (7-9слайдлар)

Укытучы (10 слайд))

Музейда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәләре саклана. Елына бер тапкыр 15 февральдә аны күргәзмәгә куялар. Шагыйрьнең дәфтәрләре ничек туган илгә кайттылар икән?

Укучы (11слайд) Беренче дәфтәрне 1946 елда Нигъмәт Терегулов алып кайта. (12слайд). Икенче дәфтәрне Бельгия гражданины Андре Тиммерманс коткарып кала. Беренче дәфтәрдә 62, икенчесендә 50 шигырь була. "Моабит дәфтәре" бөтен дөньяга билгеле, бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.

Укытучы Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде

Үлдем, диеп, туган ил өчен!

Укучылар, (13слайд) бу нинди бина ?

  • Опера һәм балет театры.

Укучы Ирек мәйданында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бар. Бу мәһабәт бина сугышка кадәр 30нчы елларда төзелә башлый, һәм сугыштан соң гына төзелеп бетә. М.Җәлил сугышка кадәр бу театрда әдәби бүлек җитәкчесе буып эшләгән, татар опералары тууга иҗади ярдәм иткән. Үзе дә либреттолар язган.(14 слайд) Аның "Алтынчәч" либреттосына композитор Нәҗип Җиһанов музыка язган. (Өзек тыңлау.)

1941 елның июнь ахырында Мәскәү комиссиясе бу операны кабул итәргә тиеш була. Көтмәгәндә куркыныч хәбәр (музыка "Священный долг")

Укытучы. Бөек Ватан сугышы башланды, берничә көннән "Алтынчәч" операсы күрсәтелә. Бу опера, әйтерсең лә, фашистларның җинаятен күрсәтергә тиеш була. Тугзак ана иленә дошман керә, аның улын үтерә, халыкны җәберли. Тугзак ана үзенең оныгы Җикмәргәнне сугышка озата.

Сугыш башлангач, М.Җәлилнең язмышы ничек үзгәрә?)

Укучы. М.Җәлил Минзәләдә политучилище тәмамлый. Аңа бронь бирелсә дә, М.Җәлил каршы була. "Ватан өчен көрәш - изге бурычым", - ди. (15слайд) Аннары ул Волхов фронтында "Отвага газетасы" редакциясендә хезмәт итә. Әмма 1942нче елның июлендә чолганыштан чыкканда әсирлеккә эләгә.

Китап белән эш, "Кичер, илем" шигырен уку, бер укучы русчасын, икенче укучы татарчасын укый.

Эчтәлек буенча сораулар.

  1. Шагыйрь бу әсәрен кайда язган?

  2. Тоткын ни өчен туган иленнән гафу үтенә? Сезнеңчә, ул гаеплеме?

Укытучы Җәлил әсирлеккә эләкте, шуннан нәрсәләр булды?

Укучы Алар әсирлектә яшерен оешма төзеп фашистларга каршы көрәш алып баралар. Оешманың эше ачылгач та, алар баш имичә, үлем җәзасын батырларча каршы алдылар.(16-21слайд) 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Җәлилнең һәм көрәштәшләренең гомерләре өзелде.

Укытучы Атладылар эшафотка таба,

Бу - гомернең соңгы "әкбәре".

Сукты сәгать, һәммәсенең бүген

Легендага күчкән мәлләре.

"Менә Муса яңадан бирегә әйләнеп кайтты. Җиз киемнәр киеп, биек урынга менеп басты". Сүз нәрсә турында?

Укучы(22слайд) Һәйкәл турында. Бу һәйкәл - комплекс Кремль каршына 1966 елда куела. Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы. Ул тау башына куелган бөркетне хәтерләтә. Менә-менә кул-аякларын богаулаган чылбырларын өзеп ташлар да, бәхет өчен көрәшне дәвам итәр кебек. Шунда ук көрәштәшләренең барельефлары да төзелеп киткән.

Укытучы.

Карлыгач булса идем

Канат кагынса идем

Җидегән йолдыз калыкканда.

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтар идем

Сызылып таңнар аткаңда.

Если б ласточкой я был,

Если б крыльями я бил,

В час, когда рассвет блеснет,

И Чулпан-звезда взойдет,

Дом родной, страна моя

Прилетел к тебе бы я

Только свет заря прольет.

Туган илебез аны ничек зурлады, нинди бүләкләр бирелде?

Укучы (23-24слайдлар) М.Җәлилне, талантлы шагыйрь һәм шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң әүвәл аны туган илебез зурлады. 1956 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң ул "Моабит дәфтәрләре" өчен Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Җәлил генә иде. (Газетадан өзек укырга мөмкин)

Укытучы "Моабит дәфтәреннән" бер шигырь тыңлап китик әле. (Музыка)

Укучы. " Җырларым"шигырен укый

Укытучы Җәлил үлемсез батырлык эшләде, үзе дә үлемсезлеккә атлады. Аның турында поэмалар, героик драмалар, опералар язылды. Аның исеме Казанда да мәңгеләштерелде.

Укучылар, без дәрес башында куелган сорауга җавап бирдек.

3.Белемнәрне ныгыту. Сорауларга җавап бирү.(25слайд)

1.Ул кайда белем ала?

2.Ул нинди балалар журналларында эшли?

3.Аңа нинди бүләкләр бирелә?

. Сорау җөмләләр төзү.(26слайд)

1944 1906

1956 2 1942

. Тест (27-34слайдлар)

1) Туган урыны

а) Оренбург б) Казан в) Мәскәү

2) Туган елы

а) 1916 б) 1900 в) 1906

3) Үлгән елы

а) 1941 б) 1944 в) 1942

4) "Алтынчәчкә" музыка язган композитор

а) С.Сәйдәшев б) Ф.Яруллин в) Н.Җиһанов

5) Һәйкәл куелган

а) 1966 б) 1983 в) 1956

6) Хөкем ителә

а) Плетцензее төрмәсендә б) Моабит төрмәсендә в) Шпандау төрмәсендә

7) Әсирлеккә эләгә

а) 1941 б) 1942 в) 1943

8) Аның либреттосы

а) "Алтынчәч" б) "Шүрәле" в) "Җәлил"

Диалоглар төзү.(35-38слайдлар)

1. - Син беләсеңме, Җәлил кем ул?

  • ...

  • Аның нинди шигырьләре бар?

  • ...

  • Шулаймыни? Миңа да бир әле.

  • Ярый.

2. - ...?

- Кремль каршында.

- …?

- 1966 елда.

- …?

- Юк.

3. - ...

- Шулаймыни? Нәрсәләр белдең?

- ...

- ...?

- Әйе, Горький урамында.

4. - ...?

- 1906 елда.

- ...?

- Юк, Оренбург өлкәсендә, Мостафа авылында.

- Ә Казанда яшәгәнме ул?

- ...

4. Йомгаклау.

Берничә айдан сез дә мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларына керерсез. Кайда гына укысагыз да, нинди генә һөнәр кешесе булсагыз да, 3нче мәктәпнең һәм Аксубайның горурлыгы булырга тырышыгыз.

Романов, Золин, Мазилин белән горурланган кебек, сезнең белән дә горурланырлык булсын.


© 2010-2022