Дәрестән тыш чара Брейн-ринг

Раздел География
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе














ГЕОГРАФИК БРЕЙН-РИНГ

География атналыгында 8 класс укучылары белән

үткәрү өчен класстан тыш чара

Укытучы Гильманова И.Р.







Татар Ямалы авылы


ГЕОГРАФИК БРЕЙН-РИНГ

Максат: Географиядән алган белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту .

География фәненә кызыксыну тәрбияләү.

1 алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле фән сөючеләр! Бүгенге очрашуга без, фән сөючеләр, ихластан шат һәм безнең бу шатлык биредә утырган барча кешегә күчсен иде дигән теләктә калабыз. Күңелләрегез сафлансын, пакълансын, зиһенегез баесын, рухи рәхәтлек кичерегез.

Без, бүгенге кичәне оештыручылар , сезгә чын күңелдән хезмәт итеп, сезнең рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен бар көчебезне куярга ышандырабыз.

Кичәбезне башлыйбыз һәм без аны "Географик брейн-ринг" дип атарбыз. Ул берничә турда үтәчәк.

Географиядә нәрсә генә

Булмый икән диярсез?

Географиядә булмаган

Дөньяда юк диярсез.

Кем ярата сәнгатьне

Кем талантны.

Кем фәнне куллана эштә

Шулар чыксын көрәшкә!

2 алып баручы.

Сәхнәгә катнашучыларны чакырам.Каршы алыгыз: алар булачак фән докторлары, географлар, математик, тарихчы, физик, биолог, химиклар (Залга бер-бер артлы катнашучылар чыга).

1 алып баручы.Ә хәзер сезне жюри составы белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез(хөкемдарлар белән таныштырыла)

2 алып баручы. Шулай итеп, "Географик брейн-ринг" ны башлыйбыз.

(Компьютерда музыка уйный)

Укытучы чыгышы.Уеныбыз "Һәркем үзе өчен" дигән девиз астында 6 турда үтәчәк, уенда 10 укучы катнаша.

Һәркем үзе өчен, үзенең җиңүе өчен көрәшәчәк.Катнашучылар һәм залда утыручылар өчен уен кагыйдәләрен аңлатып үтәбез:

1.Залда утыручылар катнашучыларга комачауламавыгыз шарт.

2.Залда утырган һәркем уенда катнаша ала һәм сорауларга дөрес җавап биргән очракта үзе теләгән уенчыга бүләк итә ала.

3. Уенчылар да теләсә-кайсы турда үзенең матди хәлен тотырыкландырып баллар санын арттыра ала.

Шулай итеп уенны башлыйбыз .(Компьютерда көй уйнала)

1 тур . Географик карта буенча эш.

(Конвертларда географик объектларның контурлары урнаштырыла. Укучылар танып җавап бирергә тиешләр. Өстәлләргә номер куелган. Катнашучылар үзләре теләгән номер куелган өстәл артына утыра. №1 саны кемдә ул беренче җавап бирә. Беренче сорау аңа.

(Ун укучыда бер-бер артлы үзләренең сорауларына җавап бирәләр)

2 тур."Россияне беләсезме"? дип атала

1.Россия белән кайсы ил арасында иң кыска чик сызыгы үтә.(Россия белән КХДР арасында, 17 км)

2.Россиянең иң төньяк ноктасы кайда урнашкан?(материкта -Челюсин борыны, Рудольеф утравында Флигель борыны)

3. Россиядәге нинди утрау 3 ярымшарда да урнашкан? (Врангель утравы)

4.Россиядәге иң зур республиканың исемен әйтегез.(Саха-Якутия)

5.Россиядәге нинди ярымутрау көнбатыш ярымшарга карый (Чукотка)

6.Россиянең кайсы илләр белән диңгез чикләре генә бар?(Япония, АКШ)

7.Россиядә сүнгән вулканнар бармы?(Эльбурс, Казбек)

8.Россиядә В.Беринг хөрмәтенә аталган утрау кайда? ( Тын океандагы Командар утраулары)

9.Шантар утраулары Россиянең кайсы диңгезендә урнашкан?(Охота диңгезе)

10.Россиядәге иң биек яңартауны әйтегез(Ключи Сопка, Камчатка ярымутрауы)

3 тур. "Серле тартма"(әкрен генә музыка уйный)

Бу тартмада искитмәле, гаҗәп еш очрый торган табигый материал.Аның үрнәге дөньяның бер генә музеена да куелмаган. Бу матдәнең үзлекләре чиксез, аны табигатьнең искәрмәсе дияргә була.Ул авыр да , җиңел дә булырга мөмкин. Аның дөньяда 235 төре билгеле. Аннан да күбрәк таралган матдә юк.

(җавапны тиз генә бирә алмасалар өстәмә рәвештә водород белән кислород катнашмасы, "үле", "тере" дигән сүзләр белән белән өстәмә мәгълүмат бирелә).

Уенчылар баш ваткан арада тамашачылар белән "Могҗизалар кыры"уены уйнала.

-Күз алдына китерегез әле, менә шушы моментта залга XVIII гасыр галимнәре килеп керде ди. Кайсы галим безнең кичә түрендә утырыр икән? Фамилиясе 9 хәрефтән тора.

Ул бөек рус галиме, энциклопедист , шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, географ.

(М.В.Ломоносов)

-Инде хәзер җавапларны тыңлыйк.

Укучыларның һәрберсеннән сорала, дөрес җавап булмаса залдагылардан сорала.

(Җавап- су)

Музыкаль пауза.

4 тур. Кайда нәрсә урнашкан?

Географик объектларның кайсы материкта һәм кайсы дәүләттә урнашкан булуын әйтергә

Ике җавап та дөрес булса 2 шәр очко бирелә.

1.Эверест (Евразиянең иң биек ноктасы, Непал)

2.Анхель шарлавыгы(Көньяк Америка. Венесуэла)

3.Инә борыны.(Африка, КАР)

4.Сена елгасы.(Евразия.Франция)

5.Юкатан ярымутравы(Үзәк Америка, Мексика)

6.Лабордар ярымутравы(Төньяк ярымутравы, Канада)

7.Титикака күле (Көньяк Америка, Боливия һәм Перу чиге)

8.Рока борыны(Евразия, Португалия)

9.Эйр күле(Австралия, Австралия Союзы)

10.Таймыр ярымутравы(Евразия, Россия)

Музыка.

Мини - могҗизалар кыры (тамашычалар белән уен)

Арифметика, геометрия дәреслекләре авторы, география, биология, тел галиме, этнография белгече, татарның Ломоносовы(Каюм Насыри).

5 тур. Музыка һәм география

1.Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы территориясе буйлап агып үткән елгалар исеменә бәйле җырларны әйтергә.(Дим-Дим, Ямьле Агыйдел буйлары һ.б)

2.Диңгезләргә, чишмә, күлләргә багышланган җырлар(Әдрән диңгез...)

3.Тау исемнәренә багышланган җырлар(Урсал тауда.....)

4.Шәһәр исемнәре кушып җырланган җырлар( Казан, Уфа-Чиләбе, Ямьле безнең Минзәләбез, Казан кичләре....)

5.Кош исемнәре кергән җырлар (Кыр казы, Кыр казлары киткәндә, Кәккүк, Кайтыгыз торналар, Кыр казлары артыннан...)

6 тур.Сәяхәтчеләр турында кем нәрсә белә?

Күренекле сәяхәтчеләрнең портретлары күрсәтелә.Аны танырга, география өлкәсендәге ачышларны әйтергә кирәк.

1.Ф.Ф.Белинсгаузен

2.Х.Колумб

3.Р.Амундсен

4.Д.Ливгинстон

5.В.Беринг

6.Н.Прижевальски

7.Миклухо-Маклай

8. Ф.Магеллан

Жюри членнары нәтиҗә ясый.

Алып баручы.

Инде дуслар, хөрмәтле фән сөючеләр, безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлаша.Сезнең һәркайсыгызның күңеле хөр, шат һәм канәгать калгандыр дип уйлыйбыз. Иһластан җиңүләрегез белән котлыйбыз.(Бүләкләр тапшырыла)

География фәне-

Бер могҗиза шикелле.

Шуңа күрә дә тырышып

Өйрәнәбез бит инде.

Аннан башка

Тормыш мәгънәсез булыр иде

География бик кирәкле фән

Моны һәркем аңлады.


© 2010-2022