Дәреснең дәвамы Коры җир. Таулар

Раздел География
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Слайд 6)

Таулык дип кайвакыт бер-берсеннән тауара казанлыклары белән аерылып торучы тау сыртларыннан һәм тау массивларыннан торган тау иленә әйтәләр.

(Слайд 7)

  • Слайдка карагыз әле, кайсысы моның тау, ә кайсысы тау сырты?

  • Укучылар җавабы.

  • Табигатьтә, вулканнардан кала, аерым торучы тау бик сирәк очрый. Гадәттә тулар тезелеп китә һәм зур мәйданнарны били. Яшь таулар гадәттә биек, очлы, ә борынгы таулар тәбәнәк һәм сөзәк булалар.

(Слайд 8)

  • Кеше төзегән биналар, башнялар, йортлар вакыт узу белән нишли?

  • Җимереләләр, ватылалар.

  • Балалар, сез ничек уйлыйсыз, каты токымнардан торучы таулар йоз мең еллар буена үзгәрешсез тора алалармы?

  • Юк, алар үзгәрәләр, җимереләләр.

  • Димәк, таулар вакыт белән үзгәрәләр. Салкыннар, сулар, җилләр эшчәнлеге тауларны җимерә. Таулар, никадәр тизрәк күтәрелсә, шулкадәр тизрәк җимерелә дә.

(Слайд 9)

Абсолют биеклегеннән чыгып, таулар тәбәнәк (биеклеге 1000 м кадәр), уртача биеклектәге (1000 м дан алып 2000 м га кадәр) һәм биек тауларга (2000 м дан артык) бүленә.

  • Укучылар, физик картадан тауларны ничек табабыз, биеклеген ничек билгелибез?

Укучыларның җаваплары.

(Слайд 10)

Экрандагы таблицаны укучылар тутырылар.

Слайд 11)

Физкультминут. Дежур укучы чыга.

  • Тәбәнәк, уртача, биек тауларны күрсәтегез. (Слайд 12)

  • Әйдәгез әле бергә Җир шарындагы берничә зур тау системаларын карап үтик. Ачабыз атласның 18-19 битләрен (ярымшарларның физик картасы).

  • Коры җирдә иң озын таулар - Анд таулары. Табыгыз: кайсы материкта, аның кайсы өлешендә урнашкан?

  • Россиядә иң озын таулар булып Урал таулары санала. Урал тавын Россиянең физик картасыннан табыгыз.

Коры җирдәге иң биек таулар - Һималай таулары (дәреслектәге 36 рәсем). Биредә дөньяда иң биек тау - Джомолунгма тавы (Эверест) урнашкан. Ярымшарларның физик картасыннан бу тауларны табыгыз. Кара диңгез белән Каспий диңгезе арасында безнең илнең иң биек таулары - Кавказ таулары ята. Кавказ тавын Россиянең физик картасыннан табыгыз.

(Укучыларның материаллары тыңлана)

(Слайд 13)

Группадагы 3 номерлы укучылар экран яныны чыгып тауларны дөрес күрсәтәләр.

(Слайд 14)

Укучыларга биремнәр белән карточкалар таратыла.

Укучылар группада эшлиләр. Эшләрен алышалар, үзара тикшерәләр, берләштерәләр. Һәр группадан бер укучы экран янына чыгып уклар белән күрсәтә. (Слайд 15)

  • Игътибар белән слайдтагы фотосурәтне карагыз һәм тауга үзегез төшенчә биреп карагыз. Кәгазьгә (белергә телибез) язып куегыз.

Укучылар фикерләрен кәгазьгә язалар. Беренче номерлар фикерләрен җиткерә.

(Слайд 16)

  • Ә хәзер тикшереп карыйк безнең төшенчәне китаптагысы белән, дөрес фикер йөрттек микән. Бер укучы кычкырып укый. Димәк, нәрсәләр беләбез инде без?

  • Нәрсә ул тау, тау системасы, тау сырты, таулык. Биеклек буенча аерылалар.

  • Ә хәзер слайдтагы фотосурәткә карагыз, ничек алар бер-берсеннән аерылалар? Аермаларының сәбәбен әйтегез.

(Слайд 17)

  • Кайсыбер тау битләре очлы булса, икенчеләре - яссы яисә тигезләнгән. Тау битләре дә төрлечә: сөзәк, киртләч яисә текә. Кайсыбер таулар борынгы, ә кайсыберләре яшь таулар.

  • Кешеләр өчен тауларның нинди әһәмияте бар?

  • Укучылар дәреслекнең 56 битендәге тексны укыйлар.

  • Сез нинди яңа белемнәр алдыгыз бүгенге дәрестә? Дәрес башында язган язуларга тагын өстәмәләр яза аласызмы?

Укучылар фикерләрен әйтәләр, язалар.

(Слайд 18)

Билгеләр кую.

-Өй эшләрен аңлату.( Слайд 19).



© 2010-2022