План урока на тему Подземные воды и их охрана

  Җир асты сулары һәм аларны саклау”. (География. 6 класс.)Дәреснең максаты:  1.Җир асты сулары һәм аның төрләре, әһәмияте белән таныштыру.2.Теоретик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү, тормыш белән бәйләү. 3.Җир асты суларына сакчыл караш, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү. 4.Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү. Дәрес тибы:  Яңа дәрес материалын үзләштерү.Дәрес төре: Компьютер кулланулы. Укыту методы: Диалог, өлешчә-эзләнүле. Без сезнең белән “Гидросфера” патшалыгы буенча ...
Раздел География
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Җир асты сулары һәм аларны саклау". (География. 6 класс.)

Сәгъдиева Г.Г. Иске Казиле урта мәктәбенең география укытучысы.


Дәреснең темасы:

Коры җир сулары. Җир асты сулары һәм аларны саклау.

Дәреснең максаты:

  1. Җир асты сулары һәм аның төрләре, әһәмияте белән таныштыру.

  2. Теоретик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү, тормыш белән бәйләү.

  3. Җир асты суларына сакчыл караш, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

  4. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:

  1. Ярымшарлар картасы.

  2. Таблица "Җир асты сулары".

  3. Тау токымнары: балчык, ком, гравий.

  4. Лаборатор җиһаз: 3 бүрәнкә, 3 стакан, 3 колба.

  5. Компьютер, мультимедиа проекторы.

Дәрес тибы:

Яңа дәрес материалын үзләштерү.

Дәрес төре:

Компьютер кулланулы.

Укыту методы:

Диалог, өлешчә-эзләнүле.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты - 1минут. (Классны эшкә туплау).

II. Яңа дәрес материалын үзләштерү һәм ныгыту.

  1. Без сезнең белән "Гидросфера" патшалыгы буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Чираттагы тукталыш нинди икәнен сез хәзер схема буенча билгеләрсез.

Слайд 1 ачыла(тутырылмаган).

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Сорау: Гидросфераның 3 состав өлешен атагыз. (Бөтендөнья океаны сулары, коры җир сулары, атмосферадагы су).

(Слайдта турыпочмаклардагы сүзләр ачыла бара).

Без сезнең белән Бөтендөнья океаны сулары белән таныштык, ә коры җир суларын яки эчке суларны нинди сулар барлыкка китерә? (Елгалар, күлләр, сазлыклар, бозлыклар, инеш-чишмәләр).

Сорау: Коры җир сулары үз чиратында нинди ике төргә бүленер? (Җир өсте һәм җир асты суларына). Слайд 1 тутырылып бетерелә.

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Без бүгенге дәрестә сезнең белән җир асты сулары, аларның барлыкка килүе, төрләре, әһәмияте һәм аларны саклау белән танышырбыз. Дәфтәрләрне ачып, дәреснең темасын языйк.

Слайд 2 ачыла.

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Сорау: Беренче сорау туа: су ничек җир астына эләгә? Бу без чишәсе бердәнбер сорау түгел. Калган сезгә биреләчәк сорауларга дәрес барышында үзебез җавап табарга тиеш булабыз. (Укучыларга сораулар таратыла, алар укыла).

Бирем 1. Су коеларда ни өчен төрле тирәнлектә була? Җир асты суларының биеклеге нәрсәгә бәйле? Сез моны чишмәләрдә күрәсезме?

Бирем 2. Ни өчен коеларны кыш көне казыйлар?

Бирем 3. Сез походка киттегез. Алган суыгыз беткәч, эчәргә суны кайдан эзләрсез?

Бирем 4. Ни өчен чишмә кечкенә фонтан кебек бәреп тора?

Бирем 5. Чишмә һәм коеларның төбе булып нинди тау токымнары хезмәт итә?

Бирем 6. Катламара суларның күләме явым-төшемгә бәйлеме?

Укытучы: Әйдәгез, беренче куелган сорауга җавап табып карыйк. Су җир астына ничек килеп эләгә? (Яңгыр сулары яки эрегән кар сулары тау токымнары аша саркып җиргә үтә. Моның өчен тау токымнарында тишемнәр, ярыклар, бушлыклар булырга тиеш.)

Укытучы: Ә барлык тау токымнары да суны бертөрле үткәрәме икән? Бу сорауга җавап табу өчен тәҗрибә үткәреп карыйк.

Тәҗрибә ясау: 3 бүрәнкә алына. Аларга балчык, гравий, ком салына. Бер үк вакытта 3 укучы 3 колбадагы суны бүрәнкәләргә сала.

Сорау: Нәрсә күзәтәбез? (Су беренче булып гравий салынган бүрәнкәдән агып чыкты, аннан соң ком аша, ә балчык салынган бүрәнкәдән су бик аз гына тамды).

Сорау: Ә ни өчен? Суның тау токымнары аша узуы нәрсәгә бәйле? (Тау токымы кисәкчекләре арасындагы аралыкларга бәйле. Тау токымы кисәкчекләре никадәр эрерәк булса, мондый аралыклар киңрәк була һәм су мондый токым аша тизрәк саркый.)

Нәтиҗә: Тау токымнарындагы ярыкларның һәм тишемнәрнең санына һәм зурлыгына бәйле иң күп һәм иң зур тишемнәр гравийда, аннан комда, иң әзе балчыкта. Су үткәрүләренә карап, тау токымнары су үткәрүчән һәм су үткәрмәүчән тау токымнарына бүленә.

Слайд 3 ачыла. Укучылар схеманы дәфтәргә сыза, тутыра.

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Укытучы: 3 төшенчә бар: су үткәрүче катлам, су үткәрмәүче катлам, су йөртүче катлам. Су үткәрүчән тау токымнары су үткәрүче катлам, ә су үткәрмәүчән тау токымнары су үткәрмәүчән катлам барлыкка китерәләр. Алар чиратлашалар. (Тактага таблица эленә "Җир асты сулары",

Сорау: Җир астында су ничек барлыкка килә? (Коры җир өстендәге су су үткәрүчән катламдагы тишемнәр аша аска саркый, ләкин су үткәрмәүчән катламга төшеп җиткәч тоткарлана һәм шунда җыела).

Укытучы су йөртүче катлам төшенчәсен бирә (Чыннан да, су үткәрмәүчән катламга төшеп җиткәч, су тоткарлана һәм су йөртүче катлам арасындагы бушлыкларны тутыра. Суга туенган катлам барлыкка килә һәм ул су йөртүчән катлам дип атала. Ә хәзер бер укучы шушы өч терминны таблицага беркетсен әле). (Бер укучы таблицага "Су үткәрүче катлам", "Су үткәрмәүче катлам" һәм "Су йөртүче катлам" сүзләрен беркетә. Су йөртүчән катламның кайда урнашуына карап җир асты сулары ике төргә бүленә: грунт сулары һәм катламара сулар).

Слайд 4 ачыла.

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Укытучы: Рәсемгә карап билгеләгез: грунт сулары һәм катламара суларның урнашуында нинди аерма бар? (Грунт сулары беренче су үткәрмәүчән катлам өстендә, ә катламара сулар ике су үткәрмәүчән катлам арасында барлыкка килә). (Дәфтәрдә җир асты сулары төрләрен күрсәтүче схема сызыла, билгеләмәләр языла, өйдә рәсемен ясар өчен урын калдырыла.)

Сорау: Грунт суларын һәм катламара суларны без кайларда күрәбез? (Кое, чишмә, артезиан сулары).

Укытучы: Бу сулар белән танышу өчен сезгә бирелгән сорауларга җавап биреп карыйк.

Бирем 1. Су коеларда ни өчен төрле тирәнлектә була? Грунт суларының биеклеге нәрсәгә бәйле? Сез моны чишмәләрдә күрәсезме? (Грунт суларының биеклеге саркып төшүче су микъдарына карап үзгәрә: иң мул су яз көне була, иң азы - кыш көне. Без моны чишмәләрдә һәм коеларда ачык күрә алабыз.)

Бирем 2. Ни өчен коеларны кыш көне казыйлар? (Грунт сулары биеклеге иң аста ята.)

Бирем 3. Сез походка киттегез. Алган суыгыз беткәч, эчәргә суны кайдан эзләрсез? (Авыш урыннарда, ерымнарда, сөзәклекләрдә).

Слайд 5 ачыла.

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Укытучы: Грунт сулары акрын гына су йөртүчән катламдагы тишемнәр аша су үткәрмәүчән катлам авышлыгы буйлап ага. Сөзәклекләрдә, ерымнарда, елга үзәннәрендә алар, чшмәләр хасил итеп, җир өстенә агып чыга(Алдан әзерләнгән ике укучы үз авылларындагы чишмәләр турында иформация бирә).

Бирем 4. Чишмә һәм коеларның төбе булып нинди тау токымнары хезмәт итә? (Балчык, гранит, таш).

Бирем 5. Катламара суларның күләме явым-төшемгә бәйлеме? (Юк. Су катламара суларны йөртүче катламга җир өстенә чыкканда гына эләгергә мөмкин. Шуңа күрә катламара сулар бик акрын тулылана).

Бирем 6. Ни өчен чишмә кечкенә фонтан кебек бәреп тора? (Җир астыннан басым белән бәреп чыга).

Слайд 6 ачыла

.План урока на тему Подземные воды и их охрана

Катламара сулар кайвакыт чишмәләр хасил итә, ләкин гадәттә пластара суларны скважиналардан алалар. Скважина су үткәрмәүчән катлам аша үтеп, су йөртүчән катламга төшеп җиткәнче бораулана. Әгәр тау токымнарының катламнары чокырсыман формада ятса, су басым астында скваңина буйлап үзе күтәрелә һәм фонтан булып ата. (56 рәсем)


  1. Җир асты суларының әһәмияте турында әңгәмә - 5 минут.

Сорау: Җир асты суларының әһәмияте нәрсәдә? (Көндәлек эчә торган суларны чишмәләрдән, коелардан һәм артезиан суларыннан алабыз; авыл хуҗалыгы предприятияләре куллана; елга һәм күлләрне су белән туендырып тора.)

Укытучы: Җир асты сулары шулай ук промышленность предприятияләрен су белән тәэмин итү өчен; кырларны сугару өчен; минераль сулар буларак, дәвалау максатында кулланыла. Мәсәлән, сез белә торган "Волжанка", "Шифалы су", "Боржоми", "Нарзан" һәм башкалар.(Кыскача гына бу суларга тукталырга мөмкин).

3. Җир асты суларын саклау проблемасы.

Сорау: Эчәр өчен сез нинди сулар кулланасыз? (Икесен дә.)

Сорау: Сез ничек уйлыйсыз, эчәр өчен нинди сулар яраклырак? (Катламара).

Сорау: Ә ни өчен? (Җир өсте белән бәйләнеше аз, чистарак, су үткәрүчән катлам аша узганда чистаралар).

Сорау: Грунт сулары чиста, эчәргә яраклы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Пычратмаска, чөнки җир өстендәге агынты сулар катламнар аша үтеп, су йөртүче катламга эләгә).

Сорау: Грунт суларын төп пычратучылар кемнәр? (Промышленность предприятияләре, автобазалар, авыл хуҗалыгы предприятияләре, нефть чыгаручылар).

Слайд 7 ачыла:

План урока на тему Подземные воды и их охрана

Сорау: авыл җирлегендә сулар чиста булсын өчен нәрсә эшли алабыз? (Чишмә һәм кое буйларында һәрвакыт чисталык булдыру, ермакларга чүп-чар һәм тирес түкмәү һәм башкалар).

Нәтиҗә: Җир асты суларын чистартып булмый, шуңа күрә иң мөһиме - пычратучы матдәләрнең җир асты суларына үтеп керүенә юл куймау. Җир асты сулары, бигрәк тә катламара сулар, акрын тулылану сәбәпле, аларны саклап тотарга, чиста суны исраф итмәскә кирәк.

III. Ныгыту. Географик диктант язу, тикшерү - 5минут.

  1. Җир өслегеннән аста ята? (җир асты сулары)

  2. Су үткәрмәүчән катлам бары астан гына... (грунт сулары)

  3. Су үткәрмәүчән катлам астан да, өстән дә...(катламара сулар)

  4. Бер генә су өйртүче катлам бар...(грунт сулары)

  5. Берничә су йөртүче катлам бар...(катламара сулар)

  6. Су өсте тигезлеге үзгәрүчән...(грунт сулары)

  7. Туену өлкәләренең мәйданы аз...(катламара сулар).

Өйгә эш:

  1. 29 нчы параграф, сорауларга җавап бирергә;

  2. Чишмәләр барлыкка килү, бирем 4;

  3. Схеманы эшләп бетерү.

VI. Билгеләр кую.

© 2010-2022