Сәламәтлек сәгате: Күңелле стартлар (1-4 класслар)

Максат:                       1. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү;        2. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру;        3. Ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык,төркемнәрдә бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү.  Үткәрү урыны: спортзал. Залга шарлар, плакатлар эленә: “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк”, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” һ.б. Шунда ук балаларның "Без- сәламәтлек яклы" дигән темага ясалган рәсемнәре эленгән.  1. Оештыру моменты.  1. Жюри составы сайлау. 2. Командаларга бүле...
Раздел Физкультура
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күңелле

стартлар

"Тизрәк, биегрәк, көчлерәк"


Максат:

1. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү;

2. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру;

3. Ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спортзал. Залга плакатлар эленә. "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк", "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" һ.б.

Инвентарь:обручлар, кечкенә, зур туплар, скакалкалар, скамейкалар, мата, сыбызгы, аркан, секундомер.

Музыка яңгырый, укучылар тезелеп баса, алып баручы ярышның шартлары белән таныштыра.

Ярыш барышы:

1. Оештыру моменты.

1. Жюри составы сайлау.

2. Командаларга бүленү, исем сайлау.

3. Сәламләү.

2. Ярыш барышы.

1) Туп белән йөгерү.

Ике команда берәрле колоннага тезелә. Алар каршысында 10м ераклыкта фишкалар куелган. Команданың 1 номерлы уенчыларына туп бирелә. Сигнал буенча, тупны сикертеп йөгереп баралар, фишкаларны әйләнеп, тупны күтәреп кире кайталар. Тупны икенче уенчыга тапшыралар. 2, 3... уенчы китә. Беренче тәмамлаган команда җиңүче.

2) Обруч белән йөгерү.

Командалар берәрле колоннага тезелә. Командирлар каршы якта билләренә обруч киеп басалар. Сигнал буенча командирлар үз командалары каршына йөгереп барып, беренче уенчыны обруч эченә алып, кире йөгереп кайталар. Командир кала, обручны киеп кайткан беренче уенчы командир эшләгәннәрне кабатлый. Аннан 2,3,4... уенчылар да шулай эшли. Кайсы команданы тизрәк ташып бетерәләр, шул җиңүче.

3) Скакалка белән йөгерү.

Сигнал буенча беренче уенчы скакалка белән сикереп йөгереп китә, фишканы әйләнә, аннан скакалканы кулына тотып, йөгереп кайта. Скакалканы икенче уенчыга тапшыра, икенче уенчы китә һ.б. Алдан бетергән команда җиңүче.

4)"Бер аякта сикерү" Уенчылар чиратлашып бер аякта сикереп фишкага кадәр барырга, әйләнгәч икенче аякта сикереп кире килергә һәм эстафетаны тапшырырга тиеш.

5) " Күмәкләп сикерү" ярышы. Уенда һәр командадан 5әр бала көч сынаша. Беренче уенчы старт сызыгыннан ераклыкка сикерә(сикерү төрен укытучы билгели).Аның үкчәсе тигән җиргә сызык сызыла. Икенче уенчы аяк очларын әлеге сызыкка тидереп баса һәм шулай ук ераклыкка сикерә. Уен шул рәвешле дәвам итә. Команданың гомуми сикерү ераклыгы үлчәнә.

6) Туплы хоккей. Хоккей таягы белән туп йөртү. Һәр командадан да бертигез санда балалар берәрле колоннага тезелеп, старт сызыгына басалар. Беренче уенчының кулында хоккей таягы һәм бер кечкенә туп. Сигнал буенча беренче уенчы таяк белән тупны йөртеп алып китә, флажокны әйләнеп чыга һәм тагын тупны йөгертеп кайта. Икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчы китә, һ.б. Кайсы команда алданрак бетерә, шул җиңә.

7) Скамейканы шуышып узарга, матада 1 мәтәлчек атарга, фишканы әйләнеп узарга, кире йөгереп килеп эстафетаны 2-уенчыга тапшырырга.

8) Скамейка буйлап баскетбол тубын тотып йөгерергә, матада туп кулда килеш тезләнеп йөгерергә, фишканы әйләнеп кире йөгереп килергә.

9) Беренче уенчылар матада 1 мәтәлчек атып чыгарга, скамейка аркылы сикереп чыгарга, обручны өсләре аша әйләндереп үтәргә, мишеньгә туп атарга(чиләк куела), фишканы әйләнеп йөгереп кире кайтырга тиеш. Эстафета чираттагы уенчыга кулына кагылып тапшырыла. Икенче уенчы китә һ.б. Уенны беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.

Яклаучылар ярышы.

1. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе)

2. Су кайда коры була? (картада)

3. Казанның уртасында нәрсә бар? (З хәрефе)

4. Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмә-гәнгә)

5. Кәҗә 7 яшь тулгач нишли? (8нче яшькә ки-тә)

6. Каенда 8 алма бар иде, 5есен алып ашады-лар. Ничә алма калды? (Каенда алма үсми).

7. Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була? (Башын ишектән тыгып караса).

8. Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка).

Табышмаклар:

1. Сырлы-сырлы, сырлы ул, безнең белән җырлый ул. (Гармун)

2. Койрыгы юк, башы юк, үзе 4 аяклы. (Өстәл).

3. Куәте күп булса да, кызыл күргәч туктый. (Машина).

4. Мине тотып ашамыйлар, миннән башка туй да

ясамыйлар. (Тоз).

5. Ике корсагы бар, 4 колагы бар. (Мендәр).

6. Өй түбәсендә аю бии. (Томан).

7. Җил үтми, күз үтә. (Тәрәзә).

8. Ике йолдыз караңгыда тыз да быз (Мәче күзләре).

10) ."Кенгуру". Ике аяк арасына(тез яки тубык арасына) туп кыстырып, тиешле араны сикереп узарга. Тупны төшерергә ярамый.

11) "Кысла" Уенчы, командага йөз белән борылып,"дүрт аякланып" баса. Шул рәвешле фишкага кадәр арты белән барырга һәм кире кайтырга тиеш.

12) ."Сәяхәтче ташбака". Уенчы җиргә тезләнә, аның аркасына төбен аска каратып ләгән куела. "Панцирны" төшереп калдырмыйча, билгеләнгән дистанцияне узарга кирәк.

13) Җитез маймыллар". Җиргә озын юан бау сузыла.Бауга аяк белән басып һәм кул белән тотынып узарга, фишканы әйләнеп тиешле араны кире йөгереп үтәргә кирәк.

14) Уенчылар туннель ясап тезеләләр. Чиратлашып һәрберсе туннель аша узып артка басалар. Беренче булып бетергән команда җиңүче була.

15) Аркан тартышу.

Ике команда арканның ике ягына тотыналар. Сигнал буенча арканны үзенә тарта башлыйлар. Каршы якны үз ягына тартып чыгара алган команда җиңүче.

3. Йомгаклау.

Җиңүчене билгеләү. Бүләкләү.

© 2010-2022