«Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре»

Балаларның сәламәтлеген саклау – җәмгыятьтә иң әһәмиятле юнәлеш, чөнки сәламәт бала – ил киләчәге.    Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә физик, психик, социаль яктан уңышка ирешү.   Кешенең сәламәтлеге , беренче чиратта, яшәү рәвешеннән тора. Сәламәт яшәү рәвешенә түбәндәгеләр керә: 1.     Уңай  социаль  тирәлек 2.     Рухи-әхлакый камиллек 3.     Хәрәкәт 4.     Чыныгу 5.     Рациональ  туклану 6.     Шәхси гигиена 7.     Начар гадәтләрдән баш тарту 8.     Уңай эмоцияләр.      Мәктәптә сәламәтлек саклау технологияләре шәхескә юнәлтелгән технологиягә нигезләнеп тормышка ашырыла. Шулай ук төрле билгеләмә бирелә. Н.К.Смирнов   укучыларда сәламәтлек культурасы, шәхси сыйфатлар тәрбияләү, сәламәтлекнең кыйммәте турында күзаллау формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлгән барлык  педагогик технологияләрне бергә “сәламәтлек саклау технологияләре” дип  карый.
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре»

Актаныш районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе



темасына чыгыш


Физик культура укытучысы:

Хабибуллин Айдар Дамир улы


2013 ел

Балаларның сәламәтлеген саклау - җәмгыятьтә иң әһәмиятле юнәлеш, чөнки сәламәт бала - ил киләчәге.

Бүгенге көндә "сәламәтлек" төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча, сәламәтлек - авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә физик, психик, социаль яктан уңышка ирешү.

Кешенең сәламәтлеге , беренче чиратта, яшәү рәвешеннән тора. Сәламәт яшәү рәвешенә түбәндәгеләр керә:

  1. Уңай социаль тирәлек

  2. Рухи-әхлакый камиллек

  3. Хәрәкәт

  4. Чыныгу

  5. Рациональ туклану

  6. Шәхси гигиена

  7. Начар гадәтләрдән баш тарту

  8. Уңай эмоцияләр.

Мәктәптә сәламәтлек саклау технологияләре шәхескә юнәлтелгән технологиягә нигезләнеп тормышка ашырыла. Шулай ук төрле билгеләмә бирелә. Н.К.Смирнов укучыларда сәламәтлек культурасы, шәхси сыйфатлар тәрбияләү, сәламәтлекнең кыйммәте турында күзаллау формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлгән барлык педагогик технологияләрне бергә "сәламәтлек саклау технологияләре" дип карый.

В.Д.Сонькин фикере буенча, "сәламәтлек саклау технологиясе ул -

  1. Баланы мәктәптә укыту шартлары ( мәсәлән, стресслар булмау)

  2. Укыту процессын яшь, шәхси үзенчәлекләргә карап оештыру

  3. Уку һәм физик нагрузканың бала мөмкинлекләренә туры килүе

  4. Оештырылган хәрәкәт режимы

Петров билгеләмәсе "сәламәтлек саклау технологияләре - белем бирү процессындагы барлык субъектлар -укучы, педагог һ.б.ның рухи, интеллектуаль, физик сәламәтлеген саклау, ныгыту, үстерүгә максималь шартлар тудыручы система.

Сәламәтлек саклау технологияләренең типлары:

  1. Сәламәтлек саклаучы - прививкалар, рациональ туклануны оештыру, витаминнар бирү

  2. Сәламәтләндерүче - физик әзерлек, чыныгу, гимнастика, массаж

  3. Өйрәтүче - мәктәптә укытылган предметларның темалары булырга мөмкин

  4. Тәрбияләүче - класстан тыш чаралар, конкурс, фестивальләр.

Сәламәтлекне саклау позициясеннән дәрескә анализда түбәндәгеләр исәпкә алынырга мөмкин:

  1. Класс-кабинеттагы шартлар: температура, яктылык, тавыш һ.б.

  2. Эшчәнлек төрләре - язу, сорауларга җавап бирү, тыңлау, мәсьәлә чишү һ.б. норма 4-7 эш төре. Һәрберсенә 7-10 минут вакыт бирелә.

  3. Физкультминутка . 15-20 минуттан соң 1 минут дәвамында үткәрелә. 3 күнегү 3әр тапкыр кабатлана.

Укыту- тәрбия процессында , шушы рәвешчә, һәр яктан сәламәт балаларны тормышка әзерләргә тиешбез.



© 2010-2022