Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»

"Описание материала: Башлангыч класс укучылары арасында физкультура дәресеннән үткәрелгән класстан тыш чара. Бу чара бәйге формасында барды. Башта сәламәтлек турында сорауларга җаваплар бирелде, мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Соңыннан укучылыр командаларга бүленеп ярыштылар. Бәйгенең максатлары: Балаларны спортның төрләре белән кызыксындыру. Балаларның сәламәтлегенә игътибарны арттыру. 2. Җитезлекне, тизлекне, хәрәкәт координациясен үстерү. 3.Аларда дуслык, теләктәшлек һәм сәламәт тормышка ...
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Олы Бакырчы урта мәктәбе







Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»

Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән

класстан тыш чара



1 нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Мөхәммәтҗанова Алиянең

эш тәҗрибәсеннән




2011 ел

« Көчлеләр, уңганнар, җитезләр, шаяннар"

класстан тыш чара

Тема: " Күңелле стартлар" 1-4 класс

Максат: 1. Балаларны спортның төрләре белән кызыксындыру. Балаларның сәламәтлегенә игътибарны арттыру.

2. Җитезлекне, тизлекне, хәрәкәт координациясен үстерү. 3.Аларда дуслык, теләктәшлек һәм сәламәт тормышка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: чаңгы, чана, 2 туп , флагчыклар, гим. скамейка, кыршаулар.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Спорт залга керү, тезелү, танышу, сәламләү.

II. Сәламәтлек турында әңгәмә.

1. Сорауларга җавап бирү.

1) Тырышып уку, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?

2) Сез үзегез нәрсә өчен тырышасыз?

3) Укытучыларга, әти-әниләргә нәрсә телисез?

4) Дөньяда иң зур байлык - нәрсә?

Әйе, сәламәтлек.

5) Cәламәт булу өчен иң беренче чиратта нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк.

Әйе, спорт белән.

2.Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?

  • Байлык 1 айлык, саулык гомерлек.

  • Байлыкның башы - сәламәтлек.

  • Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.

  • Саф һава - тәнгә дәва.

  • Сау кешегә көн дә бәйрәм һ.б.

Әлеге мәкальләрдә халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен белергә кирәклеген ассызыклый.

3. Табышмаклар әйтү.

Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба.

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар. (чаңгылар)

Елгада су акканда

Эшсез без, ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч

Без йөгереп китәбез. (тимераяклар)

Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. (чана, чаңгы)

Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан-фәрманга йөгерә ул

Тормый бер дә үпкәләп. (футбол тубы)

Без сезнең белән бүген " Көчлеләр, уңганнар, җитезләр, шаяннар" дигән күңелле уенга җыелдык. Уеныбызда 2 команда катнаша. Дулкын һәм Ялкын командалары.

III. Командаларга бүленү.

  • Сәламләү 1 нче командадан 2 нче командага физкультсәлам.

Укытучы: Катнашучы командаларга: кыю, җитез, өлгер булырга телибез. Уенның тәртибен игътибар белән тыңлагыз. Кагыйдәләрне бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән шатланыгыз, җиңелсәгез төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз,

Имәндәй таза,

Сау-сәламәт булыгыз!

Ярышны башлыйбыз.

IV. " Күңелле стартлар"

  • 1 ярыш " Чаңгы ярышы"

Сазлы юллар кичү авыр

Егылып батмаска кирәк

Бу ярышта җиңәр өчен

Төгәллек һәм сизгерлек кирәк

Һәр укучы чаңгы, бияләй, шапка, шарф бәйли һәм йөгереп флажокны әйләнеп уза.

  • 2 ярыш - "Туплы эстафета"

Менә сезгә авыр туплар

Алар белән уйнар өчен

Көчле куллар кирәк.

Кулдан кулга тупны бирер өчен

Җитезлек һәм уяулык кирәк.

Балалар аякларын җилкә киңлегендә куеп,бер-бер артлы тезелеп басалар. Капитаннарга туплар бирелә. Балалар сигнал бирелгәч кулларын өскә күтәрәләр.Туп тоткан бала үзенең артында торучыга баш өстеннән тупны бирә. Туп иң артта басып торучы балага килеп җиткәч ул капитанның алдына килеп баса һәм туп бирү дәвам итә. Уенны капитаннар дәвам итә.

  • 3 ярыш "Көңгерә"

Уеннар һәм ярышлар

Витамин кебек алар.

Күңелләрне күтәрә

Йөрәкләргә көч бирә.

Балалар чиратлашып зур тупны ике тез арасына кыстырып төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә тиеш.

  • 4 ярыш "Төз атып тидерү"

Билгеле бер ераклыта кыршау эченә тупны төшерергә кирәк. Кайсы команда кыршау уртасына күбрәк тидерә шул команда җиңүче була. Очколар санала.

  • 5 ярыш "Поезд"

Балалар старт сызыгына бер-бер артлы басалар. Алар - "вагоннар". Команда бирелгәч билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.

  • 6 ярыш "Туп тәгәрәтәбез"

Туп, туп бит ул түгәрәк

Төрле якка тәгәри

Әгәр боҗра эченә салсаң

Салмак кына үрмәли.

һәр командага кыршау һәм туп бирелә. Сигнал булгач, кыршау ярдәмендә тупны тәгәрәтергә кирәк. Беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.

  • 7 ярыш "Басма аша узу"

Чыккан чакта басма аша, Дускай, егылмаска тырыш!

Ярыш-җитди, ярыш кызу,

Җиңү безнең бүген бурыч!

  • 8 ярыш "Аркан тартышу"

Аркан тарту ярышында

Авырттырма аркаңны!

Каты тартып, ялгыш кына

Өзә күрмә арканны!

Аркан ята киң яланда

Буар елан сыман икән:

Беркем белми кем җиңәсен,-

Бу киләчәк - томан икән.

V. Йомгаклау.

Иң матур көн - бүгенге көн!

Иң яхшы җир - син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял - рухи канәгатьлек биргән ял.

Иң зур байлык сәламәтлек! Сәламәт булыгыз!

Җир шарында һәрбер бала

Булсын таза-сәламәт.

Ә аның нигезендә, әлбәттә,

Тора спорт һәм хезмәт.

Хәрәкәттә-бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез! Сүз жюриларга бирелә.Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»

© 2010-2022